Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы

Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы
Җитәкче

Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы (27.11.1925, Тәтеш кантоны Әмәкәй а. - 25.10.2002, Казан), дәүләт эшлеклесе. Казан ун-тының тарих-филол. ф-тын тәмамлый (1959). 1941-42 елларда ТАССРның Бондюг р-ны МТСында тракторчы булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша; 1950 елга кадәр Сов. Армиясендә хезмәт итә. 1950-51 дә ВЛКСМның Бондюг райкомының 2 нче секретаре. 1953-54 тә КПССның Бөгелмә райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1954-57 дә шунда ук ТАССРның МТС зонасы буенча секретарь, 1957-60 та КПССның Бөгелмә шәһәр ком-ты секретаре, 1960-61 дә 2 нче секретаре, 1961-62 дә Азнакай райкомының 1 нче секретаре. 1962-65 елларда ТАССРның Әлмәт колхоз-совхоз җитештерү идарәсе парткомы секретаре. 1965-79 да КПССның Азнакай райкомы, 1979-83 тә Әлмәт шәһәр ком-ты 1 нче секретаре. 1983-86 да ТАССР ЮС Президиумы рәисе һәм 1985-90 да РСФСР ЮС Президиумы рәисе урынбасары. ТАССР (1963-90), РСФСР (1985-90) ЮСлары депутаты. Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр б-н бүләкләнә.
Хезм.: Эффективность производства гречихи: Опыт колхозов и совхозов Азнакаевского р-на Татарской АССР. М., 1979 (автордаш).
Әд.: Ровесник века. К., 2001.

Сораштыру