Беренче хатын-кыз казый

Беренче хатын-кыз казый

Сүзебез  мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, кызлар өчен беренче мәдрәсә-мәктәпне оештыручы, күпхатынлылыкка каршы чыгучы Мөхлисә Бубый   турында бара. Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирүне кайгыртмаган. Шуңа да андый уку йортлары бары тик аерым кешеләр тарафыннан гына ачылган. Русларда мондый уку йортлары -  ХIХ гасырның икенче яртысында, татарларда исә хатын-кызлар мәктәпләре илле ел соңрак, ягъни ХХ гасыр башларында гына барлыкка килә. Мондый мәктәпләрнең иң беренчесе элеккеге Вятка губернасы Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый тарафыннан ачыла. Дәүләт рөхсәте белән ачылмагач, Мөхлисә ханымга бик күп авырлыкларны җиңәргә туры килә. Ул, заманында тирән гыйлемле, алдынгы карашлы, тәвәккәл татар галимә хатымнарының берсе, мәшһүр Бубый хатын-кызлар мәдрәсәсенең мөдире һәм мөгаллимәсе буларак, Россиядә яшәүче төрки халыклар арасында дан казана. Бу чорда аны инде «мулла-абыстай» дип атый башлыйлар. Бу исем үзе үк Мөхлисә Бубыйның абруен раслый. 

1887 елда Мөхлисәне Минзәлә өязе мулласына кияүгә бирәләр. Инде берничә ел әнисенә кызлар укытуда ярдәм итеп килгән Мөхлисә дә, үз әти-әнисе кебек, ире белән бергә, авыл халкын агарту, мәгърифәтле итү турында хыяллана. Тик аның бу хыяллары бик тиз чәлпәрәмә килә. Дуамал, бозык фигыльле, каты күңелле, укыту эшен бер дә яратмаган, үзеннән шактый өлкән булган  хәзрәт яшь абыстайның кызларны укыту теләгенә катгый каршы килә. Ул хатынын хәтта китап укудан да тыярга тырыша.  Моның ахыры ни белән беткән булыр иде, билгесез. Көннәрдән бер көнне кунакка килгән абыйлары, бу хәлләрне ишетеп, сеңелләре Мөхлисәне һәм аның ике кызын (берсе тәрбиягә алынган) урлап алып кайтып китәләр. Рәсми рәвештә алар ире белән шактый еллар узгач кына аерылышалар. 

1917 елның маенда Мәскәү каласында узган Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Мөхлисә Бубыйны Уфада урнашкан мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтенә казыя итеп сайлыйлар. Өч хатын-кыз арасыннан иң күп тавышны (307 делегат аны яклый, 280 – аңа каршы), гәрчә үзе бу съезд эшендә катнашмаса да, Мөхлисә Бубый җыя. Бу хәлне анализлап, «Сөембикә» журналының нәшире һәм мөхәррире Якуб Хәлили түбәндәге сүзләрне язган: «Идарәи диниягә биш казыйның берсе хатыннардан сайланды. Без ислам галәмендә мөслимә казый барлыгын белмибез. Ислам мәмләкәте булган Төркиядә дә хатыннардан казый барлыгын ишеткәнебез юк. Менә бу – мөслимә казый сайланып куелу, хатыннар съезды, хатыннар тавышының тәэсире белән булган эштер. Менә бу – гамәлдә үк хиҗапның беткәнлеген, ир белән хатынның эштә, хокукта тигезлеген күрсәткән бер факттыр».

Казый булып эшли башлауга Бубый, беренчеләрдән булып, мөслимәләргә мөрәҗәгать әзерли. Ул ханым вә туташларны икенче хатынлыкка бармаска өндәп, бер хитапнамә тарата. Русларныкы кебек үк булган милли татар гимназиясе ачу эшендә башлап йөри. Мөхлисә Бубыйның белеме, гаделлеге, намуслылыгы, ярдәмчеллеге хакында халык арасында риваятьләр тарала. Изелгән, җәберләнгән меңләгән хатын-кыз, яклау һәм гаделлек эзләп, төрле төбәкләрдән Уфага, казый янына агыла. Һәм аларның һәркайсы монда ачык ишек, якты йөз, аңлау һәм ярдәм таба. Бубый егерме ел буена бу авыр, катлаулы, җаваплы эшне башкара, мөфтиләрнең, бигрәк тә Риза Фәхретдиннең ышанычлы ярдәмчесе була. 

​​​​​​​

Ул еллардагы татар зыялыларына кагылган эзәрлекләүләр Мөхлисә ханымны да читләтеп үтми. Ул 1930 елның 21 сентябрендә беренче мәртәбә НКВД органнары тикшерүчеләре алдына килеп баса. Бу көнне аны, Җинаять кодексының 59 нчы матдәсе нигезендә, акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп, сорау алуга тарталар. Бубыйның Мәккәгә хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык акчасын тартып алына. Шулай да бу юлы ул үзе иректә кала. Ә 1937 елда аңа инде гаепнең иң яманын сылтыйлар. Имеш, ул контрреволюцион буржуаз-милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасында катнашкан, бу оешманы чит ил разведкалары белән бәйләп торган. 1937 елның 23 декабрендә 68 яшьлек  Мөхлисә Бубыйны һәм аның белән бергә тагын алты мөселман руханиен аталар. 1960 елның 23 маендагы карар белән аларның барысы да гаепсез дип табыла һәм аклана.

Белешмә: 
Мөхлисә Бубый (Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина) Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән, абыйларыннан ала. Аны өлкән яшьтәге муллага кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый. Ике кызы белән аерылырга мәҗбүр була. Кире үз авылына кайткач, яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Бубый аның мөдире була. 1912 елда мәктәпне ябалар. Бубый Троицк  шәһәренә күчеп китә. Башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән - хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. 1917 елда  Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны мөселманнарның Үзәк  диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. Уфадагы Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыра, ислам динен пропагандалый, газета-журналларга мәкаләләр яза. Мөхлисә Бубый 1937 елда кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөем карары тормышка ашырыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә.

Фото: islamnews.ru, ural.tatar

Сораштыру