Низамов Сәлах Низам улы

Низамов Сәлах Низам улы
Җитәкче

НИЗА`МОВ Сәлах Низам улы (6.12.1905, Казан губ., Лаеш өязе Шәдке а. — 1.2.1975, Казан), дәүләт эшлеклесе. Татарстан югары коммунистик а.х. мәктәбен тәмамлый (1937). 1938–52 елларда (бүленеп) Казанда ВКП(б)ның Дзержинский район ком-ты пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, секретаре. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1952–59 да ТАССР ЮС Президиумы рәисе. 1951–59 да ТАССР, 1955–59 да РСФСР ЮС лары депутаты. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Сораштыру