СССРның халык артисты Рөстәм Яхин үзеннән соң Татарстан гимнын калдырып китте
Дөньякүләм танылган композиторның вокаль лирикасы, инстументаль музыкасы татарлар яшәгән төбәкләрдә иң кадерле, иң кыйммәтле хәзинә булып санала. Маэстробыз гаҗәеп зыялы, тәрбияле, ярдәмчел, кече күңелле, искиткеч олы талантлы шәхес булган. Композитор, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә, дөнья классиклары шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, үлмәс җырлар һәм романслар иҗат итте. Шагыйрь Мостафа Ногман белән бергә алар төрле темаларга дистәләгән җырлар иҗат итәләр. «Киек казлар» җыры дөньяга килгәч, икесе дә кош тоткан кеше кебек шатланып йөриләр. Рөстәм Яхин күп яза. Скрипка, виолончель, кыллы квартет һәм башкалар өчен пьесалар иҗат итә, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт таба. Ә инде «Китмә, сандугач» кебек күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән һәм йөрәк түреннән саркып чыккан бу көйне кем генә белми икән? Аны профессиональ җырчылар башкаруында күпме генә тыңласаң да, тыңлап туеп булмый. Көйнең матурлыгы, эчкерсезлеге һәм тирән моңы күңелләрне әсир итә, шулкадәр тирән һәм илаһи булуы белән бәгырьләргә үтеп керә. Чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр генә шулай тәэсир итә ала.
Рөстәм Яхин танылган композитор һәм татар романсына нигез салучы гына түгел, бәлки югары категорияле пианист та. Аның музыкант буларак эшчәнлеге дә бу өлкәдә яңа күренеш итеп билгеләнә. Ул, профессиональ татар пионистлары арасында беренчеләрдән булып, концерт эшчәнлеге белән даими, интенсив һәм уңышлы шөгыльләнә. Яхин аерым концертлар биреп һәм Татарстанның күренекле җырчылары Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән бергә чыгышлар ясый, тамашачыны халык җырларына тарту өчен күп көч куя. Композитор Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев традицияләрен һәм осталык алымнарын үзенә мирас итеп алып, аларны гаять зур югарылыкка күтәрә. Талантлы композиторның пианист-башкаручы буларак осталыгы Мәскәү, Санкт-Петербург, Ташкент, Алма-Ата һәм Киев шәһәрләрендә югары бәя ала. Аның фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын татар музыкасы тарихында әле бүгенге көнгә кадәр автордан уңышлырак башкаручының күренгәне юк.
Талантлы шәхесләрдән көнләшүчеләр табыла инде ул . Татарстан радиосына да үз вакытында Рөстәм Яхин әсәрләрен күп яңгыраталар дигән эчтәлекле шикаять-хатлар шактый килгән. «Редакция хезмәткәрләре өчен Рөстәм Яхин, Сара Садыйковадан башка композиторлар юк», - дип, гаделсезгә рәнҗетүләр аз булмаган. КПСС өлкә комитетында мәдәният һәм сәнгать үсеше өчен җаваплы иптәшләр, радиога редакция эшчәнлеген ачыклау өчен комиссияләр җибәреп, шикаятьләрдәге фактлар расланмагач та, тынычлана алмыйлар. Редакциягә музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов килеп, редакциянең эшчәнлеге белән танышырга теләвен әйткәч, аңа тиешле документларны, тапшыруларның экземплярларын әзерләп бирәләр. Һәм ул алар белән бер ай буе таныша. Мәхмүт Нигъмәтҗанов тикшерү нәтиҗәләре буенча киресенчә, Рөстәм Яхин әсәрләренең эфирда аз яңгыравын дәлилләп 38 битлек документ тапшыра. Ниһаять, шуннан соң гына композиторның исемен төрләндерүләр туктала.
Рөстәм Яхин холкы белән бик тыйнак, йомшак табигатьле кеше була. Фортепианода уйнавы да дөньяга танылган совет стиленә – пафоска, тантаналы рухка туры килмәгән. Мәэстро гомере буена үзенең нечкә зәвыклы, тыйнак, йомшак уены белән аерылып торган. Тормышта да шундый булган ул – якты чырайлы, ягымлы, чын зыялы кеше. Фортепиано дәресләрен укытканда нәни укучыларына да хөрмәт белән «Сез» дип дәшкән, исәнләшкәндә, басып, олы кеше белән исәнләшкәндәй исәнләшкән.
Даһи кешеләргә һәрвакыт кемдер кирәк. Казан, Мәскәү, Петербургның абруйлы сәхнәләрендә концерлар биреп, арып-талып кайтуга, Рөстәм Яхинны да өйдә башта әнисе булса, соңыннан ул үлгәч, хатыны Хәлимә һәм ул пешергән өчпочмаклар, ике зур рояль һәм песиләр көтә. Өйләнгәндә Хәлимәнең апасы Рөстәм Яхинга: «Хатыныңа икедән артык песи тотарга рөхсәт бирмә – аннары аны туктатып булмас!» - дигән. Ләкин композитор хатынының күңеленә якын җан ияләрен үзе дә якын күргән, шүңа өйләрендә песиләр бер көтүгә әйләнгән. Яраткан песие Артист, үз исемен аклагандай, композитор уйнаганда, рояльгә ятып, музыкадан ләззәтләнә торган булган.
Талантлы кешеләрнең тормышы гел кояшлы көннәрдән генә тормый шул. Кәеф тә бик еш үзгәрүчән була. Мәшһүрләр өчен гадәти хәл инде ул. Яхинда да андый вакытлар еш булган. Ул бик соң гына өйләнә. Әнисе үлгәнче гел бергә яшиләр. Ана белән малай дуслыгын чамаларга була инде! Иң якын кешесен югалткач, аның үзенең дә бу якты дөньядан китәсе килгән вакытлары бик күп була. Ул бу хакта үзенең якын дустына, һөнәре белән драматург кына түгел, табиб та булган Шәриф Хөсәеновка еш сөйли торган булган. Соңыннан ул аннан, табиб буларак, йоклаган җиреннән генә теге дөньяга алып китә торган дару сорап аптырата торган булган. Бу хәл берничә елларга сузылгач, табиб түзми, аны сынап карар өчен, имеш шул серле даруны бирәм дип алдап, билгеләнгән урынга чакыра. Әмма мәшһүребез чакырган җиргә килми. Һәм Ходайдан бирелгән 72 ел гомерен яшәп, үз үлеме белән якты дөнья белән хушлаша. Яхин үзеннән соң бик сирәк талант ияләренә генә бирелә торган бәхет – Татарстан гимнының музыкасын калдырып китә. Бу гимнны ишеткән саен күз алдыбызга шундый самими олуг талантыбыз – Рөстәм Яхин да килеп баса.
Белешмә:
Рөстәм Мөхәммәт:хаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туа. Кечкенәдән музыка белән кызыксына. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. 1937 елда укытучылары киңәше белән Мәскәүгә күчә һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында укый. Авыру сәбәпле Казанга кайта һәм радиокомитетта концермейстер булып эшли башлый. Шунда беренче көйләрен дә яза башлый. 1942 елда сугышка китә. Башта фронтта була, аннан хәрби ансамбльдә пианист булып эшли. 1950 елда Мәскәү консерваториясенең композиция классын тәмамлый. Соңыннан Казанга кайтып ике ел консерваториядә укыта. Ул беренче татар пианист-солисты була, концертлар белән бик күп шәһәр һәм илләрдә була. Аның җыр һәм романсларыннан, инстументаль музыкадан торган 21 җыентыгы дөнья күрә. 1948 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасы гимны авторы. СССРның халык артисты. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм башка орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Рөстәм Яхин 1993 елның 23 ноябрендә Казанда үлә. Татар зиратында җирләнгән. Казанда бер урам һәм музыка мәктәбе аның исемен йөртә. Казан консерваториясе каршында һәйкәл куелган.
Фото: idel-tat.ru, kitaphane.tatarstan.ru