Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы

Динмөхәммәтов Гали Афзалетдин улы
Җитәкче

ДИНМӨХӘММӘ`ТОВ Гали Афзалетдин улы (1892, Казан губ., Чистай өязе Яңа Ибрай а. - 20.8.1951, Казан), дәүләт эшлеклесе. Мәскәү өлкә марксизм-ленинизм курсларын тәмамлый (1931). 1903-16 елларда Чиләбе, Пермь, Омск, Бодайбо шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. 1916-17 дә Россия армиясендә. 1917 дә Бодайбодагы Федосеев приискында забойчы. 1918 дә приискта оештырылган Кызыл гвардия отрядына керә. Витим елгасы янында ак чехларга каршы сугышларда катнаша. 1919 да Иркутск шәһәрен саклау революцион штабында тәрҗемәче һәм элемтәче. 1920 дә ВКП(б)ның Иркутск гу­бер­на ком-тының мөселман секциясе рәисе. 1921-26 да Якутск шәһәрендә азчылык милләтләр арасында партия эшен оештыручы, татар секциясе секретаре, ВКП(б) губерна ком-тының азчылык милләтләр бүлекчәсе мөдире, Томск шәһәрендә губерна халык мәгарифе бүлегенең Азчылык милләтләр мәгариф советы рәисе. 1926-30 да ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, бер үк вакытта 1927 дән РСФСР Азчылык милләтләр комиссариатының Яңа төрки алфавит ком-ты рәисе. 1931 дә ВКП(б)ның Башкортстан өлкә ком-тының агитация-масса эшләре бүлеге мөдире урынбасары, 1932 дән Совет-партия контроль комиссиясе рәисе. 1935-36 да Омск өлкәсе буенча партия коллегиясе әгъзасы. 1936 дан ТАССРда: 1937-38 дә ТАССР ҮБК рәисе вазифаларын башкаручы, 1938 дән ТАССР ЮС Президиумы рәисе. 1937-51 дә - СССР, 1938-51 дә РСФСР ЮС депутаты. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызу елларында Д. республикада фронтка ярдәм күрсәтү һәм, СССР немец-фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, Сталинград, Орёл шәһәрләрен, ш.у. Донбассны торгызу хәрәкәтен оештыру буенча зур эшләр башкара. Өч Ленин ордены, медальләр б-н бүләкләнә.
Әд.: Назипова К. Динмухаметов Гали Афзалетдинович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Сораштыру