1980 нче еллар ахыры – 2000 нче елларда Татарстанның икътисадый үсеше

1980 нче еллар ахыры – 2000 нче елларда Татарстанның икътисадый үсеше

Cовет чоры ахырына ТАССР үзенең җитештерү һәм фәнни-техник потенциалы буенча кайбер союздаш республикаларны узып китә һәм РСФСРның икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе санала. Ләкин болар халыкның реаль тормышында аз чагылыш таба. Автономияле республикаларның мөстәкыйль бюджет сәясәте алып барырга мөмкинлекләре булмый.

 

Аның икътисадының структурасы бөтенсоюз базары ихтыяҗларын күздә тота. Биредә күпчелек хәрби-сәнәгать комплексы, машина төзелеше, нефть табу, нефть химиясе, химия предприятиеләре үсеш ала. Алар барысы да «А» төркеме тармакларына керә. «Б» төркеме тармаклары кергән предприятиеләр өлешенә чыгарылган сәнәгать продукциясенең бары тик 20 %ы гына туры килә. Масскүләм куллану товарларын җитештерү бөтенсоюз дәрәҗәсеннән 15 %ка түбәнрәк була, шул исәптән җиңел сәнәгатьнеке -  31 %ка. Социаль үсешнең күп күрсәткечләре буенча CCCРның башка төбәкләреннән арттарак калган вакытта, җитештерүгә карамаган объектларга капиталь кертемнәр күләме биредә 160 сумга туры килә, ә ил буенча уртача күрсәткеч – 213 сум була. Аграр өлкәдә дә җитди дисбаланс күзәтелә. Әйтик, 100 га авыл хуҗалыгы җиренә исәпләгәндә, 1989 елда республика колхозлары һәм совхозлары тарафыннан 60 центнерга якын ит җитештерелә, ә Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч 46 центнер була. Татар автономиясендә җан башыннан ит куллану 69 кг тәшкил итә, РСФСРда – 75 кг. Менә ни өчен республикада СССР Министрлар Советының  1989 елдан кайбер төбәкләрне үзфинанслауга күчерү турындагы карары энтузиазм белән каршы алына. Әлеге исемлеккә ТАССР да керә. Ләкин яңа төбәк сәясәтенә күчү тоткарланып килә.

 

 

Дәүләт суверенитеты турындагы  декларацияне кабул итү Татар республикасына икътисадый мөстәкыйльлекне алу өчен яңа мөмкинлекләр ача. 1991 ел дәвамында Татарстан юрисдикциясенә 100дән артык төзелеш, транспорт һәм сәнәгать предприятиесе һәм оешмасы күчә. Мөстәкыйльлеген күрсәтергә ярдәм итүче яңа мөмкинлекләргә таянып, республика җитәкчелеге базар мөнәсәбәтләренә күчүнең  Гайдар тәкъдим иткән «шок терапиясе»ннән аермалы буларак, «йомшак керү» юлын алга сөрә. Социаль планда иң мөһиме  - халыкның тормыш дәрәҗәсенең кинәт төшүен булдырмау, ә икътисадый яктан җитештерү потенциалын максималь күләмдә саклап калу була. Тышкы базарларда нефтьне сатудан кергән акчалар төп ашау продуктларына, хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең кинәт артуына каршы торырга булыша. 1992 елдан тузган торакны юкка чыгару программасын үтәү башлана.

 

 

Республикада барган хосусыйлаштыру процессында дәүләт хосусыйлаштырылган предприятиеләр акцияләренең контроль пакетын үзендә калдыра. Әкренләп икътисадта дәүләтнеке булмаган сектор әйдәп баручы урынны ала башлый, 1990 нчы еллар ахырына милекнең  акционерлык формасы ныклап урнаша.

 

 

Базар икътисадының катлаулы һәм каршылыклы унъеллыкларында Татарстан исән-имин калу гына түгел, кайбер башка бик мөһим параметрлар буенча үз үсешенең яңа офыкларын ачуга ирешә. 1990 нчы еллар уртасына «Татнефть» акционерлык җәмгыяте дөньякүләм танылу ала. Россия нефть компанияләре арасында ул беренчеләрдән булып Лондон фонд биржасы листингына кертелү дәрәҗәсенә лаек була. Аның акцияләре АКШ һәм Европаның 200ләп  инвестицион компанияләре тарафыннан сатып алына. Тотрыклы (ныклы) валютадагы  чит ил инвестицияләре буенча Татарстан  1996 елда, Мәскәү һәм Тверь өлкәләреннән кала, Россиянең бөтен төбәкләрен узып китә. 2007 елда республика нефть сәнәгате тарихында мөһим вакыйга була - өченче миллиард тонна нефть табыла. Хәзерге вакытта республикада заманча нефть химиясе предприятиеләре челтәре төзелә.

 

 

1990 нчы еллар ахыры – 2000 нче елларда республиканың  авиация һәм  суднолар төзү сәнәгате предприятиеләре кайбер яңа төр продукцияләр җитештерә башлыйлар. Казан вертолет заводында «Актай», «Ансат» вертолетлары җыела. 1997–1999  елларда завод Россия Федерациясенең иң яхшы экспортеры дип табыла.  1997  елда Россия вертолет заводлары арасында иң беренче булып вертолет техникасын эшләүче сертификатын ала. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында экспортка чыгарыла торган беренче  «Гепард 3.9» корабль-фрегаты җыела башлый, алар Вьетнам Республикасы Хәрби-диңгез флотына озатыла, шунда ук Красноярск крае өчен тиз йөрешле теплоходлар да җитештерелә.

 

 

2000 нче елларда сәнәгать өлкәсендә инновацияле эшчәнлек, нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча, энергияне һәм ресурсларны саклау, адреслы инвестицияләр, продукциянең сыйфатын күтәрү буенча максатчан республика программалары эшләнә һәм тормышка ашырыла.  2000 нче еллар уртасыннан республикада сәнәгатьне үстерүнең кластерлы системасы әйдәп баручы стратегиягә әверелә. Ул кластерга керә торган эре база предприятиеләренең  комплектлаштыручы эшләнмәләр һәм кирәк-ярак продукцияләр белән тәэмин итүче кече һәм урта предприятиеләрнең, фәнни-техник, финанс-кредит учреждениеләренең, уку йортларының уртак эшчәнлегенә нигезләнә. Нефть химиясе, автомобиль, энергетика кластерлары оеша.

 

 

  Югары технологияле продукция җитештерүдә кече һәм урта бизнесның катнашуын активлаштыру өчен республикада 14 технопарктан торган челтәр төзелә. Аңа «Идея» (Казан), «Восток» (Чистай) инновацияле-җитештерү технопарклары, «Мастер» Кама индустриаль паркы (Яр Чаллы), «Химград» технополисы (Казан), Түбән Кама сәнәгать  округы һәм башка структуралар керә. Республика территориясендә гомумфедераль конкурс нәтиҗәләре буенча «Алабуга» махсус икътисадый зонасын ачу төбәк сәнәгатенә чит ил инвестицияләрен җәлеп итүнең тагын да киңрәк мөмкинлекләрен бирә.

 

 

Икътисадның аграр секторында да көчле үзгәрешләр бара. Аның үсешендә басым алдынгы агротехнологияләрне кертүгә, терлекчелекне индустриальләштерүгә, эшкәртү сәнәгатен модернизацияләүгә ясала. 2007–2010 елларда авыл юлларын төзү программасы эшләнә һәм тормышка ашырыла.  «Агросәнәгать комплексын үстерү» Өстенлекле милли проекты кысаларында социаль-икътисадый чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.  Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай кыйммәте буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында Татарстан  икенче урынга чыга. Тулай төбәк продукты үсеше республика халкы тормышының сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыра.

 

 

Социаль өстенлекләрнең берсе торак төзелеше була.  2004 елда Тузган торакны бетерү программасының төгәлләнүе 15,2 меңнән артык кешене уңайлыклары булган фатирларга  күчерергә мөмкинлек бирә. Уңайлы торак алган кешеләрнең гомуми саны  244,4 мең кешедән артып китә. Казанда  ике яңа – Азино һәм Яңа Савин эре торак массивлары пәйда була.

 

 

  2005 елдан торак төзелешен үстерүнең яңа программасы эшли башлый. Аның төп өлеше булып Социаль ипотека программасы тора, ул 2019 елга кадәр исәпләнгән. Әлеге программага ярашлы рәвештә яшь гаиләләргә һәм  бюджет сферасы хезмәткәрләренә торак сатып алуны финанслаганда өстәмә ташламалар бирелә.  2008  елда республикада күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга старт бирелә. 2005 елда заманча цифрлы телекоммуникация системасына (өстәвенә, Россиянең миллионлы халкы булган шәһәрләре арасында беренче булып) һәм җиде саннан торган телефон номерларына күчү Казанның  социаль инфраструктурасын үстерүдә иң мөһим казанышларның берсе булып тора. Нәтиҗәдә «өй телефоны» дефицит саналган уңайлылык булудан туктый.

 

 

Cәламәтлек саклау системасы да яңарыш кичерә. Медицина ярдәме алу буенча югары күрсәткечләр тәэмин ителә, аның кайбер махсуслаштырылган һәм югары технологияле юнәлешләре үсеш ала. 1999 елда  Төбәкара клиника-диагностика үзәге төзелә, ул йөрәк-кан тамыры авыруларын дәвалау буенча әйдәп баручы медицина үзәгенә әверелә.

 

 

Халык сәламәтлеген ныгыту бурычларына бәйле рәвештә физик культура һәм спорт алга китә. Соңгы дистә елларда республикада спортны үстерү максатында матди базаны камилләштерүгә игътибар арта. Әлеге чорда Баскет-холл, Боз сарае, Казанда Халыкара ат-спорт комплексы, Мирный бистәсендә ТР ЭЭМның Махсус, хәрби һәм физик әзерлек буенча Укыту үзәге, Әлмәттә тау чаңгысы курорты, Саба районында ясалма бозлы “Нарат” спорт корылмасы, Баулыда заманча Боз сарае кебек эре спорт корылмалары пәйда була. Иң таләпчән зәвыкка да җавап бирә алырлык спорт-сәламәтләндерү комплекслары республиканың барлык шәһәрләрендә, Биектау, Арча, Балтач, Нурлат һәм башка район үзәкләрендә ачыла.

 

 

Казанның  2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңеп чыгуы Татарстан башкаласында яңа спорт корылмадларының күпләп пәйда булуына китерә. 2013 елда Казанда Универсиада үткәрү вакытында  48 спорт объектыннан һәм корылмасыннан файдаланалар. Казанда 45 мең тамашачыны сыйдырырлык “Казан-Арена” стадионы, Теннис академиясе, Су спорт төрләре сарае сафка бастырыла. 10 мең спортчыны һәм 1 меңгә якын персоналны кабул итә алырлык Унверсиада Авылы да эшли. 2009 елның октябрендә Казанда «Россия – спорт державасы» дип аталган Бөтенроссия форумы оештырыла. Әлеге форум кысаларында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культураны һәм спортны үстерү советы утырышы уза.

 

 

  Казанның Россиядә спорт тормышының иң эре үзәкләренә әверелүе очраклы гына түгел. Соңгы дистә елларда Татарстан спорт өлкәсендә гаять зур уңышларга ирешә. Бары тик 2006–2008 елларда гына да республиканың  5 командасы Россия Федерациясе чемпионы исемен яулый. «Ак Барс» алкалы хоккей клубы, «Уникс» баскетбол клубы осталары, «Рубин» футбол клубы уенчылары төрле турнирларда республика данын яклыйлар һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Казан традицион рәвештә югары класслы спортчылары белән дан тота. Әле совет чорында ук республика чикләреннән шактый еракта да дөнья рекордчысы, Римда үткән Олимпия уеннары чемпионы, СССРның спорт мастеры А.Курыновның, шахмат буенча спорт мастеры Р.Нәҗметдиновның,  акробатика буенча мактаулы спорт мастерлары  В.Степин, Р.Матросов, Ю.Дулатов, ишкәкле спорт буенча берничә мәртәбә СССР чемпионнары И. Феоктистов, В. Шадрин исемнәре, Н.Санукова, А.Тихомирова кебек данлыклы чаңгычыларның, һәм шулай ук С.Демина (стендка ату), А.Колесникова (спорт гимнастикасы), Д.Капустин (җиңел атлетика) һәм башка бик күпләрнең исемнәре таныш була.

 

 

Кулланучылык базарының матди-техник базасын ныгытуда зур үзгәрешләр барлыкка килә. Республикада «Эльдорадо», «М-Видео», «Рамстор», «Пэтерсон», «ИКЕА» гипермаркетлары челтәрләре, «Метро Кэш энд Керри» күмәртәләп сату үзәге, «Пятерочка», «Магнит», «ДОМО», «Перекресток», «Бәхетле», «Эдельвейс» кебек супермаркетлар ачыла,  «Парк-Хаус», «Сувар-Плаза», «Кольцо», «Корстон», «Тандем», «Балалар дөньясы» сәүдә-күңел ачу комплекслары,  «Пирамида», «Ривьера», «Роллердром» күңел ачу комплекслары сафка бастырыла. Зур шәһәрләр һәм район үзәкләре урамнарында күпләгән  шәхси рестораннар, кафе, кафетерий, пиццерий һәм башкалар барлыкка килә.

 

 

 1990 нчы еллар ахырында транспорт хезмәте күрсәтү, юл челтәре тармакларында тамырдан үзгәрешләр күзәтелә. 2005 елның 27 августында Казан метрополитенының биш станциясе булган беренче линиясе эшләп китә. 2008 ел ахырында «Җиңү проспекты» станциясе ачыла. Кама елгасы аша республикада иң озын автомобиль күпере салына, Казансу елгасы аша «Миллениум» автомобиль күпере сузыла.

 

 

Гомуми һәм һөнәри белем бирүнең матди-техник һәм мәгълүмати-методик базасы ныгытыла. «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында республика мәктәпләре махсуслаштырылган кабинетларны җиһазлау өчен уку кирәк-яраклары, өстәмә компьютерлар, интерактив такталар ала. Йөзләгән гомумбелем бирү учреждениесе Интернет челтәренә тоташтырыла. Берничә дистә студент, аспирант белем алу өчен Россиядәге һәм чит илләрдәге әйдәп баручы  югары уку йортларына җибәрелә. Музыка һәм сәнгать мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту өчен күп нәрсә эшләнә. Казан музыка училищесы, Казан хореография училищесы, Казан сәнгать училищесы яңа биналарга тиенә, Нурлатта музыка мәктәбе төзелә, Алабугадагы музыка мәктәбенең, Баулыдагы балалар сәнгать мәктәбенең мөмкинлекләре киңәйтелә.

 

 

Республиканың социаль-мәдәни инфраструктурасы Казанда С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залы, Халыклар дуслыгы йорты, Ф. Шаляпин залы, К.Васильев, И.Зарипов картиналары галереялары  ачылу нәтиҗәсендә күркәм үзгәрешләр кичерә. Яр Чаллыда орган музыкасы концерт залы төзелә.

 

 

 

 

Сораштыру