1940 нчы еллар уртасы – 1980 нче елларда республиканың икътисадый үсеше

1940 нчы еллар уртасы – 1980 нче елларда республиканың икътисадый үсеше

 

ХХ гасырның икенче яртысында Советлар Союзы тарихында сәнәгать үсешенең Татарстандагы кебек югары темпларына охшаган башка өлкә һәм республикалардагы үрнәкләрен табарга кыен булыр. Авыр сәнәгатьнең интенсив үсеше республика икътисадының төп юнәлешен билгели. Казан –Яшел Үзән сәнәгать төене составына керә торган хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре киңкүләм модернизация процессына тартылалар, нәтиҗәдә эшләнмәләрнең тулы бер рәтенең сыйфаты кискен күтәрелә. Әлеге предприятиеләрдә фәнни-техник прогресс казанышлары гамәлгә кертелә, заманча цехлар ачыла. Күпләгән яңа конструкторлык һәм технологик бюролар барлыкка килә, аларда иң мөһим хөкүмәт йөкләмәләрен үтәү өчен йөзләгән югары квалификацияле белгеч эшли. Әйтик, авиация сәнәгате системасында оештырылган махсус конструкторлык бюросы тарафыннан радиолокация станцияләре өчен махсус радиоүлчәгеч аппаратура җитештерлә. Авиация техникасы буенча фәнни-тикшеренү институтлары, вакуум техникасы, медицина-физиология приборлары буенча конструкторлык бюролары планнарында оборона тематикасы өстенлек итә.

1950 нче елларда Казан авиация заводында үзенең очыш-техник характеристикалары буенча уникаль еракка оча торган реактив бомбардировщик-ракета йөртүче Ту-16 җыюны үзләштерәләр һәм массакүләм җитештерүгә кертәләр.  Дөньяда беренче реактив пассажир лайнеры Ту-104Б  аның модификациясе була. Казан самолётлары Кытайга, Индонезиягә, Мисырга, Гыйракка җибәрелә. 1957 елда завод күп урынлы  ТУ-110 һәм ТУ-110А пассажир лайнерларын, «Тюльпан» һәм «Дунай» радиолокацион станцияләре өчен антенна җайланмалары чыгара.

 Моторлар төзү заводында җитештерү динамик рәвештә камилләштерелә. Сугыш беткән елны хезмәт коллективы илдә күчәрле компрессорлы  беренче реактив двигатель җыю юнәлешендә эшли. 1948 елда Як-23 истребителе өчен  В. М. Яковлев конструкциясендәге двигатель эшли башлыйлар. Әлеге двигательнең гадиләштерелгән варианты беренче идарә ителешле «һава - җир» класслы «Комета» самолёт-снарядларында һәм «җир - диңгез» класслы «Сопка» системасы ракеталарында файдаланыла.

 1950 нче елларда моторлар төзү заводында А. А. Микулин конструкциясендәге дөньяда иң көчле турбореактив двигатель чыгара башлыйлар, соңрак конструктор ТУ-16 самолетлары өчен камилләштерелгәнрәк моторлар  уйлап таба. 1961 елдан  завод ерак магистральле Ил-62 пассажир самолёты өчен Н. Д. Кузнецов конструкциясендәге двигательләр җитештерүгә күчә.

Казан ЭВМ заводы дүрт елдан соң беренче  продукциясен чыгара.  1960 елда ул беренче буын М-20 зур универсаль лампалы электрон-исәпләү машинасын җитештерүгә керешә.

Яшел Үзән суднолар төзү заводы хәрби-диңгез ведомствосыннан гаять катлаулы заказлар ала. Завод коллективы потенциаль дошманның тиз йөрешле һәм тирән суда йөрүче субмариннарын юкка чыгара алырлык  оборона корабларын проектлаштыра һәм төзи башлый.

Хәрби билгеләнештәге продукция җитештерү төгәл машина төзелеше, моторлар төзү, вертолет, «Радиоприбор», Серго исемендәге заводларда, штепсель аергычлары заводында, вакуумлы машина төзелешенең тәҗрибә заводында  (1970 нче елларның икенче яртысында «Элекон», «Вакууммаш» җитештерү берләшмәләре), Чистай сәгать заводында һәм башкаларда югары темпларда үсә.  Республика предприятиеләрендә илдә беренче мәртәбә компрессорларның, насосларның, сәгатьләрнең, медицина аппаратларының күпләгән типлары һәм башкалар уйлап табыла һәм эшләнә. Республиканың кайбер машина төзү заводлары  бөтен ил масштабында уникаль санала. Аларның кайберләре үз продукцияләрен халыкара стандартлар дәрәҗәсендә җитештерә.

Сугыштан соңгы елларда республиканың көньяк-көнчыгышында яңа сәнәгать төбәге пәйда була, бу биредә эре нефть чыганаклары ачылуга һәм аларның киң масштабта үзләштерелә башлавына бәйле була. Республикада икенче индустриаль үзәк оеша. Татарстанда табыла торган нефть күләме илнең башка регионнары белән чагыштырганда югарырак темплар белән арта бара. Әйтик, әгәр 1950 нче елларның беренче яртысында Советлар Союзы буенча ул ике мәртәбәдән бераз гына күбрәккә артса, Татарстанда бу күрсәткеч 21 тапкырга диярлек арта. Бу республикага  1950 нче елларның уртасында нефть чыгару тармагында бәхәссез лидер булырга  мөмкинлек бирә. Соңрак ТАССР елдан-ел «кара алтын» табуны арттыра бара һәм нефть чыгару тармагында ныклы рәвештә беренче урынны  тотып тора. Республика нефтьчеләре тарафыннан нефть чыгару процессына шактый күп яңалыклар  кертелә, бу илдә иң арзан нефть табарга һәм дәүләтнең миллиардлаган сум акчасын экономияләргә мөмкинлек тудыра.

 1960 нчы еллар ахырына нефть тармагы илнең экспорт ресурсында хәлиткеч роль уйный башлый.  1970 елда Татарстан нефть табуның рекордлы күләменә ирешә – елына 100 миллион тонна нефть табыла. 1970 нче еллар башында дөньяның бары тик 5 илендә генә (АКШ, Согуд Гарәбстаны, Иран, Венесуэла һәм Гыйрак) Татарстан белән чагыштырганда күбрәк нефть чыгарыла.

1960 нчы еллар уртасында республиканың көньяк-көнчыгышында  Әлмәт - Бөгелмә сәнәгать төене барлыкка килә. Егерме ел эчендә көньяк-көнчыгышта 30га якын сәнәгать предприятиесе төзелә. Нефть тапканда чыга торган иярчен газлар газ сәнәгатен төзү өчен нигезгә әйләнә. Союз масштабында Әлмәт шәһәре газ сәнәгате үзәгенә әверелә, аның янәшәсендә Миңлебай газ-бетон заводы төзелә. Үзенең беренче продукциясен предприятие  1956 елда эшләп чыгара. Бөгелмә механика заводы нефть-газ эшкәртү җайланмаларын җитештерү буенча махсуслаша.

Нефть тармагы республикада химия сәнәгате үсешен шактый җанландыра һәм аның үсешенә этәргеч бирә. Химия сәнәгате предприятиеләрендә синтетик каучукның, югары басым җиңсәләренең яңа төрләрен, янмый торган нигездәге пленкалар, киң экранлы фильмнар өчен алты катлы кинофотопленка, продукциянең башка төрләрен җитештерү үзләштерелә. Тармакта күп күрсәткечләр буенча Казан резина техника эшләнмәләре заводы, Казан синтетик каучук заводы, Казан фотожелатин заводы,  Казан химия заводы әйдәп бара. Химия сәнәгате өчен органик синтез заводын салу гаять зур төзелешкә әверелә, аны Казанда 1958 елда төзи башлыйлар. Биш елдан соң беренче продукт – фенол-ацетон алына, ә аннан соң этилен-пропилен производстволары сафка баса. Казанда ясалган полиэтилен үзенең күпләгән кулланучысын таба.

Азык-төлек сәнәгате заманча предприятиеләр: икмәк пешерү, сөт һәм ит эшкәртү комбинатлары белән тулыландырыла. Нурлатта һәм Буада төзелгән шикәр заводлары республикада шикәр сәнәгате үсешенә юл яра.

Җиңел сәнәгатьтә дә үзгәрешләр бара. «Восток», «Заря» җитештерү берләшмәләре, җиһаз ясау берләшмәсе төзелә, кайбер вак күн, аяк киеме, тегү фабрикалары эре предприятиеләр белән кушыла. Җиһазлар ясау һәм агач эшкәртү предприятиеләре күпләп йорт җиһазлары чыгара башлый.

 1958 елда Кама елгасының түбәнге агымында химия җитештерүе комплексын төзү турында карар кабул ителә. Биш елдан соң сәнәгать билгеләнешендәге объектлар төзелеше башлана, республиканың төньяк-көнчыгышында индустриаль төен  контурлары шәйләнә башлый. Моңа Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелеше башлангыч бирә. Комбинатны җиһазлауда чит илләрдән кайтартылган агрегатлар, приборлар һәм технологик линияләр кулланыла. 1967 елда  предприятие беренче продукциясен эшләп тапшыра.

 Түбән Кама Шин заводы әлеге комплексның икенче эре нефть химиясе предприятиесе була. 1973 елдан ул җиңел автомобильләр өчен - камералар, ә аннан соң покрышкалар җитештерә башлый.  Тиздән завод (1977 елдан - «Түбән Кама Шин» җитештерү берләшмәсе) илнең ике төп автомобиль заводы (АЗЛК һәм ВАЗ) өчен әлеге эшләнмәләрнең төп җитештерүчесенә әверелә.  1970 нче елларның икенче яртысында йөк автомобильләре өчен шиннар җитештерү буенча нигездә импорттан кергән җиһазлар урнаштырылган завод төзелә.

1969 елның декабрендә зур йөк автомобильләре һәм дизель двигательләре җитештерү буенча заводлар комплексы (КамАЗ) төзү буенча бөтенсоюз төзелеше игълан ителә. Җиде елдан соң аның беренче чираты кулланышка тапшырыла. 1980 елга Яр Чаллыда сигез модификациядәге 200 меңнән артык йөк автомобиле чыгарыла. Тиздән илебез юлларында авыр юлларны уза ала торган тулы приводлы йөк автомобильләре пәйда була.

Түбән Кама территориаль-сәнәгать комплексының формалашуы республиканың индустриаль йөзен шактый нык үзгәртә. Химия һәм  нефть химиясе предприятиеләре өлешенә сәнәгать продукциясенең 20 %ы туры килә. Кама төбәгендә автомобиль төзелеше үсешенә бәйле рәвештә республиканың сәнәгать потенциалында машина төзелеше өлеше шактыйга арта. 1980 нче еллар уртасына машина төзелеше өлешенә республика сәнәгать җитештерүенең 40% ка якыны туры килә.

Динамик рәвештә үсә барган сәнәгать энергия куәтләренең кискен артуын таләп итә. Әлеге проблеманы хәл итүдә беренче блогы 1963 елда  кулланышка тапшырылган Зәй ГРЭС шактый ярдәм итә. ГРЭС Яңа Зәй бистәсендә төзелә. Биредән ток республиканың иске һәм яңа сәнәгать төеннәренә озатыла.

 1970 нче елларның уртасыннан идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын гамәлгә кертү эше башлана. Хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә лазер, плазма, энергия саклаучан һәм калдыкларсыз эшләү технологияләре кулланыла башлый. Фәнни-җитештерү берләшмәләре киң таралыш ала. Үз сәнәгать продукциясенең 70%тан артыгын читкә озаткан Татарстан илнең индустриаль яктан иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә.

1984 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән Казанда гына да 150 эре сәнәгать предприятиесе туплана. Аларның зур өлеше оборона билгеләнешендәге продукция  җитештерүдә катнаша. Әйтик, Ил-62 ерак магистральле  пассажир самолёты чыгаруга күчкән  Казан авиация җитештерү берләшмәсендә 1960 нчы еллар ахырында Ту-22М стратегик бомбардировщигын серияләп җыюны үзләштерәләр. Әлеге самолётлар Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр вакытында кулланыла. 1980 нче еллар башында дөньяда иң эре һәм куәтле хәрби самолётларның берсе – Ту-160 очкычын чыгара башлыйлар. Әлеге самолётлар соңрак илнең стратегик һава көчләрендә атом-төш коралының төп йөртүчесе булып китә.  Берләшмә байрагында ике бүләк – Ленин ордены һәм Октябрь Революциясе ордены пәйда була. Октябрь Революциясе ордены белән Казан вертолёт заводы коллективы да бүләкләнә. Анда  күп максатлы Ми-8 вертолёты җитештерелә башлый, 1960 нчы еллар уртасыннан ул дөньяда иң киң таралган вертолёт исәпләнә.  Бераз соңрак завод хәрби-диңгез частьлары өчен дә билгеләнгән Ми-14 вертолётын җыюга керешә. 1980 нче еллар уртасына Татарстан продукциясе дөньяның 80 иленә экспортлана.

Республикада шәһәр һәм авыл халкының урнашуы картинасы да шактый зур үзгәреш кичерә. 1950 – 1960 нчы елларда  Татарстанның көньяк-көнчыгышында бигрәк тә көчле үзгәрешләр була. Әлеге төбәк, традицион Казан - Яшел Үзән сәнәгать төене белән бергә, республиканың күпмилләтле шәһәр халкы булган икенче сәнәгать үзәген тәшкил итә. Биредә Әлмәт, Лениногорск кебек яңа шәһәрләр, Азнакай, Актүбә, Баулы, Җәлил, Карабаш һәм башкалар кебек эшчеләр бистәләре барлыкка килә.

 1970 нче елларда шундый ук процесслар республиканың төньяк-көнчыгышында, Кама территориаль-җитештерү комплексында бара. Яр Чаллы шәһәрендә – КамАЗ, Түбән Камада нефть химиясе предприятиеләре төзелеше ерак авылларның гаять зур территорияләрен шәһәрләшү процессына җәлеп итә. Шуның хисабына  республикада шәһәр халкы үсеше темпы, Союз буенча алынган уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбәдән дә артыграк була. Алай гына да түгел, мәсәлән, 1970-1989 елларда  Казан халкы барлыгы - 10 %ка, Әлмәтнеке 18 %ка артса, Яр Чаллыда бу күрсәткеч – 66 %, Түбән Камада – 42 % була.

Татарстанның югары дәрәҗәдә урбанлашуы аграр тармакта турыдан-туры  чагылыш таба. 1940 – 1980 нче елларда нефть табуны интенсив үстерү, Кама сәнәгать зонасын төзү, Түбән Кама сусаклагычын кору, территориясе буенча эре нефть һәм газ үткәргечләр уздырылуы нәтиҗәсендә иң уңдырышлы җирләрнең гаять зур өлеше гигант төзелеш мәйданчыкларына әверелә. Аграр тармакның хәле көньяк-көнчыгыштагы кара туфракның шактый зур өлешен алу белән дә катлаулана. Куйбышев сусаклагычын кору нәтиҗәсендә уңдырышлылыгы зур җирләр дә су астында кала. Тармакның дистәләгән мең хезмәткәре нефть индустриясе, нефть химиясе предприятиеләренең хезмәт коллективларын тулыландыра.

Шуларга бәйле рәвештә республиканың авыл хуҗалыгы тармагы интенсификацияләүгә мохтаҗлык кичерә, моңа 1965 елгы аграр реформа куәтле этәргеч бирә. 1970-1980 нче еллар дәвамында колхоз һәм совхозларның җитештерү куәтен үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру көчәя: кырларда куәтле тракторлар һәм комбайннар пәйда була, авыр көч таләп итә торган процессларның күпчелегеннән кул хезмәте кысрыклап чыгарыла. Тармакны киң  масштабларда химияләштерү, җирләрне сугару үткәрелә. Механикалаштырылган сөт, кошчылык комплекслары корыла. Шәһәр яны зоналарында теплица хуҗалыклары актив төзелә. Агросәнәгать интеграциясе, хуҗалыкара кооперация сыйфатлары ачыграк күренә башлый. Татарстан өчен бу аеруча актуаль санала, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүен алып баруның интенсив методларына альтернатива булмый.

1980 нче еллар ахырына үзенең җитештерү һәм фәнни-техник куәте буенча  ТАССР кайбер союздаш республикаларны узып китә һәм РСФСРның иң алга киткән икътисадый төбәкләренең берсенә әйләнә.

 

 

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты

 

Сораштыру