«Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр-өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам»

«Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр-өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам»

Данлыклы драматург, Хезмәт Герое Галиәсгар Камал: «Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр-өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам»

Галиәсгар Камал – татар әдәбияты классигы, талантлы драматург, үзенчәлекле шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул гаять зур иҗади мирас калдырган. Әдип 30 дан артык сәхнә әсәре, йөздән артык шигырь-поэма, хикәя, публицистик һәм тәнкыйди мәкалә язган. Тәрҗемә өлкәсендә  дә эшләгән, матбугатыбыз тарихында күренекле роль уйнаган газета-журналларны оештырган һәм аларны җитәкләгән, татар  театр сәнгатенең аякка басып килгән чорында режиссер һәм артист буларак та, сәхнәне бизәүче сыйфатында да хезмәт куйган. Аның иҗат җимешләре бүген дә кыйммәтен югалтмаган. Аерым пьесаларының һаман да сәхнәләрдә уйналуы, дәреслекләрдә төпле урын алуы, татар сәхнә сәнгатенең флагманы булган театрның аның исемен йөртүе (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры), әсәрләренең басыла торуы шул хакта сөйли.

Татарның театры да булмаган, аны ачарга дин әһелләре тешләре-тырнаклары белән каршы булганда, Галиәсгар Камал ничек драматургия өлкәсенә кереп китәргә җөръәт иткән соң? Бер шәкертнең абыйсы Истанбулдан тотылган төрек әдәбияты алып кайта. Алар арасында Нәмык Камалның «Зәваллы чожук» драмасы да була. Булачак драматург бу әсәрне кат-кат укый. Үзе дә «Бәхетсез егет» исемле пьесасын яза. 1911 елда Габдулла Кариев җитәкчелегендәге театр труппасы «Шәрык» клубында төпләнгәч, Камал артистларның иң якын дустына гына түгел, труппаның иң беренче ярдәмчесенә, терәгенә әйләнә. Ул театрга әсәрләре белән генә түгел, уеннары, киемнәре белән дә ярдәм итә. Оештыру эшләрендә, спектакльләр кую өчен рөхсәт алу, акча табу, кием-салым җыю, декорацияләр булдыруда булышлык итә, хәтта афишаларны үз кулы белән яза. Үз әсәрләрен куйганда режиссерларга ярдәм итә. Театрны тудыруда, булдыруда аңа бөтен туганнары, гаиләсе дә ярдәм күрсәтә.

Галиәсгар Камал театр белән генә чикләнеп калмаган. Ул бик күп төрле редакцияләрдә ару-талуны белми эшләгән. 1904-1905 елларда Хәнәфиевләр, Һ.Атласиның «Мәгариф» нәшриятындагы китап кибетендә ялланып эшли. Алкинның «Казан мөхбире» газетасында хезмәт куя. Апанаевның «Азат» газетасында секретарь була. Муланур Вахитов чыгара торган «Кызыл байрак» газетасында һәм «Совет восточного фронта»ның нәшрият бүлегендә тәрҗемәче булып эшли. «Кызыл Татарстан» газетасын оештыручыларның берсе була. «Кайвакыт мин бөтен редакциядә берүзем утырып калам. Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр-өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам», - дип яза Г.Камал бу еллардагы эшчәнлеге хакында.

Редакцияләрнең берсендә эшләгәндә ул Тукай белән очраша. Тик беренче очрашу Камалда бик авыр тәэсирләр калдыра. Ул аны озын буйлы, киң җилкәле, мәһабәт гәүдәле ир-егет дип күз алдына китерсә, Тукай ул күзаллаганның гел киресе булып чыга. Әмма Тукай аны таланты, белеме, тырышлыгы белән үзенә җәлеп итә. Камал Тукайның шигырьләренә мөкиббән китә һәм аңар ияреп үзе дә шигырьләр яза башлый. Ә Тукай исә Камалның пьесаларына соклана һәм аны «татарның  Островские» дип атый. Тукай белән бер үк вакытта  алар икесе дә Клячкин больницасында яталар. Тукай инде әҗәлен көтә. Ә Камал исә нерв авыруы аркасында аяк-кулсыз кала һәм аны да бирегә дәваланырга салалар. Тукай үлә, ә Камал, аяк-куллары тотмаган, күзләре күрмәгән хәлдә, клиникада ятып кала. Тукай үлгәннән соң ел ярым түшәктә ятып терелгәч кенә, шагыйрьнең каберенә бара ала.

Галиәсгар Камалны мулла итеп күрергә теләүчеләр дә була. Г.Баруди, хезмәте әрәмгә китмәсен өчен һәм шәһәрдә үзе яклы кеше арттыру өчен, Галиәсгарның әтисе белән сөйләшеп, Галиәсгарне бай кызына өйләндереп, иске зыярат өстенә салынган мәчеткә  мулла итеп куярга тели. Тик егет мулла булырга теләми. Әтисе мехчы булгач, аннан мехлар белән эш итүче сәүдәгәр ясамакчы булалар. Аңа да риза булмый. Аптырагач, китапчы ясыйлар. Ул, Истанбулга барып, яңа әдәбият, шул исәптән оригинал, тәрҗемә, төрле театр китаплары алып кайта. Бу эш исә аны әдәбиятка, сәнгатькә, драматургиягә китерә. 1923 елда Г.Камалга Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирәләр. Бу аның драматургия һәм театр өлкәсендәге хезмәтләрен олылау гына түгел, бәлки журналист һәм публицист буларак күп еллар буе нәтиҗәле эшләп килүен дә тану була.

Белешмә:

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казанда туа. Төрле мәдрәсәләрдә укый. Соңыннан шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер үк вакытта рус мәктәбендә дә башлангыч белем ала. Шул елларда әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый. «Бәхетсез егет» исемле беренче драма әсәрен яза. Камал күп кенә газета һәм журналларда да төрле вазыйфалар башкара. 1923 елда аңа Хезмәт Герое исеме бирелә. Мәшһүр драматургның «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Безнең шәһәрнең серләре», «Банкрот», «Хафизәләм иркәм» кебек пьесалары бүген дә төрле театрларның сәхнәләрендә уйнала. Камал Гоголь, Островский, Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1929 елда аңа Татарстанның халык драматургы дигән мактаулы исем бирелә.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә Казанда вафат була. Ул шәһәрнең Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән. 1939 елда Татар дәүләт Академия  театрына  Г.Камал исеме бирелә. Казан, Чаллы, Алабугадагы урамнар аның исемен йөртә.

Сораштыру