Химия фәне өлкәсендә беренче татар профессоры, университетның иң яшь ректоры Гыйлем Камай
Гыйлем Камай - Казан химия мәктәбен үстерүчеләрнең берсе, Татарстанда фәнни кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул 400 гә якын хезмәтнең һәм 50 ләп ачыш таныклыгының авторы. Мөгаллим буларак 7 фән докторы, 40 фән кандидаты һәм йөзләрчә инженер-химиклар әзерли.
Гыйлем Камай яшьтән әтисез кала, шуңа күрә тугыз яшеннән эшли башлый. Аңа пристаньда йөк ташучы булып эшләргә дә, атлар көтәргә дә туры килә. Ләкин егетнең белемгә омтылышы зур була, һәм ул мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәнә. Соңрак Казан Укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Камай Томск университетының химия бүлегендә укый һәм бер үк вакытта техникумда студентлар укыта, хәтта ятимнәр йорты белән дә җитәкчелек итә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, аны аспирантурада калдыралар, ә күпмедер вакыттан соң Казан университетына күчерәләр. Биредә Камай профессор А.Арбузов җитәкчелегендә белемен күтәрә һәм галим булып өлгерә. 1929 елда Гыйлем Камайны, белемен тагын да күтәрү өчен, Германиянең Тюбенген университетына җибәрәләр. Галим Германиядән зур тәҗрибә туплап кайта һәм 1931 елда Казан университетының органик химия кафедрасы профессоры дәрәҗәсен ала.
1935 елда Камайны университетның ректоры итеп куялар. Бу вакытта аңа 34 яшь була. Университет тарихында беренче татар ректоры ул. Камай уку йортын Союзда иң яхшылардан итү максатын куеп эшен башлый: төп белгечлекләр буенча татарлардан профессорлар әзерләү, татар студентлары санын күпкә арттыру, фәнни-популяр китапларны татар телендә нәшер итүче нәшрият ачу, рус, татар һәм чуваш бүлекләреннән торган факультет ачу һ.б. Ректор физкультура эшен оештыруга да зур әһәмият бирә. Университет командасы Союз күләмендә узган күп кенә ярышларда призлы урыннарга лаек була. Уку йортының финанс хәле җиңелләрдән булмый. Студентлар һәм аспирантларның торак шартлары кызганыч хәлдә. Аңа ахырына кадәр төзеп җиткерелмәгән тулай торак бинасын сафка бастырырга, яңа биналарны төзи башларга туры килә. Бу эшләр барысы да бик кыска гына вакыт арасында – ике ел эчендә башкарыла. Ә Камай ректор булып һичьюгы ун ел эшләгән булса, университет та, татар халкы да нинди зур файда күргән булыр иде...
Тик ни кызганыч, 1937 елда Камайны кулга алалар. Имеш, химик-галимнәрдән дошман группасы төзергә җыенган, әлеге төркем, Германия илне басып алгач, Казан халкының яртысын химик корал белән юк итәргә теләгән. Имеш, Германиядә булган вакытта немец галимнәренә яшерен документлар һәм приборлар биргән, фашистик җәмгытьтә исәптә торган. Имеш, Кытайда туганы яши, Мирсәет Солтангалиевнең туганына укырга кергәндә ярдәм иткән, һ.б. лар. Гаепләрен тануны таләп итеп, катгый сорау алулар башлана. Аны 126 сәгать тоташтан йоклатмыйлар, төрлечә җәзалый һәм мыскыллыйлар. Бәхеткә, Николай Ежов эшеннән алына, һәм илдә сәяси хәл азрак яхшыра төшә. Камайны да сорау алырга чакыралар. Тик бу юлы Мәскәүдән килгән тикшерүче аның белән бик матур сөйләшә, төрмәдә ничек җәзалаулары турында курыкмыйча сөйләвен үтенә, чәй, конфет, печенье, хәтта тәмәке тәкъдим итә. Тикшерүче җәзалаучыларның үзләрен җәзага тартырга вәгъдә итә. Бу сөйләшүләрдән соң төрмә, Камай әйтмешли, шифаханәгә әверелә. Аның һәм аның кебек башка тоткыннарга элеккеге кебек «әй, син, адәм актыгы, халык дошманы» дип түгел, ә «сез» дип кенә дәшә башлыйлар, ашату да бермә-бер яхшыра. 1939 елда Камайны төрмәдән чыгаралар.
Гыйлем Камай һәм Александр Арбузов
Әйе, «гаепсез» дип табып, Камайны төрмәдән чыгаралар. Әмма ул заманга хас булган шикләнү, курку, ышанмау барыбер кала. Университеттан үзе теләп китәргә мәҗбүр була. Академик та була алмый. Бихисап фәнни хезмәтләре булса да, берничә тапкыр гариза бирүенә карамастан, членкор итмиләр. Калган гомерендә Камай Казан химия-технология институтында кафедра мөдире була. Аңа башка зур вазыйфалар бирелми. 1941 елда Гыйлем Камай фосфор һәм мышьяк кушылмалары турында докторлык диссертациясе яклый һәм бу фәнни эше белән Казан химия мәктәбенең данын бөтен дөньяга таныта. Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең хезмәттәшләре һәм шәкертләре белән бергә хәрби максатларга кирәк булган химик матдәләр уйлап табу һәм җитештерүгә бөтен көчен бирә.
Гыйлем Камайның кылган эш-гамәлләре берничә буынга җитәрлек. Ул үзе дә еш кына: «Галим уңышларга «ак күлмәктән туган»га түгел, ә чиксез көч куеп, бар белемен, тәҗрибәсен, энергиясен биреп эшләгәнгә, тырышканга күрә ирешә», - дип әйтә торган булган.
Белешмә:
Гыйлем Хәйри улы Камай 1901 елның 23 февралендә Тәтеш шәһәрендә туа. 1916-1920 елларда Казан Укытучылар мәктәбендә укый. 1920 елда Кызыл Армиягә алына. 1922 елда Томск университетына укырга керә. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт аспирантурасында укый. Профессор Арбузов җитәкчелегендә фосфорның органик кушылмалары химиясе өлкәсендә фәнни юнәлешкә нигез сала һәм аны үстерә. 1931 елда ул, татарлардан беренче булып, Казан дәүләт университетының химия профессоры исемен ала. 1935-1937 елларда ул – Казан университеты ректоры. Соңыннан - Казан химия-технология институтында кафедра мөдире. 1945-1952 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында гыйльми сәркатип. Галимгә СССР Дәүләт премиясе бирелә, ул ике тапкыр Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Гыйлем Камай 1970 елның 17 мартында вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Аның исемендә Казанда урам бар. Тәтеш мәктәбе аның исемен йөртә. Казан химия-технология университетында мемориал төзелгән.
Фото: nlr.ru, kpfu.ru