Шәймәрдәнов Шәйгәрдан Шәймәрдән улы

Шәймәрдәнов Шәйгәрдан Шәймәрдән улы
Җитәкче

1924-1927 елларда Татар Үзәк Башкарма Комитеты Рәисе.
ШӘЙМӘРДӘНОВ Шәйгәрдан Шәймәрдән улы (сентябрь, 1890, Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Байсар авылы – гыйнвар, 1940, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе. Тышкы сәүдә академиясен тәмамлаган (1933). 1911 елдан хәрби хезмәттә, Беренче дөнья һәм Гражданнар сугышы ветераны. 1918 елдан административ-хуҗалык һәм партия эшендә: Минзәлә кантоны советы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1918-21), рәисе (1921-24), 1921 елдан бер үк вакытта – Минзәлә кантоны хәрби комиссары. 1920 елда Татар АССРның чикләрен билгеләү буенче ведомствоара комиссия эшендә катнаша. 1924 елдан Үзәк Башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1925 елдан – рәисе. 1927-28 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе. Идел буе ҮБК рәисләреннән ВКП (б) ҮКна юлланган “Унлык хаты” авторларының берсе. Хатта милли республикалар һәм Идел буе өлкәләре икътисадларын артыгы белән үзәкләштерүгә каршы һәм әлеге төбәкләрнең этник үзенчәлекләрен исәпкә алмауга тискәре мөнәсәбәт белдерелә. 1928 елдан Мәскәүдә: ВКП (б) ҮКның җаваплы инструкторы (1928-30), РСФСР Финанслар халык комиссариаты коллегиясе әзгъзасы, “Совафганторг” рәисе урынбасары, СССРның Тыва Халык Республикасында сәүдә буенча вәкил (1935-37). 1937 елдан Тышкы сәүдә халык комиссариатында эшли, 1938-39 елларда – “Союзпушнина” Бөтенсоюз берләшмәсе начальнигы. Милли кадрлар әзерләү эшенә, җитештерү эшен татарчалаштыруга саллы өлеш керткән. ТАССРның беренче Конституциясе проекты эшендә катнашкан (1926). Бер нигезсезгә репрессияләнгән; вафатыннан соң акланган.
Лит.: Касимов Г. Шаймарданов Шайгардан Шаймарданович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2; Имамов В. Хөкүмәт башлыгы Шәйгәрдан Шәймәрдәнов // Актанышым — ак илем. К., 2010.
Ф.Г.Миңнеханов.
Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты

Сораштыру