Моратов Зиннәт Ибәт улы

Моратов Зиннәт Ибәт улы
Җитәкче

МОРА`ТОВ Зиннәт Ибәт улы (27.12.1905, Уфа губ., Бәләбәй өязе Яңа Калмаш а. — 31.5.1988, Мәскәү), партия һәм дәүләт эшлеклесе. Ленинград политехник ин-тын тәмамлый (1930). 1930–33 елларда Ленинград су хуҗалыгы инженерлары ин-тының сәяси икътисад каф. мөдире. 1933 тән СССР Юллар халык комис-тының Сәяси идарәсендә партия хезмәтендә: 1933–35 тә Омск тимер юлының сәяси бүлегендә сектор мөдире, 1935–37 дә Ленинградта тимер юл транспорты сәяси хезмәткәрләрен әзерләү курслары башлыгы, 1937–42 дә Сәяси идарәнең партия курслары башлыгы, бер үк вакытта, 1941 дә Хәрби эксплуатация идарәсендә Юл хәрәкәте халык комис-тының сәяси идарәсе вәкиле (ВЭО-38). 1943 тә КПССның Татарстан өлкә ком-ты секретаре, 1944–57 дә 1 нче секретаре. 1957–60 та КПСС ҮК аппаратында. Татарстанда нефть индустриясе үсеше башлану, яңа шәһәрләр һәм эшчеләр посёлоклары (Әлмәт, Лениногорск, Җәлил һ.б.) барлыкка килү, СССР ФАнең Казан ф-лы, Казан консерваториясе һ.б. ачылу М. эшчәнлеге б-н бәйле. 1980 елларда «Советская Татария» г-тасында Бөек Ватан сугышы, М.Җәлил һ.б. турында хатирә-мәкаләләр бастыра. КПСС ҮК (1952 дән), СССР ЮС Президиумы әгъзасы. 1946–58 дә СССР, 1947–59 да РСФСР һәм 1947–59 да ТАССР ЮСлары депутаты. Ленин ордены, Октябрь революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.
Әд.: Хамматова Ш., Хабибуллина Ф. Секретарь обкома (К 80-летию со дня рождения З.И.Муратова) // Советская Татария. 1985. 27 дек.; Сайдашева М.А. Муратов Зиннат Ибетович // Борцы за счастье народное. К., 1988. Кн. 3.
М.А.Сәйдәшева.

Сораштыру