Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Сәләт чишмә ул, аны тазартып, тәрбияләп торырга кирәк»

Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Сәләт чишмә ул, аны тазартып, тәрбияләп торырга кирәк»

Татар халкының яраткан артисты Равил Шәрәфиев сәхнәгә чыгып сүз әйткәнче үк, тамаша залында халык елмая, һәм «Шәрәфи уйный!» дигән шатлану сүзләре ишетелә башлый. Зал көчле алкышларга күмелә. Бу күренеш үзе генә дә артистның сәләт дәрәҗәсе турында, халык күңелендә нинди урын алганлыгы турында сөйли. Артист щлеге ужышка ничек ирешә соң? Әлбәттә, уңышның  нигезендә артистның таланты ята. Әмма талант белән генә дә бик ерак китеп булмый. Талант янына тырышлык, өзлексез репетицияләр, төрле яктан мәгълүматлы булуны да өстәргә кирәк. Иң күп укучы артистларның берсе, диләр хезмәттәшләре Шәрәфиев турында. Берничә көн буш вакыты булса, артист Мәскәүгә барып, спектакльләр карый, күренекле артистлар, театр тәнкыйтьчеләре белән күрешеп, сөйләшеп кайта икән. «Үз казаныңда гына кайнау иҗат кешесен ярлыландыра, түбәнәйтә. Сәләт – чишмә ул, Чишмәне тазартып, тәрбияләп торырга кирәк», - ди артист үзе. 

Театр училищесына кергәндә җыр-бию, сөйләү сәләтләрен тикшереп карау кебек күп шартлар арасында пантомима күрсәтү дә бар. Монысы инде авылдан килгән балаларга яңалык һәм иң кыеныдыр, мөгаен. Әмма Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына  кергәндә Равил Шәрәфиевкә  этюд күрсәтү бернинди дә кыенлык тудырмый. Авыл малае буларак, ул бер дә исе китмичә генә, имтихан алучы Мәскәү укытучыларына «сарык суеп күрсәтә»: җиңнәрен сызганып, булмаган кайракны алып, озак итеп булмаган пычакны кайрый. Яхшы кайралган пычагын булмаган итек кунычына батырып куйганнан соң, ул булмаган сарыкны булмаган абзарга алып кереп, булмаган пычак белән чала башлагач, имтихан алучы профессор Лидия Николаевна Дейкун кычкырып җибәрә һәм ике учы белән битен каплый. Этюд беткәч ул: «Я не могу на кровь смотреть! Как же вам не жалко барана! Ты, Шарафиев, такой молодой и такой жестокий!» - ди. Шушы беренче этюдыннан Шәрәфивкә «комик» тамгасы сугылып кала. Шул тамга аның гомер юлдашы булудан туктамый.

Равил Шәрәфиев,  бик күп рольләр башкарган бай репертуарлы артист булса да, тормышта төрле хәлләр була, мәсәлән, аны театрдан чыгаралар. Артист филармониягә эстрада бүлегенә нәфис сүз остасы булып китәргә мәҗбүр була. Тик Шәрәфиев театрсыз яши алмаган кебек, театр да Шәрәфидән башка яши алмый. Җитәкчеләр аны янә театрга кайтарырга мәҗбүр булалар. Әлбәттә, моннан артист та, театр да бары тик ота гына. Шәрәфиевнең бихисап күп образлары арасында иң кәттәсе – Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әҗәл образы. Әҗәл аның могҗизасы булып тарихта калачак! 

Равил Шәрәфиев ял вакытларын ничек уздыра икән дип кызыксынасызмы? Укырга яратканын әйттек инде. Музыка, рәсем сәнгате, шигърият яңалыклары белән ихлас кызыксына. Бигрәк тә Сәгыйть Рәмиев иҗатына гашыйк. Артист үзе дә шигырьләр, хикәяләр яза. Аның кебек оста, мәгънәле итеп сәхнәдә шигырь укучы артистлар бик сирәк. Мәшһүр рус артисты Александр Вертинский һәм күренекле җырчы Лидия Русланованы ярата. Эштән бушаган арада гөлләр, чәчәкләр үстерү белән мавыга. Аның фатирына кергән кеше үзен гөл бакчасындагыдай хис итә икән. Үрмә гөлләр, фикуслар белән тәрәзә төпләре, стеналар – бөтен бүлмә тулган. Әллә гөлләр, чәчәкләр Шәрәфиевне кече күңелле олуг кеше иткән, әллә нечкә күңелле Шәрәфиевнең рухы чәчәкләргә күчкән! 

Артистның  машина йөртү таныклыгы юк икән. Гәрчә, ул таныклыкны алу өчен ике тапкыр укыса да. Беренче укуы студент чакта була. Таныклык алу өчен 50 тиен түләргә кирәк, ә ул вакытта бу акчага бик яхшы гына ашарга мөмкин була. Шәрәфиев таныклыкны түгел, ашауны сайлый. «Ока» машинасының бәясе 8 мең сумга төшкән чагы – икенчесендә шуңа кызыгып укый. Ул укып бетергәнче, машинаның бәясе бик нык арта. Шуннан ул тагын таныклыкны алмас була. Ходай мине саклагандыр, дип сөенә бу хәлгә артист. Чөнки ул тизлек ярата. Әкрен йөрүчеләрне яратмый, үзе дә әкрен кыймылдый алмый икән. «Бөкегә очрасам, җенем сөйми, машинадан төшәм дә җәяү китәм. Бер урында озак утыра алмыйм» - ди ул.  

Белешмә:

Равил Шиһап улы Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә  Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясен) тәмамлый. Аның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлаганына алты дистә елга якын. Спектакльләрдә берничә дистә роль башкарган. «Беренче театр», «Бөркетләр», «Югалту» кебек киноларда төшкән. Россиянең  һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге иясе.   

Фото: kino-teatr.rukazanutlary.ru

Сораштыру