Әдип, журналист, педагог һәм тәрҗемәче Фатыйх Кәрими: «Мин кулымдагы каләм очына гына карыймын»

Әдип, журналист, педагог һәм тәрҗемәче Фатыйх Кәрими: «Мин кулымдагы каләм очына гына карыймын»

Фатыйх  Кәрими туганда ук үзенчәлекле бала булып дөньяга килә. Дөресрәге, туганчы ук. Ул туар алдыннан гына әти-әниләренең өйләре яна. Аннан бер мунча сатып алып, аны рәтләп, алар шунда яши башлыйлар. Озакламый ул да яна һәм Фатыйхның әнисенең әтисе, ягъни бабасы үзенең кызы һәм кияүенә авыл уртасында бик матур, зур йорт салып бирә. Әти-әниләре бергә яши башлауларына дүрт ел булганда уллары Фатыйх туа. Бик сирәк балада була торган хәл: өч айдан бөтен тешләре чыгып бетә, җиде айда кеше ярдәменнән башка өйдән ишек алдына үз аягы белән кереп, чыгып йөри башлый. Әти кеше малаеның белемгә бик сусавын күреп, өйдә аны ун яшькәчә үзе укыта, аннан Чистай мәдрәсәсенә илтә. Беренче елда малае яхшы гына укый. Тик менә икенче елын укыганда мәдәрәсәнең хуҗасы Закир ишан Фатыйхның әтисенә хат язган: «Улың Фатыйх бозылды, тиз килеп җит. Килеп алмасаң мәдрәсәдән куам». Сәбәбе болай була. Фатыйх, яшерен рәвештә, почтада эшләүче бер рустан русча укый башлаган, һәм шул рус аркылы «Тәрҗеман» дигән бер газета һәм шушы шәһәрдә чыга торган рус газетасы алып, шуларны шәкертләргә укый һәм коткы сала башлаган. «Монда ятып, гомер үткәрергә ярамый», -  дип, ишан хакында начар итеп сөйләп йөргән. Фатыйхның әтисе ишанны игътибар белән тыңлап торган да болай дигән: «Афәрин балама! Углымда өмет бар икән. Бу зольмәт оясыннан котылуның чарасын тапкан бит!». Өйгә кайткач, әнисе генә газеталар алырга акча каян алды, урлашмадымы икән дип бик борчылган. «Сез миңа һәр айга бер сум акча бирә идегез. Шуннан илле тиен русча укытучыга түли идем. Егерме тиен гәзеталарга түли идем. Утыз тиен миңа ашарга җитә иде», - дип җавап биргән улы әнисенә.

Икенче елны әтисе Фатыйхны гарәп илләренә укырга җибәрергә карар кыла. Тик әниләре елый-елый каршы төшкәч, Төркиягә җибәрергә булалар. Бар нәрсәсен дә хәзерләгәч, әтисе аңа атап язган хатны укый һәм аны сакларга куша. Анда кыскача болай диелгән: «Углым! Мин сине кеше булырга, гыйлем алыр өчен ерак җирләргә җибәрәм. Киләчәктә милләткә файдалы булуыңны телим, сине җибәрүем байлыгым артыктан түгел. Синнән башка биш балам һәм карт атам бар. Шуларның өлешеннән аерып сине озатам. Дөньяда яшәргә гыйлем, төзек әхлак, тырышлык кирәк. Бер сәгать гомереңне бушка үткәрмә. Онытма: укырга, өйрәнергә ялкауланма. Ялкау булган кеше тереләр арасында йөрүче мәет кеби. Тик кабергә күмелми. Уку яшендә әхлагыңны бозсаң, тәгълим итүдән читтә калсаң, синең өчен һәртөрле бәланең башына килүен истә тот. Ялкау һәм начар иптәшләр белән аралашуыңны ишетсәм, миннән бертөрле ярдәм, мәрхәмәт көтмә. Безне шатландырырлык, киләчәктә илгә йолдыз төсле якты биреп торырлык угыл булып кайтуыңны телибез».

Фатыйх Кәрими Рәмиевләр акчасына 12 ел буе «Вакыт» газетасын чыгара, аның баш мөхәррире була. Газета шул чорның иң данлыклы газетасына әйләнә. Газета ябылгач, укыту һәм иҗат эше белән шөгыльләнә. «Мирза кызы Фатыйма» повестен, хикәяләрен, «Аурупа буйлап сәяхәт», «Төрек хатын-кызлары», «Константипольдән хатлар» дигән библиографик хезмәтләрен яза. 1925 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп китә. Хариталар эшләнә торган эштә эшли, язуын дәвам итә. Эшли торган урыны бик караңгы, буяу исләре аңкып торган бүлмә була. Моны күргәч бер туганы: «Эшли торган бүлмәгез бик күңелсез икән, «Вакыт» газетасындагы бүлмәгезне сагынасыздыр?»,- дип сорап куя. «Юк, туганым, миңа эш булгач, барыбер. Мин кулымдагы каләм очына гына карыймын», - дип җавап бирә ул. Аны бик күпләр, шул исәптән, Г.Ибраһимов, К.Тинчуриннар Казанга кайтырга чакыралар. Әмма ул әләк нигезендә әле берсен, әле икенчесен төрмәләргә утыртучы Казанга кайтырга теләми: «Һәртөрле фетнә кузгатырга яратучы Казан халкы арасына керәсем килми», - дип җавап бирә. Туганы белән соңгы очрашуы вакытында ул аңа болай ди: «Бер яктан милләт, халык мәхәббәте, икенче яктан туганнар, якыннар арасындагы дуслык, мәхәббәт, тормышымның авыр, начар якларын – һәммәсен оныттыра торды. Инде хәзер миңа үлемнең бер дә куркынычы юк».

…1937 елның 4 августында хезмәт урыныннан кайтып, ял итеп утырганда, кич сәгать 11 дә ГПУ тарафыннан 3 солдат килеп керәләр дә, кулларын богаулап, алып чыгып китәләр. Ике йөк машинасы гомере буе җыйган китапханәсен, кулъязмаларын төяп алып китәләр. 27 сентябрьдә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Фатыйх Кәримине үлем җәзасына хөкем итә.

Белешмә:

Фатыйх Гыйлман улы Кәримов (Фатых Кәрими) 1870 елның 30 мартында Әлмәт районының Миңлебай авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала, аннан Чистай мәдрәсәсендә укый. 1892 елда укуын дәвам итү өчен, Төркиягә китә. Гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә. 1896-1898 елларда Ялтадагы мәдрәсәдә укыта. 1899 эшкуар Ш.Рәмиев белән  бергә Европа илләренә сәяхәт итә. Аннан Оренбургка күченә. «Вакыт» газетасының  12 ел буе баш мәхәррире була. Әтисе үлгәч, аның типографиясендә китап бастыру эше белән шөгыльләнә. 1925 -1937 елларда Мәскәүдә  СССР халыклары Үзәк нәшриятында эшли. Кулга алынганчы, Нәриманов исемендәге Шәрык институтының төрек теле укытучысы булып эшли.

Фатыйх Кәрими төрек шпионы буларак кулга алына һәм 1937 еның 27 сентябрендә атып үтерелә. Кабере билгесез.  

Фото: tatmuseum.ru

Сораштыру