Азиядән Европага: татарларның этносәяси тарихы

Азиядән Европага: татарларның этносәяси тарихы

Карта. Һуннар империясе. Б. э. кадәр II – б. э. I гасырлары

ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР: КИЛЕП ЧЫГЫШЛАРЫ

Безең эрага кадәр III гасырда Байкал аръягы, Монголия һәм Төньяк Кытай далаларында һуннарның (кытайлар аларны хунну яисә сюнну/сөннәр дип атыйлар) башында шаньюй Модэ торган беренче көчле төрки-монгол дәүләте оеша. Шәһәр мәдәниятенә таянган хәлдә, ул дәүләт идарәсе булдырган беренче күчмә империягә әйләнә.

Монголиядә әүвәлге тимер гасырыннан калган җирләү урыны

Хуҗалык тормышының нигезен күчмә терлекчелек тәшкил итсә дә, монда игенчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнүче утрак тормыш та алып баралар. Мәдәният үсеше җәмәгать биналары, сарайлар, храмнар һәм аристократия өчен мазар-зиратлар архитектурасында чагылыш таба. 



Каеш эшләнмәсе. Б. э. кадәр III – II гасырлар. Төньяк Кытай

Төрки дөньяны бергә туплаган беренче дәүләтнең барлыкка килүе, ә соңрак аның таркалуы Евразия киңлекләрендә халыкларның Бөек күчешен кузгата. Шушы вакыттан төрки кабиләләрнең Көнчыгыш Ауропага күченүләре башлана. Безнең эраның II гасыры урталарына караган антик чыганаклар Каспий диңгезеннән көнчыгышка таба «һуннар» дигән халык пәйда булуны билгеләп үтәләр. Төрки этносәяси берләшмәләр оешу; алтын, кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән бай кием-салым, сугыш кораллары, көнкүреш әйберләре таралу; дәүләтчелек формалары һәм титулатура – гомумевразия мәдәни элементлары – бу дәвернең үзенчәлекле билгеләре булып тора. Евразиянең төркиләшүе көчәя, ә Үзәк Азиядән килгән күчмәннәр көнбатышка, Ауропага хәрәкәт итә башлыйлар.

ЕВРАЗИЯНЕҢ БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЧОРЫ: ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК БАРЛЫККА КИЛҮ

Һуннарның тарихи һәм этносәяси варислары Төрки каганлык төзи. Риваять буенча, Ашин ыруы дошман һөҗүменнән соң, могҗиза белән генә исән калган һун патшасы улыннан һәм ана бүредән туган баладан башлана. Көнчыгыш Төркестанда яшәүче берничә төрки ыру каганнар нәселе булып киткән Ашин ыруы кул астында берләшә, ул Төрки дәүләт – Төрки ил дип атала башлый. 551 елда Бумын җитәкчеле-гендәге төркиләр җуҗаннарны тар-мар китерәләр. 552 елда яңа дәүләткә – Төрки каганлыкка нигез салына.

Борынгы төрки сугышчылары. Аршан-хад петроглифлары. Монголия

Уңышлы яулап алу сугышлары Мөган һәм Истәми каганнар заманында дәвам итә. Төркиләрнең беренче дөньякүләм дәүләте булып танылган Төрки каганлык 576 елда инде Маньчжуриядән – Кырымга, Енисейның югары агымыннан башлап Памирга кадәр булган гаять зур мәйданнарны били. Төрки каганлык, дөнья сәясәтенең үзәк тамыры, иң мөһим этәргече булган Бөек ефәк юлын үз карамагына алып, Византия, Иран һәм Кытай белән ди-пломатия һәм икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра, халыкара мәйданга чыга.

Таш сынлы курган. VII – VIII гасырлар. Таулы Алтай

VI гасыр уртасында сугышларда җиңелүләр һәм килеп чыккан үзара каршылыклар нәтиҗәсендә каганлыкның куәте кими, һәм ул таркала. Яңадан чәчәк ату чоры VII йөз башына – Билге каган һәм аның көрәштәшләре Күлтәгин белән Төнйокыклар идарә иткән вакытка туры килә. VII йөз башында беренче Бөек күчмә империяләр булып төзелгән төрки ка- ганлыклар кысаларында татар генезисының нигезен тәшкил иткән төрки цивилизация барлыкка килү тәмамлана.

Нәкъ менә шушы чорда төрки дәүләтчелек традицияләре ни-гезләнә, үзенчәлекле төрки язу пәйда була, аерым бер мифология (тәңречелек) һәм дөньяны күзаллау формалаша.

КӨНЧЫГЫШ АУРОПАДА ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР: ҺУННАР, БОЛГАРЛАР ҺӘМ ХӘЗӘРЛӘР

Һун кабиләләрен (Unnos, Huni, Hunni) берләштерү II – V гасырларда Көнчыгыш Ауропада дөнья тарихында эз калдырган куәтле дәүләт төзелүгә китерә. Һуннар халыкларның Бөек күчеше чорында һәм Рим империясенең җимерелүендә зур роль уйный.

Хәзәр сугышчысы. О. В. Фёдоров реконструкциясе. Дмитриев каберлеге материаллары буенча

Хәзәр атлысы. М. В. Горелик реконструкциясе

Һуннарның килеп чыгышы, хунну (сөн) кабиләләренең державасы тар-калганнан соң, Көнбатыш Себер, Арал һәм Урал буена күченеп утыр-ган вәкилләргә бәйле. III гасыр ахырында аланнарны һәм остготлар дәүләтен тар-мар итеп, һуннар Рим империясе чикләренә чыга. Иделдән Дунайга кадәр аралыкта алар, болгар кабиләләрен дә кертеп, гаять көчле мөстәкыйль дәүләт төзи. Һун юлбашчылары Якын Көнчыгышка һәм Рим империясенә каршы яулар оештыра. Һуннар дәүләтенең нык үскән һәм иң көчле чоры Аттила (434 – 453) исеме белән бәйле. V гасыр ахырында Каталаун кы-рындагы сугыштан соң һәм эчке каршылыклар нәтиҗәсендә һуннар дәүләте берничә өлешкә таркала һәм яшәүдән туктый.

Нәтиҗәдә, Азов (Азак) буйларында һәм Кавказ алды җирләрендә башында огур-болгар ка-биләләре торган этносәяси берләшмә оеша. Беренче огур-болгар кабиләләре (огурлар, сара-гурлар һәм онагурлар) тарихчы Приск Панийский тарафыннан тасвирлана (463 ел). VII га-сырның 30 елларында болгар кабиләләре Дуло төрки ыруыннан чыккан Кубрат хан җитәк-челегендә берләшә. Тарихка «Бөек Болгар» исеме белән кереп калган яңа дәүләт төзелә (635 ел).

Хәзәр каганлыгы VII – Х гасырларда.

Кубрат хан вафатыннан соң (640 – 660 еллар), әлеге дәүләт таркала. Бөек Болгар халкында үзенчәлекле этносәяси үзаң формалаша: дәүләт җимерелеп, яңа җирләргә урнашканнан соң да, алар үзләренең элекке атамаларын, матди һәм рухи мәдәниятләренә хас үзенчәлекләрен саклап калалар. Тарихи мәгълүматларга караганда, Кубратның биш улы кабиләләре белән төрле якларга тарала. Кара диңгез буе далаларында калган икесе – Баян (Батбаян) һәм Котраг (Византия һәм рус чыганакларында «Кара болгарлар») Хәзәр каганлыгы кул астына керә. Аспарух үзенең болгарлары белән 679 ел тирәсендә Дунайга китә һәм биредә Беренче Бол-гар патшалыгын төзи. Кубратның тагын ике улы Үзәк Ауропага юл ала.

Хәзәр каганлыгы Төньяк Каспий буйларында VII гасырның 60 – 80 елларында, Төрки ка-ганлык таркалганнан соң, барлыкка килә; Көнчыгыш Ауропадагы утрак тормышлы һәм алга киткән шәһәр мәдәниятле иң эре сәяси берләшмәләрнең берсе була. Идарәчеләре Ашин ыруына барып тоташа. Рус һәм бәҗәнәкләр һөҗүмнәреннән (965, 968 – 969 еллар) соң көчсе-зләнеп җимерелгәч, нәселләре Түбән Идел буенда, Көнбатыш Кавказ алдында һәм Кырымда саклана. Күрәсең, аларның бер өлеше Идел елгасы тирәсендә кала; болгарлар һәм суарлар белән бергә Саксин шәһәренең төп халкын тәшкил итә. Түбән Идел буе XI йөздә Идел буе Болгарының сәяси-икътисади йогынтысына эләгә.

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАРЫ. ИДЕЛ БУЕНДА ИСЛАМ МӘДӘНИЯТЕ БАР-ЛЫККА КИЛҮ

Хәзәр каганлыгының җимерелүе 980 еллар тирәсендә Болгар дәүләтенә берләшкән болгарларның көчәюенә китерә.

Ибне Фадланның Болгарга килүе. Рәс. Б. И. Урманче. 1973 ел.

921 елда болгар хакиме (илтәбәр) Алмыш исламны рәсми дин буларак кабул итүдә ярдәм һәм хәзәрләргә каршы көрәштә хәлифнең яклавын сорап, Багдадка илчелек юллый. Җавап йөзеннән, Идел Болгарына әр-Расси исемле дәрәҗәле илче һәм сәркатип Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендә илчелек җибәрелә. Багдадка әйләнеп кайткач, Ибн Фадлан ил-челек эшчәнлеге турында безнең көннәргә кадәр килеп җиткән хисапнамә («Әхмәт ибн Фадлан китабы») яза. Багдад илчелеге Болгар иленә 922 елның 12 маенда килеп җитә һәм үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы башкарып чыга: Идел Болгары мөселман дәүләте һәм ис-лам цивилизациясенең иң төньяк иле булып таныла. Х гасыр ахыры – XIII гасыр башында Идел Болгары Урта Иделдән Көньяк Уралга кадәр җәелгән җирләрне били. Монда 200гә якын ныгытылган торак булуы, алар арасыннан Болгар, Биләр (Бүләр), Суар, Җүкәтау, Тукчын, Ашлы, Ибраһим каласы һәм бүтән эре шәһәр калдыклары билгеле.

Багдад илчелегенең Болгарга килү юлы. 921 – 922 еллар. Алмыш хан вәгазь тыңлый. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2012 ел.

Зурлыгы ягыннан Биләр (рус елъязмаларында «Великий город» – «Бөек шәһәр» дип атала) шул заманның иң эре калаларына тиңдәш була. Шәһәрләрдә кирпечтән һәм ак таштан җәмәгать биналары, мәчетләр, мунчалар, төрбәләр төзелә. Югары технологияле һөнәрчелек: тимер һәм җиз металлургиясе, чүлмәкчелек, пыяла эшләү, агач эшкәртү,сөяктән әйберләр ясау, зәркәнчелек, сугыш кораллары ясау Көнчыгыш Ауропа халыклары мәдәнияте үсешенә дә сизелерлек йогынты ясый. Болгар зәркәнчеләре, металл эшкәртү сән-гатенең нәфис кою, чүкү, алтын-көмеш йөгертү, каралту, җепкыр, ялтыравык йөгертү, чокып һәм сугып рәсем төшерү, бөртекләү һәм язу кебек ысулларын һәм техник чараларны кулланып, алтын һәм көмештән алып җизнең төрле төрләренә кадәр металл һәм эретмәләр белән эшлиләр.

Кош кыяфәтендәге алтын чигә алкасы.

Илнең икътисадында төбәкара һәм халыкара сәүдә аеруча зур урын алып тора. Шәһәрләрдә шәрыкка хас мәдәният, бердәм сөйләм һәм әдәби тел барлыкка килә. Гарәп авторлары хәбәрләрендә болгар авылларында инде Х гасыр башларында ук мәчетләр һәм мәктәп-мәдрәсәләр булганлыгы турында әйтелә. Болгар мәдәният һәм сәнгатьнең, әдәбият һәм иҗтимагый фикернең иң югары үсешенә XII – XIII гасыр башларына ирешә.Хуҗалык ниге-зен игенчелек һәм терлекчелек тәшкил итә. Җир эшкәртүнең югары технологиясен кулла-нып алынган уңыш дәүләтнең күпсанлы халкын туендырырга да, чит илләргә сатарга да мөмкинчелек бирә. Ачлык вакытында болгарларның рус кенәзлекләренә ярдәм итүләре мәгълүм.Шулай итеп, Х гасыр башында ук Болгар ислам динен кабул иткән, төрки һәм шәрык тради-цияләренә нигезләнгән югары мәдәниятле, гамәли-бизәлеш сәнгате нык үскән илгә әйләнә.

МОНГОЛ ИМПЕРИЯСЕ БАРЛЫККА КИЛҮ. ҖҮЧИ ОЛЫСЫ (АЛТЫН УРДА)

VIII гасыр урталарында далада хакимлек итү өчен аяусыз көрәшкә күтәрелгән уйгырлар һәм татарлар басымы астында Төрки каганлык җимерелә. Утыз-татарларны үзенә буйсындырып, Уйгыр каганлыгы җиңүгә ирешә, әмма көчсезләнә. IX гасыр урталарында кыргызлар һөҗүменә каршы тора алмыйча, уйгырлар дәүләте таркала, халкы Үзәк Азия далаларына сибелә. Бу хәрәкәттән татарлар да читтә калмый, алар башка кабилә берләшмәләренә кушыла.

Алтын Урда (яки Бөек монгол) ук очлары. XIII – XIV гасырлар

Х – XIII гасыр башларында татар дәүләтләре һәм эре кабилә берләшмәләре Көньяк һәм Көнчыгыш (далалы һәм таулы-далалы) Монголиянең һәм Төньяк Кытайның зур гына җирләрен биләп тора. Көнчыгыш Төркестаннан көнчыгыштарак яткан бу җирләрне «Дәште татар» («Татар даласы») дип йөртәләр. Соңрак бу җирләр Чыңгыз хан империясе со-ставына керә, татарлар яңа дәүләтнең идарә даирәләрендә мөһим урыннарын саклап калалар. Бөек Евразия империясе булган Җүчи олысы (Алтын Урда) 250 ел чамасы яши. Замандашла-ры бу дәүләтне төрлечә атый: гарәпләр – «Төньяк татарлар дәүләте Дәште кыпчак» яисә «Җүчи (яки аның варислары) олысы», ауропалылар – «Тартария» яисә «Команнар (ягъни кыпчаклар) иле», руслар – «Золотая Орда» яисә «Татарлар патшалыгы», ә татарлар үзләре – «Олугъ Олыс» (Бөек дәүләт) дип йөртәләр. XIV гасырда Алтын Урда ханнарына көнбатышта Дунайдан – көнчыгышта Иртешкә, көнь-якта Дәрбәндтән һәм Харәземнән алып төньякта Чулман һәм Чулым буйларына кадәр бик зур җирләр буйсына. Гарәп сәяхәтчесе әл-Гомәри XIV гасырның беренче яртысында, сәүдәгәрләр һәм дипломатларның сөйләүләренә таянып, Алтын Урда җирләрен тасвир-лый. Аның зур шәһәрләре һәм өлкәләре арасында ул Харәзем, Сыгънак, Сәйран, Йәркәнд, Сарай, Болгар, Судак, Дәрбәндне, шулай ук Себер һәм Ибир, Башкорт һәм Чулыман җирләрен санап китә. Урта Иделдә һәм Түбән Чулмандагы шактый зур булган берничә шәһәре (Болгар, Кашан, Кирмәнчек, Җүкәтау, Биләр һәм Казан) һәм дистәләгән кечерәк ка-лалары, йөзләгән авыллары булган элеккеге Идел буе Болгары биләмәләре бу дәвердә Урда-ның иң алга киткән өлкәләреннән була.

Пайцза (төркичә басма) – төрле материалдан ясалган, Алтын Урда ханнары тарафыннан бирелеп, рәсми дәрәҗәне, аерым вәкаләтләргә ия булуны белдерә торган тактачык.

Түбән Идел Алтын Урданың «йөрәге» санала. Монда бик күп шәһәрләр үсеп чыга: Сарай әл-Мәхрусә (Алла саклый торган Сарай; Селитрино шәһәрлеге), Сарай әл-Җәдид (Яңа Сарай) яки Гөлстан (Царёв шәһәрлеге), шулай ук Хаҗитархан (хәзерге Әстерхан тирәсендә), Бәлҗәмин (Водянск шәһәрлеге), Үкәк (хәзерге Сарытау тирәсендә) һәм Сарайчык (хәзерге Сарайчык бистәсе, Гурьев шәһәреннән төньяктарак) шундыйлардан. Алар тирәсендә төзегән дистәләрчә торак урыннар Идел һәм Җаек (Урал) елгалары буйлап җәелгән игенчелек кыры барлыкка китерә.

Бөек ефәк юлында кәрван. Абрахам Крескның Каталон атласыннан миниатюра. 1375 ел

Биредә империянең сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге – бик зур матди байлык һәм кеше ре-сурслары тупланган урын хасил була. Шулар нигезендә XIII йөз ахырына шәһәрләр, бигрәк тә башкалалар чәчәк ата. Алтын Урда цивилизациясе бөтендөнья мәдәнияте тарихының гаҗәеп бер сәхифәсе булып тора. Биредә төрле халыкларның милли традицияләрен бер-ләштергән һәм шуларның иҗади активлыгы белән оешкан күркәм империячел стиль бар-лыкка килә.

Алтын Урда чоры болгар ядкярләре

Бу бигрәк тә дәүләт һәм хәрби хезмәт үтәүче аксөяк затларның зиннәтле кием-салымында, корал һәм ат дирбяләрендә чагыла. Дәүләттә бердәм идарә, салым һәм хокук системасы урнаша, бигрәк тә Идел буенда, Кара диңгез һәм Арал тирәләрендә шәһәрләр һәм һөнәрчелек үсә, эчке алыш-биреш һәм халыкара сәүдә җанлана. Халыкларның аралашуы, кушылуы һәм шәһәрләр үсеше шартларында бердәм тел барлыкка килә, әдәби тел нормалары калыплаша (Идел буе төркие), Болгар һәм Урта Азия традицияләрен дәвам иткән язмачылык һәм әдәби-ят чәчәк ата. Җүчи олысында XIV гасыр башыннан дәүләт дине дәрәҗәсендәге ислам ха-лыкларны берләштерүдә әһәмиятле эш башкара. Әлеге мәдәни-тарихи барышның үзәген хәрби хезмәттәге аксөякләр мәдәнияте тәшкил итә. Болар өстен катлауларның иҗтимагый-мәдәни яктан берләшеп ныгуына һәм (XIV гасыр башына) яңа төрки-татар этносоциаль җәмгыяте оешуга китерә.

ТӨРКИ-ТАТАР ДӘҮЛӘТЛӘРЕ: КАЗАННАН ИСКЕРГӘ КАДӘР

XV гасырның 30 елларында Җүчиләр империясе мөстәкыйль дәүләтләргә таркала. XV гасырның беренче яртысында һәм соңрак татар дәүләтләренең тулы бер йолдызлыгы: ОлыУрда (1440 – 1502), Казан (1438/1445 –1556), Кырым (1438 – 1793), Касыйм(1450 – 1680), Әстерхан (1460 – 1556), Шәйбани (аның нигезендә Төмән, соңрак Себер, 1420 – 1598) ханлыклары, Нугай Урдасы оеша.Боларның барысында да уртак Алтын Урда мирасы, дәүләтчелек һәм мәдәният традицияләре саклана; бары тик Җүчиләр ыруыннан чыккан һәм ислам динен тоткан ханнар гына тәхеткә утыра ала.

Казан ханлыгы территориясе

Рәсми яктан караганда, ханнар дәүләт белән мөстәкыйль хакимлек итүче (монарх) кебек күренсә дә, чынбарлыкта идарә эше ханлык каршындагы диван (дәүләт шурасы) кулында булып, аның башында Алтын Урда чорыннан килгән Ширин, Аргын, Барын һәм Кыпчак нәселләреннән чыккан атаклы карачы бәкләр тора. Татар ханлыкларында аксөякләрнең җирбиләүгә яисә салым җыюга хокуклар белән бәйле иерархия системасы ое-ша. Шул хокукларга ия булучылар сюзеренга хезмәт итә. Биләмәләр сөйургаллык (хәрби яки административ хезмәт башкару шарты белән бирелгән җир) һәм тарханлык (барлык салым-нардан яки аларның кайбер төрләреннән, җыемнардан азат итү) хокукларына бүленә. Аксөякләрнең иң югары катлавына Җүчиләр нәселеннән чыккан угланнар (солтаннар) һәм бәкләр, шул исәптән, карачы бәкләр, әмирләр, морзалар һәм дан казанган хәрбиләр (чуралар) – баһадирлар һәм казаклар керә. Алар иң мөһим дәүләт эшләрен хәл итә торган орган – ко-рылтайда үз фикерләрен белдерә алган.

Атлы сугышчыуглан. XVI гасырның беренче яртысы. М. В. Горелик реконструкциясе

Халыкның төп өлеше дәүләткә салым түләүчеләрдән тора, салым җыю белән идарәче клан вәкилләре шөгыльләнә. Төп салым ясак булып, моннан тыш,җир биләүдән, керемнәрдән са-лымнар алына. XV – XVI гасырларда төрки-татар җәмгыятьләре мәдәниятенең тагын бер мөһим цивилизацион юнәлеше булып дәүләт идарәсе, илчеләрне кабул итү һәм сарай этике-ты, илчелек традицияләрен саклау һәм үстерү санала. Татар ханлыкларында дәүләт дине булып халык арасында киң таралган ислам хезмәт итә. Руханиларның вакыфлары, ягъни җир биләмәләре, акчалата керем һәм җыемнар алу хокукы була. Руханилар башлыгы итеп бары тик сәедләр – Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Фатыйма һәм хәлифә Гали нәселеннән чыккан зат кына билгеләнә ала.

Борынгы шәһәрдә сәүдә мәйданы. Рәс. Ф. Г. Халиков. 2003 ел

Алар дәүләттә хөрмәтле һәм, ханнан кала, икенче кешеләрдән санала. Руханилар катлавына гражданлык эшләре буенча хөкем эшләрен башкаручы шәехләр, казыйлар, муллалар, имам-нар, хафизлар һ.б.лар керә. Мәктәпләр һәм мәдрәсәләр дә руханилар карамагында була. Шулай ук Идел буенда суфыйлык борадәрлеге (Нәкышбәндийә тарикате) яшәү турында мәгълүматлар бар. Руханилар, диван утырышларында катнашып, дипломатик йомышлар үтәп, сәясәттә активлык күрсәтәләр.XV – XVI гасырлардагы төрки-татар җәмгыятьләре мәдәниятендә җирле этномәдәни традицияләр, хуҗалык үзенчәлекләре, күрше халыклар йогынтысында туган аерымлыклар да күзәтелә.

Энтони Дженкинсонның «Московияне,Россияне һәм Татарияне тасвирлау» картасы. Лондон. 1562 ел

Ләкин Алтын Урда кысаларында ук барлыкка килгән көчле төрки-ислам мәдәни башлангычы әһәмиятле урын тота.Әлеге дәүләтләрнең бердәмлеген ныгытучы факторларның иң мөһимнәре арасында элгәре иҗтимагый-сәяси структураларның, Җүчи олысы тарихына барып тоташкан һәм хәрби-дәүләти татар аксөякләрен берләштергән кланлык системасының, шулай ук этносәяси бергәлек билгеләренең саклануын һәм уртак дин – исламның булуын күрсәтергә кирәк. Социаль һәм конфессиональ бердәмлекнең санап үтелгән бәйләнешләре һәм механизмнары, һичшиксез, Алтын Урда чорыннан калган мифологемаларга һәм символларга таяна. Аларның нигезендә Җүчи олысына кергән илләрдәге татарларның – хәрби-дәүләти хезмәттәге аксөяк затларның – бердәмлеге турындагы караш ята.

Сораштыру