Академик, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров: «Татар халкы – мәңгелек милләт»

Академик, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров: «Татар халкы – мәңгелек милләт»

Үз дәүләтебез, үзебезнең мөстәкыйль сәясәтебез булмагач, моңа кадәр татарда профессиональ сәясәтчеләр күренмәде диярлек. Моннан утыз еллар элек Татарстанның дәүләтчелеген торгызу мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскач, бу кытлык үзен бик нык сиздерә башлый. Шул елларда галимнәр, язучылар, юристлар, икътисадчылар, производство җитәкчеләре арасыннан берән-сәрән сәясәтчеләр пәйда була башлады. Аларның күбесе, билгеле, моңа әзер түгел иде, шуңа күрә аларның сәяси эшчәнлеге үзешчәнлек дәрәҗәсеннән күтәрелә алмады. Әмма шул чакта сәясәт мәйданына үзенең саллы сүзе, нигезле аргументлары, ныклы иманы булган профессиональ дәрәҗәдәге сәясәтче – Индус Таһиров чыкты. Галимнәребез күп булса да, нишләптер алар арасында татар халкы мәнфәгатьләрен яклардай милләтпәрвәр сәясәтчеләр бармак белән генә санарлык иде.

Чыннан да, cовет чорында Татарстанда чын сәясәтчеләр күренмәде һәм аларга ихтыяҗ да юк иде. Сәясәтне тар даирә, КПСС Үзәк Комитетының политбюросы алып бара. Ә инде илдә демократик җилләр исеп, республикалар үзләренә суверенитет ала башлагач, сәясәтчеләргә ихтыяҗ барлыкка килә. Татарстан өчен бу ихтыяҗ Суверенитет турында Декларация  кабул иткәндә һәм инде бигрәк тә Мәскәү белән сөйләшүләр алып барганда күренә. Индус Таһиров та  нәкъ  шул вакытта кирәк була. Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациясе тарихи яктан төгәл һәм беркем дә тел-теш тидермәслек, Мәскәү кабул итәрдәй итеп эшләнә дә.

«Тарих язучыларның дуст-дошманнары булыр, вә бәгъзе вакыт каләмнәре дә яңлышыр, ихтимал ки кайсы чакта акны кара вә караны ак кылып та язарлар. Ләкин тарихның дуст-дошманы юктыр. Аның өчен бөтен халык вә мәмләкәт мөсавидыр. Тарихның тоткан юлы хаклыктан гыйбарәт булып, шуннан читкә чыкмас вә ике кешегә ике төрле күз берлә карамас. Тарих һичнәрсәне яшермәс, юкны бар вә барны юк итмәс, ялгышмас». Олуг галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бу сүзләрен Индус Таһиров гомер буена үзенә барыр юлында маяк итә: «Кызганыч ки, күп еллар буе татар халкы гадел тарихка мохтаҗ булды. Аның тарихын ерткычлар, илбасарлар, кыргый вә вәхшиләр тарихы итеп күрсәтә килделәр. Хәзер менә, чыннан да, һичнәрсәне яшермәс тарихны язу мөмкинлекләре барлыкка килде. Тик хәзер тарихыбызны  өйрәнүче галимнәребез алдына яңа проблема килеп басты. Ул – тарихи чыганаклар мәсьәләсе. Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулангач, дәүләтебезнең архивы, бай китапханәсе – барысы да юкка чыга. Шуңа тарихчы галимнәребезгә бүген тарихны могҗиза белән генә исән калган кыйпылчыклардан торгызырга туры килә. Рус елъязмалары, хан ярлыклары, ханнарның башка падишаһларга язган хатлары борынгы һәм урта гасыр тарихыбызны өйрәнүнең төп чыганаклары булып торалар. Соңгы елларда Татарстанның баш архив идарәсе Төркия, Кытай һәм тагын кайбер башка чит илләрнең архивлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды һәм инде без моңа кадәр мәгълүм булмаган документларны кулга төшерә алдык. Гомумән, безнең өчен тарихи документлар туплау иң мөһим бурычлардан санала».

Индус Таһиров ун ел буе Бөтендөнья татар конгрессы рәисе вазыйфаларын башкара. Шушы ун ел эчендә ул шактый җир үтә. Бик күп кешеләр белән аралаша. Ул очрашмаган татар җәмгыяте, дөньяда ул булмаган татар төбәге калдымы икән? Алар арасында федерация  җитәкчеләре дә, губернаторлар да бар. Галим һәм рәис буларак ул милләтебезнең нинди икәнлеген, нинди проблемалар белән мәшгүльлеген, аның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрә алган, аның яшәү көче бетмәс-төкәнмәс икәнлегенә инанган. «Татар халкы искиткеч сынауларны үтәрдәй бөек милләт икәнлеген күрсәтте. Аның киләчәге өметле, ул – мәңгелек милләт. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә һәм  мәңгелегенә инану аркасында, халкыбыз исән-имин яши. Юкка гына 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан китапта татарлар Россиянең иң ныклы, бернигә дә бирешмәстәй халкы дип язылмаган. Бу чыннан да шулай. Ул ныклыкны нәкъ менә үз динебез булдырган. 1552 елдан башланган иң авыр чорларда аны ислам дине саклап калган», - дигән нәтиҗәгә килгән ул.

Белешмә:

Индус Ризак улы Таһиров 1936 елның 24 маенда Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туа. Әлмәт шәһәрендә  урта мәктәп тәмамлый. 1963 елда КДУның - тарих һәм филология факультетын, 1966 елда аспирантура тәмамлый һәм университтета укыта башлый. 1967 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1980 елдан - профессор, тарих кафедрасы мөдире. Тарихчы буларак аның хезмәтләре Россиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып милли факторның Россиянең сәяси-иҗтимагый үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта. Татарстан халык депутаты, 1995 елдан - Татарстан Дәүләт Советы депутаты. 1992 елның июль аенда беренче Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп сайлана, 1997 елда икенче конгресста яңадан шул ук вазыйфасында кала. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлеш кертә, диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра. Индус Таһиров 90 нчы елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул – татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларының берсе. Ул ТРның Дәүләт суверенитеты турында Декларациясен, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.

Фото: kpfu.ru, realnoevremya.ru/фотограф Роман Хасаев

Сораштыру