Әхмәтшин Миңлегәрәй Әхмәт улы

Әхмәтшин Миңлегәрәй Әхмәт улы
Җитәкче

ӘХМӘТШИ`Н Миңлегәрәй Әхмәт улы (1889, Уфа губ., Минзәлә өязе Биклән а. - 9.5.1938, Казан), дәүләт эшлеклесе. 1916 елдан Россия армиясендә, Февр. рев-циясеннән соң Көнбатыш фронттагы 65 нче Себер укчылар полкының хәрби-революцион ком-ты рәисе урынбасары. 1918 дә Бикләнгә кайта. РКП(б)ның Минзәлә ком-тын оештыручыларның берсе, өяз башкарма ком-ты рәисе урынбасары, өяз хәрби комиссары. Чех-словак корпусы фетнәсен бастырганда Минзәлә коммунистик батальонында 2 нче рота командиры. 1919-21 дә Минзәлә өязендә хәрби-революцион һәм башкарма ком-тлар рәисе. 1920 дә крәстияннәр баш күтәрүен бастыруга җитәкчелек итә (к. «Сәнәкчеләр» фетнәсе). 1921-22 дә ТАССР эчке эшләр халык комиссары. 1922 дә Чаллы кантоны а.х. кооперациясендә рәис, икътисад, җир бүлекләре мөдире, 1923-24 тә кантон башкарма ком-ты рәисе, 1924-25 тә РКП(б)ның Чаллы кантоны ком-тының 1 нче секретаре. 1925 тән Казанда яши, а.х. банкы идарәсе рәисе, 1926-27 дә җир эшләре һәм эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссары. 1927-29 да ТАССР ҮБК Президиумы рәисе. 1932-38 дә Татарстан кулланучылар берлегендә ревизия комиссиясе әгъзасы, селекция станциясе директоры, ТАССР ХКС каршында дәүләт арбитры. РСФСР БҮБК, СССР ҮБК әгъзасы. Репрессияләр чоры корбаны. 1937 нең 6 августында кулга алына, гаепсезгә репрессияләнә, үлем җәзасына хөкем ителә (к. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше); үлгәннән соң аклана.
Әд.: Петров Н. Ахметшин М.А.// Борцы за счастье народное. К., 1967.
Ф.Г.Кәлимуллина.

Сораштыру