Игнатьев Семён Денисович

Игнатьев Семён Денисович
Җитәкче

ИГНА`ТЬЕВ Семён Денисович (1904, хәзерге Украинаның Карловка а. - 27.11.1983, Мәскәү), партия, дәүләт эшлеклесе. И.В.Сталин исем. Бөтенсоюз сәнәгать академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1935). 1919 елда Бохара тимер юлының баш депосы комсомол ячейкасы секретаре. 1920 дән Бөтенбохара Гадәттән тыш комиссия органнарында, 1921-22 дә шунда ук хәрби бүлек вәкиле. 1922-25 тә Төркестан АССР Коммунистик яшьләр берлеге ҮКның оештыру бүлеге мөдире урынбасары. 1925-28 дә Ташкентта Совет сәүдә хезмәткәрләре берлегенең өлкә бүлеге идарәсе секретаре, рәисе. 1928-29 да Кыргызстан АССР Профсоюзлар советының тариф-икътисад бүлеге мөдире. 1929-31 дә Ташкентта ВЦСПСның Урта Азия бюросы массалар б-н эшләү бүлеге мөдире. 1935-37 дә Мәскәүдә ВКП(б) ҮКның сәнәгать бүлеге мөдире ярдәмчесе. 1937-43 тә - ВКП(б)ның Бурят-Монголия, 1943-46 да Башкортстан өлкә ком-тлары секретаре. 1947-49 да Белоруссия КП ҮКның а.х. һәм әзерләүләр буенча секретаре. 1949-51 дә яңадан Ташкентта: ВКП(б) ҮКның Урта Азия бюросы секретаре, ВКП(б) ҮКның Үзбәкстан ССР буенча вәкиле. 1951-53 тә СССР дәүләт иминлеге министры, 1952-53 тә КПСС ҮК Президиумы әгъзасы, 1953 тә КПСС ҮК секретаре. 1953-57 дә КПССның Башкортстан, 1957-60 та Татарстан өлкә ком-тлары 1 нче секретаре. 1958 нең маенда «Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең хәле һәм аларның эшен яхшырту турында»гы мәсьәлә буенча КПССның Татарстан өлкә ком-ты пленумы утырышы уздырыла. И.ның яклавы нигезендә пленум карарларында татар мәктәпләрен югары квалификацияле педагогик кадрлар б-н тәэмин итү, дәреслекләр б-н тулыландыру, туган тел һәм әдәбиятны укыту дәрәҗәсен күтәрү, ш.у. халык хуҗалыгы өчен татар телен белгән белгечләр әзерләүне яхшырту чаралары күздә тотыла; бу проблемаларга карата игътибарның кимүе өчен ТАССР МС, ТАССР Мәгариф министрлыгы, КПССның Татарстан өлкә ком-ты бюросы, район, шәһәр ком-тлары нык тәнкыйть ителә. 1955-59 да - РСФСР, 1958-62 дә - СССР, 1959-63 тә ТАССР ЮСлары депутаты. КПССның 19 нчы һәм 20 нче съездларында КПСС ҮК әгъзасы итеп сайлана. Дүрт Ленин ордены, Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.
Әд.: Султанбеков Б. Судьба любимца Сталина // Респ. Татарстан. 1999. 9 окт.
Ф.Г.Кәлимуллина.

Сораштыру