Байчурин Гомәр Гыйлаҗетдин улы

Байчурин Гомәр Гыйлаҗетдин улы
Җитәкче

БАЙЧУ`РИН Гомәр Гыйлаҗетдин улы (1890, Казан губ., Мамадыш өязе Урта Мишә а. - 9.5.1938, Казан), дәүләт эшлеклесе. Чыгышы б-н крәстиян гаиләсеннән. 1906-14 елларда Екатеринбург губернасындагы зөбәрҗәт чыгару приискаларында һәм Кыштым металлургия з-дында эшли. 1915-17 дә Россия армиясендә хезмәт итә. Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. 1917 дә Кызыл Армия өчен кече командирлар әзерләү мәктәбе мөдире. Чех-словаклар корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәриләре Казанны алганнан соң, В.М.Азин отрядына килеп кушыла, Казанны азат итүдә катнаша (сент. 1918). 1919 да Төркестан фронтының 2 нче мөселман полкында мәдәни-агарту бүлеге мөдире, хәрби комиссар. 1920-25 тә ТАССР Совхозлар тресты директоры. 1927-30 да ТАССР өлкә Контроль комиссиясе Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм Халык комис-ты рәисе урынбасары, 1930 дан рәисе. 1934-37 дә ТАССР ҮБК Президиумы рәисе. 1937 нең 31 августында кулга алына (к. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше). 1938 нең 9 маенда атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана.
Хезм.: Советлар һәм аларның масса белән бәйләнеше. К., 1936.
Әд.: Сайдашева М. Байчурин Г.Г. // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.
Ф.Г.Кәлимуллина.

Сораштыру