Габдулладан Ленинга кадәр

Габдулладан Ленинга кадәр

СССРның халык артисты, шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуков.

...1940 елның көзендә Уфа театрына Мәскәүдән режиссер В.С. Витт килеп төшә. Ул Николай Погодинның “Мылтыклы кеше” әсәрен сәхнәгә куярга җыена икән. Һич көтмәгәндә-уйламаганда В.И.Ленин ролен яшь артист Габдулла Шамуковка тәкъдим итәләр. Артист бик озак уйлап тормый, ризалаша. Ләкин, эшли башлап, ярсу хисләр, кызу уйлар басыла төшкәч, артист югалып кала. Тырыша торгач, йөзәр кат грим сала торгач, тышкы кыяфәте охшый башлый кебек. Әмма артист өчен иң мөһиме – образның эчке дөньясы бит. Ә Ленин кебек бөек шәхеснең бөтен уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен ничек итеп халыкка, тамашачыга җиткерергә?! Артист бөек юлбашчы турында китаплар укый, аның әсәрләренә кереп чума. Үзенең генә “теше үтмәгәч”, аңа махсус философ беркетәләр. Ләкин укыган саен, бөек шәхес образына тирәнрәк кергән саен, ул үзенең ил җитәкчесе турында әле бик аз белүен тоя бара. Ул үзлегеннән әзерләнеп, педагогия институтын тәмамлый. Ә юлбашчы ролендә сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнен беркайчан да онытмый... Смольный коридоры почмагыннан борылып, халыкка күренүгә, тамашачы, сихерләнгәндәй, аягүрә басып алкышлый башлый. Артистның тез буыннары дерелди, бер мизгелгә һушы киткәндәй була. Ул ирексездән янәшәсендә торган матраска таянып, катып кала. Бик-бик озак тоела аңа бу мизгел. Һәм, ниһаять, үз-үзен кулга алып, уйнап китә.

Белешмә: 

Габдулла Рухулла улы Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Ульяновск өлкәсе Чердаклы районы Әсән авылында туа. 1931 елда Башкорт сәнгать техникумын тәмамлый. 1930-46 елларда – Башкорт академия театры актеры. 1946-81 елларда – Татар академия театры актеры. 1952 елда  Казан педагогия институтын тәмамлый. Сәхнәдә Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында - Тукай, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”ендә – Нуретдин, Гогольнең “Ревизор”ында – Хлестаков, Н.Ф.Погодинның “Мылтыклы кеше”сендә – Ленин һ.б. зур  рольләрне башкарып, театр тарихына кереп кала. Язучы буларак мәсәлләр, шигырьләр яза, тәрҗемәче буларак дөнья һәм рус классик язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Башкортостанның атказанган, Татарстанның, Россиянең, СССРның халык артисты исемнәренә лаек була.

1981 елның 21 декабрендә Казанда үлә.

Сораштыру