1940 нчы еллар уртасы - 1980 нче елларда мәдәният үсеше

1940 нчы еллар уртасы - 1980 нче елларда мәдәният үсеше

Татар мәдәнияте сүз иреге тыелу афәтен, катгый идеологик контрольне үз җилкәсендә татый. Сугышка кадәрге елларда ук  ике тапкыр алыштырылган алфавит, татар тарихын шәрехләүдәге сәяси императивлар, милли интеллигенция вәкилләре иҗатында “милләтчелек мәкерен“ эзләү татар халкында үзенә бер “гаеплелек презумпциясе” булдыра һәм совет чорында татар мәдәнияте үсешенең характерын билгели. Әмма шулай да язучылар, композиторлар, рәссамнар үз замандашларының, үз дәверләренең чын сурәтен тудырырга омтыла.

Сугыштан соңгы елларда иҗатта хәрби тема өстенлек итә. Элекке хәрби разведчик  Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”, “Газинур” романнары героик романтика, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган. “Ватан өчен” фронт газетасының элекке әдәби хезмәткәре һәм хәрби корреспонденты Мирсәй Әмир “Тормыш җыры” драмасында сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызлар образларын тудыра. Гомәр Бәширов татар авылы тормышын чагылдырган “Намус” романын сугыш елларында яза башлый. Әсәр СССР халыкларының күп теленә тәрҗемә ителә һәм Сталин бүләгенә лаек була. Ибраһим Гази сугыштан соңгы чорда үзенең иң яхшы әсәрләрен, шул исәптән “Алмагачлар чәчәк ата” повестен, “Онытылмас еллар” трилогиясенең беренче өлеше - “Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт”не яза. Кави Нәҗминең  шулай ук Сталин премиясенә лаек булган “Язгы җилләр” тарихи-революцион романы социалистик реализмның классик әсәренә әйләнә.  Аны күпмилләтле совет әдәбиятының зур казанышы дип таныйлар һәм СССР халыкларының 26 теленә тәрҗемә итәләр.

Музыка сәнгате өлкәсендә дә табышлар була. Нәҗип Җиһанов “Шагыйрь”, “Намус” операларын яза. Аның татар көйләре темасына сюитасы Сталин бүләгенә лаек була. Мансур Мозаффаров Габдулла Тукайга багышланган симфоник поэмасында татар музыкасында беренче тапкыр чын тарихи шәхеснең ышандыргыч образын тудыра, “Шагыйрь һәм халык” темасын күтәрә. Александр Ключаревның “Тау әкияте” балетында чынбарлык әкияти-фантастик образлар белән үрелә.

Сәнгать фонды да тулылана. Республиканың 30 еллыгына Харис Якупов белән Лотфулла Фәттахов язган “В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” зур тарихи полотносы Сталин бүләгенә лаек була. “Игеннәр өлгерде” картинасы, К.Нәҗминең “Язгы җилләр” китабына иллюстрацияләре Л.Фәттаховның төп әсәрләреннән санала. Кондрат Максимов үз әсәрләрендә И.Шишкинның рус реалистик пейзажы традицияләрен дәвам итә (“Дорога на Каму”, “Рожь”, “Лесные дали”). Ул камера-лирик һәм әкияти-романтик характердагы картиналар да иҗат итә (“Ночь, когда цветет папоротник”, “Алёнушка”, “Царство Кощея”).

Республика мәдәнияте “җепшеклек” чорында шактый иҗади күтәрелеш кичерә. Укучыларга Х.Туфан, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, М.Галәү исемнәре һәм әсәрләре кире кайтарыла. Әдипләр ул чакта зыялылар, яшьләр (Г.Ахунов “Яшьлек яме”, Н.Фәттах “Сезнеңчә ничек?”, Х.Вахит “Беренче мәхәббәт”), эшче сыйныф, индустриаль төзелеш темаларына (Г.Әпсәләмов “Сүнмәс утлар”, Г.Ахунов “Хәзинә”, И.Гази “Гади кешеләр”) актив яза. Кешенең рухи дөньясы, әхлакый-этик проблемалары белән кызыксыну көчәя (М.Әмир “Минем хатын”, Х.Вахит “Кайда соң син?”, Ә.Еники “Саз чәчәге”, “Рәшә”, Н.Исәнбәт “Зифа”, А.Расих “Язгы авазлар”, “Хәвефле сынау”, Х.Туфан “Җырлар, шигырьләр”, Ф.Хөсни “Җәяүле кеше сукмагы”). Татар халкының рухи-әхлакый тәҗрибәсе үзләштерелә (Г.Бәширов “Мең дә бер мәзәк”, Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”). Фәнни фантастика жанры пәйда була (В.В.Корчагин “Тайна реки злых духов”). Бөек Ватан сугышы, яу кырындагы һәм хезмәттәге каһарманлык темасы да элеккечә үк мөһим булып кала (Г.Әпсәләмов “Мәңгелек кеше”, М.Әмир “Ялантау кешеләре”, “Саф күңел”, М.С.Бубеннов “Орлиная степь”, Б.Зернит “Песнь на плахе”, Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”, Р.Ишморат  “Үлмәс җыр”, Г.А.Паушкин “На дальней заставе”, “Птицы улетели”, З.Нури “Чын күңелдән сөйләшү”,”Төп юнәлештә”).

1960 нчы еллар башында ачылган театр училищесы республиканың мәдәни тормышында күренекле урын ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре даими аншлаг белән бара. Аның популярлыгы актерлар Х.Әбҗәлилов, Г.Булатова, Ф.Колбарисов, А.Хәйруллина, Г.Шамуков, Ф.Халитов һәм башкаларның бик оста уйнавына бәйле. 1957 елда Татар театры Ленин ордены белән бүләкләнә. Шул вакытта композитор Н.Җиһановка, артист Х.Әбҗәлиловка да СССРның халык  артисты исеме бирелә. Татар дәүләт опера һәм балет театры йөзләрчә кешене классик музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра. Театр репертуарында татар композиторлары әсәрләре – Н.Җиһановның “Җәлил” операсы, З.Хәбибуллинның “Раушан”, Р.Гобәйдуллинның “Кисекбаш” балетлары да мөһим урын били.

1950 нче елларда милли-төбәк мәктәбенең реализм традицияләре тулы бер төркем рәссамнар эшләрендә дәвам иттерелә. Н.Бикташев - Ә.Фәйзинең “Тукай” китабына, Л.Фәттахов белән Х.Якупов – “Татар халык әкиятләре” җыентыгына, Б.Урманче Дәрдмәнд шигырьләренә иллюстрацияләр ясый. Ә.Тумашев Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакльләренә декорацияләр иҗат итә. Замандаш хатын-кызларын В.Куделькин (“Юная художница”, “Волжанка”), И.Рәфыйков (“Актриса Г.Болгарская портреты”) сурәтли. Пейзаж жанрында М.Госманов (“Баулыдагы юл”), А.Прокопьев (“Волга”, “После дождя”) эшли. И.Рәфыйковның “Кунакка бару”, Р.Нурмөхәммәтовның “Самавыр артында”, Л.Фәттаховның “Яңа бура” полотнолары көндәлек тормыш куанычларын күрсәтә. А.Бурлайның “Нефть пошла” картинасында нефть чыгару сурәтләнә. А.Бурлай - М.П.Девятаевның (“Земля родная”), Х.Якупов – М.Җәлилнең (“Хөкем алдыннан”) батырлыгын чагылдыра.

1950-1960 нчы елларда монументаль скульптура әсәрләре пәйда була. И.Г.Гайнетдинов Казан архитектурасына зур өлеш кертә. Аның иң атаклы проектлары – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән елга порты биналары. Беренче проектта классика һәм татар бизәкле декоры принциплары уңышлы яраша. Икенчесендә төзелеш технологиясенең заманча дәрәҗәсен чагылдырган яңа архитектура чишелешләрен эзләү сизелә. 1940-1980 нче елларда Казан архитектурасына тагын бер күренекле мигъмар -  А.Г.Бикчәнтәев сизелерлек өлеш кертә. Ул -  күпчелеге Татарстан башкаласының үзәгендә урнашкан шактый җәмәгать һәм торак биналары проектларының авторы.

Скульптор С.Ахун “җепшеклек” чорында С.Сәйдәш һәм М.Җәлил портрет-бюстларын иҗат итә. Ул, сынчылар Л.Кербель, В.Писаревский һәм архитектор Л.Павловский белән бергә, Г.Тукайның 1958 елда Казанда урнаштырылган монументаль бронза һәйкәлен ясый. С.Ахунның шәкерте Р.Нигъмәтуллина драма актеры Х.Әбҗәлиловның скульптура портретын иҗат итә. Тагын бер шәкерте В.Маликов -  “М.Вахитов” скульптура портреты авторы.

1950 нче елларда татар композиторларының яңа буыны иҗади эшчәнлеген башлый. Ә.Бәкиров (“Тукай” операсы, “Алтын тарак” балеты, “Тальян моңы” музыкаль комедиясе), Х.Вәлиуллин (“Самат” операсы, симфония, симфоник поэмалар), Р.Яхин (җырлар һәм романслар) оригиналь музыка әсәрләре иҗат итә.  Мәдәни тормышта Н.Җиһанов, А.Леман, М.Мозаффаров музыкасы күп яңгырый. Татар дәүләт опера һәм балет театры йөзләрчә кешене классик музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра. Театр репертуарында татар композиторлары әсәрләре – Н.Җиһановның “Җәлил” операсы, З.Хәбибуллинның “Раушан”, Р.Гобәйдуллинның “Кисекбаш” балетлары да мөһим урын били.

В.И. Качалов исемендәге Казан Зур рус драма театры спектакльләре зур уңыш казана. П.И.Мельников-Печерскийның “В лесах”, А.Афиногеновның “Мать своих детей”, А.Володинның “Фабричная девчонка”, Р.Ишморатның “Бессмертная песнь”, М.Елизарованың “Юность буревестника” әсәрләре буенча куелган яңа спектакльләр тамашачыларны бигрәк тә җәлеп итә. 1957 елда театр коллективы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Казан Яшь тамашачы театры репертуарында халыкның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгына дан җырлаган спектакльләр зур урын алып тора (В.Катаев “Сын полка”, Б.Полевой повесте буенча “Настоящий человек”, Т.Ян “Анютины глазки”, К.Симонов “Парень из нашего города”). ТЮЗ сәхнәсендә этика, шәхеснең рухи үсеше, әхлак темасына багышланган спектакльләр дә куела (В.Розов “В добрый час”, “В поисках радости”, А.Зак, Н.Кузнецов “Два цвета”).

1960 ел башында Казан кинохроника студиясе эшли башлый. Аның хезмәткәрләре “Нефтепровод через Волгу”,  “По местам боёв”,  “Ракета на Луне” сюжетларын һәм  “Казанскому университету 150 лет”, “Искусство Советской Татарии”, “У нефтяников Татарии” документаль фильмнарын төшерә.

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы республика иҗат әһелләренең осталыгы артуын күрсәтә. Аның кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә. СССР Сәнгать академиясе залларына Татарстанның 700 дән артыграк сынлы сәнгать әсәре күргәзмәгә куела. Иҗат интеллигенциясе вәкилләренең зур төркеме 1958 елда булдырылган Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә лаек дип табыла. Өслүб үзенчәлеге, яңалык һәм оригинальлеккә ия әдәбият һәм сәнгать әсәрләре авторлары шулай хөрмәтләнә. Композитор Н.Җиһанов һәм В.И.Качалов исемендәге театр актеры Н.Якушенко республикада беренчеләрдән булып “СССРның халык артисты” исеменә лаек була.

Нәфис мәдәният өлкәсендәге аеруча уңышлар өчен 1958 елда Г.Тукай бүләге булдырыла. Аның беренче лауреатлары – Ф.Яруллин (“Шүрәле” балеты), Ә.Фәйзи (“Тукай” романы), режиссер Ш.Сарымсаков, рәссам Ә.Тумашев, актерлар Х.Әбҗәлилов, А.Хәйруллина һәм Ф.Колбарисов (“Җилкәнсезләр” спектакле), рәссамнар Х.Якупов һәм Л.Фәттахов (татар әкиятләренә иллюстрацияләр), режиссер Н.Даутов (“Алтынчәч” һәм “Евгений Онегин” опералары куелышы).

1950 нче еллар ахырында илдә демократия көчәю нәтиҗәсендә һәм зыялыларның таләпләре нигезендә республикада татар телен үстерү өчен уңайлырак шартлар тудыруга юнәлтелгән кайбер чаралар күрелә. 1950 нче елларда татар телен куллану даирәсе бик тарая, аеруча республика башкаласында хәлләр аяныч була. Сәнәгать үсеше темпларының көчәюе шәһәр халкының артуына китерә, анда җитештерүдә, учреждениеләрдә аралашу чарасы буларак рус теле һаман ешрак кулланыла. Мондый вазгыятьтә туган телне һәм мәдәниятне камил белүнең киләчәге юктыр кебек тоела. Бу бигрәк тә шәһәрдәге татарлар арасында руслашу процессын тизләтә һәм милли мәктәпләрнең абруен төшерә. 1958 елда, иҗат интеллигенциясе белән яхшылап тикшергәннән соң, КПСС өлкә комитеты җитәкчелеге, КПСС ҮК хуплавында, милли мәктәпләр эшен яхшырту чаралары турында карар кабул итә. Әмма ике елдан соң ук  ул гамәлдән чыгарыла. Милли интеллигенцияне яңа эзәрлекләүләр башлана. Идеологик салкынлык 1961 елда Г.Тукай бүләген бирү туктатылуда да чагыла. Аның яңа лауреатлары тагын биш елдан соң гына пәйда була.

1960-1980 нче елларда, рухи ирек чикләнүгә карамастан, иҗат темалары диапазоны киңәя. Әдәбиятта сугыш еллары тәҗрибәсе әхлакый-психологик күзлектән анализлана (Ш.Маннурның “Муса”, Х.Камалның “Һәркемнең гомере бер генә”, Н.Дәүлинең “Җимерелгән бастион” романнары). Татар халкының ерак тарихын һәм XX гасыр вакыйгаларын яңача күзаллау туа (Н.Фәттахның “Ител суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнары, Г.Ахуновның “Ардуан батыр” повесте, Э.Касыймовның “Чулман – оныклар дәрьясы” романы). Халык тормышының тирән тамырларын, әхлакый ныклыкның чишмә башын, кешенең рухи матурлыгын эзләү бара (Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, “Яшел яр” романнары, А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә”, “Өч аршын җир” повестьлары, Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, “Вөҗдан” хикәяләре, А.Расихның “Ике буйдак” романы). Авыл прозасы популярлаша (Р.Төхфәтуллинның “Тамчылар ни сөйли”, “Җиләкле аланнар” повестьлары, М.Хәбибуллинның “Чоңгыллар”, “Кубрат хан”, Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” романнары). Әдәби әсәрләрдә туган җир, кече ватан темасы гәүдәләнеш таба (Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повестьлары). Документаль проза искиткеч күтәрелеш кичерә (Р.Мостафин, Ш.Рәкыйпов, Ә.Маликов әсәрләре). 1940 нчы еллар буыны үзенең шигъри тавышын яңгырата (Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, М.Әгъләм һ.б.).1960 нчы еллар уртасы – 1980 нче еллар уртасы татар шигъриятенең үзәк темасы – замандашларның рухи дөньясы,  кешенең милләт,  Ватан  тарихы белән кардәшлек бәйләнеше.

Республиканың сынлы сәнгать осталары төрле идея-тематик катламнарны үзләштерә. ТАССР Рәссамнар берлегендә “КамАЗ” объектлары төзелешендә, нефть һәм нефть химиясе индустриясендә, авылларда эшләү өчен иҗат төркемнәре оештырылу җитештерү темасының киң гәүдәләндерелүенә китерә. Республиканың хезмәт тормышы Н.Г.Бикташевның  “Монтажчы кыз”, “Социалистик Хезмәт Герое газүткәргеч салучы И.Шәйхетдинов”; В.И.Куделькинның “Волгари”, “Портрет передовых доярок бригады Н.Кузьмина села Никольского Куйбышевского района ТАССР”, “Портрет бригадиров-строителей КамАЗа Салахова и Новолодского”; В.Н.Скобеевның “Русское поле” триптихы, “Чайки над Камой” полотноларында, Э.Г.Ситдыйковның “Кызыл Байрак кешеләре”, “Баулы нефтьчеләре янында”; Э.Я.Зариповның “Урак өсте", “Бабай” линогравюраларында, И.Л.Язынинның “Строители КамАЗа” плакатлар сериясендә чагылыш таба. Дәүләт һәм революция бәйрәмнәренә, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләренә багышланган юбилей тантаналарына бәйле рәвештә тарихи жанрга игътибар арта  (Х.Якупов “Казан студентлары. 1887 ел”, А.Х. Әбдрәшитов “Тукай Кырлайда”, А.Ә.Абзгилдин “Тукай төше”, В.Н.Скобеев “Лирический портрет М.Джалиля”). Күп картиналарда туган як табигате сурәтләнә (В.А.Попов “Камские просторы”,  Е.В.Зуев “Дары лесов”, С.О.Лывин “Майский вечер”, А.Л.Прокопьев “Большая вода”, К.Е.Максимов “Куйбышевское море”). И.Зарипов “Авылда”, “Казан чибәре Зөлфия” монументаль дивар бизәге һәм станок сәнгате әсәрләрен яза. Соңгы картина, Дейнека, Пластов һәм Корин эшләре белән беррәттән, Париж һәм Вестбадендагы халыкара күргәзмәләрдә совет сынлы сәнгате үрнәге буларак күрсәтелә. 

Портрет (Н.Адылов “Г.Тукай”, “Математик Якушев”, “Актер Г.Шамуков”, В.И.Рогожкин “Дирижер Натан Рахлин”) һәм монументаль (В.М.Маликов “Совет власте өчен көрәштә һәлак булучыларга һәйкәл”, Ю.Г.Орехов “А.М.Бутлеров”)  скульптура өлкәсендә дә яңа әсәрләр пәйда була. Б.Урманче “Сагыш”, “Язгы моңнар”, “Тулпар”, “Г.Тукай” скульптура серияләрен иҗат итә.

Татар композиторлар мәктәбе яңа исемнәргә байый. 1960 нчы елларда Ф.Әхмәтов, Р.Билялов, Р.Еникиев, Б.Мулюков, И.Якубов, М.Яруллин эшли башлый. 1970 нче елларда Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Еникиев, Б.Мулюков, Ш.Тимербулатов, Л.Хәйретдинова, Ә.Шәрәфиев, Ш.Шәрифуллин, И.Шәмсетдинов үз музыкаль әсәрләрен тәнкыйтьче һәм тамашачылар хөкеменә тәкъдим итә. Кайбер әсәрләрдә милли музыканың яңа стилистикасы эшләнә, аның фольклор чыганаклары заманча интерпретацияләнә. 1966 елда ТАССР Дәүләт симфоник оркестры (оештыручысы һәм беренче сәнгать җитәкчесе - Н.Рахлин) төзелә, татар композиторларының симфоник әсәрләре зур сәхнәдә аның башкаруында яңгырый башлый.

Б.М.Галиев җитәкчелегендәге студентлар конструкторлык бюросы яктылык музыкасы өлкәсендә сынаулар үткәрә. Алар берничә яктылык музыкасы коралы уйлап таба, киң экранлы яктылык музыкалы фильмнар чыгара.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының да даими тамашачылары була. Ә.З.Бәкировның “Су анасы” балеты премьерасы аның иҗат тормышында зур вакыйгага әйләнә. 1982 елда театр инициативасы буенча Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале оештырып җибәрелә.

 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрындагы һәм Татар республика күчмә театрындагы (хәзер - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) даими аншлаглар татар мәдәниятенең зур кызыксыну тудыруына дәлил булып тора.  К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”, Ш.Хәсәеновның “Әни килде”, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”, Ч.Айтматовның “Кызыл яулыклы гүзәлкәем” сәхнә әсәрләренең куелуы театр тормышындагы мөһим вакыйгаларга әйләнә.

В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма театрында актерлар буыны алышына. Театрның эстетикасы, спектакльләрнең образлы-шигъри бизәлеше үзгәрә. Репертуарда хәзерге заман драматургиясе өстенлек ала. “Традиционный сбор” (В.С.Розов), “Бал воров” һәм “Медея” (Ж.Ануй), “Проводы” (И.М.Дворецкий), “Быть или не быть” (У.Гибсон), “А как будешь королем” (Т.Новак), “Сон о белых горах” (В.П.Астафьевның “Царь-рыба” повесте буенча) спектакльләре популярлык казана. Афишалар “Преступление и наказание” (Ф.М.Достоевский романы буенча), “Зыковы” һәм “Варвары” (М.Горький), “Баня” (В.В.Маяковский), “Бег” (М.А.Булгаков) кебек спектакльләр куелуын хәбәр итә.

Казан яшь тамашачы театры әхлак проблемаларына мөрәҗәгать итүдән туктамый (Н.Г.Долининаның “Они и мы”, И.М.Дворецкийның “Мужчина 17 лет”, А.А.Дударевның “Выбор” спектакльләре). “А Воробьев стекла не выбивал”, “Пеппи Длинный чулок”, “Остановите Малахова”, “Гуманоид в небе мчится”, “Бойкот” спектакльләре замана үсмеренең өлкәнәю процессының катлаулылыгын чагылдыра. ТЮЗ сәхнәсендә рус һәм бөтендөнья классикасы да куела (У.Шекспир “Сон в летнюю ночь”, Н.В.Гоголь “Женитьба”, А.Н.Островский “Гроза”). 1983 елда ачылган Кече залда “Степан Разин”, “Бедные люди”, “Опасный поворот” спектакльләре бара.

Танылган башкаручылар И.Шакиров, Ә.Авзалова, Ш.Әхмәтҗанов, Э.Җәләлетдинов, Р.Ибраһимов татар композиторларының җыр һәм романсларын популярлаштыра.

Шактый иҗат әһеленең хезмәте югары бәяләнә. Әйтик, шагыйрь Х.Туфан, язучылар И.Гази, Г.Ахунов, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, сынчы һәм рәссам Б.Урманче, скульптор В.Маликов, рәссам Н.Кузнецов – республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, рәссам Х.Якупов  - РСФСРның сынлы сәнгать өлкәсендәге И.Репин исемендәге Дәүләт бүләгенә, шагыйрь С.Хәким РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Шул рәвешле, гадәттән тыш интеллектка ия һәм  туган милләтен, ватанын  чынлап сөйгән интеллигенция  заманчалашу процессында татар халкының мәдәни асылының лаеклы урын алуына хезмәт итә.

 

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты

Сораштыру