Совет Татарстаны: җәмгыятьне яңарту

Совет Татарстаны: җәмгыятьне яңарту

Инкыйлаблар дәвере һәм Татарстан Республикасы оешу

Татар җәмәгатьчелеге 1917 елгы февраль вакыйгаларын, мәдәният үсеше мөмкинлеге буларак бәяләп, күтәренке рух белән каршы ала. Казанда, Уфада, Сембердә, Оренбургта үткән күпсанлы митинглар, демонстрацияләр, төрле съездлар (мөселман, хатын-кыз, хәрби вәкилләр һ. б.) бер мәсьәләне – татар милләтенең киләчәк дәүләт төзелешендәге урынын карый. Сәяси көчләрнең берләшү стратегиясен һәм киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләүне IV Дәүләт Думасының мөселман фракциясе үз өстенә ала.

 

 

Урта Идел һәм Көньяк Урал Штатының схематик сызымы. Казан. 1918 ел

                                                            

 Идел-Урал республикасы автономиясе игълан ителәчәге турында белдерү. Казан. 1918 ел

 Татар милли хәрәкәте үсешенең иң киеренке мизгеле булып 1917 елның 22 июлендә (4 августында) Казанда җыелган өч корылтайның (мөселман руханилары корылтае, мөселман хәрбиләре корылтае һәм II Бөтенроссия мөселманнары корылтае) берләштерелгән утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарыны милли-мәдәни автономиясе игълан ителү тора. Автономиянең иң югары канун чыгару органы итеп Милләт Мәҗлесе таныла. Халыкчан, демократик республика рәвешендә Идел-Урал республикасы (Идел-Урал штаты) игълан ителә. Бу вакытта Уфада торган милли хәрби частьләр (10 меңнән артык солдат) Милли Мәҗлескә тугрылыкка ант итәләр һәм аның кулыннан милли байрак алалар. Эчке Россия һәм Себер татар-мөселманнары лидерлары үзләренең республикасын игълан итәргә һәм канунлаштырырга, сәяси яктан автономияне расларга ашыга. Бер яктан, Россиядә хакимият вакуумы шартларында сәяси башлангычны кулдан ычкындырырга ярамый, ә икенчедән, алар большевикларга деструктив, демократиягә каршы, идарә итүнең тоталитар ысулларына авышучан көч итеп карыйлар. Әмма тарих корылтай карарларын тор- мышка ашыру өчен вакыт калдырмаган булып чыга.

           

 Мирсәет Солтангалиев (1892 – 1940) – сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе 

                           

         

   Мулланур Вахитов (1885 – 1918) – сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе

 

Күздә тотылган проектны тормышка ашыруга Октябрь инкыйлабы комачаулый. Хакимиятне большевиклар тартып алганнан һәм Гражданнар сугышы башланганнан соң, татарларның милли хәрәкәте таркала. Сул караш тарафдарлары совет хакимияте урнаштыруда актив катнаша. Мәсәлән, Казанда большевиклар хакимиятенең беренче органы булган Вакытлы революцион комитетка (штабка) М. Вахитов, К. Якубов, Я. Чанышев керә.

 

       

Татарстан ССРның этнографик картасы. 1925 ел                    

 

  

  Милләт Мәҗлесендә территориаль автономия яклылар фракциясе. Уфа. 1917 ел

Татар милли элитасының күпчелек өлеше Садри Максуди җитәкчелегендәге Идел-Урал штаты төзү өчен көрәшне дәвам итүче Милли Мәҗлес тирәсенә туплана. Бу проектка каршы большевик җитәкчелеге үзләренең милли-административ төзелеш проектларын эшли. 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт Совет Республикасы төзү турында декрет кабул ителә. Татар-Башкорт республикасы төзү планының кайбер кисәкләре С. Максуди һәм Милләт Мәҗлесе тарафыннан эшләнгән Идел-Урал республикасы проектын хәтерләтә. Бер үк вакытта ул Казан Советының һәм аның «губерна» республикасының планнарына каршы килә

         

Йосыф Акчура (1876 –1935) – татар нәшире, язучы, журналист, төрекмилләтчелегенең идеологларыннан                                                                                                                                               

  

  Габделбари Баттал (Таймас) (1880 – 1969) –тарихчы, филолог,журналист,
  җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе

Казан большевиклары милли-дәүләт төзелеше мәсьәләләрен хәл итүдән баш тарткан шартларда, инициативаны Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат үз кулына ала. Алар татарларның һәм башкортларның милли-дәүләтчелек мәсьәләләре бердәм автономиядә хәл ителергә тиеш дигән фикерне алга сөрә. Идел-Урал республикасын төзү тарафдарлары милли мәсьәләне чишүне большевикларның дошманнары –хакимияте 1918 елның маеннан декабренә кадәр Идел буенда урнашкан Учредительное собрание комитеты (Комуч) белән бәйли. Комуч җиңелгәннән соң, татар сәяси элитасының совет хакимиятен кабул итә алмаган иң актив өлеше илне ташлап китә.

 

 

Татарстан АССР оешуы турындагы Декретка кул кую. Рәс. Л. Г. Фәттахов, Х. Г. Якупов. 1950 ел

                                                                             

  

  Татарстан АССР оешуы турында Нигезләмә [декрет]. 1920 ел, 27 май

Сәүдә-сәнәгать капиталы вәкилләренең, җәмәгать эшлеклеләренең, рухани-ларның һәм акгвардиячеләрнең илдән масскүләм китүе Гражданнар сугышы чорында ук башлана, аларның юллары совет хакимиятенә каршы көрәшкән гаскәрләрнең чигенү юллары белән туры килә. Идел буеннан, башлыча, Ерак Көнчыгыш аша Кореяга, Япониягә, Кытайга,ә күбесенчә Төркиягә күченәләр. Мөһаҗирләрнең бер өлеше соңыннан Көнбатыш Ауропага һәм Америкага барып урнаша. Татар мөһаҗирләренең иң күренекле затлары Гаяз Исхакый һәм Гариф Кәримов (Ариф Керим-бай) була. Алар татар эмигрантлары көчләрен берләштерү буенча бик зур эш башкара. Төркия тарихында Госманлы империясе хәрабәләрендә дөньяви дәүләт төзүдә Мостафа Кемаль Ататөреккә актив ярдәм итүче Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Габделбарый Баттал якты эз калдыра. Күренекле тюрколог Әхмәт Тимер Әнкарада төрки мәдәниятне тикшеренүләр институтына нигез сала. 1919 елның язында совет җитәкчелеге Татар-Башкорт республикасы проектыннан баш тарта. Бер елдан, 1920 елның июнендә, төбәктә совет хакимияте урнашканнан соң, татарларның таралып утыру картинасын бөтенләй туры килмәгән территориаль кысаларда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелә.

 

               

     Татарстан АССРның беренче байрагы         

                                                       

        

Татарстан АССРның беренче (рәсми булмаган) гербы эскизы.
Рәс. Б. И. Урманче.1920 ел 
   

                                                                                             

 

  Татарстан АССРның 1946 елда кабул ителгән гербы

ТАССР чикләренә Идел-Урал милли штаты проекты буенча каралган 220 мең кв. км урынына 68 мең кв. км мәйдан керә. Бу территория Россиядә яшәүче 4,2 млн татарның 1,5 млн га якынын үз эченә ала. Татар автономиясе төзелгәннән соң, «татар» сүзе иҗтимагый сүзлектә рәсми яңгыраш ала, һәм бу татарларның милли үзаңын ныгытуга хезмәт итә. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү халыкның гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашыру, аның милли үзбилгеләнүе юнәлешендә мөһим адым була һәм РСФСР чикләрендә күпмилләтле дәүләт феномены барлыкка килүгә ярдәм итә. Бу процесста милли-азатлык хәрәкәтенең танылган лидерларыннан һәм теоретикларыннан берсе – Мирсәет Солтангалиев күренекле роль уйный. Аның большевиклар тарафыннан танылмаган сыйнфый һәм антиколониаль көрәш, үзенчәлекле «ислам социализмы» принципларын берләштергән идеяләре ХХ гасырда колониаль бәйлектә яшәгән дөнья халыкларының азатлык көрәше байрагына әйләнә.

 

       

ТССР картасы. 1920 ел             

    

    Чистай шәһәрендә Бөек Октябрьнең бер еллыгын бәйрәм итү. 1918 ел

 Җәмгыятьне һәм мәдәниятне яңарту

1930 елларга Татарстан республикасы аграр-сәнәгать төбәге булып исәпләнә. XIX гасыр ахырында ук башланган җитештерүнең индустриаль технологик ысулына күчү 1914 елга тәмамланмый гына түгел, киресенчә, тукталып кала, бөлдергеч Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә артка тәгәри. 1930 елларда Татарстан АССР, индустрияләштерүгә йөз тотып, сәнәгать үсешендә ыргылыш ясый. 1940 елга республикада 1930 еллар башындагы 11 урынына 21 сәнәгать тармагы барлыкка килә.

                                                

                                   Кинофабрика төзелешендә. Ташчылар бригадасы   

   

                                        

   Татар кызы токарь һөнәрен үзләштерә. «Урак һәм Чүкеч» заводы. 1930 еллар

Биредә союзкүләм әһәмияткә ия булган 58 эре сәнәгать предприятиесе төзелә. Киң масштаблы индустриализация программалары, ТАССР чикләреннән тыш та, татар эшчеләренең саны атуга китерә. Крестьян халкы да, шәһәрдәге эшсезләр дә сәнәгать алгарак киткән районнарга омтыла. Алар арасында чит кеше хезмәтен кулланмыйча, гаилә көче белән эш алып барган вак һәм уртакул эшмәкәрләр күп була. 1920 ел урталарында татар эшчеләренең иң зур төркеме Уралда. Азәрбайҗан һәм Кавказ, Башкортстан нефтьчеләре арасында да татарлар арта. 1930 елларда Татарстан Донбасс, Кузбасс, Урал, Мәскәүнең Метрострой, Мәскәү яны күмер бассейнын эшче көчләр белән тәэмин итә. Кайбер җирләрдә, мәсәлән, Магнитогорскида, махсус күчерелгәннәр хисабына тулы бер татар бистәләре барлыкка килә. Татарстан автономиясе оешу белән мәдәният тамырдан үзгәрешләр кичерә. 1920 – 1930 елларда югары һәм урта махсус белем бирү системасы киңәя. 1932 елда Казанда 18 югары уку йорты санала. Татар яшьләренең югары һәм махсус урта белем алуга мөмкинлекләрен арттыру максатында Төрки-татар эшче факультеты булдырыла. 1920 елларда киләчәктә ачылачак Фәннәр академиясенең беренче үрнәкләре булган татар гуманитар фәне үсешен тәэмин итүче гыйльми үзәкләр: Татар халкын өйрәнү фәнни җәмгыяте (1923), Татар мәдәнияте йорты (1927), Татарстанны өйрәнү җәмгыяте (1928) ачыла. Бу чорда татар гуманитар фәне өлкәсендә Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Гобәйдуллин, Г. Шәрәф кебек күренекле галимнәр хезмәт куя. 1939 елда Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты эшли башлый. 1920 елларда татар халкының югары мәдәнияте өлкәсендә дә сизелерлек үзгәрешләр барлыкка китә. Профессиональ татар музыкасы һәм рәсем сәнгате үсә. 1937 елда Казанда Татар дәүләт филармониясе, ә 1939 елда Татар опера театры ачыла. Беренче булып анда Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы куела. 1941 елның уртасына республика композиторлары алты опера яза. Шул ук чорда беренче татар балеты «Шүрәле» сәхнәгә менә.1927 елда, зыялыларның каршы торуына карамастан, татар язуы «яңалиф»кә – латин графикасына күчерелә. 1939 елда латинны кирилл алфавиты алыштыра. Сәяси эзәрлекләүләр кызган мәлдә республиканың чын мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән Татарстан АССР партия-дәүләт органнарының күп кенә күренекле хезмәткәрләре, советларга каршы эшчәнлектә гаепләнеп, үз вазифаларыннан читләштерелә (Кашшаф Мөхтәров, Мирсәет Солтангалиев). Милли лидерларга карата мондый мөнәсәбәт башта аларның карьерасын җимерә, ә аннан соң тормышларын да өзә. Зур террор чорында респубакада 54727 кеше сәяси репрессияләргә эләгә. Аларның 17188-се – татарлар. Нәтиҗәдә, фән һәм мәдәниятнең тулы тармаклары югары әзерлекле кадрларсыз кала.

 

   

ТАССР ХКС рәисе Яһүдин һәм җир эшләре наркомы Искәндәров авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә
колхозчылар белән сөйләшә   

                                     

                     Пролетар инкыйлаб музееның гомуми рәсеме. 1928 ел

 

 Бөек Ватан сугышы һәм татарлар

Икенче Бөтендөнья сугышы Советлар Союзы өчен җитди сынау була, ул татар милләтенә дә тирәнтен кагыла. Республиканың фронтка киткән 700 мең кешесеннән 410 меңе һәлак була, аларның яртысын диярлек татарлар тәшкил итә.

 

                               

                   Җиңеп кайтыгыз! Рәс. Ш. Г. Нигъмәтуллин. 1995 ел          

                                                     

        

      Хәрби машиналар төзик! Плакат. Рәс. А. А. Прытков, Г. Д. Шапиро. 1942 ел

Бөек Ватан сугышы елъязмасы татарларның батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре белән тулы. Брест ныгытмасын саклаучылар арасында тумышы белән Питрәч районыннан чыккан майор П. М. Гаврилов та була. Мәскәү янындагы каты сугышларда Әлмәт авылында туып-үскән гвардия полковнигы, «Катюша» дивизионы командиры Б. А. Йосыповның исеме яңгырый. 1942 елда танылган скульптор Вера Мухина аның, Дәүләт Оборона комитеты әгъзасы А. С. Щербаков сүзләре белән әйткәндә, «Кызыл Армиянең иң батыр кешесе»нең бюстын ясый. Сталинград янындагы сугышларда 7 меңгә якын татар көрәшә. Алман ефрейторы Р. Вольфганг аларның кыюлыгы турында үзенең энесенә: «Биредә безгә каршы татарлар сугыша. Алар акылдан язган кешеләр, мин татар белән, хәтта, төшемдә дә очрашырга теләмәс идем», – дип яза. 1944 елның гыйнварында Бөгелмә районында туып-үскән Газинур Гафиятуллин, татар Александр Матросов кебек үк, күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплап, батырлык күрсәтә. Татарстан сугышчыларының каһарманлыгын Советлар Союзы маршалы Р. Я. Малиновский бик югары бәяли: «Мин, карт солдат буларак, фронтта татар сугышчыларын һәм командирларын күп күрдем һәм һәрчак аларның үҗәтлегенә, сугыштагы тимер ихтыярына сокландым. Бу халык батырлыгы белән ихтирам казанды». Бөек Ватан сугышы елларында төрле милләттән Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11600 сугышчы арасында татарлар (225 кеше), руслардан, украиннардан һәм белорусслардан кала, 4 урында тора. Батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең исеме мәңгелек данга күмелә. Яраланган килеш әсирлеккә төшеп, ул «Идел-Урал» легионына керергә мәҗбүр була, анда легионер-татарлар арасында яшерен эш алып барган төркемгә эләгә. Подпольщиклар качу әзерли, әмма алман разведкасы аларның алдына төшә.

                                 

Г. Г. Гафиятуллин (1913 – 1944) – Советлар Союзы герое                                                       

                                                                                                                        

П. М. Гаврилов (1900 – 1979) – Советлар Союзы герое

 

                                  

          Муса Җәлил (1906 – 1944) – совет татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы герое

Җәлилне һәм аның иң актив ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Фашистлар төрмәсендә М. Җәлил йөзләрчә шигырьләр иҗат итә, шуларның 115-е генә иленә кайтып ирешә. Гестапо төрмәсендә язылган, нечкә лирика һәм ватанпәрвәрлек мотивлары, фашизмны җиңүгә ышаныч белән сугарылган «Моабит дәфтәре» циклы шагыйрь иҗатының иң

югары баскычы дип бәяләнә. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан илнең мөһим тыл базасына әверелә. 1941 елның икенче яртысында бирегә Казанның хәрби-сәнәгать комплексын үстерүгә көчле этәргеч биргән 70-тән артык предприятие эвакуацияләнә. Казанга СССР Фәннәр Академиясе институтларының өчтән бере күчерелә. Фронтка ярдәм итү өчен аграр өлкәнең барлык көчләре һәм чаралары мобилизацияләнә. Шуның белән бергә сугыш елла рында һәм аннан соң татар фәненә һәм мәдәниятенә идеологик басым көчәя. ВКП(б) Үзәк комитетының 1944 ел, 9 август карары Алтын Урда тарихын һәм татарларның төрки халыклар белән туганлык тамырларын өйрәнүне тыя. 1946 елда әлеге сәяси чикләүләр СССР Фәннәр Академиясе карарлары белән беркетелә, өйрәнү өчен фәкать Идел Болгары тарихы гына кала. Соңыннан идеологик чикләүләр җәдитчелек традицияләренә һәм татар әдәбиятының тулы бер катламнарына кагыла. Тарихның һәм әдәбиятның тулы юнәлешләрен өйрәнүне туктату фәндә тарихи фикерләүнең тайпылышына, адашуына китерә.

                                                                        

                                         Б. А. Йосыпов (1903 – 1981) – офицер-артиллерист,

                          полковник, Бөек Ватан сугышы герое. Сынчысы В. И. Мухина. 1942 ел

                                                                         

                               

   М. Х. Сыртланова (1912 – 1971) – Тамань 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация полкының эскадрилья командирының урынбасары, Советлар Союзы герое

 Татар җәмгыяте модернизация дәверендә

1953 елның мартында Сталинның вафаты белән, Советлар Союзы тарихында вакыйгаларга бай зур бер дәвер тәмамлана. Бу еллар эчендә ил тормышының бөтен якларына кагылышлы олы үзгәрешләр була. Әмма 1950 еллар ахыры – 1980 елларда да ил үсешенең сәяси стратегиясе милли мәдәниятләрнең һәм телләрнең үсешен күздә тотмый, бердәм совет халкы оештыру рәвешендә уйланыла.

Иң мөһиме шул: коточкыч социаль-демографик корбаннар хисабына, кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең төрле тармакларында, (хәрби сәнәгать, атом энергетикасы, космос техникасы һ. б.) шактый артка калган илдән дөньякүләм лидерлыкка сикереш ясала. Ләкин бу сикереш социализм доктринасы игълан иткән төп бурычларны – гомуми муллык, заман кешесе өчен лаеклы тормышны тәэмин итә алмый.

 

       

Татарстан киңлекләрендә. Рәс. С. О. Лывин. 1960 ел

                     

  

   Ромашкино нефть чыганагы. 1948 елда беренче булып
    нефть табылган 3 нче скважина күренеше

ХХ гасырның 60 – 80 елларында ил системалы торгынлыкка килеп керә. Төп мәсьәлә берәү: тизләтелгән яңарыш чарасы табу. 1960 – 1970 елларда сәнәгать үсеше, чит илләрдән азык-төлек һәм киң кулланылыш товарлары сатып алу өчен бердәнбер чыганак – нефть һәм газ экспорты. Әмма шунысы да бар: Идел-Урал төбәгендә нефть ятмаларын үзләштерә башлау Татарстанны югары үсеш алган сәнәгать төбәгенә әверелдерә. 1948 елның 25 июлендә скважина сынау вакытында тәүлегенә 120 тонна сусыз нефть бирә торган фонтан ачыла. Ул Татарстандагы иң зур һәм дөньядагы иң эре нефть ятмаларының берсе булып чыга. Нефть эзләү эшләрен җәелдерү һәм Шөгер нефть промыселын төзү Татарстанда илнең яңа нефть базасын –«Икенче Баку» барлыкка китерә. Татарстанда табыла торган «кара алтын» күләменең кызу темплар белән үсүе 1950 еллар уртасында аны нефть чыгару тармагының бәхәссез лидерына әйләндерә.

 

Елга порты. Рәс. Н. Д. Кузнецов. 1960 ел 

1970 еллар ахырына кадәр Татарстан нефть чыгару тармагында беренче урынны нык тота. Эре нефть индустриясе республиканың төньяк-көнчыгышында нефтехимия сәнәгате барлыкка китерү өчен шарт тудыра. КамАЗ белән беррәттән, Кама территориаль-сәнәгый комплексының нигезен тәшкил иткән Түбән Кама нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шин» заводыкалка. Республиканың төрле районнары һәм шәһәрләренең социаль үсешендә диспропорция сизелә башлый. Утыз ел эчендә шәһәр халкының саны, авылда яшәүчеләрнең санын сизелерлек узып китеп, ун тапкырга арта. Татар милләте СССРда иң шәһәрләшкән милләтләрнең берсенә әверелә.

 

Миңнебай газ эшкәртү заводы. Рәс. Н. Д. Кузнецов. 1965 – 1968 еллар

 «Мобилизацияле» индустриальләштерү һәм шәһәрләшү белән бергә, республика коммунистлар партиясенең милли сәясәте аркасында кискенләшә барган социаль мәсьәләләр алдында кала. Татар теленең куллану даирәсе ясалма рәвештә тарайтыла, милли мәдәниятнең һәм халык традицияләренең абруе төшә, бу җәмгыятьтә яшерен, әмма вакыт-вакыт тышка бәреп чыга торган канәгатьсезлек тудыра. Гыйльми һәм иҗади зыялылар арасында милләтнең тарихи һәм мәдәни мирасына таянган, татарның этник үзаңын торгызуга омтылган хәрәкәт барлыкка килә. Ул татар җәмәгатьчелегенең күпчелек катлауларында яклау таба. Казан университеты профессоры М. Г. Госманов тикшеренүләре төрки Урта гасырларны өйрәнүне алга этәрә. А. Х. Халиков җитәкчелегендәге Казан археологлары, Н. И. Воробьёв һәм Е. П. Бусыгин җитәкчелегендәге этнографлар көче белән төбәкнең борынгы чорлардагы тарихы эзлекле языла, Идел буе һәм Урал халыклары этногенезына караган катлаулы мәсьәләләргә җавап табыла. Татар иҗтимагый фикерен өйрәнү юнәлешен Я. Г. Абдуллин җитәкли.

                                                                    

  Р. Г. Фәхретдинов (1937 – 2014) – археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор,
  ТРның атказанган фән эшлеклесе 
                                                                                               

                                                           

         М. Г. Госманов (1934 – 2010) – тарихчы, археограф, Татарстан фәннәр академиясе
       академигы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре

 

                                                                

Д. Г. Тумашева (1926 – 2006) – тел белгече, филология фәннәре докторы,

Татарстан фәннәр академиясе академигы, ТАССР, РФнең атказанган фән эшлеклесе 

                                                                                                       

                                                         

       А. Х. Халиков (1929 – 1994) – археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр
        академиясенең мөхбир-әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе

 

                                                              

Рудольф Нуриев (1938 – 1993) – совет, британ, француз балет биючесе, балетмейстер                                                                                                            

                                                           

          Ф. Г. Әминов (1908 – 1984) – нәкышче, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклечсе,
         РСФСРның атказанган рәссамы

 

                                                                       

 Ә. Г. Кәримуллин (1925 – 2000) – филолог, китап белгече, библиограф, публицист,
         Татарстан фәннәр академиясе академигы,ТАССРның атказанган фән эшлеклесе 
                                                                                             

                                                              

            Ф. М. Сәйфел-Мөлеков (1930 – 2016) – халыкара журналист, язучы, шәрык белгече

Татар теле белеме өлкәсендә профессор Д. Г. Тумашева һ. б. уңышлы эшли. Заман рухына туры китереп, язучылар, композиторлар, рәссамнар үз замандашларының чын йөзен, үз чорын чагылдырырга, татар халкының рухи-әхлакый тәҗрибәсен үзләштерергә, туган җир, кече ватан темасын ачарга омтыла. Фән-гыйлемдә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә татарлар ТАССРдан тыш та яхшы билгеле була. 1974 елда Лондонда рус телендә басылып чыккан «Совет Татарстаны: ленинчыл милли сәясәт теориясе һәм практикасы» китабы аша күпләргә таныш Тамурбәк Дәүләтшин татар эмиграциясенең күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе булып китә. Көньяк Калифорния университеты профессоры, 1986 елда АКШта басылган һәм зур кызыксыну белән укыла торган «Идел буе татарлары: милли үзбилгеләнү тарихы буенча очерклар» китабы авторы Азаде-Айшә Рорлих Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар рәссамнары арасында да бик күп күренекле исемнәр бар. Уфа «андеграунды» әйдәманы Наил Латфуллин, Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы Чыңгыз Әхмәров, Г. Тукай әсәрләренең моңарчы күрелмәгән образларын тудырган Ленинград рәссамы Фәйзерахман Әминов – шундыйлардан. Совет эстрадасында, кинематографта (Сергей Шәкүров, Геннадий Сәйфуллин), телевидениеда (халыкара сәясәт журналисты Фәрит Сәйфел-Мөлеков) татарлар мәйдан тота. Атаклы балет артисты, балетмейстер Рудольф Нуриев исеме бөтен дөньяга яңгырый. Казан егете Ирек Мөхәммәдов 1980 елларда Зур театрның төп биючесе була. Шулай итеп, халкына, иленә карата күңелендә тирән мәхәббәт йөрткән, фикерле зыялылар үз хезмәтләре һәм иҗтимагый позицияләре белән татар халкының яңарыш барышында лаеклы урын алуына өлеш кертәләр.

Сораштыру