Беренче татар тарих профессоры Газиз Гобәйдуллин: «Халкым, Ватаным алдында минем гаебем юк»

Беренче татар тарих профессоры Газиз Гобәйдуллин: «Халкым, Ватаным алдында минем гаебем юк»

1925 елда Газиз Гобәйдуллинны Урта Азия якларында булган урлашуда гаепләп, кулга алалар. Күренекле яшь галимне пычрату, куркыту, тормышын җимерү өчен махсус эшләнгән эш була ул. Хезмәттәшләре, Казан дәүләт университеты галимнәре, аны яклап чыгалар. Тикшерә торгач шул ачыклана: фамилиясе һәм исеме генә туры килгән башка кеше гаепле булган икән. Казанда гына яшәп, шунда гына эшләгән галим, ничек инде Урта Азия якларында урлашып йөрсен?! Акланса да, аннан гафу үтенсәләр дә, галим бу вакыйгадан соң бик нык күңелсезләнә. Тик нахакка рәнҗетелүләрнең башы гына була бу.

Университетка керү тарихы да бик кызыклы. Үзлегеннән генә рус телен өйрәнгән Газиз Гобәйдуллинга шушы телдә сочинение язарга җиңел булмый. Ул пунктуация  хаталары ясамас өчен, бик кыска җөмләләр белән генә язарга тырыша. Икенче көнне нәтиҗәсен белергә дип университетка килә. Исемлектә үзен күрмәгәч, бик нык кайгыра. Күңелсезләнеп чыгып барганын күргән швейцар аны туктата да, бер доцентның профессорга бер яшь татар егетенең  иншасы бик яхшы язылуы турында сөйләгәнен ишетеп калуын әйтә. Швейцар аңа канцеляриягә барып белешергә киңәш итә. Андагы укытучылар чыннан да Гобәйдуллинның иншасы башкалардан аерылып торуын  һәм шуңа күрә өстәгеләргә җибәрелүен әйтәләр. Шулай итеп, ул барлык имтиханнарын да бишлегә биреп, университетның юридик факультетына укырга керә. Тик аның юрист буласы килми, әтисе кушканга гына биредә укырга мәҗбүр була. Шуңа да ул бер елдан соң  университетның тарих-филология факультетына укырга күчә. Биредә ул Н.Фирсов, М.Хвостов һәм Ф.Катанов кебек профессорларның лекцияләрен тыңлый. Үзе дә бик теләп фәнни эшкә кереп китә. Беренче дәрәҗәле диплом алгач, әлеге олуг галимнәр  аны университетта калдырырга телиләр. Ләкин аның татар булуы дәүләт эшендә калырга мөмкинлек бирми. Гобәйдуллин Оренбург губерниясенең Троицк шәһәренә китә. Әмма монда да аңа рәсми уку йортларында укытырга рөхсәт итмиләр. Ул шәхси татар семинариясендә укыта башлый. Бары тик революциядән соң гына Газиз Гобәйдуллин университетның аспирантурасына укырга керә. Бу вакытты инде гаиләсе, баласы булган галим уку белән эшне бергә алып барырга мәҗбүр була. Гобәйдуллин татар һәм татар әдәбияты тарихын өйрәнә, шул хакта мәкаләләр яза, китаплар чыгара, хикәяләр яза, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Ул Г.Коләхмәтов, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Х.Ямашев һ.б. әдип һәм революционерлар белән аралаша.

Сулдан уңга: Кашшаф Тәрҗемани, Габдулла Гыйсмәти, Салих Гобәйдуллин, Газиз Гобәйдуллин, Шәгәр Шәрәф, Таһир Ильясов, Габдрахман Умәров.

Яшь галимне Бакуга эшкә чакыралар. Азәрбайҗан дәүләт университетында һәм Югары педагогия университетында төрки телдә  лекцияләр укый башлый. Бер елдан соң аны университетның  Көнчыгышны өйрәнү факультеты деканы итеп сайлап куялар. Шул ук елда профессор дәрәҗәсе ала. Татарлардан беренче тарих профессоры Газиз Гобәйдуллин бу дәрәҗәгә төрки халыклар тарихы буенча эшләгән күп хезмәтләре өчен лаек була. Аның рус, татар, азәрбайҗан, үзбәк телләрендә 120 гә якын хезмәте басылган. Ул бик күп азәрбайҗан тарихчыларының беренче укытучысы була. 1937 елда Газиз Гобәйдуллинны, пантюркистлык оешмада торып, Бакуда контрреволюцион  эш алып баруда, СССРдан аерылып чыгып, бәйсез төрки-татар дәүләте төзү эшендә катнашуда  (бу дәүләт составына, имеш, Азәрбайҗан, Татарстан, Башкоростан һәм Дагыстан керергә тиеш була), төрек, немец һәм япон разведкалары файдасына актив рәвештә шпионлык эше алып баруда гаеплиләр. Ул бу гаепләрне кире кага һәм коточкыч җәберләүләргә дучар ителә. Аны 1937 елның октябрендә Баку шәһәре НКВД бинасының подвалында атып үтерәләр. Үзен кулга алачакларын сизенгән галим, улын үз янына ирләрчә сөйләшергә чакыра һәм әйтә: «Улым, минем хезмәттәшләремнең күбесен инде кулга алдылар. Минем дә чиратым җитәр. Синнән үтенеп сорыйм, сиңа минем турында ни генә әйтсәләр дә, мине нәрсәдә генә гаепләсәләр дә, ышанма. Нык бел: минем  халкым каршында да, Ватаным каршында да бернинди дә гаебем юк. Минем ничек эшләгәнемне син үз күзләрең белән күреп тордың. Мине шул хезмәтләрем буенча барыбер искә алачаклар, бәя бирәчәкләр. Хаклык барыбер тантана итәчәк. Фәкать Сталинның үлемен генә көтәсе калды. Шуннан соң тормыш үзгәрәчәк». Озак та үтми, аның хатынын да кулга алалар һәм биш елга лагерьга җибәрәләр. Ике баласы ятим кала. Гаепсезгә кулга алынган Газиз Гобәйдуллин 1957 елда аклана.

Белешмә:

Газиз Салих улы Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. «Халидия» мәдрәсәсендә укый, гимназия тәмамлый. 1909 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1918 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Төрле мәдрәсәләрдә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетында тарих фәне укыта. Баку университетында укыта, доцент, профессор дәрәҗәләренә ирешә. Галим «Татар тарихы», «Русия тарихы», «Татарстанда сыйныфлар тарихы», «Татар әдәбияты тарихы» кебек  хезмәтләр яза, бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән  дә шөгыльләнә. «Казан мөхбире» газетасында, «Аң» журналы битләрендә аның  өч дистәгә якын юмористик һәм сатирик хикәяләре, көндәлек темага багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.

Газиз Гобәйдуллин 1938 елның 16 сентябрендә атып үтерелә.

 

Фото: pinterest.ru

Сораштыру