Тәмугка тиң ике ел

Тәмугка тиң ике ел

Корбаннар күләме буенча Россиянең Гражданнар сугышындагы югалтуларына тәңгәл һәлакәт Идел буе, Урал, Казахстан, Көнбатыш Себер, Көньяк Украина территорияләрен колачлый. 1921 елда башланган ачлык санаулы айлар эчендә берничә миллион кешенең гомерен өзә. Республика бәла-казаның нәкъ үзәгендә кала.

 СОҢАРГАН ЯРДӘМ

1921 елның яз азагында ук күп кенә волостьларда, шул исәптән ТАССРның шактый кантонна­рында, ашарга икмәк калмый. Ашлык, орлык запасларын прод­разверстка отрядлары кырып-себереп җыеп китә, еш кына кирәгеннән артыгын да тартып ала. «Иртә яздан хәзергә кадәр бер тапкыр да яңгыр яумавы һәм июньдәге эсселек уҗымнар­ны да, сабан ашлыгын да, шулай ук бакчалардагы яшелчәләрне дә тулысынча көйдереп бетер­де… – дип яза 1921 елның июль уртасында Чистай кантоны Ерык­лы волосте башкарма комите­ты рәисе үзенең докладында. – Ач халык инде күптәннән төрле суррогатлар белән туклана… һәм, киләчәктәге коточкыч хәлләрдән куркып, кая булса да китү ягын кайгырта… Инде хәзер үк Югары Никиткино авылында гына да 28 июньнән 3 июльгә кадәр алты ке­шенең ачтан үлүе һәм ачлык ки­тереп чыгарган 289 авыру очрагы теркәлде… Ап‑ак ябык чырайлы күләгәләрдәй кешеләр үлемгә хө­кем ителгәннәрне хәтерләтә…»

1921 елның 18 июлендә Ачларга ярдәм күрсәтү үзәк комиссия­се (ЦК Помгол) төзелә, берничә көннән соң мондый комиссия ТАССРда да оештырыла. Ачлык котырынган төбәкләр корылык­тан зыян күрмәгән республика­ларга беркетелә. Татарстанны Вологда, Владимир һәм Петроград губерналары тәэмин итәргә тиеш була. Язучы Максим Горь­кий Европа һәм Америка илләре җитәкчеләренә Россиядәге ачлар­га булышуларын сорап мөрәҗә­гать итә. Дөньяның фән һәм иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре Совет­лар иленә ярдәм күрсәтүчеләр са­фын тулыландыра. Алар арасын­да Альберт Эйнштейн, Анатоль Франс, Бернард Шоу исемнәре бар. Төньякны өйрәнүче таныл­ган тикшеренүче Фритьоф Нан­сен ачларга ярдәм күрсәтү буенча гомумевропа оешмасын җитәкли. Идел буйлап барып, ул балалар йортларында, хастаханәләрдә, үләргә җиткән авылларда була. Милләтләр Лигасына мөрәҗәгате игътибарсыз калдырылгач, Совет Республикасына Нансен үзе зур суммада акча бирә.

Ачлык хөкем сөргән башка районнардагы кебек үк, 1921 елның көзенә ТАССРда Американың ачларга ярдәм күрсәтү адми­нистрациясе, берничә халыкара оешманы берләштергән Нансен миссиясе, Халыкара эшчеләр комитеты, Халыкара балаларга ярдәм күрсәтү берлеге һәм башка комитетлар эшли башлый. Әмма бу ярдәм генә җитми…

ҮЛЕМГӘ ХӨКЕМ ИТЕЛГӘН ТЕРЕЛӘР

1921 елның декабрендә Тат­республиканың 12 кантонын карап кайткан тикшерүче үзе­нең «Азык-төлек һәм санитария шартлары турында доклады»нда түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Язын республикада, Казанны да кертеп, 3 366 719 кеше яшәгән. Хәзерге вакытта әлеге сан якынча 2 892 200 кешегә тәңгәл. Кимү 14 про­центны тәшкил итә…» Докладчы фикеренчә, халыкның нибары 12 проценты гына кышны чыга­чак, 2,3 миллионга якын кеше ач­лыктан һәм авырулардан үләргә хөкем ителгән.

«Иделнең көнбатыш ярында­гы Зөя, Буа, Тәтеш кантоннары ачлыктан бигрәк тә нык зыян күрә… Анда хәл шулкадәр авыр ки, Америка администрациясе һәм Помгол күрсәткән ярдәм генә, шартлар бераз яхшырак бул­ган кантоннардагы кебек, хәтта вакытлыча да җиңеллек китерә алмый… Тиф, бигрәк тә тимгелле

тиф, Лаеш һәм Спастан кала, бар­лык кантоннарда да бик тиз та­рала. Күрәсең, Лаеш районында ул басылгандыр, Спаста исә бөтен кеше диярлек аның белән чирләп чыккан инде. Буа кантонында тимгелле тиф аена 300 процент­ка кадәр арта, күп авылларда ха­лыкның яртысы аны йоктырган инде. Тәтеш турында да шуны ук әйтергә була. Арчада тифның таралышы 400 процентка кадәр җитә, – дип дәвам итә докладчы. – Барлык территориянең 90 про­центын үтеп, мин бер генә кисәк булса да ипи яки ат итеннән баш­ка бүтән ит күрмәдем. Күп урын­нарда хәтта төп суррогат булган алабутаның да поты 120–150 000 сумга җитә».

«Татреспубликаның 13 канто­нында халыкның 85 проценты ач­лыктан интегә. Бары 463 755 кеше генә тук була. Калганнары ала­бута, сөяк оны, балчык һәм баш­ка төр суррогат ашый. Мәче, эт, күсе һ.б.ларның үләксәләрен ашау – гадәти күренеш», – дип яза Помгол рәисе Вознесенский 1921 елның мартындагы докладын­да. Декабрьдә исә, кешелекнең иң соң чигенә җиткән адәмнәр, инде хайван үләксәләре белән генә түгел, ә кеше мәетләре белән дә туклана башлый, кайчагында хәтта тере кешеләрне дә ашаудан тайчанмыйлар…

0_10d30d_cb311892_orig

КЕШЕГӘ ХАС БУЛМАГАН ФАҖИГА

Ач балаларга ярдәм итү Рус- Америка комитетының Спас кан­тоны әгъзасы иптәш Бариновның «Әти-әнисе ашаган 7 яшьлек ма­лай мәетен тикшерү мәсьәләсе буенча» хәбәреннән:

«Беренче булып гаепләнүче­нең каенатасы Монаховтан сорау алынды. Ул 7 яшьлек оныгы – Малов Феофил Степан улының ачлыктан интегүе, зәгыйфьләнүе һәм 1 гыйнвар иртәсендә үлүен раслады:

– Минем Феофилны җирләргә кирәк дигән тәкъдимемә Малов улының мәетен ашарга җыенуын әйтте. Мин, әлбәттә, моңа ышан­мадым һәм чиркәүгә киттем, анда руханига Маловның ниятен җиткердем… Чиркәүдән кайт­кач, мәетнең башы, кул-аяклары булмавын күрдем. Минем: «Кая куйдыгыз?» дигән соравыма, Ма­лов, без хатыным белән аларны пешереп ашадык инде, диде…»

«Татреспубликаның Спас кантоны халкына кичекмәстән ашыгыч ярдәм һәм Үзәктән азык‑төлек кирәк. Әгәр ашыгыч ярдәм күрсәтелмәсә, кеше ашау очраклары артачак, үлем‑китем турында исә сөйләп торасы да юк инде, Спас кантонына Үзәк ал­дында чаң сугарга кирәк, дип са­ныйм…» – дип нәтиҗә ясый Ба­ринов.

Күп кенә башка кантоннарда да мондый куркыныч хәлләр бу­лып тора. Бу турыда мәгълүмат ТАССР Үзәк Башкарма комите­ты каршындагы Ачларга ярдәм күрсәтү үзәк комиссиясенең ар­хив папкасында саклана.

«Февральдән (1921 ел – ред. иск.) 5нче номерлы хәбәр: Сәпәй волосте башкарма комитеты 10 февральдә хәбәр итүенчә, Азнакай авылында гражданин Фәбрулла Фарукин үзенең өч ай­лык улын суеп ашаган, тикшерү бара».

Югары Байлар авыл сове­ты рәисе Садыйковтан хәбәр: «1922 елның 28 гыйнварында Югары Байлар авылында граж­данка Шәмсениса Сәхабиеваның кызы Рәхилә ачлыктан үлгәч, ач ана кызының күкрәк читлеге һәм корсагын ярып, бөтен эчке әгъзаларын казанда пешереп ашаган, аннары үзе дә үлгән. Моны аның балалары – 11 яшь­

лек Фәридәбану белән 8 яшьлек Әхмәтгариф карап торган. Әлеге мәетләрне тикшерү өчен, Югары Байлар авыл советының Күзкәй фельдшерлык пунктыннан та­биб яки фельдшер чакыртуын сорыйбыз…»

Чистай, Кантон башкарма ко­митеты, телеграмма: «Күтәмәдә 3 кешене ашауларын хәбәр итә­без җинаять ачыкланган Башкар­ма комитет рәисе урынбасары Якупов».

ТОРМЫШ ТИГЕЗЛӘМӘСЕ

«Известия ЦК РКП(б)» газета­сының 1921–1922 еллар архи­выннан: «Иделдә ачлык куәтләнә, 13 миллионлап кеше – респуб­лика халкының уннан бер өле­ше ачлыктан интегә… Хәзерге вакытка кадәр бик аз яки оч­раклы гына ярдәм күрсәтелә, анда әле хосусый хәйриячелек формалары өстенлек итә, азык‑ төлек ярдәме акча ярдәменнән шактый калыша һәм халыкның реаль ресурсларына бөтенләй т у р ы к и л м и . . . П а рт и я н е ң төп өндәмәсе – «Ун тук кеше бер ачны ашата» – бернигә дә карамастан үтәлергә тиеш. «Партия түбәндәге бурычлар­ны үтәүне тәэмин итәргә тиеш: һәр эшче үз ихтыяры белән аена 3 фунт акчасын биреп барсын; һәр утыз эшче һәм хезмәткәр бер баланы уллыкка алсын; һәр крестьян ач кешегә ай саен, кимендә, 3 фунт икмәк бирсен; һәр ун йорт бер баланы асрама­га алсын… Ачлыкны киметүдә авылның өлеше күбрәк булырга тиеш. Әмма крестьяннар ачларга ярдәм эшенә хәзергә кадәр тиеш­ле дәрәҗәдә тартылмаган…», – дип белдерә 1922 елның февраль азагында РКП(б) ҮК секретаре Вячеслав Молотов.

Бу чорда ТАССРда балалар өчен паек нормасы аена 7,5 фунт (3,4 кг) он һәм 15 фунт (6,7 кг) бәрәңге, олылар өчен 3,75 фунт (1,7 кг) он һәм 15 фунт бәрәңге тәшкил итә. Әмма, шул исәптән ТАССРга да, 1921 елның көзендә 3 миллион пот ашлык, 1922 елда 5 миллион пот чамасы орлык җибәргән шеф губерналарның ярдәме нәтиҗәсендә, көзге чәчү кампаниясе уңышлы үткәрелә. Бу һәлакәт масштабларының кими башлавына өмет уята…

Әмма әле 1922 ел азагында да җитди вазгыять саклана. «Ста­тистика идарәсе 1922 елда аш­лыкның тулаем уңышы (ашлык­ка әйләндереп өстәлгән бәрәңге белән бергә) 32 775 297 потка җиткән, дип исәпли. Халык әле­ге микъдардан 5 000 000 потын уҗым чәчүгә, 3 500 000 потын азык‑төлек салымы (!) түләүгә, тулаем алганда, барлыгы 8 500 000 пот тоткан. Санап чыгарсак, 24 275 297 пот кала. Азык‑тө­лек халык комиссариаты нор­маларыннан чыгып, халыкның азык-төлеккә ихтыяҗы җан ба­шына 12 поттан дип исәпләгәндә, Татреспубликада яшәүче 2 677 283 кешегә 32 127 396 пот таләп ителә. Ягъни 7 852 099 пот җи­тешми, һәм сабан орлыгына бернәрсә дә калмый. Халык, куллануны киметеп, норманы җан башына 7,5 потка гына кал­дырса, язгы чәчү өчен орлыкны экономияләп була. Әмма бу чара да 4 200 000 поттан артыграк ор­лык бирә алмый…», – дип яза ТАССРның беренче игенчелек халык комиссары Юныс Вәлидов.

Икмәк, халык нормасы, шулай ук профсоюзлар, армия, авыл һәм ирекле оешмалар күрсәтә торган ярдәм күләме нормаларын үз эченә алган башка тигезләмәләр, гаять күп көч түгеп булса да, нә­тиҗәдә чишелә. Әмма ТАССРда халык саны 1926 елда гына «ре­волюциягә кадәрге дәрәҗәсенә» җитә – ул чактагы җанисәп рес­публикада 3 369 000кеше яшәвен күрсәтә…

 

"Татарстан" 

Сораштыру