ТАССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә
1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы Россиядәге сәяси җирлекне тамырдан үзгәртә. Кискен сыйнфый бәрелешләргә гаять көчле милли-азатлык хәрәкәте дә

1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы Россиядәге сәяси җирлекне тамырдан үзгәртә. Кискен сыйнфый бәрелешләргә гаять көчле милли-азатлык хәрәкәте дә кушыла: элеккеге империя составына кергән халыклар  милли үзбилгеләнеш мөмкинлеген тудырган тарихи форсатны тормышка ашырырга омтыла.

 

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы карар РКП(б) ҮК Политбюросының 1920 елның 20 гыйнварындагы утырышында кабул ителә. Оештыру мәсьәләләре һәм республиканың чикләрен билгеләү буенча эшче комиссияне милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин җитәкли. Ләкин әзерлек эшләренең барышына тулысынча  Владимир Ленин контрольлек итә. Максатка ирешер өчен, ул татар коммунистик хәрәкәте вәкилләре белән дә очрашулар үткәрә. Аерып әйткәндә, 1920 елның 22 мартында Мәскәүдә Казаннан килгән делегация вәкилләре белән Владимир Ильич уздырган киңәшмәне хәлиткеч чара дип атарга мөмкин. Делегация составына РКП(б) ҮК каршындагы Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы президиумы әгъзасы,  «Эшче» газетасы мөхәррире Борһан Мансуров, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе урынбасары Мирсәет Солтангалиев, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе  Сәхибгәрәй Сәетгалиев керә.

 

 

Татар коммунистларының нәкъ менә әлеге өч лидеры яшь республиканың төп оештыручылары була.

 

 

Берничә айга сузылган киеренке эштән, кайнар бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң,  1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла, аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм БҮБК секретаре А.С.Енукидзе кул куя.

 

 

 Декретның сигезенче пунктына ярашлы рәвештә, 1920 елның 25 июнендә Татар Совет Социалистик Республикасы Советларының Беренче съезды уздырылганга кадәр Татар Совет Социалистик Республикасында хакимият бөтен тулылыгы белән Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан оештырылган Вакытлы Революцион Комитетка тапшырыла.

 

 

Республика Ревкомына Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнашкан  танылган татар большевигы Сәхибгәрәй Сәетгалиев (1894-1938) җитәкчелек итә.

 

 

Һәм, ниһаять, 1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Советларының  I Оештыру (Учредительный) съезды уза. Анда  Борһан Мансуров җитәкчелегендә Татар Үзәк башкарма комитеты, Халык комиссарлары советы сайлана, соңгысын  Сәхибгәрәй  Сәетгалиев җитәкли башлый.

 

 

Республика оешуы татар халкының гасырлар буена җыелып килгән өмет-ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеге тудыра, милли үзбилгеләнешкә таба мөһим адым була, РСФСР кысаларында полиэтник дәүләт берәмлеге феномены пәйда булуга китерә. Әлеге процесста гаять зур рольне милли-азатлык хәрәкәте лидерларының һәм теоретикларының берсе Мирсәет Солтангалиев уйный. Аның сыйнфый һәм антиколониаль көрәш, үзенчәлекле “ислам социализмы” принципларын берләштергән, ләкин большевикларда хуплау тапмаган идеяләре ХХ гасырда колониаль изүдән интеккән дөнья халыкларының азатлык көрәше байрагына әверелә.

 

 

 ТАССРның аякка басуы бик авыр шартларда бара. Республикада икътисадый җимереклек, эпидемияләр һәм ачлык хөкем сөрә. 1921 елда, әлеге  афәтләрнең иң кискен  вакытында, ТАССР хөкүмәтенең беренче составы зур үзгәреш кичерә. Сәхибгәрәй Сәетгалиев Кырым АССР Халык комиссарлары Советы рәисе вазыйфасына күчерелә. Аның эшен Вакытлы революцион комитет әгъзасы, элеккеге сәламәтлек саклау халык комиссары Кашшаф Мохтаров кабул итеп ала. Нәкъ менә Кашшаф Мохтаровка һәм аның көрәштәшләренә (араларында - ТАССРның җир эшләре буенча беренче халык комиссары Ю.Н. Вәлидов, мәгариф халык комиссары М.Ю. Брундуков) ул чорның гаять кискен шартларында республика белән идарә итәргә туры килә. ТАССР хөкүмәтенең яңа составы 1921 елгы ачлык һәм җимереклек нәтиҗәләрен шактый кыска вакыт эчендә җиңүгә, Гражданнар сугышы вакытында какшаган һәм коточкыч хәлгә килгән финанс системасын тотрыклыландыруга, республиканың тулыканлы бюджетын формаштыруга, катгый салым эшчәнлеге алып баруга ирешә. Бу вакыт эчендә күп укладлы икътисад төзелә, ул үзенә җитештерүнең патриархаль, вак товарлы, шәхси капиталистик, дәүләт капитализмы һәм социалистик кебек төрле формаларын берләштерә. ТАССРда хуҗалык исәбе шартларында эшләүче трестлар формасындагы сәнәгать өстенлек итә. Таткожтрест, мәсәлән, тармакның  13 эре предприятиесен берләштерә, шул исәптән элеккеге Алафузов фабрикалары комплексын да. Халыкның эшкуарлык активлыгы үсә. 1925 елда  республикадагы  14000 сәүдә предприятиесенең  60 %ы диярлек шәхси капиталга һәм кооперациягә карый.

 

 

Ул чорда үзәк һәм төбәкләр арасында үзара мөнәсәбәтләр актуаль булып кала бирә, беренче чиратта, финанс-икътисад өлкәсендә. Татарстан җитәкчеләре, ХКС һәм ТатҮБК рәисләре - Кашшаф Мохтаров, Хаҗи Габидуллин, Шәйгардан Шәймәрданов, Кәримулла Исмаев һәм башка бик күпләр югары даирәләрдә, хаклы рәвештә Татарстанның югары социаль-икътисадый куәтенә  ишарәләп, республика мәнфәгатьләрен яклыйлар.

 

 

1920 нче еллар - 1930 нчы  еллар башында Совет Татарстанына хас дәүләтчелекнең каршылыклы булуы, бер яктан караганда, Татар үзәк башкарма комитеты, барлык дәрәҗәләрдәге Советлар, Халык комиссарлары Советы, башкарма комитетлары кебек  үз хакимият институтларын формалаштыруда, рәсми эш әйләнешенә татар телен кертеп, дәүләт аппаратындагы каршылыкларны юкка чыгаруда, татарлар арасыннан идарәче кадрларны әзерләүдә, татар милли совет мәктәпәре (егерменче еллар уртасына андыйларның саны 1000нән артып китә) челтәрен төзү юлы аша милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерүдә, икътисадны ныгытуда чагылыш таба. Икенче яктан караганда, федератив мөнәсәбәтләр фактта декларатив булып кала, бу, мәсәлән,  РСФСР ҮБК тарафыннан республиканың 1926 елгы  конституциясе проекты расланмавында, иске режим зыялыларының эмиграциягә китүендә, сыйныф буларак милли буржуазияне юкка чыгаруда, дингә һәм дин әһелләренә, ныклы хуҗалык алып баручы крестьяннарга каршы көрәштә күренә.

 

 

Әлеге тенденцияләрнең барысы да авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм икътисадны индустриальләштерү периодларында ачык чагылыш таба.

 

 

Индустриальләштерүгә курс 1925 елның декабрендә ВКП(б)ның XIV съездында игълан ителә. Төп максат күбрәк аграр ил булган СССРны көчле индустриаль илгә әйләндерү була. Татарстанда индустриальләштерү 1927 елда башланып китә һәм 1929-1937 елларны үз эченә алган беренче бишьеллыклар чорында дәвам итә. Әлеге вакыт аралыгында 100 дән артык сәнәгать предприятиесе төзелә һәм реконструкцияләнә. Заманча җитештерүләрне берләштергән тулы бер тармаклар барлыкка килә: машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика, җиңел сәнәгать. Казан мех комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), «Пишмаш» заводы (1933), Синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм башка бик күп предприятиеләр сафка бастырыла.

 

 

Татарстан илнең индустриаль яктан алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Республика халык хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең дүрттән өч өлешеннән артыгы сәнәгать тармакларына туры килә.

 

 

Традицион рәвештә аграр саналган ТАССРда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү гаять авыр һәм каршылыклы бара. 1927 елның декабрендә узган ВКП(б)ның XV съезды карарларын тормышка ашырып, җирле хакимият хуҗалык итүнең күмәк формаларына күчүне акрынлап башкарырга дигән күрсәтмәне  бозып, тоташ күмәкләшү барышында мәҗбүр итү чаралары куллана башлый.

 

 

Шулай да крестьяннар колхозларга керүдән һәм дәүләткә икмәк тапшырудан баш тарта. Кулаклар исемлегенә кергәннәр һәм дин әһелләре совет хакимиятенең төп дошманнары дип игълан ителә.

 

 

Репрессия чаралары нәтиҗәсендә 1930 елга таза тормыш алып барган 14 меңгә якын  хуҗалык юкка чыгарыла. 40 мең кеше республикадан читкә сөрелә, күпләр озак срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озатыла. Репрессияләрдән курку-өркү тоташ күмәкләштерүне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, республика аны үткәрү сроклары һәм темплары буенча илдә өченче урынга чыга.

 

 

Беренче бишьеллыклар чорында И.В. Сталинның  «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылганнан соң, бу юнәлештәге сәясәт кискенлеген шактыйга киметә. Нәтиҗәдә Татарстанда крестьяннар массачыл рәвештә колхозлардан чыга башлый, аларны бары тик хөкүмәтнең махсус икътисадый һәм стимуллаштыру чаралары нәтиҗәсендә генә кире кайтаруга ирешәләр. Әлеге чараларга машина-трактор парклары төзү, егермебишмеңчеләр ярдәме, колхозларга һәм совхозларга шактый зур финанс ярдәме күрсәтү, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, аңлату чаралары алып бару һәм башкалар керә.

 

 

Икенче бишьеллык ахырына күмәкләштерү колачы  91,5 процентка җитә. Тракторлар саны биш мәртәбәгә арта, комбайннар – алты тапкырга (бу 5 мең трактор һәм 2 меңгә якын комбайн дигән сүз). Колхозларда уңыш күләме бер гектардан 10 центнерга җитә.

 

 

1934 елның 3 гыйнварында  ТАССРны Ленин ордены белән бүләклиләр. Анда мондый сүзләр бар: «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю җыю, орлыкка калдыру) үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдә гаять зур уңышлары өчен».

 

 

Бу урында 1930-1937 нче елларда ТАССР Халык комиссарлары Советын җитәкләгән Абрамов Кыям Алимбәк улы (1897-1938) турында әйтеп үтәргә кирәктер. Ул чордагы гаять зур уңышлар һәм үзгәртеп корулар әлеге шәхес исеменә, аның җитәкчелек талантына бәйле. Абрамов җитәкчелегендә республика авылда күмәк хуҗалыклар оештыру һәм төбәктә авыр машина төзелеше тармагын булдыру буенча партия планнарын үтәп чыгуга ирешә. Республика белән җитәкчелек итүдәге гаять зур уңышларын исәпкә алып, СССР ҮБКның 1935 елның 15 мартындагы Карары белән К.А. Абрамов совет дәүләтенең иң югары бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, өч елдан соң, 1938 елның маенда, Кыям Абрамов, «солтангалиевчелектә» нахакка гаепләнеп, атып үтерелә. 1937-1938  нче елларда совет Татарстанының күп кенә талантлы җитәкчеләре,  ХХ гасырның 20 нче һәм 30 нчы елларының беренче яртысында фәндә, мәдәнияттә якты үзләреннән соң эз калдырган кешеләр сәяси репрессия корбанына әйләнә. Алар арасында – совет Татарстанына нигез салган С. Сәетгалиев, М. Солтангалиев, татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимов, тарихчы М.Г. Худяков, драматург К. Тинчурин һәм башкалар бар. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү һәм икътисадны индустриальләштерү  нәтиҗәсендә Татарстан илнең алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәгенә әйләнә, ләкин хуҗалык тормышын катгый үзәкләштерү, икътисадый ирекнең, республика милкенең чынлыкта булмавы, шулай ук милли хокукларга һәм крестьян халкының хокукларына кагылышлы җитешсезлекләр, кайчак җәмәгатьчелек арасында кискен каршылык уятып, автономия статусының мәгънәсен киметә.

 

 

Күпсанлы талантлы фәнни һәи иҗади интеллигенция вәкилләренең пәйда булуы - ТАССРда мәгариф үсешен күрсәткән уңай факторларның берсе.  Татар әдәбиятында Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким исемнәре яңгырый, профессиональ музыка өлкәсендә – Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, театр сәнгатендә – Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, фәндә -  Гыйлем Камай, Хәмит Мөштәри, Николай Чеботарев, Николай Четаев һ.б. бик күпләр.

 

 

Татар профессиональ совет әдәбиятының, музыкасының, театрының, сынлы сәнгатенең, академик тикшеренүләр һәм вуз фәненең чәчәк атуы җиңел булмаган дәүләт сәясәте шартларында милли үзаңны, туган телне, мәдәниятне саклап калырга, дөнья цивилизациясе казанышларн үзләштерергә мөмкинлек бирә. Европа матбугатында югары бәя алган беренче милли «Сания» һәм «Эшче» опералары куела, опера һәм башка театрлар ачыла, иҗади союзлар барлыкка килә, татар һәм республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чаралары пәйда була. Композитор Салих Сәйдәшев  иҗаты ил күләмендә популярлык казана.

 

 

Бөек Ватан сугышының беренче айларыннан ук ТАССРда илнең иң мөһим тыл-сәнәгать базасы, оборона предприятиеләре формалаша, авиация сәнәгате үсеш ала. Казанда  күренекле совет конструкторлары А.Н. Туполев, С.П. Королев, В.М. Петляков, В.П. Глушко һәм башкалар эшли. Казанда атаклы Пе-2 бомбардировщигы җыела, реактив двигательләр өлкәсендәге тикшеренүләр алып барыла, алар киләчәктә СССР космик сәнәгате нигезен тәшкил итәчәк.

 

 

Бүген авиатөзүчеләрнең хезмәт традицияләрен Россия Федерациясенең авиация һәм моторлар төзелеше сәнәгатенә караган эре предприятиеләр: С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы («Туполев» ГАҖ филиалы) һәм  Казан моторлар җитештерү берләшмәсе (КМҖБ) уңышлы дәвам итә. Алар илебез оборонасын ныгытуга зур өлеш кертәләр.

 

 

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан хәрәкәттәге армия сафларына 700 меңгә якын кеше чакырыла.  Сугыш елъязмасы битләренә көрәш кырларында тиңдәшсез кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитов, Мәгубә Сыртланова һәм башкаларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызына лаек булган 11 519 совет сугышчысы арасында сан ягыннан татарлар, руслар, украиннар һәм белоруслардан кала, дүртенче урында тора. Фашистлар әсирлегендәге хәрбиләр арасында актив антифашистик хәрәкәт оештырган герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы  югары гражданлык һәм сугышчан рух чагылышы, совет кешеләренең какшамас ныклыгы, патриотизмы,  фидакарьлеге үрнәге булып тора.

 

 

Бөек Ватан сугышы башлангач, Казанга СССР Фәннәр академиясе Президиумы һәм академиягә караган шактый күп фәнни институтлар эвакуацияләнә. Алар арасында П.Н. Лебедев исемендәге Физика институты, Физика-техника институты, Радий институты, Ботаника институты, Рус әдәбияты институты һәм башкалар була.  Институтлар белән бергә Казанга анда эшләгән фәнни хезмәткәрләр дә күчерелә. Гаиләләре белән санаганда барлыгы 5000гә якын кеше, алар арасында Фәннәр академиясенең 39 академигы һәм 44 мөхбир-әгъзасы да бар (Сергей Иванович Вавилов, Абрам Федорович Иоффе, Лев Давидович Ландау, Виталий Лазаревич Гинзбург, Борис Греков һәм Евгений Тарле).

 

 

Татарстанның сугыштан соңгы тарихы көчле үзгәртеп корулар, фәнни һәм мәдәни  потенциалның туктаусыз үстерелүе белән бәйле.

 

 

 1940 нчы еллар ахырында  ТАССР тарихында яңа мөһим чор башлана. Бу елларда  Ромашкино, Баулы, Зәй нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Шул чордан башлап, республикада нефть чыгару күләме туктаусыз үсә. 1970 нче елларга ТАССР илдә табылган нефтьнең 30%ка якынын бирә. 1971 елга республика җир астыннан беренче миллиард тонна кара алтын чыгарыла, икенче миллиард тоннаны нефтьчеләр 1981 елда таба.

 

 

1950-1970 нче елларда сәнәгать предпритиеләре интенсив үсеш кичерә.  1959 елда Казанда органик синтез заводы төзелеше башлана. Ул республикадагы иң эре химия заводларының берсенә әверелә.

 

 

Шул ук чорда ТАССРның төньяк-көнчыгышында Кама территориаль-сәнәгать комплексы актив үсә. 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына.  Бүген “Түбән Кама Нефтехим” илебез нефть химиясе сәнәгатендәге иң эре предприятиеләрнең берсе санала. 1969 елда Кама автомобиль заводы – гаять зур автогигант төзелеше башлана. 1976 елның февралендә  конвейердан беренче авыр йөк автомобиле – “КАМАЗ” төшә. Республика  энергетиканы үстерү юнәлешендә дә зур адымнар ясый. 1960-1970 нче елларда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый.

 

 

1940 нчы еллар уртасыннан 1980 нче еллар уртасына кадәр республикада сәнәгатьне интенсив үстерү нәтиҗәсендә, республикада урбанлашу процессы көчәя. ТАССРда шәһәрдә яшәүчеләрнең саны арту күрсәткече ил күләмендәге белән чагыштырганда югарырак була. 1950-1960 нчы елларда  республиканың көньяк-көнчыгышы актив урбанлаша. 1950 нче елларда  Әлмәт, Лениногорск кебек яңа шәһәрләр,  Азнакай, Баулы, Зәй һәм башка күп кенә эшче бистәләре барлыкка килә.

 

 

 1960-1970 нче елларда Кама сәнәгать зонасында шәһәр халкы саны бигрәк тиз арта. «КАМАЗ”ны төзү Яр Чаллының интенсив үсешенә йогынты ясамый кала алмый. 1966 елда  Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелә. Шулай итеп, сугыштан соңгы дистә елларда ТАССРда сәнәгатьнең бик күп төрле тармакларында тиңдәшсез уңышларга ирешәләр, ә төбәкнең бөтен территориясе диярлек урбанлашу процессына тартыла.

 

 

Нефть табу һәм нефть химиясе сәнәгатенең, авиация җитештерүләренең, автомобиль төзелешенең,  икътисадның башка тармакларының үсеше, академик һәм вуз фәненең уңышлары республиканы Советлар Союзының индустриаль яктан иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелдерә.

 

 

Нефть табуның рекордлы күләмнәре, “КАМАЗ” төзелеше, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексының барлыкка килүе совет икътисадына гына түгел, тулаем дөнья икътисадына да җитди йогынты ясый.

 

 

Ләкин Татарстанның сәяси бүленеш принцибына таянып билгеләнгән чикле автономиясе алга таба социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мөмкинлекләрен тыеп тора. Республика халыкларының иҗтимагый үзаңында Татарстанның дәүләт статусын ныгыту, күтәрү идеясе торган саен ныграк популярлаша бара.

 

 

1990 елда Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне игълан итү 1920 елда ТАССР төзелү турындагы Декретта билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу процессының табигый дәвамы була. 1990 нчы еллардагы үзгәртеп корулар, социаль-икътисадый  реформалар нәтиҗәсендә  республика сәясәттә, икътисадта һәм мәдәнияттә, халыкара багланышларда мөстәкыйльлек ала, аның тарихи үсешенең үз мантыйгы пәйда була.

 

 

Республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевнең озак еллар дәвамындагы уңышлы эшчәнлеге дөнья җәмәгатьчелегенә гамәлдә эшләргә сәләтле  

 

 

«Татарстан моделен» тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге модель Россия Федерациясе кысаларында уникаль төбәк дәүләт төзелеше, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, уйланылган икътисадый стратегия, социаль һәм милләтара тотрыклылык үрнәге булып тора. Татарстанның яңа статусы татарларның һәм республикадагы башка халыкларның мәдәниятен, мәгариф системасын үстерү өчен киң офыклар ача.

 

 

 Татарстанда хезмәттәшлекнең һәм толерантлыкның уникаль тәҗрибәсенә ия полиэтник һәм поликонфессиональ җәмгыять оеша. Хәзерге вакытта республиканың 34 милли берләшмәсе Татарстан халыклары ассамблеясенә берләшкән, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

 

 

 Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм итү республика башкаласы йөзен, аның инфраструктурасын тамырдан үзгәрткән вакыйга гына булып калмады, ул татарстанлыларның тарихи үзаңында кискен борылыш ясады. Хәрби, шәһәр төзелеше һәм җитештерү культурасының югары дәрәҗәсе, ислам һәм православие диннәренең, төрки, славян һәм фин-угыр цивилизацияләренең табигый кушылуы хас булган Казанны Җир шарының иң борынгы калаларының берсе итеп тану аны Россиянең өченче башкаласы, эре дөнья мәдәни мирасы үзәге  статусында ныгытты.  

 

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның мөстәкыйльлеге тузган торакның бетерү программасы, социаль ипотека, торак пунктларны газлаштыру программалары һәм башка киң колачлы социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде һәм бирә.

 

 

 Бүген дә, илдәге яңа иҗтимагый-сәяси вазгыять шартларында, әлеге курс үзгәрешсез кала бирә.

 

 

2010 елда Татарстан Президенты вазыйфасын аңа кадәр республика Министрлар Кабинетын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов кабул итеп алды. Зур тәҗрибәгә ия дәүләт эшлеклесе буларак, ул борынгы, күпмилләтле төбәк тарихында тагын бер сәхифәне ачып җибәрде. Аның алдынгы технологияләргә таба юл алуы, инновацияләр идеологиясен алга сөрүе, җаваплы социаль сәясәте Татарстанның киләчәк төбәге буларак заманча образын формалаштырды. Фән сыйдырышлы җитештерүләр, югары технологияле медицина,  спортның массакүләм төрләрен үстерү, киң колачлы торак төзелеше, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реставрацияләү һәм башка казанышлар шаккатыра, туган республика өчен горурлык хисләре уята.

 

 

Татарстан новаторлык башлангычлары, мәгариф өлкәсендә, профессиональ сәнгатьтә  пилот проектлары, заманыбызга хас төрледән-төрле актуаль проблемалар буенча халыкара форумнар уздыру үзәгенә әйләнде. Мәсәлән, Казан федераль университеты Россия вузлары арасында беренчеләрдән булып  предметлар рейтингы буенча  «мәгариф»  юнәлешендә дөнья университетларының топ-100легенә керде, Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивале гаять югары халыкара абруйга ия, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисадый саммиты халыкара икътисадка һәм хезмәттәшлеккә җитди йогынты ясый.

 

 

2015 елгы президент сайлауларында Рөстәм Миңнехановның  сайлаучылар биргән 94% тавышка ия булуы ТР Президенты  алып барган социаль-икътисадый һәм мәдәни сәясәтнең республика халкы тарафыннан хуплануын күрсәтте.

 

 

Бүген Татарстанда алгарышлы икътисадый үсеш, алга таба да  инвестицияләрне актив җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, XXI гасыр кешесе лаек заманча социаль инфраструктураны төзү мәсьәләләрен хәл итү өстенлекле эш юнәлешләре булып санала.  

 

 

Беренче чиратта, 2030 елга кадәрге Стратегияне, 40 республика программасын, гамәлгә ашыру чаралары белән көчәйтелгән милли проектларны башкарып чыгуга бәйле кыю һәм амбициоз планнар, халыкның көндәлек ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре – игътибар үзәгендә.

 

 

Татарстанның соңгы дистә еллардагы зур уңышлары федераль үзәк, шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның даими, системалы ярдәменнән башка мөмкин булмавы да көн кебек ачык.

 

 

Республика халыклары иртәгәге көнгә ышаныч белән карый. ХХ гасырда үтелгән юл, каршылыклы һәм бик авыр булуына да карамастан, дәүләтчелекне торгызу, традицияләрне кире кайтару, республиканың Россия һәм дөнья цивилизациясендә уникаль урынын эзләү вә билгеләү тарихы булды.

 

 

 

 

Сораштыру