Галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди: «Мин – бөтендөнья философы»

Галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди: «Мин – бөтендөнья философы»

Гөнаһтан куркып балык та тотмаган, ялган-алдауны кабул итмәгән, бөтен гомерен үз халкына хезмәткә багышлаган 70 яшьлек Әхмәдһади Максудига да совет власте «халык дошманы» ярлыгын таккан. Имеш, ул Казанда Идел -Урал оешмасын төзүдә катнашкан. Имеш, Максуди Төркия, Германия, Япония, Әфганстан файдасына шпионлык иткән. Аны беренче мәртәбә 1933 елда кулга алалар. Ул ВСФП (Всесоюзная социал-фашисткая партия) оештыруда, Совет властена һәм партиягә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнә, 3 елга Киров шәһәренә сөргенгә сөрелә.

1936 елда срогы тулса да, аңа кабат «эш» ачалар. Кимсетү, хурлау, кыйнаулар белән алып барылган сорау алуларда Максуди соңгы чиккә китерелеп җиткерелгәнче, тикшерүченең үзенә таккан барлык гаепләүләрен дә кире кагып килә. Ләкин НКВД төрмәләрендә ихтыяр көчен сындыра торган чаралар кулланып, 70 яшьлек Әхмәтһади Максудины кайбер гаепләрне үз өстенә алырга мәҗбүр итәләр. Әмма соңыннан ул алардан барыбер баш тарта. Соңыннан аны психиатрия больницасына салалар. Монда эләгүенең сәбәбе – көчле стресс. Төрле хурлау-кыйнаулар аша алынган җаваплар, фикердәшләренең күбесенең инде юк ителүләре, гаиләсенең интегеп яшәве турындагы уйлары, гаебен танымауга ачуы чыккан тикшерүченең «Мин сине казыкка утыртам» диюе аңа бик көчле тәэсир итә. Шунлыктан аны нерв авырулары больницасына салырга булалар. Максуди камерадагы авыруларны күреп, моннан тизрәк чыгу җаен карарга кирәк дигән фикергә килә. Әмма, төнлә берсе аңа, мондагыларның күбесенең үз акылларында икәнлеген һәм әгәр аның үлем җәзасыннан котыласы килсә, үзенә берәр төрле легенда уйлап табарга кирәклеген аңлата. Иртәгесен врачка чакырылгач, «Син кем?» дигән сорауга ул: «Мин – бөтендөнья философы» ди  һәм, шул көннән башлап, һәр чакырылган саен, Әхмәтһади Максуди врачка Көнчыгыш фәлсәфәсе буенча лекция укый. Фәлсәфәдән бихәбәр булган врач аны больницада тотарга мәҗбүр була. 1938 елда аны «авыру» дип табып, иреккә чыгалар. Төрмәдән чыккач, сәламәтлеге какшаган Максуди инде озак яшәми.

1893 елда Әхмәтһади Максуди Төркиягә китә. Анда яңа ысул белән белем бирүче мәктәпләрдәге уку-укыту тәртипләре белән таныша. Биредә ул төрек халкының күренекле язучысы, мәгърифәтчесе һәм андагы җәдитчелек хәрәкәтенең башында торган  һәм бөтен төрки дөньяга танылган Әхмәд Мидхәт белән дуслаша. Төркиядән кайтышлый, Исмәгыйль Гаспринский чакыруы буенча, Бакчарасарайда туктала, бер елга якын аның җитәкчелегендә яңача уку-укыту системасына күчкән Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыта, шул ук вакытта «Тәрҗеман» газетасында да эшли, ягъни үзе дә газета чыгару хыялы белән йөргән Максуди монда газета чыгару эшенә өйрәнә.

1895 елда Казанга кайткач, Әхмәтһади Максуди дәреслекләр язу, бастырып чыгару һәм аларны тартату эшенә керешә. Аның төп максаты – заман таләбенә җавап бирә торган дәреслекләр булдыру һәм туган телдә укыту  була. Үзенең дәреслекләр язучы педагог-галим буларак эшчәнлеген «Мөгәллим әүвәл» әлифбасын язу белән башлап җибәрә. Х!Х йөз ахыры – ХХ йөз башында җәдитчә укытуның төп юнәлешләре булып ана телендә укырга һәм язарга өйрәтү, ислам дине нигезләре буенча белем бирү, гарәп теле нигезләрен үзләштерү, рус телен һәм шуның нигезендә дөньяви әдәбиятны, мәдәнятне өйрәнү була. Максуди боларның һәрберсе буенча да хезмәтләр, дәреслекләр, методик кулланмалар яза, бастырып чыгара һәм үзе үк, галим-педагог буларак, әлеге дәреслекләр белән укыта. Ул гарәп телен өйрәнүгә һәм өйрәнү методикасын камилләштерүгә, җиңелләштерүгә дә зур игътибар бирә. Телләр белүнең әһәмиятен яхшы аңлаган, үзе дә алты тел белгән Әхмәтһади Максуди рус, француз телләрен өйрәтү өчен дә дәреслекләр яза. Ул ислам дине нигезләрен өйрәнүгә, аның мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылуына ирешергә тели.

1905 елда Максуди Казан шәһәр Управасына татарлар өчен шәһәр китапханәсендә аерым бүлек ачуларын сорап гариза бирә. Ул гаризасында үзенең булачак китапханәгә 100 данә татарча китап бирәчәген, соңрак төрле кешеләр бүләк иткән 1000 данә китап китерәчәген әйтә. Шәһәр думасы татарлар күпләп яши торган урында китапханәнең филиалан ачарга рөхсәт бирә. 1906 елда Максудиның тырышлыгы белән «Болгар» номерларының ике бүлмәсендә китапханә ачыла.

1905 елгы революциядән соң, Әхмәтһади Максуди үзенең теләгенә ирешә. 1906 елның 15 гыйнварында «Йолдыз» газетасының беренче саны чыга, газетаның нәшире дә,  баш мөхәррире дә Әхмәтһади Максуди була. Газетаның төп максаты – милли проблемалар турында язу, укучыны бәхәскә чакыру, уйларга, милли яңарыш хәрәкәтендә катнашырга, гомумән, үз язмышына, милләт язмышына битараф калмаска өндәү. Татар вакытлы матбугатында иң озын гомерле берничә генә газета-журнал чыккан булса, шуларның берсе – Йолдыз» газетасы. Ул 1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыккан – аның барлыгы 1900 саны дөнья күргән. Газета татар халкын сыйныфларга бүлмичә, халыкны сыйнфый көрәш юлына кертмичә, аның бердәмлеген саклап, бербөтен татар милләтенең тәрәккыятенә хезмәт итә.

Белешмә:

Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди 1886 елның 28 сентябрендә Биектау районының Ташсу авылында туа. Бу гаиләдә татар дөньсының ике олуг шәхесе – Әхмәтһади һәм Садри Максудилар туып-үскәннәр. Әхмәтһади мәдрәсәдә укый. 1881 елда Казанга килә «Күл буе», «Галләмия» мәдрәсәләрендә белем ала, соңгысында  үзе дә ике ел буе укыта. Ул 1892 елда, татар мәгарифендә чын мәгънәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Мөгәллим әүвәл»  әлифбасын бастырып чыгара. Максуди 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслек, методик кулланмалар яза. 1893 елда Максуди Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасын өйрәнә. 1896 елда Казанга кайта һәм, Укытучылар мәктәбендә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып, укытучы дипломы ала. 1906 елда «Йолдыз» газетасының нәшире һәм баш мөхәррире була. Максуди Казанда беренче татар китапханәсен ача. «Иттифак әл-мөслимин» партиясен-фиркасын оештыра. Революциядән соң, аның яңа хөкүмәткә кирәге калмый. Башта педагогия институтында гарәп теле укыта, аннан куылгач, китап төпләү артелендә эшли. 1927 елда 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган татарча беренче энциклопедик сүзлек - «Фәнни камус» бастырып чыгара. «Халык дошманы» ярлыгы тагылып, 1933 елда кулга алына. 1936 елда иреккә чыгарыла. Әмма 1937 елда аны кабат кулга алалар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1939 елда  төрмәдән азат ителә.

Әхмәтһади Максуди 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Татар бистәсе зиратында, Тукай кабере белән янәшә. Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елда Әнкарада чыгучы «Яңа сабах»  газетасында Максудига багышланган зур мәкалә дөнья күрә.

Фото: татарыалушты24.рф

Сораштыру