Милли мәдәниятнең үсеш юллары

Милли мәдәниятнең үсеш юллары

Цивилизация мәйданы халык иҗатының һәм югары сәнгатьнең матди һәм рухи кыйммәтләрен бергә туплый. Бу кыйммәтләр җәмгыять үсешенең күрсәткече булып хезмәт итә.

Шигърият бәйрәме – бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне
Тарихи яктан халыклар төрле географик, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый шартларда яши. Нәтиҗәдә, һәр цивилизация җирле һәм региональ мәдәниятләрне үзенә туплаган тулы бер система булып формалаша. Фәндә бу бердәмлекне дөнья-система дип атыйлар. 
Дөнья-система – ул җирле традицияләр һәм мәдәни үзенчәлекләр йогынтысында барлыкка килгән төрле мәдәниятләрнең бергәләп яшәве, үсүе һәм чәчәк атуы. 
Милли мәдәният – халыклар яшәешендәге үзенчәлекләрне күрсәтүнең иң югары формасы. Һәр уникаль милли мәдәният – дөнья-системаның аерылгысыз кисәге, бер үк вакытта һәр халыкның бердәм дөнья цивилизациясе хәзинәсенә керткән өлеше хакында сөйли.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
 Һәр дөнья-системаның үз сәнгать һәм фән теле формалаша. Үзенчәлекле хасиятләр формалашу белән янәшә төрле мәдәниятләр үсеше өчен уртак закончалыклар урнаша. Вакытлар узган саен, уртаклыклар ныграк күзгә ташлана. Һәр дәвернең үз мәдәни формалар җыелмасын
билгеләргә була. Урта гасырларда бу – маҗаралы романнар, әхлакый-дидактик поэмалар, халыкның уен-көлке карнавал сәнгате һәм бәйрәмнәре. Архитектура дини храмнарда, мазари һәйкәлләр һәм җәмәгать пулатларында туплана. Империяләр чорында төп рольне дөньяви әдәбият уйный, символик музыка жанрлары – опера һәм балеты белән театр формалаша. Индустриальләшү заманында театраль драма һәм комедияләр алгы планга чыга, рәсем сәнгатендә импрессионизм, символизм һәм абстракт сәнгатьнең төрле күренешләре чәчәк ата. Бу чорның архитектура һәйкәлләре – барыннан да элек, дөньяви корылмалар (сарайлар һәм бакча-парк комплекслары, административ биналар һәм шәхси утарлар), дәүләткүләм әһәмияткә ия храмнар.
 XX гасырда иҗатның яңа төрләре: кинематограф, популяр музыка, аның төрле формалары пәйда була. Рәсем сәнгатендә бу – кубизм, символизм, сюрреализм, постмодернизм. Сәнгатьтә тамашачы һәм катнашучы арасындагы чикләрне җуйган массачыл төрләр мөһим роль уйный башлый. Архитектурада, яңа технологияләр һәм материаллар кулланып, биналарның традицион образларын кабатламый торган өр-яңа формалар табыла.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залы
Бу барыш мәдәниятнең глобальләшүенә, региональ һәм милли чикләрнең җуелуына, гомуми бердәм цивилизацион тирәлек формалашуга китерә. 
Шуның белән бергә татар халкының заман мәдәнияте формалашу тәҗрибәсе милли мәдәниятнең яшәү көчен һәм сыгылмалылыгын күрсәтә. Ул татар мәдәниятенең яңа тенденцияләргә үз традицияләренең нигезен, милли эчтәлеген саклап җайлашуын, заманча формалар булдыруын дәлилли.

Сораштыру