Беренче татар профессиональ артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: «Эшләгез, яшьләр, бөтен рәхәтлек әнә шул эшләүдә!»

Беренче татар профессиональ артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская: «Эшләгез, яшьләр, бөтен рәхәтлек әнә шул эшләүдә!»

1907 елда Кудашев-Ашказарский үзенең театр труппасы белән Казанга килә һәм «Аркадия» бакчасында татарча спектакль куя. Сәхибҗамалга ул чакта әле 14 яшьләр тирәсе генә була. Кечкенәдән ятим калган кыз яшәгән йортка язучы Фатих Әмирхан килгәли торган булган. Алар аралаша башлаганнар. Әмирхан үз тирәсенә Сәхибҗамал кебек тагын дүрт-биш кешене җыя, алар бергәләп рус театрларына, бию кичәләренә  йөри башлыйлар. Татар театрына да бергә баралар. Шактый еллар узгач, Сәхибҗамал беренче татар театрыннан алган тәэсирләре хакында болай ди: «Озакламый пәрдә күтәрелә. Ни күзем белән күрим, матур тавышлы туташлар урынына тупас тавышлы ирләр килеп чыга. Шуңа күрә спектакль җансызлык белән үтә, чөнки ирләр хатын-кызлар ролен уйный алмыйлар. Театрга барган халык күңелсезләнебрәк кайта. Ник бездә дә рус театрларындагыча түгел?». Фатих Әмирхан аның бу тәнкыйтеннән соң: «Менә син уйнарга тиешсең анда!» - ди.

Сәхибҗамалда театрга омтылу, аны булдырырга тырышу теләге бик көчле була,  ул артистка булып китә. Рус-татар мәктәбендә укуы, бию мәктәбенә йөрүе, бальный һәм хисле биюләрне башкаруы да артист булырга зур этәргеч биргәндер. Ул әле хәтта үз бию мәктәбен дә ачарга уйлый һәм, берничә кызны җыеп, аларны биергә дә өйрәтүне оештыра. Рус театрларын карыйлар. Хатын-кыз катнашы белән узган беренче театрда халык бик күп була. Театр тормышы тамырдан үзгәрә, кызлар роле булган спектакльләргә  ихтыяҗ туа. Әмма тәҗрибәсез килеш сәхнәгә чыгу Сәхибҗамалдан, һичшиксез, зур тәвәккәллек таләп итә. Әле беркемгә дә билгеле булмаган, яңа оеша башлаган труппага кереп, ир-егетләр белән бергә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрү – ул дәвер өчен үзе үк башка килмәслек хәл. Труппаның торыр урыны, уйнар сәхнәсе, яшәр акчасы булмавын да онытмаска кирәк. Әле җитмәсә күпме хурлау-мыскыллаулар, кимсетүләр, куркытулар. Ләкин театрның тылсымлы көче, аңа хезмәт итү теләге, яшьлек романтикасы барлык киртәләрне дә җимерә. «Менә ул татар марҗасы, үтер дуңгызны!» - дип, спектакльдән соң иске карашлы кешеләр, дини  фанатиклар Сәхибҗамалны юк итү өчен күп тырышалар. Соңыннан, 1939 елда, ул үзенең хатында болай ди: «Хәзерге артистлар җәннәттә яши, ә әүвәлге карт артистлар тәмугта кайнады. Безнең өчен ул заман ут эчендә эшләгән заман иде». Артистка  яшьләргә киңәш-тәкъдимнәрен дә бирә: «Сәламәтлегем барында бер минутымны әрәм итмәдем, ничек тә хөкүмәтемә, халыкка файда китерү ягын карадым, бер эштән тартынмадым. Кырык бишенче елдан соң эшли алмас булдым, туздым, нервылар стройдан чыкты. Менә бүген 1955 ел. Август ае. Мин хәзер эшләмим. Минем хәзер бар юанган нәрсәм шул: гомеремне лодырьлыкта уздырмадым, үзем өчен генә яшәмәдем, бөтен халкым өчен эшләдем. Эшләгез, яшьләр, бөтен рәхәтлек әнә шул эшләүдә!»

«Сәйяр» труппасында эшләгән чорында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны Тукай да бик үз итә, аңа атап шигырьләр дә яза:

«Күр, ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина».

Бер юбилей кичәсеннән соң Галиәсгар Камал да аның янына килеп: «Син үлмә, син мәңге яшә!» - дип, аның кулын кыскан. Сәхибҗамал «Сәйяр»дан китүне коллектив бик авыр кичерә. Ә үзе исә ул татарның бер генә театры булырга тиеш түгел дип, Уфага «Нур» театрын оештырырга китә. Ул анда артист та, режиссер да, җитәкче дә була. Соңыннан  Иж-Бубый авылында да эшләргә һәм яшәргә туры килә, драмтүгәрәк оештыра. Кызыл Армиянең  сәяси бүлеге каршында оештырылган труппа артиткасы була. 1920 елда чакыру буенча Казанга кайта. Әмма рольләр аз булу, үзен кирәкмәс итеп сизү һәм көчәйгән авырулары аркасында янә Ижевскига киткән. Анда рус һәм татар театрларында эшләгән.

1926 елда татар театрының 20 еллыгы уңаеннан Казанда тантаналы кичә була. Аңа һәм тагын берничә артистка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1966 елда Татарстан җитәкчелеге, ике бүлмәле фатир биреп, аны Казанга чакыра. 74 яшендә ул туган шәһәренә кайту бәхетенә ирешә. Аңа карап бер тапкыр да артистның юбилее да оештырылмаган, фильм  да төшерелмәгән. Үлеме дә бик аяныч була. Казан картлар йортыннан аны Чистай психиатрия больницасына  китерәләр. Ә биредә аның кем икәнлеген дә белмәгәннәр һәм үлгәч шунда күмгәннәр дә. Бу коточкыч хәбәр киң җәмәгатьчелеккә таралып өлгергәнче диптер инде,  Мәдәният министрлыгы боерыгы белән ашыгыч рәвештә Казанның татар зиратында урын әзерләнә. Бу эш төнлә башкарыла.

Белешмә:

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы) 1892 елның 14 маенда Казанда туа. Яшьли әти-әнисез кала. Әмма үзенең искиткеч тырышлыгы, сәләте һәм таланты аркасында бию мәктәбенә, рус театрына йөри, рус-татар мәктәбендә укый. 1907 елда 14 яшьлек кыз театр труппасында артист булып эшли башлый. 1912 елда Уфада «Нур» театрын оештыра. Режиссер буларак Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Островскийның «Яшен» һ.б. әсәрләрне сәхнәгә куя. Гражданнар сугышы башлангач, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Ижевскига китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике тапкыр операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә. 1926 елда аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Сәхибҗамал Гыззәтуллина-Волжская 1974 елда Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнә.

Театр сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург Н.Исәнбәт «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр 1963 һәм 2006  елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында куела. Беренче тапкыр куелышын мәшһүр артист үзе дә күрү бәхетенә ирешә.

Фото: i.pinimg.com

Сораштыру