БАТЫЕВ Салих Гыйлемхан улы

БАТЫЕВ Салих Гыйлемхан улы
Җитәкче

БАТЫ`ЕВ Салих Гыйлемхан улы (24.11.1911, Уфа губ., Бәләбәй өязе Яңа Дөмәй а. - 7.12.1985, Казан), дәүләт эшлеклесе. Казан финанс-икътисад ин-тында укый (1930-33), ВКП(б) ҮК каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый (1950). 1930-31 елларда ВКП(б)ның Башкортстан АССР Бакалы райкомында пропагандист. 1933-36 да Актаныш МТСында сәяси бүлек башлыгының комсомол эше буенча ярдәмчесе, ВЛКСМның Арча райкомы секретаре һәм Татарстан өлкә ком-тында бүлек мөдире. 1937-43 тә Казан химия-технол. ин-ты рабфагында укытучы, ВКП(б)ның Татарстан өлкә ком-тында лектор, ТАССР Җир эшләре халык комис-тының сәяси секторы башлыгы урынбасары булып эшли. 1943-47 дә ТАССР МС рәисе урынбасары. 1951-60 та КПССның Татарстан өлкә ком-ты секретаре, 2 нче секретаре, бер үк вакытта КПСС ҮК каршындагы Казан югары партия мәктәбендә партия һәм совет төзелеше каф. мөдире (1957). 1960-83 тә ТАССР ЮС Президиумы рәисе, РСФСР ЮС Президиумы рәисе урынбасары. ТАССР (1947-51, 1955-85), СССР (1958-66), РСФСР (1967-80) ЮСлары депутаты. Хезмәтләре ТАССРда милли дәүләт төзелеше тарихына карый. Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казанда Б. яшәгән йортка мемориаль такта куелган (2006).
Хезм.: Географическая характеристика административных районов Татарской АССР. К., 1972; Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. К., 1977 (автордаш).

Сораштыру