Кафил Әмиров: «Безгә Мәскәүдән килеп татар телен өйрәтмәсләр…»

Кафил Әмиров: «Безгә Мәскәүдән килеп татар телен өйрәтмәсләр…»

Татарстан Республикасының  элеккеге  прокуроры вафат. Ул еш кына поляк язучысының түбәндәге сүзләрен әйтергә яраткан: «Дошманнарыңнан курыкма – аларны син күреп-белеп торасың, битарафлардан курык!».

...Институтны тәмамлагач, Кафил Әмировны Сарман районы пркуратурасына тикшерүче итеп эшкә җибәрәләр. Ул вакытта бөтен документлар татар телендә алып барылган. Әмировлар гаиләсе руслар арасында яшәсә дә, өйдә гел татарча гына сөйләшкәннәр. Әмма рәсми телдә татар телен белү бик зур осталык таләп итә. Шуңа аңа татар телендә эшләве бик авыр була һәм ул өч-дүрт көн эшләгәч, прокурор янына керә дә руслар яши торган башка бер районга күчерүләрен сорый. «Ярты ел тикшерүчесез яшәдек, тагын ярты ел көтәргәме? Сезгә өч көн вакыт бирәм. Район китапханәсенә барыгыз, китаплар алыгыз, өйрәнегез!» – ди ул аңа. Беренче гаепләү эшен ул русча яза. Канцелярия мөдире аны җиңел генә татарчага тәрҗемә итә, ә ул башын чайкап карап тора. «Кайчан шулай җиңел генә татарча язарга өйрәнермен икән», - дип уйлый.

http://100.tatarstan.ru/file/100/Image/1b01fd62d93860357e984474c523e4a0.jpg

Ул вакытта татарча кодекслар да, башка бу темага кагылышлы китаплар да булмый. Шуңа күрә тәрҗемә иткәндә ялгышкан чаклары да күп була. Хәсәнов дигән судья аны эш кәгазьләрен татар телендә тутырырга өйрәтә. Нәкъ шул вакытта, ягъни татарча эш теленә өйрәнгәндә, К.Әмировта русча-татарча юридик сүзлек төзү фикере туа. Һәм ул эшкә тотына, сүзләрне гел язып бара. 15 ел узгач ул сүзлек басылып  чыга. Бервакыт ул шул китапның йөз нөсхәсен алып , Сарманга командировкага бара. Дөресрәге, ул чактагы республика прокуроры  яңа килеп эшли башлаган яшь прокурорның хәл-әхвәлләрен белешергә, ярдәм итәргә дип аны бу районга җибәрә. Килә, яшь тикшерүчегә теге китапны бүләк итә, ә аның кызыксынуы бөтенләй юк диярлек. Баксаң, Сарманда да эш кәгазьләрен ручса алып баруга күчкәннәр икән. «Тыючы юк иде, хәзер дә  юк. Безгә Мәскәүдән килеп татар телен өйрәтмәсләр, татар мәктәпләрен ачмаслар – монысын үзебез кайгыртырга бурычлы. Соңгы елларда күбрәк русчага авыштык, татарчаны оныта башладык. Ирешелгән казанышларны югалтмаска иде!Битараф булмыйк!»- ди Кафил Әмиров.  

Белешмә. Кафил Әмиров Татарстанның Югары Ослан районы Нариман авылында 1949 елның 24 маенда туа. 1966- 68 елларда Удмуртиядәге район газетасында корреспондент булып эшли.  1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлагач бер ел Сарман районы прократурасында тикшерүче булып эшли. 1973 -80 елларда ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, 1980 – 89 елларда Казан шәһәренең Вахитов районы прокуроры, 1989 – 1992 – Казан прокурорының беренче урынбасары. 1992 елдан Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.1997 – 2000 елларда – беренче урынбасар. 2000 елда Татарстан Республикасы прокуроры. 2013 елда пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китә. 2020 елның 23 февралендә инсултьтан Казан шәһәренең төбәкара клиника – диагностик үзәгендә вафат була.

Фото Марии Зверевой, источник aif.ru 

Сораштыру