Галәмгә атлаучылар буыны

 Галәмгә атлаучылар буыны
 

60 нчы елларда совет Татариясе ничек яшәгән соң? Казанны бизәп торачак биналарны кемнәр төзегән? Нефть химиясе гиганты ничек башланган? Американы юкка чыгарырга сәләтле самолётлар кайда туган?

 

 

 

 

 

1962

Беренче тапкыр Мәскәү теле­тапшыруларын трансляциялә­деләр

 

1961

Яшел Үзәндә «ме­теорлар» – су асты канатлары булган югары тизлекле теплоходлар төзи башладылар

 

1960

Чаллы районының Афанас авылы янына булачак нефтехи­мия комплексын һәм шәһәрне төзү­челәрнең беренче чана-трактор поезды килеп җитте

 

 1963

Казанда Планетарий ачылды. Аны Петропав­ловск соборының Түбән Сретение храмында урнаштырдылар

Яр Чаллы янында Түбән Кама ГЭС төзелә башлады

«Оргсинтез» заводы гамәлдә булганнар сафына кушылды

 

 

 1965

Казанда Ми‑8 вертолётлары чыгарыла башлады

 

 

 

 

 

 

 

1967

ТАССРның Дәүләт симфо­ник оркестры төзелде

«Түбән Кама Нефтехим» комбинатында беренче продукция чыгарылды

Казан консерваториясендә концерт залы ачылды

Казан циркының яңа би­насында беренче тама­шалар күрсәтелде

 

1965

Казанда Ми‑8 вертолётлары чыгарыла башлады

 

1966

Казанда Ил‑62 самолётларын серияле чыгару башланды

Казанда Беренче май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

 

1969

«Түбән Кама Нефте­хим» комбинаты сафка бастырылды

Яр Чаллыда автомо­биль заводлары ком­плексын төзү турында карар кабул ителде

Казан авиация заво­дында Ту‑22М стра­тегик бомбардиров­щикларын серияләп чыгару башланды

Сораштыру