Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина: «Бервакытта да «уф, ардым, театрдан туйдым» димәдем»

Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина: «Бервакытта да «уф, ардым, театрдан туйдым» димәдем»

        Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Г.Кариев, Г.Камал, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Г.Болгарская, З.Солтанов, Ф.Ильская, М.Мутин һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның  һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның да лаеклы урыны бар.

          ...Г.Шамуков «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектаклен куйганда, Рәшидә Җиһаншина мәхәббәт гүзәлен үзлегеннән әзерли башлый. Бер репетиция вакытында  Шамуков аны сынап карарга була. Репетиция барганда Беатричены уйнаучы Галимә Ибраһимова сәхнәгә чыгарга соңга кала. Биатриче булмагач, Рәшидә каушап, туктап кала. «Нигә аптырап калдың? – ди Шамуков. Спектакль  вакытында  шулай  булса, нишләрсең? Спектакльне өзәрсеңме? Килмәгән кеше килмәс, партнерың килмәсә дә, син барыбыр уйнап кит!» Бу  киңәш  артистканың мәңгегә исендә кала. Берсендә Камал театры сәхнәсендә «Казан сөлгесе» спектакле бара. Рәшидә Җиһаншина мөәзин хатыны булып уйный. Сәхнәгә чыгар вакыты җитә, ә партнеры юк? Кылт итеп, Шамуковның сүзләре исенә төшә һәм ул, берүзе сәхнәгә чыгып, ике кешенең дә сүзләрен әйтә-әйтә уйнап чыга. Беркем берни сизми кала.

                Рәшидә Җиһаншинаны  «Гөлчәчәк» пьесасында  мәхәббәт гүзәлен уйнарга алалар. Мәхәббәт каһарманын артист Шакир Шамильский  уйнарга тиеш. Ләкин Рәшидә Шамильскийга күтәрелеп карарга курка. Бик озак шулай тарсынып утырганнан соң, Шамильский түзми: «Соң, сеңлем, оялчан артистка булмый бит инде!» - ди. Тора-бара Рәшидәгә кыюлык иңә, соңрак ул театрның оештыру эшләрен дә башкара. Тешләсә, өзә торган директорга әверелә.

              Театр, сәнгать, иҗат – аның яшәешенең төп мәгънәсе булса да, Рәшидә Җиһаншинаны артистларның матди хәле, театрның репертуары гел борчып тора. Узган гасырның 50-60 нчы елларында театрдагы искергән уен манерасы, репертуарның бертөрлелеге һәм ярлылыгы хакында да еш уйлана ул. 1964 елда аның шушы сыйфатларын күреп, республика җитәкчелеге Җиһаншинага директорлык  вазифасын тапшыра. Ул беренче эш итеп финанс дисциплинасын булдыра. Ләкин театр күтәрелеш алсын өчен, болар гына җитми, иҗади ыргылыш кирәк. Шул чакта театр белгече И.Илялова аңа «Гүзәлем Әсәл» белән шаулаган режиссер Т.Ходжаев белән сөйләшеп карарга тәкъдим итә. Директор Җиһаншина Ташкентка бара, аның белән сөйләшә, ләкин режиссер үзенең алдагы ике елга эш планы төзелгәнлеге, вакыты булмавын әйтә. Директор вазгыятьне аңлаткач, ризалаша. Академия театрында «Гүзәлем Әсәл»не үзенең чираттагы ялы вакытында куя. Бу спектакль Камал театрын чыннан да күтәрә. 1967 елда бу спектакльне иҗат итүчеләр Тукай премиясенә лаек булалар. Тынгысыз йөрәкле Җиһаншина, партия оешмаларына йөреп, конкрет планнар төзи. Министрлыклар белән сөйләшеп, Үзбәкстан, Казахстанга гастрольләргә рөхсәт ала. 1966 елда театрга баш режиссер  булып Марсель Сәлимҗановның килүе дә – аның инициативасы. Шулай итеп, акрынлап, репертуар да рәткә салына, театрга яңа авторлар тартыла башлый. Камал театры сәхнәсендә «Тирән тамырлар», «Американ», «Зәңгәр шәл», «Татар хатыны ниләр күрми?», «Сүнгән йолдызлар», «Миркәй белән Айсылу», «Күк капусы ачылса», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек югары дәрәҗәдә эшләнгән спектакльләр куела. Кыскасы, Җиһаншинаның театрда директор булып эшләгән чорында (1964-1975 еллар) театр аякка баса. Аның баш режиссер белән кулга кул тотынып эшләве, яхшы репертуар, зур гастрольләр театрның данын күтәрә. Соңыннан ул ике дистә елдан артык Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе була, Швеция, Болгария, Испания, ГДРда уздырылган конгрессларда чыгышлар ясый. Ә 1990 елны ул, театрдагы өлкән яшьтәге артистларның тормышын җиңеләйтү максатыннан чыгып, «Инсаният» фондын оештыра һәм аны үзе үк җитәкли дә. Алар тамашачыларга бик күп спектакльләр күрсәтәләр. Ул үзе дә өлкән яшьтәге артистлар өчен сәхнә әсәрләре җитмәгәч,  дистәгә якын пьеса яза. Истәлекләр китабында Рәшидә Җиһаншина үзе турында: «Мин 60 елдан артык гомеремне театрга багышладым, 85 яшемне тутырдым, ләкин бервакытта да «уф, ардым, теардан туйдым» димәдем» - ди. Тормыш юлының беренче көннәрен театрдан башлаган талантлы артистка гомеренең соңгы көннәренә кадәр театр дөньясыннан аерылмый.  

 Белешмә

 Рәшидә Габдуллаҗан кызы Җиһаншина 1917 елның 17 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1936 елда Казан театр техникумын тәмамлагач, Камал театрына эшкә килә һәм гомер буе шунда хезмәт куя. «Гаепсездән гаеплеләр»дә – Коронкина, «Дошманнар»да – Надя, Клеопатра, «Варварлар» да – Надежда, «Ике хуҗаның хезмәтчесе»ндә – Беатриче, «Ташкыннар»да – Гөлчирә, «Канкай углы Бәхтияр»дә – Екатерина II, «Моңлы бер җыр»да Ана һ.б. бик күп рольләр башкарып, тамашачы мәхәббәтен яулый. 1964 елда аны театрның директоры итеп билгелиләр. Ул директор булып хезмәт иткән унбер ел дәверендә театр яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе була. 1967-1975 елларда - Татарстан Югары Советы депутаты. Россиянең халык артисткасы.

          Рәшидә Җиһаншина 2003 елның 7 маенда вафат була. 

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D1%80%D3%99%D1%88%D0%B8%D0%B4%D3%99%20%D2%97%D0%B8%D2%BB%D0%B0%D0%BD%D1%88%D0%B8%D0%BD%D0%B0&pos=6&img_url=https%3A%2F%2Fupload.wikimedia.org%2Fwikipedia%2Fru%2Fthumb%2F2%2F20%2F%25D0%25A0%25D0%25B0%25D1%2588%25D0%25B8%25D0%25B4%25D0%25B0_%25D0%2590%25D0%25B1%25D0%25B4%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25BB%25D0%25B0%25D0%25B7%25D1%258F%25D0%25BD%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25BD%25D0%25B0_%25D0%2597%25D0%25B8%25D0%25B3%25D0%25B0%25D0%25BD%25D1%2588%25D0%25B8%25D0%25BD%25D0%25B0.jpg%2F400px-%25D0%25A0%25D0%25B0%25D1%2588%25D0%25B8%25D0%25B4%25D0%25B0_%25D0%2590%25D0%25B1%25D0%25B4%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25BB%25D0%25B0%25D0%25B7%25D1%258F%25D0%25BD%25D0%25BE%25D0%25B2%25D0%25BD%25D0%25B0_%25D0%2597%25D0%25B8%25D0%25B3%25D0%25B0%25D0%25BD%25D1%2588%25D0%25B8%25D0%25BD%25D0%25B0.jpg&rpt=simage,

          

Сораштыру