Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Алсу Сафина-Абрамова: «Минем иң зур күңел ярасы – үз балама үзем дә аңламыйча хәсрәт салу»

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Алсу Сафина-Абрамова: «Минем иң зур күңел ярасы – үз балама үзем дә аңламыйча хәсрәт салу»

Алсу  -  «Лукойл» компаниясендә вице-президент , сәясәтче, Федерация Советы әгъзасы булган илнең бай кешеләреннән берсе Рәлиф Сафин гаиләсендә туган кыз. Алсуның ире Ян Абрамов Бакуда, тау яһүдләре гаиләсендә туган, эре эшмәкәр, «Новые оружейные технологии» компаниясенең Директорлар советы җитәкчесе. Алсу аңа бер күрүдә гашыйк була. Туйлары бик зурлап «Россия» Концертлар залында үткәрелә. Язылышу турындагы таныклыкны Мәскәүнең ул вакыттагы мэры Юрий Лужков тапшыра. Әти-әниләре һәм кунаклардан туй бүләге итеп күп акчалар, Мәскәү янында йорт, бизәнү әйберләре, «Бентли» автомобиле һ.б кыйммәтле күчтәнәчләр алалар. Гаиләдә ике кыз һәм бер малай туа.

Алсу үзе Бөгелмә шәһәрендә туган. Соңыннан аларның гаиләсе Себергә, Когалым шәһәренә күчеп китә. Алсу анда 9 яшькә кадәр яши. 1991 елда Мәскәүгә китә. Россиядә ул нибары өч сыйныф кына тәмамларга өлгерә. Аннан аны Англиягә укырга җибәрәләр. Башта аңа монда бик авыр була, телне белми, әти-әнисен сагына. Әмма вакыт барысын да җайга сала. Россиягә кайткач, Алсу җәйге лагерьда беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Ул Уитни Хьюстон репертуарыннан бер җыр җырлый. Продюссер В.Бельцерковский яшь кызның тавышына һәм бу җырны бөтенләй икенче төрле итеп башкаруына игътибар итә һәм аны «алтын» дип бәяли. Шулай итеп Алсу җырчы булып китә. Аны дөньяга алып чыккан җырлар  -  «Зимний сон» һәм «Иногда». Алар әле бүген дә җырчының визит карточкасы саналалар. Алсуның беренче музыкаль альбомы 1999 елда 700 мең данәдә чыгып, ярты ел эчендә таралып та бетә. Нәкъ менә шул елларда ул ил буйлап та, Казахстан, Азәрбайҗан, Украина, Грузия, Латвия, Израиль кебек илләрдә дә бик күп тапкырлар гастрольләрдә була. «Евровидение – 2000» конкурсында катнашып, икенче урынны алуга ирешә. 2001 елда ул инглиз телендә яңа музыкаль альбомын чыгара. Ул Россиядән тыш, Германия, Австрия, Польша, Чехия, Болгария, Малайзия һәм Таиландта да тарала.

Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микела да матур җырлый. Аның өчен Алсу шактый зур гаугаларга да керде. Микела Беренче каналда барган «Голос» проектында катнаша. Алсу үзенең кызын җиңдерү нияте белән Микела өчен СМС тавышларны сатып алганлыгын сөйли. Җырчы, үз гамәлләре турында сөйләгәндә, күз яшьләрен яшерми, әмма тавышларның «шул исәптән, кагыйдәләр белән рөхсәт ителгән санда» сатып алуын әйтә: «Мин 40 СМС сатып алдым, моны ике телефоннан эшләдем. Тапшыруны төшергәндә килеп туган тәнәфесләрдә аларны кулымнан төшермәдем. Барлык дуслар һәм туганнарны сорадым. Бу хәлләрдә минем иң зур күңел ярасы – үз балама үзем дә аңламыйча хәсрәт салу» , - дигән җырчы. Беренче канал тавыш бирү нәтиҗәләрен юкка чыгарды.

Белешмә:

Алсу Рәлиф кызы Сафина 1983 елның 27 июнендә Бөгелмә шәһәрендә туа. Соңыннан аларның гаиләсе Себергә Когалым шәһәренә эшкә китә. Алсу анда 9 яшькә кадәр яши һәм Мәскәүгә килә. Россиядә ул нибары 3 сыйныф кына тәмамларга өлгерә. Аннан аны Англиягә укырга җибәрәләр. Алсуның беренче музыкаль карьерасы 1998 елда башлана. Аның «Зимний сон» һәм «Иногда» исемле җырлары киң популярлык казана. 2000 елда ул «Евровидение» музыкаль  конкурсында катнашып, икенче урынны алуга ирешә. Алсу Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты.

Сораштыру