Моратхуҗин Харис Ибраһим улы

Моратхуҗин Харис Ибраһим улы
Җитәкче

МОРАТХУ`ҖИН Харис Ибраһим улы (1895 нең декабре, Уфа губ., Минзәлә өязе Останково а. — 1956, Казан), дәүләт эшлеклесе. Гражданнар сугышында катнаша. Казан химия-технол. ин-тында укый (1932–33). 1911–24 елларда Бондюг химия з-дында эшли (бүленеп: 1915–17 дә Россия армиясендә, 1920 дә 2 нче Алабуга коммунистлар отряды башлыгы). 1924–25 тә Алабуга, 1925–27 дә Лаеш кантоннары башкарма ком-тлары рәисе. 1927–29 да ТАССРның эчке эшләр халык комиссары. 1929–32 дә ТАССРның ҮБК Президиумы рәисе. 1933–37 дә МТСның сәясәт бүлеге башлыгы, ВКП(б)ның Чаллы район ком-тының 1 нче секретаре. 1937 дән «Кызыл Шәрекъ» з-ды директоры. 1937 нең августында кулга алына. Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана (1958). Бөек Ватан сугышында катнаша. Бүләкләре бар.
Әд.: Тагиров Э. Мратхузин Харис Ибрагимович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Сораштыру