1920-1930 нчы елларда ТАССРда мәдәният һәм фән

1920-1930 нчы елларда ТАССРда мәдәният һәм фән

 

Революция һәм Гражданнар сугышы еллары халыклар мәдәниятен үстерү өчен катлаулы һәм фаҗигале чор була. Татар язучылары һәм шагыйрьләренең кайберләре, шул исәптән 1917 елның октябренә кадәр үк тә халык арасында  бик популяр булган күренекле шәхесләр Г.Исхакый, Р.Фәхретдин, З.Рәмиев (Дәрдемәнд), Н.Думави, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй хакимияткә большевиклар килгәннән соң язудан туктый. Г.Исхакыйның эмиграциягә китүе татар совет әдәбияты өчен зур югалту була. Большевиклар сәясәтен кабул итмәгән Ф.Туктаров, Г.Терегулов, Р.Ибраһимов, шагыйрә Сания Гыйффәт мөһаҗирлектә кала.

1920 нче еллар башында татар матур әдәбияты дөньясында төрле юнәлешләрнең форма өчен генә түгел, идеология өчен дә көрәше башлана. Гражданнар сугышы чоры әдәбиятына фронт, сугыш, Кызыл Армия, хәрби коммунизм темалары хас була. Аннары яңа гаилә, завод-фабрикалар, хезмәт процессы, совет крестьяны психологиясе, эшчеләр көнкүреше һ.б. темалар актуальләшә. Әдәбиятта темалар һәм сюжетлар гына түгел, аның теле һәм өслүбе (стиле) дә алышына.

Якты киләчәккә өмет, рухи күтәренкелек (энтузиазм) мәдәният әһелләренең күбесен илһамландыра. Социаль-сәяси шартларның үзгәрүенә карамастан, милли мәдәният алга барудан туктамый. Г.Ибраһимов ул дәвернең танылган шәхесенә әйләнә. 1920 елда аның “Безнең көннәр” трилогиясенең беренче китабы, “Яңа кешеләр” драмасы дөнья күрә, 1923 елда - “Казакъ кызы” повесте, 1928 елда “Тирән тамырлар” романы басыла. 

1905 елдан соң татар әдәбиятына килгән күп язучы арасында аеруча күренеклеләре Фатыйх Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов була. Ф.Әмирхан үзенең әсәрләрендә шул заман чынбарлыгына хас социаль каршылыкларны ача, XX гасыр башы татар җәмгыяте проблемаларын чагылдыра. Ш.Камал, Ф.Әмирхан эшчеләр темасына яза, М.Гали, Г.Толымбай, Г.Гали, Г.Минский, А.Шамов, А.Таһиров әсәрләрендә крестьяннар тормышы чагылдырыла.  

1919 елда хәрби тормыш темасына повесть һәм пьесаларын Ш.Усманов яза башлый. Милли әдәбият үсешенә аның хакимият диктатыннан азат уңай чорында ук зур өлеш керткән драматурглар Т.Гыйззәт, М.Фәйзи  (татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы, онытылмас “Галиябану” пьесасы авторы), шагыйрь һәм прозаик К.Нәҗми, прозаик А.Шамов, сатирик Г.Толымбай, шагыйрьләр Г.Кутуй, М.Җәлил шул вакытта үз әсәрләрен иҗат итә башлый. Ф.Бурнашның музыкаль драмалары һәркемдә кызыксыну уята.

Татар сәхнәсенә музыкаль комедияләрне - Кәрим Тинчурин, татар драматургиясенә авантюралы жанрларны Әхмәт-Таҗетдин Рахманкулов алып килә.  

Белгечләр фикеренчә, әлеге чорның яшь әдипләре арасында иң күренеклесе   шагыйрь, прозаик һәм драматург Һади Такташ (1901-1931) була, ул әле әдәби тәнкыйтьче һәм публицист сыйфатында да таныла. Һәртөрле золым, тигезсезлек һәм гаделсезлеккә каршы чыгыш ясый. Изелгәннәрне коткаручы герой аның идеалы була (“Гасырлар һәм минутлар”).

 Татар әдәбиятының чагыштырмача ирекле үсеше катлаулы, каршылыклы шартларда бара. 1920 нче елларның икенче яртысында коммунистлар партиясенең язучыларга идеологик басымы көчәйгәннән-көчәя.  Шул ук чорда татар мәдәниятен һәм телен руслаштыру тенденцияләре күренә башлый. Гарәп шрифтын латинга алмаштыруга мөнәсәбәтле бәхәс 1927 елда көчәя һәм татар мәдәнияте, аны үстерү юллары мәсьәләләрен дә үз эченә ала.

Татар язучыларының 1930 нчы еллардагы иҗаты 1920 нче еллардагыдан үзенең тематикасы белән аерыла. Әсәрләрдә фабрика һәм заводлар, колхозлар, күмәк хуҗалыкларга кереп, аны эчтән җимерү буенча эш алып баручы кулак һәм муллаларның корткычлыгы темалары өстенлек итә. Роман,повесть, поэмаларда һәм драматургия әсәрләрендә чынбарлыкны этник сурәтләүгә омтылыш көчәя. Яшь көчләр үз темаларын эшче һәм крестьяннар тормышыннан ала. Әмма террор котырынуы язучыларның иҗатын көчсезләндерә.

1920 нче еллар театр сәнгатендә яңа эш формаларын эзләүнең интенсивлыгы һәм киеренкелеге белән аерылып тора. Ике революциядән соңгы елларда Казандагы театр тормышында көчле җанлану күзәтелсә (1918 елдан 1920 елга кадәр дистәгә якын профессиональ (һөнәри) яки ярымпрофессиональ (ярымһөнәри) һәм утызлап үзешчән труппа эшли), соңрак  бу өлкәдә энтузиазм сүрелә башлый.

1923 елның җәеннән вакытлы матбугатта театркаршындагы  бурычларның яңа идеологик таләпләргә муафыйклыгы турында кайнар бәхәсләр куба. Татар театрының ничек үсәргә тиешлеге, тарихи иҗади мирасны ничек файдаланып булуы, нинди стилистик агымнарга өстенлек бирүнең дөреслеге тикшерелә. Дискуссия  К.Тинчуринның “Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?” дигән мәкаләсеннән соң башлана. Танылган драматург, чынбарлыкны чагылдыруда татар сәхнә сәнгате оештырылуының беренче көннәрендә үк кабул ителгән  реализм ысулыннан чигенергә тиеш түгел, дип саный. Театр сәнгатендә кайбер затларның яңа агымнар белән чиктән тыш мавыгулары да очраштыргалый, бу аларның вакытлы матбугаттагы иске театрның иҗади составын һәм репертуарын инкарь итә торган критик чыгышларында чагыла. 1923-1924 еллар сезоны буена театр тирәсендәге бәхәсләр тынмый. Газета һәм журналларда сәхнә сәнгатенең киләчәге, яңа куелышларның формасы турында кызып-кызып фикер алышулар бара. Әйтик, Ә.Мәҗитов үз мәкаләләрендә иске реализм театрын  яңа театрга ачыктан-ачык каршы куя. Мондый төрдәге дискуссияләр 1920 нче еллар азагына кадәр дәвам итә. Театрның баш режиссеры Кәрим Тинчурин татар драма театрын яхшырту буенча күп киңәш-тәкъдимнәрен кертә.

 1925-1926 еллар сезоны татар театры үсешендә юбилей елы була. Баш режиссер К.Тинчурин коллектив составына иң яхшы актерларны кертә: М.Мутин, З.Солтанов, Б.Тарханов, Ш.Шамильский, С.Айдаров, Х.Уразиков, Г.Болгарская, Ф.Ильская, Н. Арапова. Г.Девишев, М.Мәһдиев режиссер итеп билгеләнә. Композитор Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә оркестр оештырыла, аңа  унҗиде музыкант керә. Бу елларда кызыклы, тамашачыларның да, тәнкыйтьчеләрнең дә игътибарын җәлеп иткән спектакльләр куела: “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл”, “Американ”, “Нәни абый” – К.Тинчурин; “Һиҗрәт” – Н.Исәнбәт; “Стенька Разин” – В.Каменский; “Камали карт”, “Адашкан кыз”, “Ташландыклар”, ”Хөсәен мирза” – Ф.Бурнаш; “Галиябану” – М.Фәйзи; “Фәтхулла хәзрәт” – Ф.Әмирхан. К.Әмирнең “Печән базары”, “Казан кызы”, Г.Толымбайның “Баҗайлар”, Г.Кутуйның “Директор Җәмилев”, “Балдызкай” спектакльләре мещанлыкны фаш итү проблемасына багышлана. 

Татар драма театры 1920 нче еллар азагында да бай репертуары белән аерылып тора. 1928 елда театр репертуарында худсовет раслаган 12 яңа спектакль исәпләнә, шул исәптән яңа авторларныкы да. Театр портфелендә кырым татарлары һәм үзбәкләр тормышын сурәтләгән әсәрләр дә була.

Театр сәнгате 1930нчы  еллар уртасына Татарстанда да иң югары ноктасына күтәрелгән дәүләт терроры шартларында иҗат итә. Чамадан тыш   идеологияләштерү сәнгать, шул исәптән театр каршына  үз таләпләрен куя. Татар академия театрының рәсми күрсәтмәләргә җавап бирә торган репертуарының төрлелегенә дә карамастан, Татарстан партия өлкә комитетының 1933 елның 4 ноябрь карарында “драматурглар эшенә күбрәк җитәкчелек итү” хуплана. Театр “консультант сыйфатында рус рәссам-режиссерын чакыртырга”, пьесаларны Мәскәүгә ВКП(б) Үзәк Комитетына раслатырга җибәрергә тиеш була. Бу күрсәтмәләр мәҗбүри үтәлә.

Казан рус драма театры Татарстан театр сәнгатенең аерылгысыз өлеше була, ул социализм һәм “яңа совет мәдәниятен” төзү юнәлешендә “үсә”, партия тормышы проблемаларын яктырткан һәм совет кешесенең идеяле булуын хуплаган үткен сәяси спектакльләр куя.  Шул ук вакытта 1940 ел репертуары рус драма театрында иҗат иткән Ф.Григорьев, Н.Якушенко, Г.Ардаров һ.б. кебек күренекле сәхнә осталарының төрле характердагы образлар тудыра алуын да чагылдыра.

  1932 елда Казанда Яшь тамашачы театрының (ТЮЗ) иҗат тормышы башлана, ул пионерларның Үзәк шәһәр клубында оеша. 1934 елда пионерларның Үзәк шәһәр клубында эшләгән һәвәскәр коллектив нигезендә Казан курчак театры төзелә, бу  беренче дәүләт интернациональ курчак театры була. Спектакльләр татар һәм рус телләрендә куела.

Ул чорга хас сыйфатларның берсе – сәнгать белән кызыксынуның зур булуы. 1920-1930 нчы елларда бөтен илне колачлаган “ТРАМ” (Эшче яшьләр театры) хәрәкәтен дә  күпмедер дәрәҗәдә әлеге кызыксыну белән аңлатып була.  Театр репертуары предприятиеләрнең хезмәт һәм иҗтимагый тормышын чагылдыра. Соңрак “ТРАМ” спектакльләре искерә, ул иҗат формаларын баетуга мохтаҗ була. Шулай  да ул үзешчән сәнгатьнең күтәрелеше һәм үсешендә мөһим роль уйный. Ул чакта үзешчән коллективлар яшьләргә йогынты ясауның куәтле чарасы була. Катлаулы 1920-1930нчы елларда мәдәният әһелләре һәм публика үзләренең аңында, фикер сөрешләрендә туган сорауларга шул рәвешле җавап эзли.

Татар музыкасы 1917 елдан соң гына һөнәри дәрәҗәдә үсә башлый. XX гасыр башында һөнәри белемгә ия бер генә татар музыканты да булмый.  Татар халкының күп гасырлык музыкасы авыз иҗаты формасында гына яши, ул уен коралларына кушылмыйча гына, бер тавышка җырлана торган җырлардан гыйбарәт була. Социаль һәм милли изү шартларында авыр тормышны чагылдырган лирик җырлар күп туа. Башкару өчен махсус шартлар һәм тиешле социаль институтлар таләп итә торган һөнәри музыка үсә алмый. З.Яруллин, Ф.Латыйпов, С.Габәши кебек беренче татар музыкантлары, үзлектән өйрәнгән сәләтле композиторлар иҗатында һөнәри музыканың тәүге шытымнары сиземләнә. Әлеге музыкантларның хезмәтләре октябрь инкыйлабыннан соң иҗат итү һәм башкару осталыгын үстерү өчен җирлек булып тора, бу елларда халыкның рухи тормышын яңарту, татар театр-музыка мәдәниятен төзү һәм үстерү республика хөкүмәтенең дәүләт бурычына әйләнә.  

ТАССР оешканнан соң төзелгән яшь хөкүмәт татар музыка укытучыларын әзерләү буенча актив чаралар күрә. Әйтик, 1921 елда Халык мәгарифе комиссариаты музыка мәктәпләре, балалар бакчалары һәм бердәм хезмәт мәктәпләренең булачак хезмәткәрләре өчен 4-6 айлык курслар оештыру турында карар кабул итә. Элегрәк эшләп килгән ике музыка уку йорты базасында төзелгән Казан шәрык музыка техникумы да Казанда музыка сәнгате үсешенә ярдәм итә. Шәһәрдәге иң яхшы музыкаль педагогик көчләрне туплап, 1925 елга ул РСФСРның абруйлы музыка уку йортына әверелә. 1927 елда биредә 258 кеше, шул исәптән 59 татар кешесе укый.

1920 нче еллар башында, музыка белгечләре әйтүенчә, яңа жанрга караган - “шәһәр тизлеге” элементларына ия, кызу темптагы җырлар пәйда була. Алар исәбенә “Ком бураны”, “Каз канаты”, “Баламишкин”, “Замана” һ.б. керә. 1920-1930  нчы елларда С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин, А.Ключарев кебек композиторлар иҗатында татар гаммәви һәм лирик җырлары музыка өслүбе формалаша башлый.

Театр сәхнәсендә музыкаль бизәлеше С.Сәйдәшев тарафыннан эшләнгән спектакльләр куела, әкренләп  әлеге җырларның күбесе халык җырларына әйләнә.  Сәйдәш татар музыкасына яңа формалар – арияләр, дуэтлар, хорлар кертә. Ул шулай ук татар популяр оркестр музыкасына нигез салучы да. 1920-1925 елларда композитор оркестр өчен “Балет сюитасын” да яза. Музыка тәнкыйте игътибарны юнәлткәнчә, ул инде 1920 нче елларның беренче яртысында ук үз музыкасында тормыш яшь милли музыка мәдәниятләре әһелләре каршына куйган шактый күп катлаулы проблеманы хәл итә. 1920 нче еллар башында музыка белемендә күп нәрсә совет мәдәниятенә нигез салучыларның тырышлыгы белән генә булдырыла. С.Сәйдәшев инде 1920 нче елларда ук җыр-марш жанрындагы әсәрләрен яза, ә  совет музыкасында алар  1930 нчы елларда гына киң тарала. 1920 нче еллар башында С.Сәйдәшевнең Татар драма театры спектакльләренә музыка язуы татар совет музыкасында бик мөһим күренешкә әйләнә.

Яшь татар музыка мәдәнияте үсешенә В.Виноградов  та шактый зур өлеш кертә. ТАССРның 5 еллыгы хөрмәтенә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган, музыкасын В.Виноградов, С.Габәши, Г.Әлмөхәммәтев язган  беренче татар операсы  - “Сания” (либреттосы да композиторларның үзләренеке) музыка сәнгатендә зур уңыш була.

1927 елда “Сания” беренче татар операсының клавиры һәм башкаручыларның фотографиясе  Франкфурт-на Майне шәһәрендәге халыкара музыка күргәзмәсенә куела. Күргәзмәгә килүчеләрнең “Сания” операсы белән кызыксынуы һәм аеруча игътибар бирүе турында немец матбугаты яза, бу турыда Казанга “Чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр җәмгыяте” хәбәр итә. 1927 елда шул ук коллектив М.Гафури либреттосына “Эшче” операсын яза.  

1939 елда Татар дәүләт опера театры ачылу Казанның музыка тормышында мөһим вакыйга була. Театр милли сәнгатьне үстерүнең яңа юлларын эзли. “Алтынчәч” (М.Җәлил либреттосы, композиторы – Н.Җиһанов), “Галиябану” (Ә.Ерикәй либреттосы, композиторы – М.Мозаффаров), “Сафа” (Ә.Фәйзи либреттосы, композиторы – Җ.Фәйзи) операларына әзерлек башлана. С.Сәйдәшев “Наемщик” операсы (Т.Гыйззәт либреттосы), З.Хәбибуллин – “Кара күзләр” операсы (М.Мәгъсумов либреттосы), Ф.Яруллин  - “Шүрәле” балеты (Ә.Фәйзи либреттосы), В.Оранский “Хаҗи әфәнде өйләнә” балеты (Г.Таһиров либреттосы) өстендә эшли.

1940 елда Мәскәү театр тәнкыйте яшь композитор, “һичшиксез, талантлы иҗатчы”  Н.Җиһановның “Качкын” һәм “Ирек” операларына югары бәя бирә. Аның операларын тасвирлап, “Театр” журналы: “Үзләрендәге хис байлыгы, музыкаль темаларның тирәнлеге, оркестровкалары һәм техник осталыклары буенча алар хәзерге рус композиторларының күп әсәрләре белән рәхәтләнеп ярыша ала”, – дип яза.

Тагын бер бөек әсәрне – ул чакта әле яшь композитор Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетын аерып атарга кирәк. Беренче татар балетын язган Ф.Яруллин милли балет сәнгатенә нигез салучы булып санала һәм татар музыкасын халыкара аренага чыгара.

Музыка культурасын популярлаштыруда 1937 елда төзелгән Татар дәүләт филармониясе, шулай ук Татарстан җыр һәм бию ансамбле зур роль уйный. Татар дәүләт филармониясенең 1940 елда 589 концерт куюы – аның актив эшчәнлеге күрсәткече. 1938 елда оештырылган Казан музыка фольклоры кабинеты татар халык җырларын фәнни эшкәртү һәм аларны даими нәшер итү белән шөгыльләнә. Инде ел ярым үткәннән соң  анда Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соңгы чорда язылган 300 дән артыграк халык җыры туплана һәм аларның фонограммасы булдырыла. Аның директоры А.Ключаревның 1941 елның гыйнварындагы хисабыннан күренгәнчә, бу учреждениенең эше республикадагы гына түгел, СССРның башка төбәкләрендә яшәүче татарларны да өйрәнүгә юнәлтелгән була. Көнбатыш Себергә оештырылган экспедицияләр коллективка татар музыка мәдәнияте тарихы буенча фәнни-популяр очерклар әзерләү мөмкинлеген бирә.

Шул рәвешле, заманның  катлаулы булуына да кармастан, республикада  музыкаль тормыш гөрли.

Татарстанның сынлы сәнгате XIX гасыр азагына кадәр күп сәбәпләр аркасында үсә алмый. Тарихтан шулай килгән ки, станок сәнгате, скульптура һәм графикада татарларның борынгы традицияләре формалашмаган, әмма архитектурада һәм декоратив-гамәли сәнгатьтә татар сынчылык формаларының борынгы заманнарга тоташкан тирән  тамырлары була. XX гасыр башында беренче татар рәссам-графиклары, китап һәм журнал иллюстраторлары М.Галиев, Г.Гомәрев, Г.Камал һ.б. пәйда була. Беренче график-педагог, Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаган Ш.Таһиров, театр рәссамы С.Г.Яхшыбаев исемнәре таныла.  

Хәзерге милли сынлы сәнгатьнең нигезен салучы тәүге татар осталары 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Дәүләт ирекле архитектура-сәнгать остаханәләре (Архумас) итеп үзгәртелгән элеккеге Казан сәнгать мәктәбендә тәрбияләнә. Шәһәр рәссамнары формалашуга Казан сәнгать мәктәбендә 1908-1922 елларда эшләгән Николай Фешинның йогынтысы зур була. 1920 нче еллар башында Архумастагы С.Федотов һәм П.Мансуров остаханәләрендә  абстракт рәсем сәнгате  укытыла. И.Галиев раславынча,  Казан сәнгать остаханәләре программалары П.Мансуров йогынтысында төзелә. “1920 нче еллардагы Казан сәнгатенең үзенчәлеге – яшь рәссамнарның авангардлык юнәлешендәге эзләнүләренең графикада чагылышы”, - ди ул. 1920 нче елларның икенче яртысында сәнгать техникумы укучылары арасында татар яшьләренең саны арта. Алар арасында Ш.Мөхәммәтҗанов, Г.Йосыпов, Г.Мусин, Газизова һ.б.бар. Бу – Казан сәнгать техникумында укыган татар рәссамнарының беренче буыны.

1920 нче еллар үзенчәлеге картиналарның тематикасын сайлауда һәм рәсем ясау формаларында чагылыш тапмый калмый. Нәкъ менә бу елларда Казан сәнгать техникумы студентлары натурализмга каршы чыга, сынлы сәнгатьтә яңа реализм яклы була, “сурәтләү чараларын сайлаганда экономиягә” өнди. Алар “заманча сынлы сәнгать ике юнәлеш буенча барырга тиеш”, дип саный. Беренче юнәлеш – рәссам-останың производствога (плакат, китап (полиграфия җитештерүе), реклама, клубларга һ.б.) үтеп керүе. Алар фикере буенча икенче юнәлеш – станок формаларын реформалау, “иске станокның кабинет-салон формаларыннан” баш тартып, аларны массакүләм куллану ихтыяҗларына (клуб, җәмәгать бинасы, урам) якынайту. 

Танылган сәнгать белгече П.Дульский раславынча, 1924-1925 еллар ТАССРда  милли графика барлыкка килү чоры буларак теркәлә. Һәм бары тик 1927 елда Мәскәүдә үткән СССР халыклары сәнгатенең юбилей күргәзмәсендә генә милли китап сәнгатенә нигез салучы татар рәссамнары активы ачыклана. Үзләренең исемнәрен таныта алып, татар рәссамнары 1931 һәм 1933 елларда Париж, Чикаго, Филадельфиядәге җитди халыкара күргәзмәләргә чакырыла. 1931 елда Париждагы  “Китап сәнгате” күргәзмәсенә иң оста совет графикларының 150 әсәре куела. Алар арасында Б.Йосыпов, Ф.Таһиров, Ш.Мөхәммәтҗанов, Н.Сокольский эшләре була. Чит ил матбугаты әлеге вакыйганы Англиядә чыга торган “Таймс” газетасында югары бәя бирелә.

Рәссамнар әйтүенчә, Ф.Таһиров үзенең кабатланмас өслүбен булдыра. Инде 1925 елда ук аның эшләрендә яңа алым – фотомонтаж пәйда була, соңрак ул конструктивлык сәнгате теленең иң мөһим өлешенә әйләнә, 1920 нче елларда һәм 1930 нчы еллар башында аңа совет сәнгатендә зур игътибар бирелә. 1920 нче елларның икенче яртысыннан рәссам Мәскәүдә эшли һәм рус совет китабы булдыру процессының тулы хокуклы катнашучысына әйләнә.

1920 нче елларның икенче яртысында Сәнгать техникумы студентларында рәсем  сәнгате һәм графика культурасы тәрбияләүдә 1926 елда  Югары сәнгать-техника остаханәсен (ВХУТЕМАС) тәмамлаганнан соң Казанга кайткан рәссам Б.Урманче зур роль уйный, ул һөнәри сын сәнгатенә нигез салучы санала. Графика остаханәсе эшен оештыруны Б.Урманче үзенең төп бурычларыннан берсе дип исәпли. 1937 елда Казан сәнгать мәктәбендә производство төркеме оештырыла, аңа В.Бадюль, Х.Алмаев, М. Мөхәммәтшина, Г.Йосыпов, А.Бәширов, Э.Розова, А.Гончаров һәм башкалар керә. Әлеге төркем халык рәсемнәре – лубокның хәзерге заман формасы булган агитбитләр жанрында эшли.

1930 нчы елларда һәм бигрәк тә сугыш башланыр алдыннан сынлы сәнгать үсеше сүлпәнәя. Кайбер рәссамнар иҗатында гына социаль һәм гражданнар тематикасы үсеше күзәтелә. “Творчество” үзәк журналында Н.Машковцевның “Художественная жизнь Казани” мәкаләсе басыла, анда: “Әле күптән түгел генә Татреспублика башкаласы югары үсештәге сынлы сәнгать культурасы белән аерылып торган шәһәр иде. Казанда даими рәвештә Мәскәү һәм Ленинград рәссамнары катнашында күргәзмәләр оештырылды. Казандагы сынлы сәнгатьтә “бүген” “кичәгә” караганда күпкә куанычсыз, Казанда графикларның станок рәсеме өстендә, шулай ук эстамп өлкәсендәге эше хупланмый”, - дип языла. Татарстандагы сынлы сәнгатьнең хәле 1940 елның 4 апрелендә СССРның Совет рәссамнары берлеген оештыру комитетының III пленумында тикшерелә. Аның резолюциясендә игътибар менә нәрсәгә юнәлтелә: безнең рәсем культурасының күренекле үзәкләреннән берсе булган Казан хәзер сынлы сәнгать өлкәсендә чын иҗат эшчәнлегеннән мәхрүм шәһәргә әйләнеп бара. Шулай булса да, Казанда җитди иҗат культурасына ия рәссамнарның шактый зур төркеме сакланып кала әле.

ТАССР оештырылганнан соң шәһәр төзелешендә үзгәрешләр пәйда була.  Булган биналарны саклау һәм тәртиптә тоту, зиннәтле архитектура һәйкәлләрен ремонтлау һәм реставрацияләүгә керешү, яңа биналар салу, шәһәрне төзекләндерү бурычы куела. Казанда киләчәктә төзеләчәк йортларның беренче схематик планнары  1924-1926 елларда ТАССР Инженерлар идарәсе архитекторы Ф.П.Гаврилов тарафыннан эшләнә. Архитекторлар Казанда һәм бигрәк тә бистәләрдә йортлар салуга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Алар бөтен бистә районнарын бердәм шәһәр оешмасына берләштерергә һәм Кремль янындагы иске Ярминкә территориясендә (хәзер биредә Спорт сарае һәм цирк урнашкан) яңа баш мәйдан булдырырга планлаштыра.

Казан шәһәр Советы каршындагы Архитекторлар шурасы, архитектура-планлаштыру остаханәсе, җирле кадрлар һәм Ленинград коммуналь төзелеш институтын тәмамлаучылар киләчәктә салыначак күп биналарның проектын төзүдә катнаша: Мехчылар клубы (архитекторы И.Гайнетдинов), “Динамо” стадионы (П.Сперанский), К.Маркс урамындагы Эчке эшләр комиссариаты йорты (Федотов), Куйбышев урамындагы “Татарстан” кунакханәсе, Кабан күле буендагы мәдәният сарае (анда театр, музей, китапханә һәм башка мәдәният учреждениеләре урнашырга тиеш була). Конкурста Казан архитекторлары И.Гайнетдинов, П.Сперанский, Дубровин да катнаша. Әмма әлеге проектлар тормышка ашырылмый. 

1933-1934 елларда шәһәр магистральләре белән бөтен районнар арасында уңайлы һәм кыска элемтә урнаштыру күздә тотыла. Шәһәрнең үзәк өлешендәге төп урам челтәре тарихи урыннарында саклана. “Зур Казан” генераль планын хөкүмәт 1941 елның 19 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланырга өч көн кала кабул итә.

Скульптура өлкәсендә Татарстанда данлыклы исемнәр күп түгел. Монументаль сын кую һәм гомумән теләсә нинди төзелеш проектын раслату өчен Казан Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мондый вазгыять һәм Казан белгечләренә иҗат өчен шартлар булмау  сынлы сәнгать көчләренең еш алышынуына китерә. Аларның күбесе республикадан читкә китә.

1930 нчы еллар башында С.Ахунов үзен талантлы скульптор буларак таныта. Ул шагыйрь Һ.Такташ бюстын, “Колхозчы-яшелчәче” сынын ясый. Скульптурадан да идеологик эчтәлек таләп ителә, тематика “социализм эпохасының югары өслүбенә” туры килергә тиеш була. Техникага килгәндә исә, ул яңа кеше фигурасы һәм үрнәкләренең көч-куәтен күрсәтергә тиеш була.

Шулай итеп, Татарстанда сәнгать катлаулы юл үтә. Бу дәвердә анда ил сәнгатенә хас булган бөтен тенденция һәм өслүбләр чагылдырыла. Татар халкы сәнгатендә яңа (Европача) төр һәм жанрлар пәйда була: һөнәри музыка, һөнәри сынлы сәнгать – рәсем сәнгате, скульптура, станок графикасы. Бу төрләрнең һәркайсында үз эшенең чын осталары үсеп җитә.

 

Фәнни тикшеренүләрдәге һәм мәгариф үсешендәге төп тенденцияләр

ТАССР 1920 нче елларда Советлар Союзының иң зур фән үзәкләреннән берсенә әйләнә. Шартларның авыр булуына карамастан, А.Арбузов, Н.Парфентьев, Н.Четаев, А.Әминев, Х.Мөштәри, Г.Камай, Н.Чеботарев һ.б. кебек галимнәр әһәмиятле тикшеренүләр үткәрә. Казан галимнәренең астрономия, физика буенча хезмәтләре ул чакта да СССР галимнәренең генә түгел, чит илләрдәге коллегаларының да игътибарын җәлеп итә. Н.Лобачевский исемендәге бүләк алу өчен халыкара конкурсларның нәкъ менә Казан университетында оештырылуы тикмәгә генә түгел.  Профессор Н.Чеботарев инициативасы буенча бер төркем Казан математиклары һәм механиклары 1929 елдан бирле машина төзелеше, аэроплан, тизйөрешле поездлар теориясе мәсьәләләрен хәл итү өчен бик зур әһәмияткә ия булган тотрыклылык теориясе өлкәсендә эшли. 1930 еллар азагына механика-математика мәктәбендә оборона өчен әһәмиятле фәнни проблемалар да өйрәнелә.

1920 нче елларда А.Е.Арбузов лабораториясендә фосфор-карбон кислоталарын синтезлау юллары ачыла, беренче тапкыр пирофосфит һәм саф субфосфат һәм пирофосфат кислоталарының эфиры алына.  Күрсәтелгән ачышлар нәтиҗәсендә республика фосфорорганик кушылмаларны өйрәнүнең бөтендөнья үзәгенә әйләнә. 1920 нче еллар азагында Арбузов лабораториясендә икътисад өчен мөһим булган тагын бер проблема – авыл хуҗалыгы калдыкларыннан пластик масса җитештерү өчен чимал булып торган фурфурол алу ысулы ачыла.

Казан университетының профессор А.Самойлов җитәкчелегендәге физиология кафедрасы эшчәнлеге 1920 нче еллар азагында ук СССРда гына түгел, аннан читтә дә мәгълүм була. Хайван тәнендәге электр токларын яздыруда төгәллек буенча аның лабораториясе СССРда беренче урында тора һәм чит илдәге казанышлар белән көндәшлеккә сәләтле була. Казан галимнәре инде ул чакта ук кеше гомеренең, үзәк нерв системасының теләсә кайсы мизгелендә электр тогы пәйда булуын, һәр әгъзаның үзенә хас электр реакциясе барлыгын  белә. Профессор Самойлов үзе исә чит ил гыйльми җәмгыятьләре чакыруы буенча Голландиядә, АКШта, Гарвард университетындагы Физиология җәмгыятендә, Бостонда, Берлинда лекцияләр укый.

 Мәскәүдәге С.Боткин исемендәге атаклы хастаханә, Мәскәүдәге В.Обух исемендәге Профессиональ авырулар институты, курортлардагы кардиология клиникалары Казан галиме Самойлов эшләгән методика һәм инструкция буенча үзләрендә электр физиологиясе кабинетларын булдыра.

1920 нче еллар азагында Казан уйлап табучысы – инженер Шәех-Гали хезмәтен техника өлкәсендәге казаныш буларак теркиләр, әлеге ачыш нәтиҗәсендә Казанда татар һәм рус шрифтлы СССРда беренче язу машиналары җитештерү оештырыла.

 1917 елгы Февраль революциясеннән соңгы беренче унъеллыкта тарих һәм филология өлкәсендә актуаль проблемаларны фәнни өйрәнү өчен чагыштырмача уңай мөмкинлекләр ачыла. Татар зыялылары моннан файдаланып калырга ашыга. Татар теленең орфографиясен һәм шрифтын камилләштерү буенча чаралар күрелә башлый, гәрчә әлеге проблема XX гасыр башында ук галимнәрне кызыксындырган булса да. Академик үзәкнең Шәрыкны өйрәнү бүлегенең беренче мөдире Галимҗан Шәрәф вакытында татар теленең орфографиясен һәм шрифтын реформалау принциплары эшләнә, фәнни терминология булдыру буенча эш алып барыла.

Тарих өлкәсендә татар халкының борынгы тарихының актуаль проблемаларын өйрәнү тенденциясе күзәтелә.  Гыйльми коллегия, Академүзәк, шулай ук Татар педагогикасы җәмгыяте, Татарларны өйрәнү гыйльми җәмгыяте, Татарстанны өйрәнү җәмгыяте, Татар мәдәнияте йорты кебек төрле фәнни җәмгыятьләрнең, тагын 1930 нчы елда төзелгән һәм ике еллап эшләгән Татарстан фәнни-тикшеренү икътисад институтының  фәнни-тикшеренү планнары нигездә шуңа юнәлтелгән була. 1920 нче елларда М.Худяковның “Очерки истории Казанского ханства”  (“Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар”), Г.Ибраһимовның   “История татарских классов” (“Татар класслары тарихы”), В.Ф.Смолинның “К вопросу о происхождении Камско-волжских болгар” (“Чулман-Идел болгарларының килеп чыгышы турында”) кебек фундаменталь хезмәтләр нәшер ителә. 1925 елда Смолин  “Введение в Волжско-Камскую Булгарию” (“Идел-Чулман Болгарына кереш”), “Реальный словарь Волжско-Камского края” (“Идел-Чулман краеның гамәли сүзлеге”) хезмәтләрен тәмамлый.

Ф.Баллод эзләнүләре һәм хезмәтләре нәтиҗәсендә күчмә, варварлар дәүләте саналган Алтын Урда турында карашны үзгәртү мәсьәләсе күтәрелә.

ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1930 елның 18 мартындагы Карары нигезендә ачылган Татарстан фәнни-тикшеренү икътисад институты планында да татар халкы тарихы өстенлекле урын ала. Әйтик, Тарих кабинетының 1930-1931 елларга  билгеләнгән планында “Татар тарихында  төркичелек”, “Казан һәм Казан губернасы, Уфа, Оренбургның төп татар мәдрәсәләре тарихы” кебек темалар була. Тел һәм әдәбият кабинетының 1931 елга планына югары һөнәри әзерлек таләп итә торган “Төрки-татар теле палеонтологиясе мәгълүматлары буенча Урал-Алтай халыкларында һөнәрләр барлыкка килү”, “Төрки-татар теле палеонтологиясе мәгълүматлары буенча төркиләрдә игенчелекнең барлыкка килүе” темалары кертелә. Әлеге темалар белән шөгыльләнүчеләр арасында Г.Алпаров, Г.Шәрәф, С.Әтнәгулов, Г.Галиев, Г.Рәхим, Г.Толымбай, А.Шнаси, М.Фәзлуллин һ.б. кебек танылган галимнәр һәм язучылар, җәмәгать эшлеклеләре була.

Иҗтимагый фәннәрнең алгарышлы үсеше 1920 нче еллар ахырына кадәр дәвам итә. “Под знаменем марксизма” журналы турында (1931 елның гыйнвары) һәм “Коммунизм академиясе эше турында” (1931 елның марты) ВКП(б) ҮК карарларыннан соң  иҗтимагый фәннәр катгый партия контроленә куела һәм партия сәясәтен идеологик нигезләүгә хезмәт итәргә тиеш була. Галимнәргә куелган таләпләр буенча, алар крестьяннарның колхозга үз теләкләре белән керүен, коллективлаштыру чорында совет хакимияте сәясәтенең дөреслеген дәлилләргә, крестьяннарга каршы репрессияләрне сыйнфый көрәш зарурлыгы белән акларга тиеш була.  

Фәннең башында торган, әйдәп баручы гыйльми хезмәткәрләрне (Г.Ибраһимов, Ф.-С.Казанлы, М.Корбут, С.Әтнәгулов, Г.Рәхим, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Толымбай, Г.Гобәйдуллин, М.Худяков, В.Ф.Смолин һ.б.) нигезсез репрессияләү Татарстанда фән үсешенә җитди зыян китерә. Күп кенә фәнни ысуллар, тикшеренүләрнең юнәлешләре һәм проблемалары озак елларга онытыла.

Тоталитар режим  галимнәрне иҗтимагый фикер үсешен юнәлтү хокукыннан  һәм күп нәрсәдә гомумән рухи тормыш дәрәҗәсен билгеләүдән мәхрүм итә. 1930 нчы еллардагы иҗтимагый-сәяси вазгыять ТАССРда фән үсешен тоткарлый, әмма аны тулысынча туктата алмый, чөнки республиканың бай фәнни мирасы, үзенең көчле  фәнни традицияләре була.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соңгы биш-алты ел дәвамында яңа совет мәгариф системасының төп структуралары формалаша. Аның үсеш юлын совет хөкүмәтенең 1918 елда кабул иткән документлары билгели. РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1918 елның 20 гыйнварында кабул ителгән “Дин тоту иреге, чиркәү һәм дини җәмгыятьләр турында” Декреты һәм рус, һәм татар зыялылары арасында билгеле бер дулкынлану тудыра. Мәктәпнең чиркәүдән аерылуы һәм дин укыту тыелуга бәйле рәвештә, бөтен мәктәп һәм мәдрәсәләр ябылырга тиеш була. Әмма алар тагын берничә ел эшли. ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты оештырылуының беренче елларында актив эшчәнлек җәелдерә.

Татарстан Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән Татар телен дәүләт теле итеп тану турындагы Декреты республика мәктәпләрендәге укыту процессына шактый үзгәрешләр кертә. Яңа программаларны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү һәм аларны туган төбәк турында материал белән тулыландыру эше Халык мәгарифе комиссариатының Академүзәгенә йөкләнә. Татар телендә мәктәп дәреслекләре һәм укыту әсбаплары бастыруда зур уңышларга ирешелә. 1927 елдан татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзелә башлый, аларны әзерләүгә тәҗрибәле педагоглар җәлеп ителә. Башлангыч татар мәктәпләрендә бар фәннәр буенча да ана телендә дәреслекләр була.

Балаларга гомуми мәҗбүри белем бирүне кертү республикада нәтиҗәлерәк тә бара. 1930/31 уку елында Татарстанда мәктәп яшендәге балаларны I баскыч мәктәпләргә җәлеп итү 40 процентка артыграк була, ил буенча уртача процент исә 28,8 процент тәшкил итә. Әмма 1940/41 уку елында, гәрчә аларда укучылар саны шактый ишәйсә дә (54800 кешегә), гомуми белем бирү мәктәпләре саны аз арта.

Мәктәп яшендәге балаларга белем бирү мәктәпләрен үстерү белән беррәттән, 1920-1930 нчы елларда өлкән яшьтәгеләрнең наданлыгын бетерү буенча да зур эш алып барыла. Бу елларда аның  үзенчәлеге була – 1928 елдан татар язуын гарәп теленнән латинлаштырылган Яңалиф әлифбасына күчерү башлана. Әлеге процесс 1931 елның гыйнварында төгәлләнә. Әмма ТАССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 5 маендагы Указы белән татар теле кириллицага күчерелә. Татар язуын ун ел эчендә ике тапкыр үзгәртү процессы шул рәвешле тәмамлана. Табигый ки, бу татар халкының белем сыйфатында чагыла. Һәм шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бердәм совет мәктәбен булдыру процессында традицион татар мәгариф системасы тулысынча юкка чыгарыла.

Шуңа да карамастан, революциягә кадәр күпчелек татар балаларының мәдрәсәдә укуын исәпкә алырга кирәк. Меңгә якын мәдрәсәдә 80 мең кеше укыган. 1939 елда башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләрдә 281 мең татар баласы (әлеге мәктәпләрдә укучыларның 49,5 проценты) белем ала. 1940/41 уку елында республика урта мәктәпләрендә 541 меңнән артыграк бала укый. 1927/28 уку елы белән чагыштырганда, тулы булмаган урта мәктәптә укучылар саны 12 тапкыр диярлек арта. Татарлар анда укучыларның яртысын тәшкил итә.

 1918 елга кадәр хосусый фирмалар кулында булган татар нәшрият эше 1920 ел башында да дәүләт китап бастыру оешмалары белән беррәттән сакланып кала, һәм барлык басма продукциянең 40 проценты алар өлешенә туры килә. 1922 елда хосусый нәшриятлар юкка чыгарыла, татар телендәге барлык басмаханәләр дәүләт кулына күчә. ТАССРда нәшер ителә торган әдәбият, шул исәптән авыл хуҗалыгына караганы да, Советлар Союзының татарлар яшәгән бөтен төбәкләренә тарала.

Шул рәвешле,  ТАССРның хокуклары сизелерлек чикләнүгә карамастан, оешу  елларында аның автономия статусы татар халкына мәдәният һәм фән өлкәләрендә  дәрәҗәләрен күтәрү мөмкинлеген бирә. ТАССР оештырылгач, татар теле республиканың иҗтимагый тормышында кулланыла башлый. Милли әдәбият, нык нигезгә утыртылган фәнни эшчәнлек торгызыла.  Нәкъ менә бу вакытта интеллектуаль милли катлау үсеп чыга һәм ныгый, алар җитәкче кадрлар булып җитешә. Әмма шул катлау “зур террор” чорында  башта милли-дәүләтчелектә гаепләнеп, аннары революциягә каршы социаль ярлыклар тагылып юкка чыгарыла.

 

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты

 

 

 

Сораштыру