Атаклы галим, астрофизик, академик Рәшит Сөнәев: «Уйлый торган җан ияләре яши торган планетаны эзлибез»

Атаклы галим, астрофизик, академик Рәшит Сөнәев: «Уйлый торган җан ияләре яши торган планетаны эзлибез»

Сөекле Тукаебыз «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул», - дип тикмәгә генә язмаган инде. Барыбыз да күккә карап уйланырга, хыялланырга яратабыз. Күк элек-электән бик серле дөнья булган. Бер күр идең ул, анда ниләр барлыгын, дибез бит. Тик татарларга космоска очарга насыйп булмый. Ничә кешене әзерләсәләр дә, ахыр чиктә аларны исемлектән сызып ташлыйлар. Юкса дөньяда космонавтлар һәм астронавтлар саны меңгә якын, тик алар арасында космоска очкан татар гына юк. Сәбәбе нәрсәдәдер, билгесез, әмма татарлар җирдән торып та космосны өйрәнүдә бик зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, СССР ФАнең Космик тикшеренүләр институтының директоры булып озак еллар милләттәшебез академик Роальд Сәгъдиев эшләде.  Аның эшен,Россия Фәннәр академиясенең  Космик тикшеренүләр интитуты директоры буларак, татар кешесе – академик Альберт Галиев дәвам итә. Шул институтның иң уңышлы космос белгечләренең берсе, директорның урынбасары – техник фәннәр докторы Равил Нәзиров та безнең милләт кешесе. Академик Рәшит Сөнәев исә Германиянең Гархинг шәһәрендә урнашкан Макс Планк исемендәге Астрофизика  институты директоры, Россиянең «Астрономия журналына хатлар» журналының баш мөхәррире. Шул ук вакытта ул Россия Фәннәр академиясенең Космосны өйрәнү институтында үзенең югары энергияләр астрофизикасы бүлеген дә ташлап китми – Германиядән Мәскәүгә килгәләп йөри.

Рәшит Сөнәев Ташкентта Али һәм Сәйдә Сөнәевлар гаиләсендә туа. Рәшитнең әби-бабалары – Мордовиянең Латыш авылыннан, сәүдәгәрләр.  Колхозлар төзү башлангач, Сөнәевларның бер өлеше Ташкентка качып китеп котыла, икенче өлеше - Әстерханга. Китә алмаганнарын Себергә сөрәләр. Рәшитнең әнисе дә Латыш авылына күрше булган Иса авылыннан. Аларның әти-әниләре дә сәүдәгәрләр булганнар. Әтисе революциягә кадәр сәүдә эшләре белән төрле Европа илләренә йөргән. Ә 1918 елда Сәйдәнең бабасын матрослар атып үтергәч, барлык юллар да ябыла. Аларның гаиләсе дә Ташкентка күчеп китә.  Әмма Рәшитнең әти-әнисе  беренче мәртәбә  Ташкентта очрашалар, шунда гаилә коралар. Рәшит Сөнәев Мәскәүдә физика-технология институтын кызыл дипломга тәмамлый. Аннан соң академик Я.Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый, фәннәр кандидаты, докторы була. Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сөнәев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит Сөнәев Россия фәннәр академиясенең академигы.

Рәшит Сөнәевнең  фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен галәмне өйрәнү белән бәйләнгән. Ул үзе әйткәнчә, хәзер астрофизика фәнендә яңадан-яңа ачышлар туа тора. Бу яңа ачышлар безнең матди дөньяга булган хәзерге карашларыбызны бөтенләй үзгәртүе мөмкин. Астрофизиклар хәзер бик күп урыннарда безгә күренмәгән һәм без тоймаган яшерен матдә эзләре табалар. Бу яшерен матдә безгә билгеле булган матдәдән якынча 15 мәртәбә  күбрәк, ди. Рәшит Сөнәев теоретик кына түгел, ул практик галим дә. Узган гасырның 70 нче елларында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Ул күп космик иярченнәрдәге лабораторияләрнең җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә «Мир» орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән «Квант» модуле һәм рентген нурлары белән эшләүче «Гранат» телескопы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән.

Башка цивилизацияләрдә нинди планеталар була ала соң? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Ә гомер буе шушы өлкәне тикшерүче галим үзе бу хакта ни уйлый икән? «Соңгы гасырлар дәвамында безгә бары Кояш системасындагы планеталар гына мәгълүм иде. Хәзер исә бик-бик ерак йолдызлар тирәсендә әйләнә торган 700 ләп планетаны беләбез. Әле кайчан гына без табыласы планеталар шул безнең планеталар кебек үк булыр дип ышанып яшәдек. Ләкин табылган яңа дөньяларның планеталары нык кына аерыла икән. Алар арасында гигант планеталар, Юпитер кебек газ шарлары гаять күп. Ә менә безгә охшаш организмнар яши алсын өчен иң кирәкле шартлар – су (боз түгел), атмосфера һәм каты өслек. Ниндидер бактерияләр бар ул. Бактерияләрнең атом-төш реакторы стеналарында яши ала торган төрләре дә бар бит. Ә безгә ниндидер зуррак, атлый-йөгерә ала торган җан ияләре яшәрлек планеталар кирәк. Ә инде уйлый торган җан ияләре яши торган планеталарны эзләп табу-күзәтү – планетологиянең иң мөһим бурычы булып тора» - ди күк белгече.

Беренче космонавтыбыз Юрий Гагарин: «Җир ул бик кечкенә, аны саклагыз!» - дигән. Чыннан да җирне ничек сакларга соң? Күктән ниндә булса куркыныч янамыймы? Мәсәлән, астероид төшеп җир чәлпәрәмә килмәсме? Дөнья кайчан бетәргә мөмкин? Сөнәевнең бу сорауларга карата фикерен беләсе килү дә табигый күренеш: «Бу мәсьәләләр безне артык борчымаска тиеш.Мин Җир шарын юкка чыгарачак бернинди космик һәлакәткә дә ышанмыйм. Мондый хәлнең булу очраклары бик бәләкәй. Кызганычка каршы, без үзебез җирдә шундый хәл ясый алабыз, мәсәлән, атом-төш сугышын. Бу очракта инде кешелек дөньясы исән калмаячак. Шулай ук бөтен кешелекне кырып сала торган биологик корал ясау өчен әйләнә-тирәне агулап бетерергә мөмкинбез»

Туган җирләреннән күптән киткән олуг шәхесебезнең милләт, телебез турында фикерләре кызыклы. «Телебез миңа аяк чалмады, киресенчә үсәргә ярдәм итте. Туган телем аша күп мәгълүмат алдым. Аннан туган телен белгән кеше башка телләрне тизрәк өйрәнә бит. Татарча әйтелеш үзе генә дә миңа немец һәм инглиз телләрен өйрәнүне җиңеләйтте. Телебез миңа ачкыч булганы бар. Бервакыт шулай АКШның Милли академиясе әгъзалары һәм Германиянең институт директорлары белән Кытайга барган идек. Уйгур җирендә бик матур бер мәчет янына килеп чыктык. Боларның мәчетне эчтән дә күрәсе килде. Ләкин кертмәделәр. Шунда мин рөхсәтне татарчалатып сораган идем, керттеләр бит! Безне озатып йөргән кытайларга гына юл ябылды. Тагын бер кат үтенгәч, «Ярар, керсеннәр, сез теләгән бөтен кешене дә кертәбез», - диделәр. Сөнәевнең хатыны татар телен бик яхшы белә, оныклары арасында да ана телендә сөйләшүчеләр бар икән. Танылган галим тел бетүдән бигрәк, татар халкы үзе юкка чыгудан курка. «1939 елда  СССРда үзбәк, казах, татарларның саны якынча тигез булган ( үзбәкләр татарларга караганда  12 проценка күбрәк, ә казахлар татарлардан 39 процентка азрак булганнар). Татарлар арасында белемлеләр саны да күп булган. Алар ике-өч тел белгәннәр. Ә хәзер саннар бөтенләй безнең файдага түгел: үзбәкләр - 25 миллионнан артык, казахлар – 14 миллионга якын, ә татарлар – 5,5 миллион. Шуңа безгә телне генә сакларга түгел, үрчергә дә кирәк!»

Белешмә:

Рәшит Али улы Сөнәев 1943 елның 1 мартында Ташкентта туа. Нәсел тамырлары Мордовияның Кадошкин районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Колхозлаштыру башлангач, Ташкентка күченәләр. Рәшит Ташкентта мәктәпне - алтын медальгә, Мәскәү физика-технология институтын кызыл дипломга тәмамлый. Физика-математика фәннәре докторы, профессор. 1992 елдан Россия Фәннәр академиясенең академигы. Сөнәев йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдә уңышлары өчен АКШның физика институты һәм асторономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм фондның бүләгенә лаек була. Хатыны – Гүзәл, дүрт балалары бар – Шамил, Усман, Али, Зөлфия.

Фото: i.ytimg.com, tatar-duslyk.ru

Сораштыру