Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улы

Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улы
Җитәкче

САБИ`РОВ Рәүф Әхмәтсабир улы (1.12.1894, Казан губ., Мамадыш өязе Айдар а. — 30.12.1937, Казан), дәүләт эшлеклесе. Түбән Новгород шәһәрендә заводта күмер ташучы, Бахмут шәһәре (Екатеринославль губ.) тирәсендәге тоз чыганакларында бораулаучы булып эшли. 1915 елда Россия армиясенә алына; Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 дә Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае делегаты (Казан). Соңыннан Мамадыш башкарма ком-ты рәисе. 1921–24 тә ТАССР ҮБК Президиумы рәисе. «Унбиш җитәкче хаты» авторларының берсе (1923). Хатта М.Солтангалиевне кулга алуның гаделлегенә шик белдерелә һәм РКП(б)ның 12 съездында милли мәсьәлә буенча кабул ителгән карарның үтәлешендә җитди хаталар булуы бәян ителә. 1924 тә «Утыз тугыз җитәкче хаты»на кул куя. Хатта татар коммунистларына кимсетеп карау фактлары күрсәтелә, Татарстан партия оешмасында үзара килешмәүчәнлеккә һәм низагларга чик кую чаралары тәкъдим ителә. Респ-каның башка җитәкчеләре б-н беррәттән, милләтчелектә гаепләнеп, Мәскәүгә, түбәнрәк дәрәҗәле эшкә күчерелә, Бөтенроссия ҮБКның милли бүлеге мөдире урынбасары итеп билгеләнә (1925). 1929 да «Солтангалиевнең партиягә каршы төркеме»ндә катнашуда гаепләнеп партиядән чыгарыла. 1932 дән «ЗИС» Мәскәү автомобиль з-дында фрезерчы, станоклар төзәтүче, бригадир булып эшли. «Татреспублика авылы ачлыктан соң» («Деревня Татреспублики после голода», 1923) китабы авторы. Репрессияләр чоры корбаны.
Әд.: Султанбеков Б. Сабиров Рауф Ахметович // Возвращённые имена: Док. очерки. К., 1990.

Сораштыру