Татар театрының атасы, «Сәйяр» труппасының режиссеры Габдулла Кариев: «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр»

Татар театрының атасы, «Сәйяр» труппасының режиссеры Габдулла Кариев: «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр»

        Г.Кариев, Г.Тукай, Ф.Әмирхан кебек татар халкының бөек шәхесләре барысы да бер елда, 1886 елда туганнар. Аларны туган еллары буенча гына түгел, башка сәбәпләр белән дә берләштергән уртак сыйфатлар күп. Алар өчесе дә чыгышлары буенча дини мохиттән;  аларның берсе дә гаилә корып, үзенең варисларын калдырмаган; өчесе дә якыннан аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр; өчесенең дә сәламәтлеге бик зәгыйфь булган. Тукай – 27, Кариев – 33, Әмирхан 40 яшендә якты дөньяны калдырып киткән. Һәм шундый кыска гына иҗат гомерләрендә алар гаять зур эшләр башкарганнар.

          Миңнебай Хәйрулла улы Хәйруллин ничек Габдулла Кариев булып киткән соң? Ул Чистай өязенең Колбай-Мораса авылында Миңнебай Хәйрулла улы Хәйруллин булып дөньяга килә. Гаҗәеп сәләтле, зирәк, унике яшеннән үк Коръәнне яттан белгән шәкерткә мәдрәсә мөдәррисе, мужик исемен йөртмәсен, дип, Габдулла исемен бирә. Шуннан ул халык арасында Габдулла Карый (ягъни Коръәнне яттан белүче) булып таныла. Авыл мәдрәсәсен 1904 елда тәмамлаган Габдулла Җаек (Уральск) мәдрәсәсенә укырга керә, анда Г.Тукай, К.Мотыйгый кебек күренекле шәхесләр белән таныша һәм аралаша. 1907 елда Габдулла Түбән Новгородта «Сәйяр» артистлары белән очраша һәм тормышын мәңгегә татар театры белән бәйли. Шул вакытта «хафиз», «карый» сүзләреннән файдаланып, фамилиясен «Кариевка» алмаштыра. Киң җәмәгатьчелек алдында Габдулла Кариев иң элек актер сыйфатында таныла. Г.Гейне, Ф.Шиллер, Н.Гоголь, Г.Камал, Г.Исхакый әсәрләрендә төп рольләрне башкарганда аның киң колачлы драматик һәм трагик образлар, көлкеле персонажлар тудыру сәләте ачыла.

          Тәүге чорда бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Труппаның режиссеры Кариевның даими эш урыны да, спектакль әзерләү өчен шартлары да булмый. Репетицияләр тимер юл вагоннарында, кунакханә бүлмәләрендә ясала. Артистлар үз киемнәрендә уйныйлар, бутафория, декорация, яктырту, музыка турында сүз дә юк. Шуңа күрә Габдулла Кариев бөтен көчен, энергиясен артистлар белән эшләүгә, иҗатларын киңәйтү-үстерүгә юнәлтә.

          Габдулла Кариев – театр сәнгатенең төрле өлкәләрендә мәктәп тудырган шәхес, мәсәлән, актерлык мәктәбе, режиссура мәктәбе. Татар актер кадрларын үстерү, милли башкаручылык мәктәбе тудыру – театр сәнгате үсешенең тәүге бишьеллыгында Кариев үтәгән бурычларның берсе булып тора. Әлбәттә, аңа җиңел булмый, чөнки янәшәсендәге башкалар кебек үк, аның да махсус театраль белеме юк. Әмма шулай булса да, табигать биргән олы талант, зур тырышлык, аналитик акыл үзенекен итә.

Татар театрының милли драматургиядән башка үсүе мөмкин түгеллеген яхшы аңлаган Габдулла Кариев репертуарга татар әсәрләрен күбрәк кертүгә зур игътибар бирә. Әмма пьесалар җитмәве үзен нык сиздерә. Җитмәсә, алардан аерылып чыгып янә ике татар театры – «Нур» һәм «Ширкәт» барлыкка килә. Бер үк пьесалар өч театрда да уйнала. Кариев бу хәлдән чыгу юлын эзләп, моңарчы куелырга рөхсәт булмаган 22 әсәрне туплап, аларны куярга рөхсәт сорап, Петроградтагы Матбугат эшләре буенча үзәк идарәгә җибәрә. Шулай итеп, Г.Камалның - «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Беренче театр», К. Тинчуринның «Соңгы сәлам», «Беренче чәчәкләр» кебек  әсәрләр сәхнәгә менә. Кариев күп кенә татар драматурглары белән тыгыз элемтәдә була, кемнең нинди әсәр язуын, чама белән кайчанрак тәмамланасын белә. Тормышта очраучы кызыклы характерлар турында драматургларга сөйли, яңа темалар күрсәтә. Башка шәһәрләрдә яшәүче каләм осталары, мәсәлән, Ш.Камал, М.Фәйзи белән даими хат языша. Халык тормышыннан алынган пьесаларга конкурс игълан итеп, аның шартларын «Кояш» гәзитендә бастыра. Конкурс искиткеч яхшы нәтиҗәләр бирә.

          Габдулла Кариевның татар драматургиясенә керткән аеруча зур өлеше – К.Тинчуринны «Сәйяр»гә кабул итү. Өйрәнчек актер итеп эшкә алынган Тинчуринның артист, режиссер, драматург буларак тәүге адымнары ихлас күңелле, таләпчән Кариев күзәтүендә ясала. Тинчурин да буш калмый, Кариевка махсус яңа роль бирә. Ләкин тынычлап эшли алмый, тиф авыруы аяктан ега. Ул бу мәкерле чирне җиңеп чыга, терелә. Каты авырудан хәлсезләнгән организмын чыныктырам дип, көн саен ат мае эчә башлый. Дуслары ничек кенә каршы төшсәләр дә, бу эшне ташламый. Майның артык күплеге Кариевның бавырын эштән чыгара. Чиктән тыш авыр шартларда алсыз-ялсыз эшләү, күп вакыт ач, туңып-өшеп ил буйлап гастрольләрдә йөрү нибары 13-15 ел эчендә бөек эшләр башкарган Кариевның сәламәтлеген җимерә. Үпкә һәм тамак чахоткасы белән җәфаланып, 28 яшендә операция ясата, шуннан соң рәткә керә алмый, еш кына тавышы бетә.

            Габдулла Кариев: «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», - дип әйтеп калдырган. Милләткә хезмәт итү теләге аны зур шәхес буларак таныта. Аны күмү җеназасында меңнәрчә кешеләр катнаша. Шул көннәрдә татар яшьләренең «Эш» газетасында мондый сүзләр язылган: «Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең». Язучы Г.Ибраһимов та аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», - дип яза.

         Белешмә

 Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8 маенда Татарстанның Нурлат районы Күлбай-Мораса авылында туа. 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. 1904 елда Җаек каласына китә. Монда ул җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Тукай һ.б шәхесләребез белән якыннан аралаша. «Сәйяр» труппасы белән очраша һәм тормышын артистлык эшенә багышлый. Труппаның артисты да, режиссеры да, педагогы да, администраторы да, оештыручысы да, драматургы да («Артист» дип исемләнгән комедия яза һәм ул бүген дә сәхнәдә уйнала) була.

         Габдулла Кариев 1920 елның 28 гыйнварында Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. 2007 елдан Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариев исемен йөртә. Туган авылында музее эшли.    

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D0%B4%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B5%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&pos=2&img_url=https%3A%2F%2Fimg0.liveinternet.ru%2Fimages%2Fattach%2Fd%2F1%2F135%2F504%2F135504056_00Gabdulla_Kariev.JPG&rpt=simage,   

https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D0%B4%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B5%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&pos=9&img_url=https%3A%2F%2Fkitaphane.tatarstan.ru%2Ffile%2F43(6).jpg&rpt=simage

          

Сораштыру