Россия Мөфтиләр шурасы, Россиянең Үзәк Европа төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин: «Без бу урыннан китәргә тиеш түгелбез»

Россия Мөфтиләр шурасы, Россиянең Үзәк Европа төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин: «Без бу урыннан китәргә тиеш түгелбез»

Мәскәүдә яңа мәчет төзү эше шактый гаугалы булды . Ни өчен иске мәчетне җимерделәр? Мәскәүдә болай да мәчетләр җитми ләбаса? Бу эштә мөти Равил Гайнетдинне гаепләүчеләр күп булды.  «Татар заманы» сайты үткәргән тавыш бирү буенча, Мәскәүдә татар мирасын юкка чыгарганы һәм Россия татарларының  тарихи татар мәчетен иштергәне өчен, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хәтта Шаһ Гали премиясенә лаек, дип табылды. Мөфти Равил  Гайнетдин үзе бу сорауларга болай дип җавап бирә: «Элеккеге мәчет өчен беркем дә, хәтта элеккеге имамнар да минем кебек сәламәтлекләрен югалтып, тирләрен түкмәгәндер. Бәйрәм гаетләрен Россия һәм БДБ илләренә телевидение аша күрсәтүне дә  мин оештырдым. Бу елларда тарихи мәчетне мөселманнарга кайтарып, аны сафка бастырдык, яңа Шәһәдәт мәчете салдырдык, мәдрәсәләр, Ислам көллияте, аннан соң Ислам университеты оештырдык. Без бу урыннан китәргә тиеш түгелбез. Иске мәчетебез бер гасырдан артык шушы урында торган һәм киләчәктә дә мәчет шушы урында булачак! Беркем дә безне Мәскәү читенә чыгармаячак. Иске мәчетне заманында ашык-пошык кына, биш ай эчендә, кыш көнендә тиешле фундаментсыз гына салып куйганнар. Аны төзергә рөхсәтне мәчет дип түгел, бары тик гыйбадәт йорты итеп тотар өчен генә биргән булганнар. Яңадан патша хөкүмәте җирне тартып алмасын дип, тизрәк салырга мәҗбүр булганнар. Мәчетнең җимерелү куркынычы килеп тугач кына, без яңа мәчет төзергә керештек. Безгә Мәскәүнең үзәгендә беркем дә яңа мәчет төзергә рөхсәт бирмәс иде. Иске мәчет биләгән урын 9 мең квадрат метр булса, безнең биләмәләр хәзер 19 мең квадрат метрны тәшкил итә. Иске мәчет белән яңа мәчет бергә кушылды. Мин татар мәчете төзедем дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Чөнки Мәскәүдә төрле милләт халкы ислам динен тота. Әмма мәчетнең эчен бизәү эшенә без Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Фердинант Халиковны чакырдык. Димәк, бу да ни дә булса аңлата. Хәзер заман башка. Гәҗит кисәгенә баш төртеп намаз укырга теләмиләр. Аларга аяк киемнәрен куярга, туннарын эләргә урын юк иде. Менә хәзер аларның барысы да эшләнде. Мәчеттә 9 лифт эшли. Җылы киң тәһарәт урыннары булдырылды».

Равил Гайнетдин һәр урында үзенең төпле сүзен зур җитәкчеләр алдында әйтергә тайчынмый. 2009 елның 24 сентябрендә Колонналар залында үткәрелгән «Россия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына иптәшлек» исемле халыкара конференциядә чыгыш ясап: «Күренекле рус тарихчысы Карамзинның фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Ул ХIХ гасырда ук: «Мәскәү үзенең бүгенге олылыгы белән ханга бурычлы. Һәм бу хәл бөтен Россиягә дә кагыла. Алтын Урда ханнары арасында таркау рус өлкәләре Мәскәү кенәзлеге тирәсенә берләштерелә», - дип белдерә. Шул ук конференциядә әйтелгән икенче бер фикере дә мәгънәле: «Россия иң баштан ук славяннар һәм төрки халыклар көче белән төзелгән – бу минем чын тормыштан чыгып әйтелгән төпле фикер».  1991 елда Гайнетдин ул чактагы вице-президент А.Руцкойга иптәш булып, куркыныч сәфәргә чыгып, Гыйрак, Пакыстан, Әфганстанга кадәр барып җитә, мөҗәһитләрнең җитәкчеләре белән Россия гражданнарын әсирлектән азат итүләрен сорап, сөйләшүләр алып бара. Саный китсәң, мөфтинең изге гамәлләре шактый инде: ислам руханилары арасында бозык дин әһелләрен эшеннән азат итү дисеңме, таркау нәзарәтләрне ныгыту, берләштерү дисеңме... Ә Мәскәүдә мәчетләр төзү буенча башкарган эшләре аеруча әһәмияткә ия. Чөнки мөфти фикеренчә, Россиядә тагын 15 елдан бар халыкның  30%ы мөселман булачак. Димәк, мәчетләр кирәк. 1997 елда Мәскәү мэры башкалада 800 мең кеше  мөселман дисә, хәзер исә җитәкчелек, кимендә, 3-4 млн ислам динен тотучы бар, дип саный.

Равил Гайнетдин күпхатынлылык мәсьәләсен дә күтәреп чыккан дин әһеле. Әлбәттә, бу теманы күтәреп, мактау сүзләре ишетеп булмый. Тик зинаны ничек туктатырга? Кияүгә чыкмый калган кызларны кая куярга? Ирсез бала табучылар белән нишләргә? Менә шушы сораулар аны бу теманы күтәрергә этәрә дә инде. Бу хакта ул телеканаллар аша да, матбугат аша да үз фикерләрен җиткерә.

Белешмә:

Равил Исмәгыйль улы Гайнетдинов 1959 елның 25 августында Питрәч районы Шәле авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Казан телевидениесендә режиссер ассистенты булып эшли. 1979 елда Бохарадагы Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлый. Казанга кайтып, «Нур Ислам» мәчетендә имам була.1985 елда Уфадагы Диния нәзарәтенең җаваплы секретаре вазифасын башкара. 1987 елдан - Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы. 1991 елда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Ислам үзәгенең президенты. 1994 елда Россиянең Үзәк Европа регионнары мөселманнары Диния идарәсенең  мөфтие итеп сайлана. Мәскәү ислам университеты профессоры. Татарстан, Россия, Казахстан һәм башка илләрнең орден-медальләре белән бүләкләнгән.

Сораштыру