Мансуров Борһан Хөснетдин улы

Мансуров Борһан Хөснетдин улы
Җитәкче

МАНСУ`РОВ Борһан Хөснетдин улы (24.6.1889, Саратов губ., Хвалынск өязе Иске Зелёное а. — 1942 нең августы, Мәскәү ш.), дәүләт эшлеклесе. 1906 елда Әстерхан шәһәрендә «Уйгату» яшерен революцион г-тасын чыгаруда катнаша. 1907 дә Казандагы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укый башлый, шул ук елда революцион эшчәнлеге өчен аннан чыгарыла. Х.Ямашев б-н бергә татар эшчеләре арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара. 1908–15 елларда Әстерхан, Саратов, Тобол, Петроград губерналарында укыта. 1915–17 дә Архангельск шәһәрендә торып, Мурманск тимер юлы төзелешендә катнаша. 1917 нең февралендә Архангельскида мөселман эшчеләре ком-тын оештыручыларның берсе. Окт. рев-циясеннән соң Петроградта Үзәк мөселман комис-тының хезмәт бүлегенә җитәкчелек итә. 1918–20 дә Россия Мөселман коммунистлар партиясе ҮК әгъзасы, «Хөррият», «Кызыл Шималь» г-талары мөхәррире, Үзәк мөселман комис-ты рәисе урынбасары (Мәскәү), «Эшче» г-тасы мөхәррире, Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросының нәшрият бүлеге мөдире. ТАССР төзүдә актив катнашучыларның берсе, 1920 дә ТАССР ҮБК Президиумы рәисе итеп сайлана. 1921 дән Мәскәүдә хуҗалык эшендә, 1934–37 дә «Сугышчан алласыз» ж-лының җаваплы мөхәррире. РСФСР БҮБК әгъзасы.
Әд.: Сайдашева М.А. Мансуров Бурхан Хуснутдинович // Борцы за счастье народное. К., 1967.

Сораштыру