Яңа республикага – яңа театр

Яңа республикага – яңа театр

1922 нче ел. Агарту халык комиссариаты Кызыл Октябрь исемендәге Беренче дәүләт үрнәк драма татар театры булдыру турында карар кабул итә. Яңа оешкан ТАССР өчен бу олы мәдәни вакыйга була. Татар мәдәнияте өчен яңа дәвер башланган чор.

 ТЕРЕ ТАРИХ

…Рояль артында – Салих Сәйдә­шев. Аны кабинетка бикләгәннәр! Никадәр генә ялынса да, үгетләсә дә, хезмәттәшләренең күңеле йомшар­мый – композиторны чыгармыйлар. Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль драмасына вәгъдә иткән партиту­расын язмый торып чыгармаячак­лар да. Кемнеңдер кинәт сак кына итеп: «Салих абый!» – дип дәшкәне ишетелә. Ишек артында актриса Сара Садыйкова тора, аңа дигән ария әзер түгелме икән, дип беле­шергә килүе. «Үзең яз!» – дип ачу белән җавап кайтара талчыккан Сәйдәшев. Ә иртәнгә инде ноталар язылган кәгазь битен ала. Уйнап карый да ишек аша гына: «Карале, начар түгел бит!» – дип кычкыра.

Әлеге сюжет татар театрының 110 еллыгына багышланган «Дәрсе гыйбрәттер театр» спектакленең бер өлеше булып киткән, чөнки беренче татар профессиональ труппасы совет республикасына кадәр күпкә элгәре – 1907 елда ук барлыкка килгән. Спектакль­нең идеясе Галиәсгар Камал исе­мендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнеке. Текстны яшь шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин язган. Әдәби бү­лек мөдире, театр тәнкыйтьчесе, шулай ук татар театры тарихы белгече Нияз Игламов автордаш булган. Без аның белән узган га­сырның илһамлы 20нче елларында һәм дәһшәтле 30 елларында булган вакыйгаларны искә төшерү өчен махсус очраштык.

Сүз уңаеннан, Сәйдәшев белән булган әлеге кы­зыклы вакыйга­ның чынбарлыкка туры килүе дә бик ихтимал, чөнки Гөлйөзем ариясе – Садыйкованың композитор буларак дебюты. Үз го­мерендә ул берничә йөз җыр һәм 18 спектакльгә музыка язачак. Безгә исә әлеге тарих яңа барлык­ка килгән республиканың милли театры пионерлары булган ке­шеләрнең иҗади масштабын кү­залларга мөмкинлек бирә.

28%d0%b0

– Ул елларда татар театр сән­гатенең төп фигурасы, һичшик­сез, Кәрим Тинчурин булган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Театр­га җитәкчелек итәргә нәкъ менә аны чакыралар. Үзенең абруеннан файдаланып, Тинчурин Казанга революция һәм гражданнар суг– шы вакытында төрле шәһәрләргә сибелгән, төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөргән беренче театр труппалары «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» артистларын чакырып китерә. Ул елларда татар дөнья­сы киңрәк һәм бердәмрәк булган, шуңа да аларның күбесе Әстер­хан, Симферополь, Мәскәү, Ленинград, Уфа, Троицк шәһәрләрендә милли труппаларны җитәкләгән. Сәхнә корифейлары белән бергә яңа театрга Салих Сәйдәшев, Һади Такташ кебек яшь талантлар да килгән…

АЗАТЛЫК РУХЫ

1923 елның җәендә бер журналда Кәрим Тинчуринның «Татар теат­ры кайсы юлдан китәргә тиеш?» дигән мәкаләсе чыга. Ул иҗади ин­теллигенцияне чын мәгънәсендә кузгатып җибәрә, ел дәвамында вакытлы матбугат битләрендә әле­ге темага җавап язмалар басыла – кешеләр бәхәсләшә, фикер алыша, тәкъдимнәр кертә… Бүгенге көндә бу турыда фикерләр каршылыгы­на карамастан, иҗади эзләнүләр, театраль тәҗрибәләр һәм иҗатта ирек чоры була ул.

… Театрда «Шлем» спектакленең премьерасы. Сәхнәдә – «кызылармия­челәр», залда да. Финал! Сәйдәшев маршы – диварлар селкенә. Марш тагын бер кат яңгырый. Тамашачы кызылармиячеләр, хисләренә түзә алмыйча, актер кызылармиячеләрне кочакларга сәхнәгә ыргыла. Әлеге ва­кыйганы пьеса авторы Габдрахман Минский күзәтеп тора.

20нче елларның репертуары күп­кырлы булуы белән шаккаттыра. Яңа заман каһарманнары турын­дагы эшләр белән беррәттән милли спектакльләр дә, рус һәм чит ил классикасы да куела – «Галиябану», «Гамлет», «Отелло», «Явыз Иван үлеме» спектакльләрендә ышан­дыра белеп уйный торган Хәлил Әбҗәлилов, кайнар канлы Миф­тах Әбсәламов, драматик рухлы Мөхтәр Мутин, күпкырлы Гөлсем Болгарская балкый… Сезон саен афишага дистәгә якын яңа спек­такль өстәлә. 1925 елда беренче милли опера – «Сания» сәхнәгә куела. Ә аннан соңгы ел үзе бер дә­вергә тиң булып чыга: «Тинчурин – Сәйдәшев» дуслыгы нәтиҗәсендә «Зәңгәр шәл» спектакле туа. Ул озак елларга татар театрының бренды булып әверелә.

Шул ук вакытта театрда демократиктамашачы өчен көрәш бара: кичә генә авылдан шәһәргә күчеп килгән, театрдан үзенә нәрсә кирәген аң­лап та җиткермәгән тамашачының сәнгати зәвыгын формалаштыра­сы бар әле. Хәер, бу аңлашыла да, театр үзе дә үзенә күрә бер бүленеш кичерә – беренчелеккә ике эсте­тик төркем дәгъва итә. Болар – Сул татар мәдәни фронты (СУЛФ) үз канаты астына радикаль сәнгать яклыларны җыйган һәм традицион формалар, пролетар проблематика, вульгар социологизм яклыларны берләштергән уңнар (РАПП).

1926-27

– Күпмедер дәрәҗәдә әле күптән түгел генә барлыкка килгән татар театр сәнгатендә барысы да нова­тор булган, – ди Нияз Игъламов. – Инкыйлабка кадәрге ачышлардан башлап, Хәрби коммунизм һәм Яңа икътисадый сәясәт чорының мәдә­ни ихтыяҗларына кадәрге эволю­цион юл яклы булган Кәрим Тин­чурин һәм СУЛФчы Сөйләйман Вәлиев-Сульва, үзәк юнәлеш тараф­дары Евгений Вахтангов шәкерте Гомәр Дәвишев.

ЯКТЫДАН – КАРАҢГЫГА

Әлеге көрәшкә ноктаны… Максим Горький белән Владимир Неми­рович-Данченко куя. «Инкыйлаб хәбәрчесе» 1934 елда Совет язучы­лар берлегенең Беренче съездын­да дистәләрчә еллар буена СССР халыклары мәдәниятенең эзлә­нүләрен тигезләп торган төп иҗат методы – социалистик реализмның доктринасын яңгырата. Икенчесе исә Горькийның «Дошманнар»ын шундый итеп куя, ул бөтен театрлар өчен канунга әйләнә. Якут теат­рымы ул, үзбәкнекеме, Таировның камера театры яки Михоэлсның ГО­СЭТымы – барысын да МХАТның эстетик параметрларына көйләнгән психологик сәнгать кысаларында «бер сызыктан сөрәчәкләр». Теат­рыбызны һәлакәткә илтүче әлеге процессның иң югары ноктасы Сталин дәверенең ахырына туры киләчәк…

– Гражданнар сугышы тәмамлан­ганнан соң, 1927 елга кадәр безнең ил мәдәният чыганагы булып тор­ган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Иң яңа, радикаль, авангард идеяләр өстә генә яткан ул чорда. Татар мәдәнияте өчен дә әлеге чор ренес­санс дәвере була. Аның кайтавазы утызынчы еллар уртасына кадәр ишетелә, ләкин анда хәлләр катлау­лана башлаган була инде…

Антифашистик хәрәкәтнең сим­волы булган «Профессор Мамлок» пьесасы язучы Фридрих Вольфның каләме астыннан нәкъ менә 1934 елда – Гитлер хакимияткә килүгә чыга. Ә 1935 елда инде аны Гомәр Исмәгыйлов татар сәхнәсенә күтәрә, һәм ул зур уңыш белән бара. Шуны­сы игътибарга лаек: Фридрих Вольф әлеге эшне күргән һәм бик ошаткан.

– Вакыттан алда баручы режис­сер-психолог, – Исмәгыйлов турын­да тәнкыйтьче Нияз Игламов шу­лай ди. – Ул фашизм белән килешү мөмкин түгел, дип үтә дә җитди,

спектакльне Молотов – Риббентроп Пакты төзелүгә репертуардан ала­лар. Шул көннән башлап, «фашист­ларча» сүзе Муссолини режимы, Франко Испаниясе яки Салазар­ның Португалиядәге тәртипләренә нисбәтле генә кулланыла башлый, Гитлер Германиясе белән бәйле бер дә искә алынмый.

Гомәр Исмәгыйлов репрессияләрдән качып котыла – режис­серның исеме «исемлеккә керүе» турында НКВД хезмәткәрләренең берсе кисәтә – таланты алдында баш июе була. Фанера чемоданын тотып, Исмәгыйлов башта Боха­рага, аннан Сәмәркандка күчеп китә, анда перифериядәге үзбәк театрлары тормышында актив кат­наша. Бөек Ватан сугышы башлану­га, Вольф пьесасы буенча куелган спектакль яңартыла.

%d0%bf%d1%80%d0%be%d1%84%d0%b5%d1%81%d1%81%d0%be%d1%80-%d0%bc%d0%b0%d0%bc%d0%bb%d0%be%d0%ba%d0%bd%d1%8b%d2%a3-%d0%b0%d0%b2%d1%82%d0%be%d1%80%d1%8b-%d0%b4%d1%80-%d1%84-%d0%b2%d0%be%d0%bb%d1%8c%d1%84

ИКЕ ДӨНЬЯ АРАСЫНДА

Совет халкы, гадел җәмгыять идеясе белән илһамланып, йөзләрчә заводлар кора, яңа шәһәрләр, юл­лар сала, чирәм җирләрне күтәрә – күпләр өчен, чыннан да, «яшәү ях­шырак, күңеллерәк» була башлый. Ләкин Архангель зиратына куелган стела безгә башка нәрсәләр турында искәртә…

– 1930 еллар уртасына кадәр Мәскәү, Ленинград, Әстерхан, Орск, Свердловскида – бөтен ил буйлап! – дистәләрчә татар профессиональ дәүләт театрлары эшли, – дип сөй­ли Нияз Игламов. – Бер‑бер арт­лы аларны яба башлыйлар. Татар театрын көчләп ТАССР чикләренә «куалап» кертәләр. 23 профессио­наль театрдан икене генә калды­ралар – Казанда һәм Минзәләдә. Сталин торган саен гайрәтләнә бара, һәм бу аның сәясәтенең хәйләкәр бер адымы була – «бүлгәлә һәм ха­кимлек ит». Күрәсең, милләтләр эшләре буенча халык комиссары итеп нәкъ менә аның куелуы оч­раклы булмагандыр. Сәясәтчеләр­нең берсе дә – аңа кадәргеләре дә, аннан соңгылары да – милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә ан­дый ук зур игътибар бирми. Башка беркем дә тулаем халыкларны сөр­генгә озатмый, ил составындагы милләтләрнең территориаль кар­тасын үзгәртми.

Иҗат кешеләре арасында кискен чистарту башлана. Репрессия ма­шинасы татар мәдәнияте әһеллә­рен берәм‑берәм үзенә йота, алар арасында күренекле драматурглар да, талантлы режиссерлар да, актер­лар да була. Кәрим Тинчурин, Гали Ильясов, Фәтхи Бурнаш, Мөхтәр Мутин, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Мәхмүт Галәү, Гомәр Исмәгыйлов… Бу шә­хесләрнең гаиләләре дә террор кор­баны була хәтта. Шундый фаҗигале тарихларның берсе – татар шагыйре Хәсән Туфанның хатыны Луиза Са­лиәскарова турында. Шагыйрьне шул елларда эзәрлекли башлыйлар, ә 1940нчы елда лагерьга озаталар. Унбиш ел Луиза иренә посылкалар җибәреп тора, хәтта кан доноры була – аның өчен акча түләгәннәр чөнки.

Репрессияләрдән котыла алган­нарның да хәле көнләшерлек бул­мый. Берәүләр, Тинчуринның якын дусты, композитор Салих Сәйдәшев кебекләр, эшсез калып, очраклы эшләр булганга гына очын очка ялгап яшәргә мәҗбүр була. Театр­да калганнарга яңа чынбарлыкта яшәүнең компромисс формаларын эзләргә туры килә. Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат… Алар каләме астыннан чыккан һәр пьеса иң элек органнарның өстәленә кереп яткан.

– Даими рәвештә стресс шарт­ларында эшләргә туры килә алар­га, – дип сөйли Игламов. – Һәм ул, аңлашыла инде, иҗади фикерләүне деградациягә китерә, чөнки автор яхшырак итеп языйм, дип түгел, ә репертуар комитеты аша ничек итеп үткәрергә икән, дип тырыша. Риза Ишморат үзе өчен заманча­лыкны сайлый – 1930 нчы елларда ул корыч коючылар, чик саклаучы­лар, танкистлар турында яза. Таҗи Гыйззәт инкыйлабка кадәрге татар авылының укый‑яза белмәвен, ал­павытларның фәкыйрьләрне изүен, муллаларның һәм им-томчылар­ның халык җилкәсен кимерүен тәнкыйтьли. Нәкый Исәнбәткә исә талантының масштабы шәркый сюжетлы пьесалар кинаясе артына яшеренергә мөмкинлек бирә. «Хуҗа Насретдин»да ул каһарманнарының гыйбарәләре, андагы юллар ара­сына күп нәрсә яшерә. Нәкъ шуңа күрә ул бүген дә әһәмиятен югалт­мады, ә Ишморат белән Гыйззәт исә, бер‑ике әйберләреннән кала, театр өчен югалды дияргә була. Ә алар – әсәрләренең драматик структурасы, һөнәри дәрәҗәсе ту­рында әйтәм – беренче урындагы талантлы кешеләр булган! Кечерәк масштабтагы талантлар турында әйтеп тә торасы юк.

%d1%85%d1%83%d2%97%d0%b0-%d0%bd%d0%b0%d1%81%d1%80%d0%b5%d1%82%d0%b4%d0%b8%d0%bd-%d0%b3

– Сталинны акларга теләүче ке­шеләр бар, ул шәп менеджер бул­ган, дип раслыйлар, – дип дәвам итә Игламов. – Имеш, репрессия корбаннары турында Солжени­цын китергән саннар күпертелгән. Бу чыннан да шулай – чынлыкта репрессияләнүчеләрнең өлеше гомуми халык саныннан якын­ча 1,5 процентны тәшкил иткән.

 

Ләкин шунысын аңларга кирәк: нинди 1,5 процент бит ул! Аның күпчелек өлеше интеллигенция вәкилләре. Ул репрессияләрнең һәм чистартуларның атмосфера­сының ни дәрәҗәдә зарарлы булуын да аңларга кирәк: кешеләр караны кара, акны ак дип әйтергә курык­каннар бит.

ТИНЧУРИННЫҢ ЧЕТЕРЕКЛЕ ХӘЛЕ

Заһидә Тинчурина кулында Әстер­ханнан килгән журнал. Ә анда!..«­Тинчурин әфәнде Әстерхан театры чибәрләре арасында» – фото астына нәкъ шулай дип язылган. Әлеге «тәр­типсезлек»не күреп, Заһидә (билге­ле, башка сәбәп белән!) ире янына юлга чыга. Ләкин шикләрнең урынсыз икәнлеге ачыклана – ул хатынына тугрылык саклый һәм һәрвакыт­тагыча бик күп эшли.

Әстерхан дәүләт татар драма театрында Кәрим Тинчурин спек­такльләр куя. Ул анда 1924 елда ук, аны Казанда «театрның эше канә­гатьләнерлек түгел» дип эшеннән бушатуга, китеп бара. Вазыйфасына башка кешене билгелиләр. Ниба­ры бер сезон эчендә театр түбәнгә тәгәри, тамашачысын югалта. Тин­чуринны кире кайтырга сорыйлар.

– Мин моны без әлегә кадәр белмәгән берәр тарих белән бәй­ледер, дип уйлыйм, – дип аңларга тырыша Тинчурин язмышында­гы борылышларның сәбәпләрен Нияз Игламов. – Минемчә, Тин­чуринны эшеннән азат итү – Гаяз Исхакыйдан алган хатка карата хикимиятләрнең беренче – әлегә «йомшак» формадагы – реакциясе булгандыр дип уйлыйм.

Танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый революциягә кадәрге татар театрында репертуар тот­кан автор булган. Аның 11 пье­сасы куелган – Хәтта Камалныкы да азрак!

Ул Тинчуриннан өлкәнрәк бул­ган һәм илдә барган вакыйга­ларга карата мөнәсәбәте күптән формалашкан. Эмиграциягә дә иртәрәк китәргә өлгергән – кыенлыклар белән булса да, аның каравы ышанычлы юллар белән. Кызы Сәгадәт Тинчуриннар ка­рамагына калган. Күпмедер ва­кыт узгач аңа әтисе янына күчеп китәргә ярдәм итәләр. Әлбәттә, Исхакыйның рәхмәте зур була, әмма бу рәхмәт Тинчурин өчен җәзага әйләнә.

– Гаяз Исхакый исемен кыч­кырып әйтмәскә тырышканнар, әйтәләр икән, бары тик тискәре яктан гына, – дип сөйли Нияз Иг­ламов. – Аңа бик күп нәрсәләрне гаеп итеп такканнар, хәтта уты­зынчы елларда Германиядә яшәвен дә. Фашистлар режимы көч җый­ган вакытта. Ләкин бит ул вакытта Берлинда Европадагы иң көчле тюркология мәктәбе оешкан була. Анда яшәр һәм эшләр өчен уңай­лы тел мохите булган. Гитлерның да кем икәне бөтен кешегә дә ачык кына билгеле түгел әле ул вакытта. Исхакый Берлиннан 1930 нчы еллар ахырында Төркиягә качып китә. Монда да аның алдан күрүчәнле­ге роль уйнаган. Мережковский, Кнут Гамсун, Герхарт Гауптман, Эзра Паунд һәм түбәнрәк дәрәҗәле әдә­биятчылар Гитлер реформалары һәм Өченче рейхның бөлүенә кадәр идеологиясе белән илһамланганда әле бу.

Шулай итеп, 1923 елда Берлиннан Казанга бандероль килеп төшә. Ад­ресаты – Кәрим Тинчурин. Конверт­та тюркология җәмгыятенең жур­налы, анда – Исхакыйның яңа пье­сасы. Аның белән бергә авторның кызын кайгыртулары өчен рәхмәт хаты. Тинчурин бу хәбәрне дус­тыннан яшермәгән. Театрга: «Гаяз абый сезгә сәламнәрен юллый!» – дигән сүзләр белән килеп керә ул. Доносны кем язган – билгеле тү­гел, ләкин ундүрт ел узгач – ягъни коточкыч 1937 елда – Тинчуринга «халык дошманы» белән элемтәсен исенә төшерәләр, өстәп «Япония файдасына шпионаж»да гаеплиләр. Ни өчен Япония? Ул вакытта Исха­кый Япониядә яшәгәнгә.

«БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР»

Көрәштәшләре һәм остазларын яклап бик азлар гына күтәрелеп чыга. Аның каравы, әле күптән түгел генә бүләкләр биреп, аны икеләтә юбилее белән котла­ган кешеләр Тинчуринга пычрак атарга, яла ягарга оялмый.

– «Контрреволюцион эшчәнлектә гәепләнүче япон шпионы Кәрим Тинчуринны тикшерү» җыелышы­ның беркетмәсен үзем күрмәдем, ләкин аны минем әти укыган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Мөгаен, ул еллар контекстында иң тәрбияле позициядә беренче чакырылыш актерлар гына калгандыр. Мәсәлән, Зәйни Солтанов. «Без моңа ышана алмыйбыз! Безнең белән ул мон­дый сөйләшүләр алып бармады». Калганнар бертавыштан диярлек Тинчуринны «фаш иткән». Шул ва­кытта кинәт кенә Гөлсем Камская торып баскан. Ул вакытта инде аның ире – режиссер Гали Ильясоврепрессияләнгән була. «Сез ниш­лисез? Кәрим ага һәрвакыт яхшы кеше булды, ә сез аны хур итәсез, буш сүз сөйлисез!»

Җыелыштан соң актрисаны театрдан куалар – сугыш баш­лангач кына ул, актерлар җитмәү сәбәпле, фронтта эшли торган бригадага кайта алачак. Тинчурин исә инде күптән теге якта калган…

… «Без кабызган утлар янар алар» – әлеге җыр 1930 нчы елларда бик популяр була. Сүз уңаеннан, җыр – «Кандыр буе» спектакленнән Фәридә ариясе, аны Тинчурин белән Сәйдәшев иҗат иткән. Бу за­ман шедеврын еш кына радиодан ишетеп булган, хәтта «Маяк»тан да. «Салих Сәйдәшев көе, халык сүзләре!» дип игълан итә торган булганнар. Тинчуринны онытты­рырга тырышканнар, ләкин аның фигурасы шулкадәр зур, аны мәдә­ни контексттан көчләп юкка чыга­ру мөмкин хәл булмый.

– Аның рухы барыбер һәркайда сизелеп торган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Күрәсең, Тинчурин бик якты, сөйкемле кеше булган. Бөтен хатирәләр дә шул турыда сөйли. Хәким Сәлимҗанов үзенең хатирәләрендә болай дип язган: «Без үзебезне аның шәкертләре итеп түгел, ә мөридләре итеп са­ный идек». Ягъни укучылары түгел, ә тарафдарлары. Татар театры өчен драматург озак елларга җитәрлек иҗади энергия чыганагы булды.

Озак вакытлар Тинчуринның үлгән көне дә ялган мөһере астында сакланды – бары тик 1988 елда бөек татар режиссеры һәм драматург­ның 1947 елда каты авырудан вафат булмавы, ә 1938 елда атып үтере­лүе билгеле булды. Кулга алганнан соң бер ел буена аннан күрсәтмәләр таптыралар, әмма сындыра алмый­лар. Атып үтерелгән ноябрь төнендә дистәләрчә мәетнең гәүдәсен Ка­занның Архангель зиратындагы чокырга илтеп аударалар.

1930 нчы еллар ахырына якын­лаша. Аннан соң нәрсә була? Аннан соң – сугыш…

 

 

"Татарстан" 



     

 

втор: Ольга Туманская / Фотограф: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее архивыннан

 

Сораштыру