Очкычын кукуруз басуына төшереп, тыныч тормышта Россия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыпов:  «Җанымның бер өлеше күктә калды кебек»

Очкычын кукуруз басуына төшереп, тыныч тормышта Россия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыпов:  «Җанымның бер өлеше күктә калды кебек»

Совет чорында укучыларга патриотик тәрбия бирүгә зур басым ясыйлар, шул уңайдан еш кына «Ничек герой булырга?»  дигән темага инша да яздыралар иде.  Ул чорда герой булырга теләмәгән малай булмагандыр ул. Әмма сугыш булмагач, ничек герой булып була соң,  дигән  сорау да күпләрне борчыгандыр, мөгәен. Шуңа да укытучылар тыныч тормышта да герой булырга мөмкин булуын мисаллар өстендә аңлаталар иде. Милләттәшебез Дамир Йосыпов та тыныч тормышта һич көтмәгәндә- уйламаганда гына герой булды да куйды. Аңа «Россия Герое» дигән мактаулы исемне алу өчен нибары 93 секунд вакыт кирәк булf. Шуннан соң аны инде бөтен дөнья белде.

Бу 93 секундның ничек узуы хакында Дамир Йосыпов менә нәрсәләр сөйли: «Аэродромнан күтәрелә башлагач, астыбыздан бик күп кошлар очып уздылар. Без инде алар аста калды дип уйлап кына бетергән идек, кинәт кенә нәрсәдер бәрелгән тавыш чыкты, очкычыбызның бер двигателе бик әкрен эшли башлады. Без шул ук вакытта кире аэродромга кайтырга рөхсәт сорадык һәм алдык. Әмма самолетыбызның икенче двигателе дә бик әкрен эшли башлады. Мин шунда ук шассиларны җыйдым, һәм очкычыбыз салмак кына кукуруз кырына утырды. Җиргә төшеп утыруыбызга шатландык, әмма артык куанып торырга вакытыбыз юк, чөнки самолеттагы 230 кешене тиз арада тышка чыгарырга кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Бөтен пассажирлар чыгып беткәч, аларның исән-имин икәнлекләрен күргәч кенә, җиңеллек тойдык. Бөтен нәрсә бик урынлы һәм вакытлы туры килде: яңгырдан соңгы йомшак кукуруз кыры, бер кырыйда өйләр калуы, зур машина юлына кадәр  берничә дистә метр калуы, без өстеннән узган чокырның алдагы яры арттагысыннан өстәрәк булуы (киресенчә булса, очкыч шул ярга кадалып, бик зур зыян күрер иде)... Аллаһ шул авыр вакытларда үз ярдәменнән ташламады һәм миңа аек акыл бирде. Ходайның ярдәменнән башка бу нәрсәләр булырга мөмкин түгел иде. Җиргә төштек, әмма җанымның бер өлеше күктә калды кебек».

Әгәр экипаж шул вакытта тигезлек сакламаса, ул икегә аерылган, янгын чыккан булыр иде. Шуңа күрә дә бу вакыйга санаулы минутлар арасында  дөньяга таралды. Чит ил матбугаты да Дамирның батырлыгына соклануын белдерә. «Гардиан» газетасы: «Самолетны исән-сау утырткан пилот милли геройга әверелде», - дип яза. «Нью-Йорк Таймс» язмасында: «Йосыпов 2009 елда самолетны Гудзон елгасына утырткан Америка пилоты могҗизасын кабатлады. Ул чакта капитан Чесли һава судносын Гудзон  елгасына утыртты», - диелә.  Дамирның әти-әнисе дә шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Әтисе Касыйм 20 елдан артык вертолет йөрткән, әнисе Минзилә аэропортта очучыларны күккә менәр алдыннан тикшерүче шәфкать туташы булып эшләгән. Улының самолетны җиргә исән-имин төшереп утырткан дигән шатлыклы хәбәрне ишетсә дә, ана күңеле тынычлана алмый: «Очкычның бәясе йөзләрчә миллион сум тора. Ватылган булса, аны түләттерсәләр, кайлардан гына акча табарбыз икән?», - дип борчыла. Тимер кеше түгел. Аның яңасын да ясап була. Ә кешеләр һәлак булган булса, аларны кире кайтарып булмый шул. Әле дәүләт аларның гаиләләренә күпме миллион сум күләмендә  компенсация акчаларын түләгән булыр иде.

Дамир Йосыпов кечкенәдән хыялында йөрткән теләген тормышка ашыру өчен очучылар әзерләүче училищега имтиханнар бирә. Әмма аны уку йортына алмыйлар. Күзе начар күрә дип табалар. Аңа авиация турында хәтта хыялланмаска да кушалар.  Дамир бик нык борчыла, үз эченә бикләнә. Политехника  колледжын тәмамлый, армиядә танк йөртә. Хезмәт итеп кайткач, Чувашстан университетының юридик факультетында читтән торып укый. Шәһәр хакимиятендә юрист булып эшли. Әмма күңеле белән һаман күктә йөзә. Шул хакта китаплар укый, фильмнар карый, балалык хыялын тормышка ашыра алмавы өчен борчыла. Армиядән соң янә бер тапкыр үзен сынап карамавы өчен битәрли. Әмма мондый уку йортларына 23 яшькә кадәр генә алалар, аннан соң ярамый. Авиация форумнарында утырганда Дамирның күзе үзенә кирәкле мәгълүматка төшә. Анда очучылар әзерләүче уку йортларында яшь чикләве бетерелгән, диелә. Илдәге башбаштаклык, акчасызлык, хәерчелек, очкычларның  искелеге, сыйфатының начар булуы, яхшы очучыларның илдән китүе, бу һөнәрнең дә дәрәҗәсен төшергән икән. Кадрлар кытлыгы башланган. Шуңа хакимият әлеге адымга барырга мәҗбүр булган. Дамир Йосыповка Богырыслан очучылар училищесына укырга кергәндә  32 яшь була. Ул уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, аннан 6 ел «Уральские авиалинии»  авиакомпаниясендә очучы вазифасын башкара. Читтән торып Ульяновск гражданнар авиациясе институтын  тәмамлый.

Татарның күренекле шәхесләре «татарны дин һәм моң саклап калган»,  дип тәкърарларга ярата. Тик нигәдер күбесе дингә килергә ашыкмый. Юкса, заман башка, вазгыять икенче бит инде.  Дамир Йосыпов бу яктан да барыбызга да үрнәк.  Ул мәдрәсәдә  Коръән укырга өйрәнгән, хәтта аны шәһәрнең бер мәчетенә имам итеп тә куймакчы булалар. Ул күккә дога укып күтәрелә һәм сәфәрдән соң Аллаһыга рәхмәтен белдерә. Әлеге маҗаралы очу вакыйгасының хәерле тәмамлануында да, үзен түгел,  Ходайны зурлый. Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин тикмәгә генә Дамир Йосыповка мөселманнарның иң зур бүләге – «Хезмәт өчен» орденын тапшырмагандыр инде.  Ә инде Россия Президенты кулыннан Кремльдә Россия Герое исемен алган мизгелләрен Дамир мәңге онытмый. Бу татар егете белән ничек горурланмыйсың, ди инде!

Белешмә

Дамир Касыйм улы Йосыпов 1977 елның 15 сентябрендә Красноярск крае Игарка шәһәрендә туа. Әтисе дә Ми-8 вертолетында эскадрилья командиры булып эшләгән. 1993 елда гаиләләре Сызрань шәһәренә күченә. Дамир училище тәмамлый, армиядә хезмәт итә. Очучы булырга бик теләсә дә, медкомиссияне уза алмый. Әмма соңлап булса да, хыялына ирешә. Башта Богырыслан очучылар училищесын, аннан  Ульяновск гражданнар авиациясе институтын тәмамлый.

2019 елда бортында 230 пассажиры булган самолетның  двигателенә кошлар кереп, ике моторны да сафтан чыгаргач, Дамир Йосыпов командасы очкычны хәвеф-хәтәрсез генә кукуруз басуына төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен ул Россия Герое исеменә һәм исән калган кешеләрнең, аларның әти-әниләре, туганнары, балаларының чисез зур рәхмәтенә лаек була. Дамир Йосыповның тыныч тормыштагы батырлыгы турында фильм төшерелгән.

Сораштыру