Социалистик Хезмәт Герое, академик Роальд Сәгъдиев
Татарда Роальд исеме бик сирәк очрый. Милләттәшебезгә әти-әнисе ни өчен шушы исемне кушты икән соң? «30 нчы елларда яшәгән совет яшьләре романтик булган. Алар Норвегиянең бөек сәяхәтчесе Роальд Амундсенның сәяхәтләрен бик кызыксынып күзәткән. Ул бер моторлы очкычка, Котыпта адашып калган сәяхәтчеләрне коткарырга киткән һәм шунда һәлак булган. Шуның хөрмәтенә миңа Роальд исеме кушканнар», - ди галим, үзенең исеменең кушылу тарихына тукталып.
Роальд Сәгъдиев Казанның 19 нчы мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Виолончель буенча дәресләр ала, футбол уйнарга ярата, Казанда яшүсмерләр арасында уздырылан шахмат буенча ярышларда чемпион була. 32 яшендә ул СССР Фәннәр академиясе - әгъзасы, ә 35 яшьтә академик була. Ул СССРның иң яшь академигы, ә татарлардан шундый дәрәҗәгә ирешкән беренче фән кешесе. Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлагач, аны Курчатов исемендәге Атом-төш энергиясе институтында эшкә калдыралар. Аспирантурада укып тормыйча гына, Сәгъдиев кандидатлык диссертациясен яклый. Яклау вакытында галим Капица ярым шаяртып, ярым чынлап аңа: «Эшеңне азагына җиткерү өчен тагын 2-3 ай утырырга ярамадымыни? Яңадан җыелып торганчы», - ди. Ягъни кандидатлык түгел, берочтан докторлык диссертациясе итеп эшләргә һәм якларга иде, дип әйтергә тели Капица.
Курчатов исемендәге Атом-төш энергиясе институтында, СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегендәге Атом-төш физикасы институтында эшләгән, СССР Фәннәр академиясенең Галәмне өйрәнү институты директоры булган Роальд Сәгъдиев - заманча плазма физикасына нигез салучыларны берсе. 1968 елда илдә Хрущев «җепшеклеге» башлангач, берничә дистә галим ил башлыгына хат яза һәм, диссидентларга каршы көрәш башлануы уңаеннан, илдә гражданлык ирекләре бозылуына каршылык белдерә. Хакимият бу документка кул куючыларны эзәрлекли башлый. Алар арасында Сәгъдиев һәм аның белән бергә эшләүче галимнәр дә була. Ул бу гамәл аркасында, үзеннән дә бигрәк, яшь галимнәрне партиядән чыгармасыннар өчен, бөтен көчен куя. Чөнки партиядән чыгарсалар, аларга бөтен юллар да ябылачаклыгын аңлый. Хатка кул куючыларга кисәтү белдерү белән генә чикләнәләр.
1990 елда Роальд Сәгъдиев Америка Президенты булып торган Д.Эйзенхауэрның оныгы Сьюзен Эйзенхауэрга өйләнә. Шундый олуг галимнең, СССР Югары Советы депутатының, ул вакыттагы Президент Горбачевның фән буенча киңәшчесе булып, аның белән чит илләргә эшлекле сәфәрләргә чыккан кешенең бу гамәлен, әлбәттә, бик үк хуплап бетермиләр. Әмма заман башка, чор бүтән була. Җитмәсә, Эйзенхауэр да, Сәгъдиев тә НАТОның Көнбатышка таралуына каршы чыгалар. Америка телевидениесендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы бер тапшыруда башланган бәхәс вакытында журналист Эйзенхауэрга: «Сезнең мөнәсәбәтегез аңлашыла, ирегез – рус», - ди. Сәгъдиевнең хатыны да аптырап калмый: «Юк шул, ул – татар!» - ди. Сорау бирүче каләм иясе аның бу җавабыннан соң сүзсез кала. Сәгъдиев Америкада яши, Мэриленд университеты профессоры була. Атом-төш коралын җәелдерүне тоткарлаучы, илебезне һөҗүм ихтималыннан саклаучы атом-төш-галәм калканы булдыруга керткән өлеше аның төп фәнни казанышларының берсе. Ягъни атом-төш энергиясен кешелек файдасына җигүчеләрнең берсе санала.
Галәмне өйрәнүче галим чит планеталар турында нинди фикердә? Күктә ниләр бар икән?! «Минемчә, башка планеталарда яшәүчеләр юк. Галактикабыздагы планеталарда тормыш җиргә караганда күпкә алданрак барлыкка килергә мөмкин. Тик теге яки бу цивилизациянең эволюция процесслары үсешнең кайсыдыр этабында туктап калган булырга мөмкин», - дип исәпли Роальд Сәгъдиев.
Белешмә:
Сәгъдиев Роальд Зиннур улы 1932 елның 28 декабрендә Мәскәүдә туа. Аңа дүрт яшь булганда Казанга күченәләр. Биредә ул урта мәктәпне тәмамлый. 1950 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Университеттан соң, Курчатов исемендәге Атом-төш энергиясе институтында эшли. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. 36 яшендә СССР Фәннәр академиясенә академик итеп сайлана. 1973-1988 елларда СССР Фәннәр академиясенең Галәмне өйрәнү институты директоры булып эшли. 1990 елдан – Америкада, анда ике дистә елга якын яши. Соңрак хатыны белән аерылыша, алар дустанә мөнәсәбәттә калалар. Бергә НАТОның таралуына, атом-төш корлына каршы зур эш алып баралар. Роальд Сәгъдиев - заманча плазма физикасына нигез салучылар арасында иң күренеклесе.
Фото: kpfu.ru