Атаклы шахматчы, халыкара гроссмейстер Гата Камский

Атаклы шахматчы, халыкара гроссмейстер Гата Камский

       Гата Камский -  милләттәшебез, шахмат буенча СССР чемпионы Рәшит Нәҗметдиновның  данын лаеклы дәвам иттерүче. Гатаның бабасы – Оренбург татары Габдулла Сабиров-Камский – узган гасыр башында Г.Кариевлар белән бергә татар театрына нигез салган кеше. Ул Кама җирлегендә дөньяга килә. Шуңа да артист үзенә Камский дигән тәхәллүс ала. Чын фамилиясе Сабиров була. Ул ишан улы булган, әйбәт белем алган. Әмма әтисе юлыннан китмәгән, сәнгатьне сайлаган. Оренбургта күп еллар дәвамында артист, режиссер  булып эшләгән.

         Гата Камский үзенчәлекле талантка ия булып дөньяга килгән. Хәзергечә әйтсәк, вундеркинд: 2 яшендә – укырга, 4 яшендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Башта әнисе аңа аккордеон ала, ләкин ябык кына малай өчен ул бик авыр була. Аннан әнисе аңа скрипка ала. Соңыннан әтисе рояль алып кайта. 6 яшендә ул инде катлаулы әсәрләрне дә уйный башлый. Шахмат уйный башлагач, музыка арткы  планга күчә. Әнисе үлгәч, әтисе аны берүзе тәрбияли. Ул аны тхэквондо, йога, гимнастика белән шөгыльләндерә. Соңыннан шахмат күп вакытны ала башлагач, физик күнегүләрдән йөгерү белән генә чикләнергә туры килә. Математикага сәләте зур булган малайны мәктәпнең өченче сыйныфына алалар.

     Себердә яшәгән Камскийлар гаиләсе Петербурга күченә, Пионерлар йортында махсус тренер ярдәмендә шахмат серләренә төшенә. 9-13 яшьләрендә төрле чемпионатларда катнашып зур җиңүләр яулый. Кечкенә чакта олылар белән акчага шахмат уйнарга яраткан. Гатага карата әтисе бик таләпчән булган. Ул аның һәр адымын күзәткән, ашау-эчү, шахмат белән шөгыльләнү режимын  даими контрольдә тоткан. Әгәр ярышларда җиңүгә ирешә алмаса, каеш белән дә эләктереп алырга да күп сорап тормаган. Әтисе янәшәсендә Гата бик җитди булган. Ул булганда журналистларның  сорауларына да җавап бирүдән баш тарткан. Ә әтисе булмаганда гап-гади малай, егет кебек үз-үзен тоткан. Гатаның әтисе улы өчен бик күпләр белән  кискен каршылыкка кергән. Спорт оешмалары белән дә, тренерлар, спортчылар, турнирларны оештыручылар белән дә. Хаклыга да , хаксызга да.  «Хакимият бары тик Карпов һәм Каспаров кебек шахматчыларга гына бөтен игътибарын бирә, ә яшьләрне күрми һәм күрергә дә теләми». – дип нәфрәтләнгән.

     1989 елда АКШ миллионеры Д.Кейна Камскийлар гаиләсен Америкада яшәргә калырга чакыра. Бу хәл Америкада узган ачык турнирдан соң була. Әтисе бу илдә яши башлагач, улын бар мәшәкатьләрдән дә азат итә һәм фәкать шахмат белән генә шөгыльләнсен өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра. Бу гамәлләрнең файдасы озак көттерми – Гата Камский  Америка чемпионы булу бәхетенә ирешә. Аризон университетын тәмамлап, адвокат һөнәрен үзләштерә.  1990 елда Гата Камский ФИДЕ гроссмейстеры була. Ә 1993 елда ФИДЕ  буенча дөнья чемпионаты беренчелегенә  Карповка каршы матчларда катнашуга ирешә. Әмма җиңелә. Һәм бу җиңелүне бик авыр кичерә, өстәл артында ук бик озак елый. Бу хәлләрдән соң ул 11 елга шахматны калдырып тора. 2004 елда ул шахматка кире кайта һәм күп кенә чемпионатларда катнашып җиңү яулый: тиз йөрешле шахмат буенча  дөнья чемпионы (2010), Татарстан шахмат федерациясе Кубогы иясе (2015).

         2002 елда Гата Камский Казан кызы Алисә белән таныша. Алар бүгенге көндә барысы да Нью-Йоркта  яшиләр. 2004 елда уллары Адәм туа. Гата Камский әтисе белән берничә тапкыр Казанга килеп, шахмат тактасы артында Татарстанның  данын саклау турында сөйләшүләр алып бардылар. 2011 елда Гата шахмат буенча дөнья чемпионатының Казанда үткән сайлап алу ярышларында катнаша. 2014 елда Камский Татарстан исеменнән рәсми ярышта катнаша. Краснодар краеның Сочи шәһәре янәшәсендә урнашкан Лоо кәсәбәсендә Россия шахмат клублары арасындагы ярышларда Татарстан әләме астында чыгыш ясаучылар арасында беренче тактада Татарстан даны өчен уйный.  

Белешмә

Гата Камский (чын исеме Гатаулла Рөстәм улы Сабиров) 1974 елның 2 июнендә Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә туа. 1987 елда Литваның Капсукас шәһәрендә үткәреләсе СССРның 37 нче бәйгесенә 14-18 яшьлек 51 үсмер һәм егет җыела. 12 яшьлек Гатага бәйгедә 52 нче булып катнашырга рөхсәт итәләр. Берсенә бер тапкыр оттырмыйча, 11 мөмкинлектән 9 очко җыеп, яшь шахматчылар арасында чемпион исемен яулый. Әтиле-уллы Камскийлар яшәргә башта - Петербургка, ә 1989 елда Америкага күченәләр. 1991, 2010  елларда шахмат буенча АКШ чемпионы. Лас-Пальмаста абруйлы шахмат ярышында җиңүче. 1996 елда Алиста шәһәрендә А.Карпов белән ФИДЕ Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшә, җиңелгәч, шахматтан читләшә. Юрист дипломына ия була, үзенең юридик фирмасын ачып җибәрә. 2004 елда шахматка кабат кайта. Ул зур ярышларда даими катнаша, гроссмейстерларның Эло рейтингы буенча беренче егермелеккә керә. Әтисе, аның икенче хатыны,  үзенең хатыны Алисә, уллары Адәм белән Нью-Йоркта яшиләр.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D1%82%D0%B0%20%D0%BA%D0%B0%D0%BC%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9%20%D0%B2%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F&pos=10&img_url=https%3A%2F%2Fwww.sovsport.ru%2Fdata%2Fsovsport%2Fupload%2F2000-01%2F16%2Fimages-1202-1538118754.jpg&rpt=simage,

https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D1%82%D0%B0%20%D0%BA%D0%B0%D0%BC%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9%20%D0%B2%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F&pos=0&img_url=http%3A%2F%2Fpeshka.me%2FChess_players%2Fkamsky.jpg&rpt=simage

 

Сораштыру