Легендар хәйрияче Әсхәт Галимҗанов: «Мине кызганырга кирәкми»

Легендар хәйрияче Әсхәт Галимҗанов: «Мине кызганырга кирәкми»

Әсхәт Галимҗановны җимерекләр арасында яшәүче миллионер, беркатлы тилемсә, беренче татар капиталисты дип атаганнар. Аңа  үзе исән вакытта ук Казан үзәгендә, Кремль янында һәйкәл куйганнар. Бронза скульптура композиясен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гаиләсенең шәхси акчаларына торгызалар. 2016 елның  21 гыйнварында Казан шәһәр Думасы утырышында тарихи карар кабул ителә: бакыйлыкка күчкән легендар хәйрияче Әсхәт Галимҗанов истәлеген мәңгеләштерергә – Меңъеллык мәйданындагы Хәйрияче һәйкәле куелган скверга аның исеме бирергә. Ул  - Казан шәһәренең мактаулы гражданины, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены иясе,  Ленин исемендәге Балалар фондының  Л.Толстой исемендәге алтын медале һ.б.  тагын бик күп дәрәҗәле бүләк һәм исемнәргә лаек.

Әсхәт Галимҗановның СССР вакытында ук эшмәкәр булып китүенә,  аның колхоз  базарында йөкче булып эшләве йогынты ясый. Биредә ул һәр көнне тонналап ризык калдыклары калуына һәм  аларны чүплеккә илтеп ташлавына күңеле белән рәнҗи. Моның белән мал-туарны ашатсаң, күпме файдасы тияр иде, дип уйлый. Һәм шул ният белән эшкә дә керешә. Үзенең ат сараенда (ул йөкне ат белән ташый) дуңгызлар өчен дә урын булдыра. Исе чыкмасын, сүзе булмасын өчен, җирне казып подвал ясый, су кертә, кул эшен җиңеләйтү өчен, төрле механизмнар уйлап таба һәм шунда дуңгызлар үрчетә башлый. Акрынлап кесәгә акча керә һәм аны кая куярга дигән уй керә. Әлбәттә, акча булса аны ничек туздырырга икәнлеген һәркем белә. Әмма Әсхәт Галимҗанов түгел. Ул байлыкка кызыкмый, җитмәсә хатыны да комсызлар нәселеннән булмый. Шуңа үзләреннән арткан акчаны кровать астындагы тимер ләгәндә саклап арыгач, ул бу акчага күп итеп алма, груша, әфлисун сатып алып, аны Казанның 1 нче номерлы балалар йортына илтеп бирә. Аннан башка балалар йортларына да илтә башлый.  Акрынлап җиңел машина, автобус кебек кыйммәтле әйберләр сатып алып, аларны да ятимнәр яшәгән йортларга бүләк иткән. Максаты – балалар экскурсияләргә йөрсеннәр, табигатькә чыксыннар, цирк тамашаларын карасыннар.

Әсхәт Галимҗанов кешеләргә, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга,  ятим балаларга булыша башлагач, күңеле күтәрелеп китә. Авыр булса да, ул үзенең бизнесын тагын да үстерә башлый. Тимер юл вокзалыннан ерак булмаган гына урыннан бер иске барак сатып ала һәм, шунда үгезләр симертеп, аларны дәүләткә тапшыра башлый. 300 башка кадәр үгез караган чаклары да була. Бу эштә аңа энесе белән улы да ярдәм итә. «Хуҗалыгымны үстерергә мин үземә калдырам, гаиләмне ашатам. Әгәр артык кала икән – нигә мохтаҗларга булышмаска». Шушы изге ниятенә  тугры калып, ул тир түгеп эшләп тапкан акчасын Татарстанның гына түгел, Чувашстанның һәм Башкортостанның барлык балалар йортларына да, Чернобыль АЭСында  һәлакәт вакытында зыян күргән картлар йортына, җир тетрәү белән җимерелгән Әрманстанга, «Курск» су асты көймәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә, Төньяк Осетиядәгеләргә, хәтта Чили качкыннарына кадәр акча күчерә. Тынычлык фондына да даими ярдәм итеп килә. Совет чорында гына да ул, шул заман акчалары белән 600 мең сумын хәйриячелек эшләренә тота. Ә соңгы елларында үзенең бар уңайлыклары да булган фатирын Казахстаннан кайткан качакларга бүләк итә һәм үзе кабат колхоз базарындагы җимерелеп баручы, суүткәргеч тә кермәгән агач йортка яшәргә кайта.

Әлбәттә, мондый кешенең «дөрес» булмавына шикләнәләр. Кием- салымы да сәләмә генә, үзенә дип алган «Волга»сын да, эш өчен дип алган «Газик» машинасын да балалар йортына бүләк итә. Совет чорында аны ОБХСС тикшерә. Хәтта җинаять эше дә ачалар. Төрмәдән аны үзе ярдәм иткән балалар һәм картлар йортларының директорлары һәм намуслы кешеләр генә йолып калалар. Сүз дә юк, заманасы өчен бу үзенә күрә җинаять булгандыр. Ул вакытта эшмәкәрлек турында закон булмаган бит әле. Азык-төлек калдыкларын ташла, әмма аларны эшкә генә җигә күрмә! Ә нинди зур хезмәт куелганын аңларга теләүче дә юк. Ул бер ара колхоз базарында йөкче булуы өстенә, төннәрен шунда каравылчы да була, агач әрҗәләр дә ремонтлый, тагын әллә-нинди өстәмә эшләр дә башкара. Аны кызганучылар да күп була. Нинди шартларда яшәвен күргәч, журналистлар да шулайрак яза башлыйлар. Шуңа ул алар белән сөйләшкәндә алдан ук кисәтеп куя: «Мине кызганырга кирәкми. Көчем барда – эшлим һәм кулдан килгәнчә хәйрия эшчәнлегемне дәвам иттерәчәкмен. Ятим бала яки мохтаҗ күзеңә карап торганда – ничек инде үзәгең өзелмәсен. Мин инде олы ир кеше. Хәзер ак ипи дә, карасы да бар. Ә мин кечкенә чакта кычыткан ашадым».

Игелекле кеше булып туарга кирәктер шул инде. Шундый булмаса, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң милиционер булып хезмәт юлын башлаган Әсхәт Галимҗанов гомере буе шунда гына эшләгән булыр иде. Монда да аңа кешелеклеге зыян китергән, эшсез калдырган. Ул үзе кизү торганда исерекләргә беркетмә тутырып, аларны айныткычка җибәрәсе урында, адресларын сорап, өйләренә кайтарып куя торган булган. Мондый хокук сакчысы буламыни инде? Әлбәттә, эшеннән җибәрәләр. Үз авылына күрсәткән ярдәме дә зур була. Биредә ул зур йорт төзи. Авылдашлары: «Ниһаять, Әсхәт абый да картлык көнендә кайтып тору өчен үзенә йорт сала башлады», - дип, чын күңелләреннән шундый игелекле авылдашлары белән бергә яшәячәкләренә өметләнәләр. Ә ул аны төзеп бетергән дә балалар бакчасына бүләк иткән. Туган авылының мәктәбенә исә микроавтобус  тапшырган.

Белешмә:

Әсхәт Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның  2 мартында Апас районының Болын-Балыкчы авылында туа. Армиядән соң милиционер булып эшләп ала. Казан шәһәренең Бауман районы сәүдә үзәгендә  һәм колхоз базарында йөк ташучы булып эшли. Шунда эшләгәндә азык-төлек калдыкларын әрәм итмәс өчен, дуңгызлар асрый башлый. Ит саткан акчага азык-төлек, машина, автобуслар сатып алып, аларны балалар һәм картлар йортларына бүләк итә. СССР вакытында гына да шул заман акчасы белән 600 мең сумын хәйриячелек эшләренә сарыф итә.  Игелеле хезмәтләре өчен хөкүмәтебезнең күп бүләкләренә ия була.

Әсхат Галимҗанов 2016 елның 3 гыйнварында  Казанда вафат була. Аның образын күз алдында тотып төзелгән  Хәйрияче һәйкәле  үзе исән вакытта ук Кремль янәшәсендә урын ала. Шул тирәдәге скверга аның исеме бирелә.

Фото: shaimiev.tatarstan.ru, wiki2.info, kzn.ru

Сораштыру