Россиянең халык артисты Мөнирә Булатова: «И Ходаем, аягым-кулым сынып, сәхнәгә чыкмас өчен, бер сәбәп булсын иде», - дип теләдем»

Россиянең халык артисты Мөнирә Булатова: «И Ходаем, аягым-кулым сынып, сәхнәгә чыкмас өчен, бер сәбәп булсын иде», - дип теләдем»

Сабын заводында эшләгәндә идарәдә җитәкче секретаре Мөнирә Булатованы туктата да: «Сез монда нишләп йөрисез әле? Сезгә музыкальныйга барырга кирәк», - ди. Ул үзе пианистка булган икән. Булатованың җырлавын бер тапкыр гына ишетеп калган да тавышына сокланган. Шул сөйләшүдән соң  Мөнирә Булатова музыка техникумының кичке бүлегенә йөри башлый. Ә 1936 елда аңа Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар операсы студиясенә укырга барырга тәкъдим итәләр. Ә анда укыган кешеләр югалмый – Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая, Асия Измайлова, Мансур Мозаффаров, Нияз Даутов һ.б. Әлеге буын татар опера сәнгатенә нигез сала, татар музыка сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәрә. 1940 елның мартында Казанның Бауман урамындагы Тукай клубында Мөнирә Булатованың беренче иҗат кичәсе була. Ул кичәне Муса Җәлил оештыра, үзе алып та бара. Ә икенче кичәсен Гадел Кутуй оештыра.

СССРның һәм чит илләрнең нинди зур залларында гына чыгыш ясаса да, Булатова татар җырларын җырламый калмый. С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин һ.б. композиторларның  әсәрләрен башкара. Чит илләрдә концерттан соң  аның янына милләттәшләребез кереп олуг рәхмәтләрен әйтә. Язмыш Мөнирә Булатованы Американың бөек җырчысы Поль Робсон белән дә, рус һәм татарның мәшһүр сәнгать осталары белән дә сәхнәдә, тормышта гел очраштырып тора.

«Сәхнәгә чыгар өчен бик зур батырлык кирәк», - дип саный Мөнирә Булатова. Бервакыт Мәскәү консерваториясенең кече залында беренче тапкыр татар концерты оештыралар. Шунда җырлар алдыннан  Мөнирә Булатова төне буе борчылып чыга: «И Ходаем, аягым-кулым сынып, сәхнәгә чыкмас өчен бер сәбәп булсын иде», - дип тели. Көне-сәгате җиткәч, төштәге кебек, сәхнәгә чыгып баса. Мансур Мозаффаровның «Сагыну», «Җиләк җыйганда» җырларын башкара да сәхнәдән йөгереп диярлек чыгып китә. Ул вакытта театрда сопрано тавышлы җырчылар күп була. Ә Булатова – калын тавышлы. Шул тәэсир иткәнме,  әллә башка сәбәптәнме, зал көчле алкышларга күмелә, артистны кабат сәхнәгә чакыралар. Җырчы ишеккә терәлеп тора, аны этеп дигәндәй, сәхнәгә чыгарып җибәрәләр.

1953 елда Мәскәү консерваториясен экстерн тәртибендә тәмамлап Казанга кайткач, Мөнирә Булатованы, «урын юк» дигән сәбәп табып, эшкә алмыйлар. Әмма ул югалып калмый. Ленинградка китеп, Киров исемендәге атаклы театрга барып урнаша. Аннары Мәскәүгә күчә. Иң кызыгы һәм иң гаҗәбе: берничә елдан соң ул яңадан Казанга кайта, опера театрына керә, һәм аны театрның директоры итеп билгелиләр. Ул вакытта сорап тормыйлар, тоталар да куялар. Мөнирә Булатованың да беренче сүзе: «Ирләр күп, хатын-кызлардан башка шушы эшкә кеше юкмыни?» - була. «Өч айга, нибары өч айга. Булышырбыз», - диләр. Директор булып эшләгән өч елда ул бер тапкыр да хезмәт хакы алмый.

«Телебез бетә, татар теле кемгә кирәк, аның белән кая барасың?», -  дигән сүзләрне күп ишетәбез. 60 нчы елларның башында, Ташкентта гастрольләрдә вакытТа, Мөнирә Булатова Казанга кызы Данияне караучы  әнисенә хат яза: «Әни, Дания белән берүк татарча гына сөйләш. Ул татарча белергә тиеш!».

Белешмә

Мөнирә Закир кызы Булатова 1914 елның 19 маенда Архангельскида туа. 1925 елда әтиләре үлгәч, гаилә Идел буена, Кармыш авылына кайта. 1926 елда Мөнирә Казандагы Татар балалар шәһәрчеге мәктәбенә урнаша. 1930 елдан Вахитов исемендәге май комбинатында эшли. 1934 елда Көнчыгыш музыка техникумының кичке бүлегенә укырга керә. 1936 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1953 елда шул ук уку йортының вокал факультетын  тәмамлый. Ленинград, Мәскәү  театрларында эшли. 1953 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның «Качкын»  операсында Бикә ролен башкара. Кырык ел дәвамында ул төп солистларның берсе булып тора: чит илләр, рус, татар композиторлары операларында дистәләрчә рольләрне башкара. Булатова «Җәлил»дә – Хәят, «Алтынчәч»тә – Тузгак, «Наемщик»та – Шәрифә Бикә, «Башмагым»да – Җиһан һәм башка спектакльләрдә онытылмас образлар тудыра. Ул татар һәм рус композиторларының романсларын башкаручы оста җырчы буларак та таныла. Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадасы белән 70 тапкырдан артык өченче Балтыйк буе фронты солдатлары алдында, госпиталь һәм санчастьләрдә чыгыш ясый. 1963 – 1971 елларда Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе булып тора, шәһәр советы депутаты итеп сайлана. 1978 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында укыта.

Мөнирә Булатова 2011 елның 31 маенда Казанда вафат була.

Источник фото: tatar-congress.org

 

Сораштыру