Мостаев Шамил Әсгать улы

Мостаев Шамил Әсгать улы
Җитәкче

Мостаев Шамил Әсгать улы (17.5.1929, Буа кантоны Норлат а. — 1.12.2012, Казан), дәүләт һәм профсоюз эшлеклесе, РСФСРның атказ. икътисадчысы (1983). Буа вет. техникумын (1946), Казан югары партия мәктәбен (1959), Казан финанс-икътисад ин-тын (1964) тәмамлый. 1959–64 елларда КПССның Татарстан өлкә ком-тында, 1964–69 да КПССның Апас район ком-ты 1 нче секретаре. 1969–84 тә ТАССРның финанс минис­тры. 1984–86 да профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе. 1986–90 да ТАССР ЮС Президиумы рәисе. 1990–95 тә ТР Финанс министрлыгының әйдәп баручы инспекторы, бер үк вакытта Мәскәү финанс колледжының Казан ф-лы укытучысы. ТРның Банклар ассоциациясе президенты. 1967–80, 1985–95 тә ТАССР, ТР ЮС депутаты. Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары б-н бүләкләнә.
Әд.: Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995). К., 1995.

Сораштыру