Гаяз Исхакый: “Патша төрмәләрендә генә дә унсигез тапкыр утырдым»

Гаяз Исхакый: “Патша төрмәләрендә генә дә унсигез тапкыр утырдым»

Үзенең гомерен чит-ят җирләрдә үткәрергә һәм шунда җирләнергә мәҗбүр булган Гаяз Исхакый - ХХ гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе. Аны тикмәгә генә Цицеронга яки гарәп әдәбиятындагы Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве хәзрәте Алига тиңләмиләр инде.

 ...Патша төрмәләрендә унсигез тапкыр утырган Исхакый һәм тагын берничә кеше суык көннәрнең берсендә сөргеннән качалар. Бик нык ачыгалар. Бер иптәшләре, тирә-якта авыллар бардыр, мөгаен, шунда икмәк, башка ризык һәм аны пешерергә савыт-мазар эзләп карыйм,  дип китеп бара. Аны өч көн, өч төн көтәләр. Бер яктан салкын, икенче яктан полициянең аларны эзләп табып тоту куркынычы зур була... Ниһаять, теге иптәшләре икмәк, бер букча ярма һәм казан күтәреп кайтып җитә. Ярманы казанга салып, мең бәла белән учак ягып җибәрәләр. Пешкәнен зар-интизар булып көтәләр. Менә хәзер пешеп җитә генә дигәндә, әллә каян ком бураны куба һәм ком казанга тула. Ни хәл итмәк кирәк, башка чара калмый, комлы ярманы ашарга мәҗбүр булалар.

  ... 1952 елда Германиядә Гаяз Исхакый шунда яшәүче татар һәм башка төрки халыкларның вәкилләре белән очрашканда болай ди: «Азатлык кояшы әле бөтенләй үк батып бетмәгән. Ул калкыячак. Мин моңа ышанам. Бөтен гомерем буе барлык көч-куәтемне халкым өчен кызганмадым. Патша төрмәләрендә генә дә унсигез тапкыр утырдым. Патша жандармнары, артымнан калмыйча, һәр адымымны күзәттеләр. Хәзер безнең иң төп вазифабыз дүрт гасыр элек баткан арбаны тартып чыгарудан гыйбарәт! Алла безнең белән! Яшәсен халык берлеге!». Гаяз Исхакый Харбинга килгәч, күп очрашулар үткәрә. Андагы яшьләрнең урыслаша баруына борчылып, ул аларга болай ди: «Сезнең милләтегез – бөек милләт. Сез татарлыгыгыздан оялмагыз. Кая барсагыз да, кая керсәгез дә, башыгызны югары тотып керегез. Милләтебезне саклап калу өчен, сезгә укырга, гыйлем алырга кирәк, зиһенегезне баетырга кирәк».

 ...Берлинда яшәгән бик мәшәкатьле, михнәтле көннәрнең берсендә Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай аңа: «Син нәкыш сәнгатен аңлыйсың бит, бар музейга, ачылып китәрсең», - ди. Әмма ул, бу тәкъдимне кире кагып, болай ди: «Юк, кызым. Мин бик күп музейларны карадым. Луврда да бик күп сәнгать шаһ әсәрләрен күрдем-күзәттем (1920-21 елларда Исхакый Парижда яши). Хәзер ул музей дигән нәрсә газапларыма (нервыма) тия. Алга киткән милләтләр иске-москы чүпрәкләрен, тишекле-тошыклы башмакларын да күргәзмәгә куя, шулай итеп мәдәни үзенчәлекләрен саклый. Без исә һәртөрле хокуктан мәхрүм, хәтта җаныбызны да саклый алмыйбыз».

... Гаяз Исхакыйның актив эшчәнлеге аның сәяси дошманнары – коммунистларны бик тынычсызлый. Коммунистик газеталар аны «буржуаз милләтче» һәм «капиталистлар агенты» булуда гаеплиләр. Аңа тагылган иң зур ярлыкларның берсе, имеш ул фашизмны яклаган һәм Гитлерга хезмәт иткән. Сугышның беренче елларында нацистлар аңа үзләре белән эш алып барырга тәкъдим итсәләр дә, Исхакый бу тәкъдимнәрдән катгый рәвештә баш тарта. Ул алманнарның җиңелүгә дучар булачакларын әле 1939 елда ук әйткән була.

 ...Гаяз Исхакый 76 еллык гомеренең 55 елын матбугачы булып үткәрә, һәм шуңа күрә «Идел-Урал  татар матбугатының атасы» дигән зурлауга лаек була. Ул «Тәрәкъкый», «Хөррият», «Таң», «Таң йолдызы», «Тавыш», «Ил», «Сүз», «Ил сүзе», «Маяк», «Милли байрак» газеталары белән «Милли байрак» журналларының баш мөхәррире, оештыручысы була. Инглиз фәлсәфәчесе Кәлил әйтүенчә, милләтләрнең тарихы ул милләт юлбашчыларының тәрҗемәи хәленнән гыйбарәт. Гаяз Исхакый әнә шундый зур шәхес була.

  ...Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, ди халкыбыз. Гаяз Исхакый да үләсе көнне кызына: «Кызым, шулай, гомерләр уза, туган илемдә яшәсәм, күбрәк иҗат иткән булыр идем», дип әйтә.

Белешмә

Гаяз Исхакый 1887 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә укый. Соңыннан укуын Чистайда, Казанның Күл буе мәдрәсәләрендә дәвам иттерә.  1898 елда Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. 1902 елда аны тәмамлагач, ул Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли башлый. Туган авылында мулла булып хезмәт итә. Гаяз Исхакый 1904 елда Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый. «Таң йолдызы» газетасын оештыра. Берничә тапкыр кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Аннан качкач, Төркия, Финляндиядә яшәп ала. 1911 елда ялган паспорт белән Петербургка кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр. 1913 елда төрмәдән чыгаралар, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Петербургта «Ил» газетасын чыгара башлый. 1915 елда газета ябыла. 1917 елда Исхакый аны кабат чыгара башлый. Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана. Милли мәсьәләләрне хәл итү кыенлашкач, 1919 елда башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Язучының «Остазбикә», «Зөләйха», «Алдым-бирдем», «Өч хатын белән тормыш», «Җан Баевич» һ.б. әсәрләре бүген дә сәхнәләрдән төшми, халык яратып укый.

 Гаяз Исхакый  1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдирнәкапы зыяратында җирләнә.

 Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә мемориаль музее эшли. Казан, Чаллы, Әлмәт, Балтач, Чирмешән, Мамадыштагы, Башкортстанның Октябрьск  шәһәрендәге урамнарга Гаяз Исхакый исеме бирелгән.

Фото чыганагы   https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B3%D0%B0%D1%8F%D0%B7%20%D0%B8%D1%81%D1%85%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D0%B9&pos=39&img_url=https%3A%2F%2Fwww.oncevatan.com.tr%2Fimages%2Fupload%2Fayaz.jpg&rpt=simage

Сораштыру