Данлыклы Гобәйдуллиннар нәселенең асыл кызы - Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллина

Данлыклы Гобәйдуллиннар нәселенең асыл кызы - Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллина

Күренекле татар тарихчысы, әдип һәм педагог Газиз Гобәйдуллин исеме киң җәмагатьчелеккә яхшы таныш. Аңа «халык дошманы» ярлыгы тагып, төрмәдә юк итәләр. Яхшы, бай нәселдән, затлы тәрбия һәм төпле белем алган шәхес була ул. Аның сеңлесе Мәрьям да, энесе Габделкадыйр да шундыйлардан булалар. Бәхетле генә яшәп яткан гаиләгә, көтмәгәндә кайгы килә – әниләре үлеп китә. 12 яшендә әнисез калган Мәрьямны әтисе дә, абыйлары да бик хөрмәтләп тәрбия кылалар, ятимлек ачысын сизмәсен өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Укымышлы абыйлары йогынтысында яшьтән үк күңеле дөньяви фәннәргә тартыла, телләр өйрәнергә, музыка белеме алырга хирыслыгын күреп, абыйлары Мәрьямны гел мактап, үсендереп торалар. Кыз фортепианода яратып уйный. Әтиләре Салих та яңадан өйләнеп, өйгә үги ана алып кайтырга теләми. Киң күңелле, шәфкатьле, кешеләргә ярдәм итәргә генә әзер торган бу гаиләдән бервакытта да кеше өзелми. Казан каласы уртасындагы ике катлы таш йорттагы, икенче гильдия сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин өендә һәрчак туганнары, дуслары була.

Кара күзле, калын толымлы, озын буйлы, чибәр Мәрьям үзе дә әтисенә дә, туганнарына да карата бик ихтирамлы булып үсә. Казан Көнчыгыш академиясенең берьюлы ике бүлегендә – көнчыгыш һәм этнография бүлекләрендә бик тырышып укый. Укуын тәмамлагач, академия советы карары белән  аны этнография кафедрасында эшкә калдыралар. Шунда әзерлек узгач, профессор дәрәҗәсе өчен, диссертация яклау кыен булмас, диләр аңа. Татарларның көнкүрешенә, ризыкларына, гореф-гадәтләренә багышланган бик кызыклы мәкаләләре белән галимнәр арасында танылып та өлгерә. Аның хезмәтләрен хәтта Италиядә дә күчереп бастыралар. Әле җитмәсә, икенче абыйсы Габделкадыйр да шушы юлдан китә. Алар сеңлесе белән бергәләп уртак мәкаләләр дә язалар.

Әмма... Тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Гобәйдуллиннар гаиләсенә дә кайгы килә. Үзләрендә яшәүче бер туган тиешле кешеләренең улы Мәрьямга күз атып йөри башлый. Ничек тә бай кызын, акыллы, чибәр туташны үзенеке итәсе килә. Кызны йөрәге белән генә яулый алмагач... көчли. «Әтиеңә, абыйларыңа әләкләшсәң, илгә хур итәм мин сине», - дип янарга да онытмый. Гаилә бу хәлне бик авыр кичерә, йорттан мәет чыккан кебек була. Ә Мәрьям акылдан язу чигенә җитә. Йөккә узганын белгәч, бу кайгыру-борчылулар тагын да арта. Шикле ысуллар белән йөктән үзе котылырга тели. Тик ахыры фаҗигале тәмамлана: күп кан югалтып, каны агуланып, хастаханәгә эләгә. Операция ясыйлар, бүтән балага уза алмаячаклыгын әйтәләр. Ул үз эченә бикләнә, айлар буе беркем белән дә аралашмый. Ул арада абыйсын, югары уку йорты укытучысы Газизне кулга алалар. Имеш, Казанннан торып Урта Азиядә урлашуда катнашкан. Әмма күп тә үтми газетада «Хаталану» дигән мәкалә басыла. Анда барысы да тәфсилләп языла, ничек кулга алыну, ничек аклану һ.б. лар. Бу мәкаләне янә бу гаиләне пычрату өчен әлеге чыбык очы туганнары, көчләүче егет оештырган булып чыга. Бу хәлләрдән соң Газиз Гобәйдуллинның  Казаннан  китәсе килә башлый. Нәкъ шул вакытта Азәрбайҗаннан эшкә чакырып язылган хат килә. Ул гаиләсе белән шунда күченә, Баку университетының Көнчыгыш факультеты деканы итеп билгеләнә. Озакламый Гобәйдуллиннар гаиләсе тулысынча Бакуга күчеп китә. Мәрьям педагогия институтында укыта башлый, аңа, элеккеге хезмәтләренә нигезләнеп, доцент дәрәҗәсе бирелә,  фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә башлый. Азәрбайҗан төркиләренең гореф-гадәтләре, аш-суы, яшәү рәвеше турында саллы мәкаләләр язып бастыра.  Монда ул үзенең мәхәббәтен дә таба.  Институтта Чаллыдан килгән доцент Нәҗип Хәлфин экономик география фәнен укыта икән. Кавышалар. Матур гына яшиләр. Тик балалары булмый. Мәрьям Гобәйдуллина сукыр эчәгесе шартлап үлеп китә, аңа бары тик 41 яшь кенә була.

Белешмә:

Мәрьям Салих кызы Гобәйдуллина 1892 елда Казанда атаклы икенче гильдия сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин гаиләсендә туа. Сигез бала тапкан әниләре, исән калган өч баласын һәм ирен калдырып, яшьли үлеп китә.  Кыз, үсеп җиткәч, Казан Көнчыгыш академиясенең көнчыгыш һәм этнография бүлекләрендә укый. Аны тәмамлагач, кафедрада эшкә кала. Халкыбызның гореф-гадәтләренә, көнкүрешенә, ризыкларына багышланган мәкаләләре киң җәмәгатьчелек арасында тиз тарала. Гобәйдуллиннар гаиләсе Бакуга күчеп китәргә мәҗбүр була. Мәрьям Гобәйдуллина педагогия институтында укыта.  Хезмәтләре Татарстан белән Азәрбайҗан халыклары тарихына, этнографиясенә, Казан татарлары һәм Азәрбайҗан төркиләре аш-суы тарихына карый.

Мәрьям Гобәйдуллина 1933 елда Бакуда вафат була. Бүгенге көндә кабере билгесез.

Сораштыру