Россиянең халык артисты Вера Минкина: «Миннән укырга кергәндә, син кайсы як мишәре, бигрәк каты сөйләшәсең, дип сорадылар»

Россиянең халык артисты Вера Минкина: «Миннән укырга кергәндә, син кайсы як мишәре, бигрәк каты сөйләшәсең, дип сорадылар»

Талантлы артистыбызга әтисе үлгәндә нибары 12 яшь кенә була. Гаиләдә ул иң олы бала булганлыктан, аңа үзеннән кечкенә тагын биш туганын үстерү өчен әнисенә күп ярдәм итәргә туры килә. Матур итеп җырлый, шигырьләр сөйли торган кызны авыл халкы бик ярата: «Кечкенә артисткабыз», - дип йөриләр. Никадәр авыр булса да, әниләре балаларын укытырга тырыша. Балаларына һәрвакыт: «Укыгыз, балалар, укыган кеше югалмый, кеше була ул», - дип әйтергә ярата.   Вера Минкина башта үз авылларында дүрт классны, аннан Чистайда җиде классны тәмамлый. Театрны яратуы шундый көчле булгач, бер туганы аны Казанга, театр техникумына алып килә. Имтиханнар бара. Абитуриентлар барысы да бик нык әзерләнгәннәр, матур итеп сөйлиләр, җырлыйлар. Верага да чират җитә. Шигырь сөйләгәч, аннан: «Бик каты сөйләшәсең, син кайсы як мишәре соң?» - дип сорыйлар. «Мин мишәр түгел, керәшен кызы», - ди Вера Минкина. Аннан этюдлар күрсәтергә кушалар. Әтисе умартачы булгач, ул гел аның янында йөрергә яраткан. Әлбәттә инде андый җирдә кортлар бәйләнми калмый. Вера имтихан алучыларга  чагарга җыенган кортлардан ничек котылырга теләү процессын күрсәтә. Имтихан алучылар тәгәри-тәгәри көлә. Икенче этюдны да алар бик ошата. Монысында Вера, суга аркылы салынган тактага басып, кер чайкау күренешен күрсәтә. Ходай биргән таланты аркасында, аны, өч айга сынау шарты белән, техникумга алалар.

Әгәр шул вакыт арасында әдәби телне үзләштерә алмый икән, уку йортыннан китәргә тиеш була. Минкинаны сәхнә теленнән бик яхшы укытучы, Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салигаскәрова укыта. Ул аның телен чарлауга бик зур көч куя һәм тиз арада максатына ирешә, хәтта башкаларга аның сөйләмен үрнәк итеп куя башлый.

Укуны тәмамлаганнан соң, өч ел күчмә театрда эшли. Шунда эшләгәндә ул үзеннән 18 яшькә зуррак булган артист, педагог, пьесалар авторы, режиссер Әсгать Мәҗитовка кияүгә чыга. 1940 елда туй итәләр, бер кыз, бер малайлары туа һәм 1946 елда ире йөрәк авыруыннан кинәт кенә үлеп тә китә. Искиткеч кешелекле, матур, талантлы тормыш иптәшен соңгы юлга озатканда Вера Минкинага әле 28 яшь кенә була. Үзенең ике баласын, ике сеңлесен, шикәр авыруы белән интегүче әнисен карау аның җилкәсенә кала.

Белешмә

Вера Егор кызы Минкина 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә.  1938 елда Казан театр техникумын тәмамлагач, иҗат юлын Республика күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты. Биредә ул 60 елдан артык хезмәт итә һәм йөзләгән роль башкара. М.Горькийның «Дошманнар»ында – Полина, Н.Погодинның «Баһадирлар»ында – Мария Ильинична, Н.Исәнбәтнең «Зифа»сында – Кәләмзә,  Г.Камалның «Беренче театр»ында – Факиһә,  Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ында – Ана, «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә – Хәмдебану, «Гөргөри кияүләре»ндә Палый рольләрен башкарып, халыкның яраткан артистына әйләнә. Вера Минкина шулай ук «Зифа оныгы – Ришат», «Хәзинә» нәфис фильмнарында  төшә.

Вера Минкина 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат була.  

Сораштыру