Сынау чоры: Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында

Сынау чоры: Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Берлегенә басып керә. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы башлана. Татарстан Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларыннан берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була.

Сугыш фронтларында

Татарстан сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл армия өчен хәрби резервлар әзерләү үзәгенә әйләнә. Фронтның хәлиткеч участокларына республикадан 7 укчы дивизия (18, 86, 120, 146, 147, 334, 352 нче ), 91 нче аерым танк бригадасы, 37 нче зенит-артиллерия полкы, ТАССР ның Югары Советы исемендәге 202 нче бомба ташлаучы авиация дивизиясе һәм башка хәрби частьлар җибәрелә. Халыкны хәрби әзерләү буенча Осовиахим, физкультура оешмалары, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре зур эш башкара. 1941 елның октябреннән Дәүләт Оборона Комитетының махсус карары белән илнең бөтен гражданнары мәҗбүри рәвештә хәрби эшкә өйрәтелә башлый. ТАССРда сугыш елларында Всеобуч курсларында 186 мең кеше хәрби белгечлек ала.

Татар халкының уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышының бөтен хәлиткеч яуларында сугыша. Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шулардан 350 меңгә якыны (һәр икенчесе) Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була. Аларның исемнәре 27 томлы Хәтер китабына кертелгән. Китапның максаты изге – татарстанлыларның сугышта күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү,  тыныч күк йөзебез өчен башларын салучыларның исемнәрен  киләчәк буыннарга илтеп җиткерү.

Сугыш елларында якташларыбыз үзләрен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәтә. Легендар патриот-шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасының  чыдам сакчысы Петр Гаврилов, кыю очучы Мәгубә Сыртланова, төз укчы, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин, ару-талуны белмәс сапер Мотыйк Әхмәдуллин һәм тагын бик күпләрнең исемнәре Бөек Ватан сугышы елъязмасына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган. Илнең иң югары бүләгенә лаек булган  11519 совет сугышчысы арасында татарлар, рус, украин һәм белоруслардан гына калышып,  сан буенча 4 нче урында тора.

Әмма тормыш бер урында гына тормый бит. “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” өндәмәсен эшләре белән дәлилләп, тарихчылар һәм журналистлар сугыштан соң да үзләренең фәнни эзләнүләрен дәвам итә. Эзләнүләрдә студентлар да, мәктәп укучылары да катнаша. Республикада ватанпәрвәрлек хәрәкәте киң колач җәя, аның кысаларында “Кар десанты” отрядлары, “Үзән”, “Ватан” яшьләр хәрәкәтләре оештырыла. Ветераннарның варислары ел саен эзләү экспедицияләре үткәрә, архив һәм хәрби комиссариатлардагы тикшеренү эшенә тартыла, чагыштырырга һәм фикерләргә өйрәнә. Аларның фронтовиклар истәлегенә битараф калмавы нәтиҗәсендә сугыш каһарманнарының яңадан-яңа исемнәре җәмәгатьчелек хозурына кайтарыла.

Кайбер яңа ачышлар ватан историография фәнендәге тотрыклы нигезләмәләрне тамырдан үзгәртергә дә мөмкин. Әйтик, элегрәк матбугат “рус баһадиры” дип йөрткән Александр Матросовның чынлыкта Башкортстанда туган татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы бүген дәлилләнгән, рус исемен аңа Мәләкәстәге балалар йортында гына кушканнар.

Күптән түгел генә татар батыры Гази Заһитов (ул да Башкортстаннан) исеме дә хәтерсезлек чоңгылыннан кире кайтарылды – ул үзенең сугышчан дуслары белән рейхстаг өстенә тәүге Җиңү Байрагын кадаучылардан берсе. Архив чыганакларындагы мәгълүматлар буенча, аның төркеме байракны М.А.Егоров һәм М.В.Кантариядән берничә сәгатькә алданрак кадаган. Төркемгә сугышчылар Г.К.Заһитов, А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко, М.П.Минин кергән, җитәкчесе капитан В.Н.Маков булган. Әлеге вакыйгалар турында бай документаль дәлилләр китереп язылган зур материал 1995 елда “Гасырлар авазы” (“Эхо веков”) журналында бастырылган. Әле 1994 елда ук Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге, чын каһарманнарга Россия Федерациясе Герое исемен бирүне дәгъвалап,  тарихи хакыйкатьне торгызу буенча шактый тырышлык куйган, әмма, кызганыч ки, бу РФ Оборона министрлыгында яклау тапмаган.

Тулаем алганда, сугыштан соң үткән елларда легендар каһарманнар исемлеге шактый тулыланган. Нәтиҗәдә, соңгы мәгълүматлар буенча, Бөек Ватан сугышында катнашучы Советлар Союзы Геройлары арасында татарлар саны 179 кеше тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Татарстанда туган 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 225 кеше иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызына лаек булган.  Дан орденының тулы кавалеры булган 2457 кешенең 50се – республикабызда туган кешеләр. Разведчиклар Даян Булатов һәм Рифкать Гайнуллин, артиллеристлар Каюм Җаббаров һәм Николай Зотов, танкистлар Рөстәм Хәмитов һәм Павел Михеев өчәр  Дан ордены белән бүләкләнгән. 26 кеше Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган. Алты очучы һава һәм ут тараннары ясаган.

Татарстанлылар үзләрен гайрәтле һәм батыр сугышчылар гына түгел, бик шәп хәрби җитәкчеләр буларак та таныткан. Сугыш армия генераллары Леонид Говоров, Александр Кирсанов, Иван Конев, Михаил Кирпонос, Дмитрий Карбышев, Гани Сафиуллиннарның полководецлык талантын ачкан.

Республика сугышчыларының фронттагы батырлыкларына бәя биреп, Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский: “Мин, карт солдат буларак, фронтта татар сугышчыларын һәм татар командирларын күп күрдем һәм һәрвакыт аларның яу кырындагы какшамас ныклыгына, тимер ихтыярына соклана идем. Бу халык аеруча батырлыгы белән үзенә хөрмәт яулады...” – дип язган.

Иҗтимагый-сәяси вазгыять

Сугыш еллары республика халкының күнегелгән, көйле тормышын кинәт үзгәртә. Сугышның беренче көннәрендә үк предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, колхоз һәм совхозларда митинглар үткәрелә. Аларда катнашучылар үзләренең Ватанны сакларга һәм дошманны тар-мар итәргә әзерлеген күрсәтә. Гражданнарның патриотик омтылышлары көндәлек матбугатта киң яктыртыла, югары органнарга җибәрелә торган рәсми хисапларда теркәлә. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, хәрби комиссариатларда хәрби хезмәттә булырга тиешле гражданнарны армиягә алу бара. Кораллы көчләр мәҗбүри мобилизацияләнергә тиешле гражданнар хисабына гына формалаштырылмый. Республика халкының гомум патриотик нияте хәрәкәттәге армия сафларына үз ихтыярлары белән  китәргә теләүчеләрнең партия-совет органнарына һәм военкоматларга язган гаризаларында да чагыла. Түбәндәге эчтәлектәге гаризалар еш очрый: “Хәзер, фашистлар илебезгә һөҗүм иткәч, мин үз теләгем белән фронтка китәм... – дип яза Акташ районы Кичү МТС трактор бригадасы бригадиры А.А.Хлыстенков. – Һәм Гитлер разбойниклары белеп торсын: безнең Кызыл армия аларның бөтен дөньяда хакимлек итү дуамал идеясенең көлен күккә очырачак”. Мондый мисаллар бик күп. Инде 1941 елның июль уртасына ук Татвоенкоматта теркәлгән сугышка ашкынучылар саны 14 мең кешедән арта.

Әмма шул ук вакытта халык арасында моңа капма-каршы рух та очраштыргалый. Гомум ватанпәрвәрлек арту фонында дезертирлык, хәрби хезмәттән качып калу, әгъза имгәтү очраклары да теркәлгән. Сугыш чорында гражданнарның “контрреволюцион гыйбарәләре” ишетелгәләгән. Аерым алганда, бу турыда ВКП(б) ның республика өлкә комитетына юлланган хәбәрләр (белдермәләр) сөйли. Татарстан халкының әхлакый халәтен чагылдырган аналитик белешмәләрдә колхозчыларның негатив гыйбарәләре турында мәгълүмат очрый. Мәсәлән: “Сугышка барып торасы да юк, барыбер үтерәләр” яки “Хәзер без начар яшибез, бәлки Гитлер кул астында яхшырак яшәрбез”, - кебегрәк сүзләр сакланган.

Күрүебезчә, совет халкының сугыш башындагы омтылышлары безгә совет историографиясе тукыганча гел патриотик һәм туры гына булмаган. Татарстан халкының гаммәви аңын бер үлчәмдә генә күзалларга ярамый, ул күптөрле һәм каршылыклы булган. Билгеле, халыкның күпчелеге, үзенең Ватан язмышына бәйлелеген тоеп, дәһшәтле куркыныч каршында батырлык, ныклык, каһарманлык кебек үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәткән. Әмма дошманга каршы бердәм фронт булып күтәрелгән ватан сакчыларыннан тыш, гражданнарның индустриальләштерү һәм коллективлаштыру үткәрү елларында Совет властена “үпкәләгән”, чиркәү һәм мәчетләрне җимертүне кичермәгән, гаммәви репрессияләр чорында ихтыярсыз җәза күргән конкрет категорияләре дә булган.

1942 елның җәендә “Идел-Урал”  легионын төзегәндә гитлерчылар татар халкының дәүләтчелеген торгызу хыялларына бәйле татар милли идеясенә үрелгән  нәкъ менә шул иҗтимагый-сәяси рухны файдаланырга маташкан да инде. Алар әсирлеккә төшкән татарлар һәм Идел буе-Урал төбәгендәге башка халыклар вәкилләре кулындагы коралны Советларга каршы борырга өметләнгән. Әмма аларның өметләре акланмаган – сугышта СССР халыклары үсешенең интернациональ векторы, ягъни аларның үлем куркынычына каршы бердәм туплануы һәм якынаюы, милли векторга караганда куәтлерәк булып чыккан. Легион батальоннарының берсе дә вермахт ягында торып сугышмаган.

Шуның өстенә, гражданнарның патриотлык рухын күтәрүдә яңа юллар эзләп, сугыш чорында хакимият идеологик характердагы кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр ителә, шул исәптән милли фактор да эшкә җигелә, бу исә рус булмаган халык күп яшәгән төбәкләр өчен аеруча мөһим була. Әйтик, татар халкының милли рухын күтәрү өчен, героик үткәннәрнең күптән тыелган, әмма этник хәзинәдә кадерләп сакланылган сюжет һәм образларын кире кайтару рөхсәт ителә. Татар интеллигенциясе, урта гасырлардагы куәтле татар дәүләтләре чорын “искә төшереп”, Алтын Урда тарихына мөрәҗәгать итә, дошманнары белән батырларча сугышкан милли каһарманнар образларын торгыза.

Хакимият оештырган милли республикалар хезмәт ияләренең фронтовикларга хат-таләпләр язу кампаниясендә дә милли идея файдаланыла. 1943 елның 5 мартында “Правда” газетасында ТАССР хезмәт ияләренең бөтен татар фронтовикларына язылган хаты басыла, аңа миллион ярымнан артык кеше имзасын куйган була. Ул: “ Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтларда, Карелиянең иксез-чиксез урманнарында, Ладога күле, Нева елгасы буйларында, Көнбатышка юнәлгән тарихи юлларда, тын агымлы Дон ярларында, туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын җаннан кадерле күреп, күкрәк киереп саклаучы һәм мәгърур Кавказ тавы итәкләрендә, батырлар шәһәре Сталинградка чиктәш далаларда һөҗүмгә күчкән гвардия полкларының алгы сафларында атлаучы татар егетләре! Халык сезгә үзенең ялкынлы сәламен җибәрә. Татар халкының курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары! Сезне хәләл сөте белән туендырган, җылы кочагына сыендырган шәфкатьле аналарыгыз сезгә туктаусыз алга барырга һәм явыз дошманнан рәхимсез үч алырга үзләренең фатихаларын биреп, язгы кояш кебек якты сәламнарын тапшыра,” – дип башлана. Фронтовикларга мөрәҗәгать солдат һәм офицерлар арасында моңарчы күрелмәгәнчә патриотик күтәрелеш тудыра.  Якташларын дошманнан һичшиксез үч алачакларында һәм Ватан таләбен үтәргә әзер булуларында ышандырып, аңа тулы бер сугышчан подразделениеләр җавап яза. Әлеге акцияләр планлаштырылган булса да, халыкның гаммәви аңында ил җитәкчелеге эшчәнлегендәге гомумсәяси линия векторының үзгәрүе бик уңай кабул ителә.

Милли идеяне файдалану белән беррәттән, дини яңарыш та хакимиятнең сугыш чорында җәмәгатьчелек рухына тәэсир итүенең тагын бер  юнәлешенә әйләнә.  Халыкның әхлакый рухын ныгыту өчен, илдәге  дингә каршы бөтен пропаганданы туктату турында дәүләт дәрәҗәсендә карар кабул ителә. Узган репрессия елларыннан соң беренче тапкыр дингә ышанучыларга курыкмыйча чиркәү һәм мәчетләргә йөрү, кирәкле ритуалларны үтәү, дини хаҗәтләрне башкару рөхсәт ителә. Татарстанда элегрәк ябылган чиркәү һәм мәчетләрне кире кайтару өчен көрәш башлана. Дини бәйрәмнәр – православие динендәгеләр Пасханы һәм мөселманнар Корбан бәйрәмен – үткәрелә башлый, картлар гына түгел, сугыш фронтларында нәзер әйткән кызылармиячеләр дә, демобилизацияләнгәч, корбан чала. 

Җәмгыятьнең сәяси системасында да үзгәрешләр була. Сугыш чорындагы экстремаль хәл партия һәм дәүләт җитәкчеләрен махсус гадәттән тыш орган – Сталин җитәкчелегендә Дәүләт Оборона Комитеты булдырырга мәҗбүр итә. Үзәк карарларын төбәкләрдә җирле хакимият гамәлгә кертә. Республикада ТАССР Югары Советы Президиумын Г.А.Динмөхәммәтов җитәкли, С.Х.Гафиатуллин хөкүмәт рәисе була. Әмма сугыш елларында Советларның роле элеккечә үк бик кечкенә була, алар бары тик башкарма-оештыру вазифаларын гына башкара.

Төп рольне партия оешмалары үти. Нәкъ менә ВКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты өстән төшерелгән күрсәтмә һәм боерыкларны үтәү өчен җаваплы була. Шунлыктан Үзәк аппарат республика беренче затларының гамәлләрен уяу күзәтә, һәм берәр хата җибәрсәләр, аларны шундук алыштырып та куя. Сугышның дүрт елында республикада ВКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретарьлары берничә тапкыр алышына. Һәм алар барысы да, күнелгән традиция буенча, рус милләтеннән була: А.М.Алемасов, А.Г.Колыбанов, В.Д.Никитин. Әмма сугыш чорында бер әһәмиятле вакыйга була. 1944 елның декабрендә югарыдагы органнар хуплавы белән тарихта беренче тапкыр республика өлкә партия комитетын татар З.И.Моратов җитәкли башлый. Күпмедер дәрәҗәдә бу адымны да сугыш чорында хакимиятнең милли кадрларга лояльрәк мөнәсәбәткә күчүе дип санап була.

Әмма совет дәүләтендәге идеологик йомшаклыклар озакка бармый. Җиңү якынлаша башлагач ук, хакимият элеккедән дә уздырып “тәртип урнаштырырга” керешә. Сугыш азагында бөтен бер халыклар (калмыклар, чеченнар, кырым татарлары, ингушлар, балкарлар һ.б.) яшәү урыннарыннан сәяси күчерелә. Янәсе әлеге милләт вәкилләренең күпләп Ватанга хыянәт итүе аларны депортацияләүгә нигез итеп алына.

Татар халкына килгәндә исә (аларны күчерү шактый проблемалы булыр иде, чөнки татарлар дисперсия-таралып урнашкан милләтләргә карый), аны рухи буйсындыру һәм этник тарихын юкка чыгаруга юнәлтелгән рәхимсез линия ачык күренә. Ул ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның августында кабул ителгән “Татарстан партия оешмасында гаммәви-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны  яхшырту чаралары турында” карарында чагыла. Тарихчы һәм әдипләрнең хакимият әле күптән түгел генә “патриотик” һәм татар тарихын “объектив чагылдыручы” дип санаган әсәрләрен язганда җибәргән “милли характердагы хата һәм кимчелекләре” исә эзәрлекләүләрне башлауга сәбәп итеп алына.

Икътисад. Сугыш башлану белән, Татарстан икътисадының хәрби юнәлеше көчәя. Мобилизациягә бәйле рәвештә кадрлар кытлыгы бөтен тулылыгы белән алга килеп баса. Аны хәл итү максатыннан кайбер чаралар күрелә: җиде көнлек эш атнасы кертелә, чираттагы һәм өстәмә яллар акчага алыштырыла, башта - гомуми хезмәт йөкләмәсе, аннан соң эшкә соңга калган өчен яисә үз иреге белән эштән киткән өчен җинаять җәзасы каралган хезмәт мобилизациясе кертелә. Республика халкы мәҗбүри тәртиптә һәртөрле иҗтимагый-файдалы эшкә тартыла: урман кисүгә, торф чыгаруга, төзелеш өчен урыннар чистартуга. Идел буе оборона линиясен (чиген) төзү Татарстан халкы өчен гаять авыр сынауга әверелә. Әлеге линия  дошманның тылга үтеп керүенең реаль куркынычы туганда территорияне оборонага әзерләү максатында бик кыска вакыт аралыгында төзелә.

Республика халык хуҗалыгы бик кыска срокларда үзгәртеп корыла. Расланган мобилизация планына ярашлы рәвештә, гражданлык товарлары җитештерүче предприятиеләр таләп ителгән хәрби продукция эшләүгә күчә. Куйбышев исемендәге кинопленка фабрикасы («Тасма» ҖБ) авиация пленкасының яңа төрләрен җитештерә башлый. «Серп и молот» заводы металл кисүче станоклар җитештерүне үзләштерә. Ясалма күн, кетгут, язу машиналары заводлары эре хәрби заказлар ала. Мех комбинаты колакчынлы бүрекләр, бияләйләр, унтылар, хәрбиләр өчен шлемофоннар чыгаруны җайга сала. «Спартак» комбинаты сугышчылар өчен аяк киемнәре тегә башлый.

Моннан тыш, Татарстан сугыш елларында илнең үзәк һәм көнчыгыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән 70тән артык  сәнәгать заводын һәм фабрикасын үз территориясендә урнаштыра. Алар арасыннан иң эреләрен санап үтәргә мөмкин: Мәскәү авиация, Ленинград авиация, Ленинград металл эшкәртү, Мәскәү сәгать заводы һәм башкалар. Предприятиеләр белән бергә республикага халык та күченә. 1942 елның язына республикага эвакуацияләнгән халыкның саны 266 мең кешегә җитә.

Казанга эшләргә  А.Н. Туполев, С.П. Королев, С.А. Чаплыгин, В.М. Петляков, В.П. Глушко кебек хәрби техника өлкәсенең күренекле конструкторларын күчерәләр. Сугышка кадәр үк репрессия корбаннары булган әлеге шәхесләр Казан төрмәләренең «спецконтингенты» сыйфатында

шарашка дип аталган җирле авиация заводлары мәйданчыкларында Пе-2 (В.М. Петляков) бомбардировщигын серияләп җитештерүгә кертү; УС (Б.С. Стечкин, Г.Н. Лист) пульслы тизләткечен төзү, авыр самолетлар  (А.Д. Чаромский) өчен дизель двигательләренең яңа типларын камилләштерү өстендә эшлиләр. Шулай да авиаконструкторларның төп казанышы Пе-2 самолетлары өчен реактив двигатель эшләү һәм аны куллану була, бу В.П. Глушко һәм С.П. Королевның уртак хезмәте нәтиҗәсенә әверелә.

Республикада мобиль хәрби икътисад төзү Татарстан эшчеләренең гаять зур фидакарьлегенең нәтиҗәсе була. Фронтка Казаннан  600 төрдән артык корал, боеприпаслар, сугыш кирәк-яраклары: снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, авиация приборлары һәм парашютлар, десант суднолары, элемтә чаралары озатыла. Казан предприятиеләрендә эшләнгән кайбер продукция исә гомумән уникаль санала. Мисалга, кетгут заводы – ил күләмендә бары тик монда гына  операцияләр өчен медицина җебе җитештерелә. С.П. Горбунов исемендәге заводта гына Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары җыела. Сугыш елларында чыгарылган һәр алтынчы самолет һавага күтәрелергә путевканы Казанда ала.

Гомумән алганда, сугыш чорында Татарстанның тулай продукциясе күләме, 1940 ел белән чагыштырганда 2,2 мәртәбәгә артып, 1945 елда 219%ны тәшкил итә. Авыр сәнәгать өстенлекле үсеш ала, әлеге тармакта җитештерелгән продукциянең чагыштырма авырлыгы республика сәнәгате продукциясенең өчтән ике өлешеннән дә артыгын алып тора.  Алабуга, Чистай, Мамадыш, Бөгелмә шәһәрләрендә яңа сәнәгать үзәкләре пәйда була.

Җиңел сәнәгать продукциясе, объектив сәбәпләр аркасында, сугышка кадәрге дәрәҗәдә кала дияргә була, ләкин әлеге тармак фронтка 200гә якын төрдәге көндәлек кирәк-яраклар һәм Кызыл Армия сугышчылары өчен обмундирование чыгара. Татарстан предприятиеләре көн саен бер полкны киендерә, бер дивизия өчен аяк киеме тегә, дип расларга мөмкин.

Сугыш чорында республикада сәнәгать күләмендә нефть табылу стратегик әһәмияткә ия вакыйгага әйләнә. 1943 елның 6 августында Шөгер авылы тирәсендә мастер-бораулаучылар Г.Х. Хәмидуллин һәм Я.М. Буянцев тарафыннан нефтьнең беренче партиясе чыгарыла. Бер елдан соң, 1944 елның җәендә, икенче скважинадан тагын да куәтлерәк нефть фонтаны бәрә.  Сугыш елларында төбәктә «кара алтын» табылуга бәйле ачышлар алга таба республика тормышында  озак елларга нефть сәнәгатен өстенлекле үстерүне билгели.

Сугыш елларында Татарстанның авыл хуҗалыгы гаять авыр хәлдә кала. Ил буенча үткәрелгән күмәкләштерү сәясәте шәхси крестьян хуҗалыкларының юкка чыгуына китерә, әмма аларны алыштырган колхозлар һәм созхозлар ныгып калырга өлгерми. Аграр җитештерүнең матди-техник базасы бик түбән була, ә сугыш башлангач, гомумән үсүдән туктый. Тракторлар, машиналар җитми, ягулык мәсьәләсе кискен тора, атлар саны кимү сәбәпле, йөк тарту-ташу эшләрендә сыерларны куллана башлыйлар. Ә иң мөһиме, кырларда  эшләргә кеше җитми. Сугыш башлангач, республикадагы хезмәткә яраклы кешеләрнең өчтән бере, хәтта ки аңардан да артыграгы армиягә чакырыла. Шул ук вакытта дәүләткә мәҗбүри тапшырылырга тиешле авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме колхозда эшләүчеләрнең саныннан чыгып түгел, ә аларга беркетелгән сөрүлекләр исәбеннән билгеләнә.

Авыл хуҗалыгында эшче көчләр дефициты проблемасы  бары тик хезмәтне интенсификацияләү һәм  дисциплинаны катгыйландыру хисабына гына хәл ителә. 1942 елда колхозчылар өчен хезмәт көннәренең мәҗбүри минимумы кертелә (100-150 – өлкәннәр өчен, яшүсмерләр өчен эш көннәре 50 дән ким булырга тиеш түгел), аны үтәмәгән өчен, суд җаваплылыгына тартылу мөмкинлеге карала. Әлеге карарны үтәү авылда яңадан торгызылган партия бүлекләренә йөкләнә. Алар, ВКП(б)ның район комитеты белән берлектә, колхоз һәм совхозлар эшчәнлегенә сәяси һәм хуҗалык контроле алып баралар. Иҗтимагый җитештерүдән алынган продукция тулысынча диярлек дәүләткә тапшырыла бара. Шәхси куллануга хезмәт көннәре  өчен бирелгән бик аз күләмдәге продукция, һәм шулай ук йорт яны участокларында җитештергән азык-төлек кенә кала. Асылда, республика авыл хуҗалыгы каршына куелган  бурычны үтәү - дәүләтне азык-төлек һәм чимал белән тәэмин итү - авыр сугыш елларында  дәүләт көйләвенең катгый  системасын кертү һәм колхозчыларга карата турыдан-туры административ басым чаралары куллану барәбәренә ирешелә. Шулай да Татарстан сугыш елларында дәүләткә 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт тапшыра.

Шул ук вакытта халыкның үзенең тормыш дәрәҗәсе гаять түбән була. Сугыш елларында торак мәсьәләсе иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Сугышка кадәр дә катлаулы булган торак мәсьәләсе республикага эвакуацияләнгән халык аркасында тагын да авырая. Җәмәгать һәм җитештерү биналары, мәктәпләр, дачалар торак итеп үзгәртелә. Администрация басымы астында җирле халык үз торагының бер өлешенә килгәннәрне кертергә мәҗбүр була. Торак җитмәү сәбәпле, күп кенә эшчеләр һәм хезмәткәрләр эш урыныннан 10-20 чакрым ераклыкта яшәп, эшкә 2-4 сәгать барырга тиеш була. Татарстанда бер кешегә уртача 4 кв. метр торак мәйданы туры килә, ләкин  бер кешегә 2-3 һәм аннан да кимрәк квадрат метрлар туры килгән очраклар да шактый була.

Беренчел ихтыяҗларны канәгатьләндерү товарларын җитештерү күләме шактый кыскара. Киемнәр, шырпы, тоз, керосин һәм башкалар кибет киштәләрендә күренми башлый. Азык-төлек проблемасы авыр хәл ителә. Базарда бәяләр коточкыч дәрәҗәгә күтәрелә. Продукция бүлү сферасында урлаулар һәм акча туздырулар, гражданнардан килгән гаризаларны һәм шикаятьләрне карау вакытында чиновниклар тарафыннан вазыйфаи закон бозулар массакүләм төс ала.  Халыкны төп азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итү максатыннан карточка системасы кертелә, әмма ул гына гражданнарның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Өстәвенә, нормалап тәэмин итү бары тик шәһәр халкы һәм авыл интеллигенциясе вәкилләре өчен генә карала.  Колхозчылар дәүләт тарафыннан күрсәтелгән әлеге ярдәмнән мәхрүм ителәләр. Крестьяннарга азык-төлек бирү алар үтәгән хезмәт көннәре исәбенә бәйле була. Ә ул сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда өч мәртәбәгә диярлек кими.

Ләкин шуңа да карамастан, кешеләр Җиңүгә ышаналар һәм аны якынайту өчен барын да эшлиләр. Татарстан халкы болай да булмаган акчасын һәм азык-төлек запасын ихтыяри-мәҗбүри  займнар һәм салымнар, коммуналь хезмәтләр өчен түләрлек итеп тотарга тырыша, билгеле бер суммадагы акчалар күчерелә торган фронтка ярдәм хәрәкәтләрендә катнаша. Дөрес, еш кына болар барысы да үзенә, гаиләсенә зыян китерү бәрабәренә башкарыла.  Сугыш елларында  республика гражданнары тарафыннан Кызыл Армияне коралландыру өчен оборона фондына кертелгән акчаларның гомуми  суммасы 262 млн сумны тәшкил итә. Кешеләрнең шәхси акчалары хисабына   «Красная Татария», «Колхозник Татарии» танк колонналары, «Совет Татарстаны» авиадивизиясе, бронекатерлар, бронепоездлар һәм башка шундыйлар төзелә. Донор хәрәкәте, Кызыл Армия сугышчылары өчен җылы киемнәр һәм бүләкләр җыю киң таралыш ала.  Татарстанда 70 госпиталь оештырыла, анда сугыш еллары эчендә 334 меңгә якын яралы һәм авыру сугышчы дәваланып чыга, 207 меңе яңадан сугышчылар сафына баса.

Фән һәм мәдәният. Фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләренең эшчәнлеге дә дошманны тар-мар итүгә юнәлдерелә. Татарстанда  фән алдына куелган яңа бурычлар җирле галимнәрнең СССР Фәннәр академиясе составына кергән атаклы фәнни кадрлар белән тыгыз хезмәттәшлегендә хәл ителә. Академик учреждениеләрне эвакуацияләү турында карар  1941 елның 16 июлендә кабул ителә. Кыска гына вакыт эчендә Казанга СССР Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары күчерелә. Әйтик,  органик химия, неорганик химия, коллоидлар химиясе, физик проблемалар, янучан җир асты байлыклары, физика, радий, энергетика институтлары, И.П. Павлов исемендәге физиология институты һәм башкалар.

Шәһәр барлыгы 33 фәнни учреждениене һәм 1884 фәнни хезмәткәрне, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең 39 академигын һәм 44 әгъза-корреспондентын кабул итә. Алар арасында – бөтен илгә билгеле А.Е. Порай-Кошиц, Б.Д. Греков, Е.В. Тарле, Г.М. Кржижановский, С.И. Вавилов, А.Ф. Иоффе, А.Н. Несмеянов, С.М. Обнорский, П.Л. Капица, М.В. Келдыш, Н.Д. Зелинский һәм башкалар. 1941 елның августыннан 1942 елның маена кадәр (Свердловскига күчерелгәнче) Казанда шулай ук СССР Фәннәр академиясе Президиумы да урнашкан була.

Фәнни тикшеренүләр тематикасы сугыш вакыты шартлары һәм оборона бурычларын чишү ихтыяҗы белән билгеләнә. Эшләрнең барлык төрләрен координацияләү һәм планлы рәвештә тормышка ашыру өчен 1941 елның көзендә махсус Фәнни-техник комиссия  (НТК) төзелә, аны академик О.Ю. Шмидт җитәкли. Эвакуацияләнгән фәнни-тикшеренү учреждениеләре Татарстанда булган вакытларында  Комиссия җитәкчелегендә  стратегик әһәмияткә ия кайбер мөһим бурычлар өстендә эшлиләр.

СССР ФАнең Физика институты (ФИАН) лабораторияләрендә Л.И. Мандельштам, Н.Д. Папалекси, В.А. Фок  кебек академикларның теоретик уйлап табулары төрле радиотехник приборлар ясаганда кулланыла. Фәнни хезмәткәрләр радиокаршылыклар белән  көрәшү методларын камилләштерү, дошман артиллериясенең төп  позицияләренең урнашу урыннарын билгеләргә ярдәм итүче радиопеленгаторлар системасын ныгыту юнәлешендә эшли.

Әлеге институтның Н.Н. Андреев җитәкчелегендәге Акустика лабораториясе дә зур эш башкара. Галимнәр акустик траллар – тралларны урнаштыручылар өчен куркыныч булмаган ераклыкта суда акустик миналарны шартлатырга сәләтле куәтле тавыш чыганакларын өйрәнә. Моннан тыш, биредә миналарны читтән торып шартлату аппаратурасы да эшләнә һәм әзерләнә.

 Ленинград физика-техника институтында (ЛФТИ) да оборона проблемаларын чишү төп эшкә әверелә. Атаклы физик, академик А.Ф. Иоффеның эзләнүләре күп кенә дәүләт йөкләмәләренең уңышлы үтәлешенә булыша. Атап әйткәндә, аның металлар физикасы өлкәсендәге казанышларын партизан отрядлары куллана. Партизаннарның рацияләрен электр энергиясе белән тәэмин итү өчен, аның тәкъдиме буенча төбе термоэлементлардан торган котелоклар эшләнә.

 В.П. Куприенко җитәкчелек иткән материаллар динамикасы лабораториясендә шулай ук мөһим проблемалар өйрәнелә. 1942 елның гыйнварында Казанга профессор И.В. Курчатов күченгәннән соң, лаборатория белән җитәкчелек итү аңа тапшырыла. И.В. Курчатов, үзенең фикердәшләре Л.И. Русинов һәм Л.М. Шестопалов белән бергә, самолетлар өчен бөтенләй яңа броня куюны тәкъдим итә һәм җитештерүгә кертә, ул металлның саклагыч катының (өслегенең) конструкциясен үзгәртүгә корылган була.

Казанда И.В. Курчатов шулай ук тиз нейтроннарда чылбыр төш реакциясен тикшерү буенча сугышка кадәр башлаган тәҗрибәсен дәвам итә. Нәкъ менә шулчакта илдә атом сәнәгатен төзү башлана да. Хөкүмәтнең уран проблемасы буенча эшләрне башлау турындагы карары Ленинград физика-техника институтының Казан группасы буенча 1943 елның 14 августындагы боерыгында үз чагылышын таба. Әлеге боерык нигезендә СССР Фәннәр академиясенең 2нче махсус лабораториясе оештырыла. Соңрак  лаборатория И.В. Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтына әверелә.

Машина белеме институтында (ИМАШ) да шулай ук мөһим эшләр башкарыла. Әлеге фәнни-тикшеренү учреждениесе базасында  Фронтка ярдәм итү комиссиясе оештырыла, аның рәисе академик Е.А. Чудаков була. Димәк ки, әлеге учреждениенең фәнни  хезмәткәрләре беренче чиратта хәрби техниканы камилләштерүгә бәйле проблемалар өстендә эшли. Алар самолет детальләрен җитештерүгә яңа технологияләрне кертүне, моторлар төзү өчен яхшыртылган эретмәләрне эшләүне һ.б.ларны күз уңында тота. Е.А. Чудаков, А.К. Дьячков, П.Е. Дьяченко, А.А. Бочвар әлеге мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә эшли. Шунысын да онытмаска кирәк: коралларның иң яңа системалары без югарыда атап үткән күренекле галим-конструкторлар А.Н. Туполев, С.П. Королев, С.А. Чаплыгин, В.М. Петляков, В.П. Глушко һәм башкалар тарафыннан да эшләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан галимнәре дә зур тырышлык белән хезмәт итә. Аларның эшчәнлекләре күбрәк җирле җитештерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелә: төбәкнең табигать ресурсларын тагын да максатчанрак тоту, фронтка һәм тылга таләп ителгән яңа материаллар һәм продуктлар алу һ.б.лар. Әйтик, күренекле химик, профессор Б.А. Арбузовның эзләнүләре каучукның сыйфатын һәм салкынга чыдамлылыгын яхшыртырга  мөмкинлек бирә, бу исә кышын хәрби транспортның өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итүдә гаять зур әһәмияткә ия була. Профессорлар Г.Х. Камай һәм М.И. Беляев  кетгут – хәрби медицинада бик кирәкле җөй хирургия материалының яңа төрләрен алу технологиясен камилләштерү өстендә эшлиләр. Академик А.Е. Арбузов, фосфороорганик кушылмалар проблемасын тикшереп, орудие системалары өчен оптик приборлар җитештерүдә, һәм шулай ук даруларның яңа төрләрен уйлап табуда мөһим роль уйнаган матдәләр таба.

1944 елның маенда Казан физигы Е.К. Завойский тарафыннан  электрон парамагнит резонансы күренеше ачылу дөньякүләм фәнни вакыйгага әверелә. Дөнья күләмендә әһәмияткә ия ачышы өчен галим СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана, аңа Ленин премиясе тапшырыла. Парамагнит резонансы, фәнни тикшеренүләрдә куәтле методка әверелеп, физикада яңа юнәлеш – магнит радиоспектроскопиясе үсешенә нигез сала.

Җирле биологлар да зур эшләр башкара. Профессор М.В. Марков 1942 елның җәенә безнең төбәктәге кыргый дару үләннәрен өйрәнү эшен тәмамлый. Сугыш вакытында тормыш өчен иң кирәкле үләннәр һәм чәчәкләрне җыюны җиңеләйтергә тиешле иллюстрацияле белешмәлек әлеге эшкә мәктәп балаларын, студентларны, хуҗабикәләрне җәлеп итәргә мөмкинлек тудыра. Профессор Н.А. Ливанов, Фәннәр академиясенең азык-төлек ресурсларын тикшерү комиссиясе белән берлектә, республика елгаларында тотылган моллюсклардан азык аксымнары һәм витаминнар җитештерү технологиясен тәкъдим итә. Бу азык-төлек дефициты чорында бик яхшы ярдәмгә әйләнә.

Республика геологларының фәнни эзләнүләре дә халык хуҗалыгында зур әһәмияткә ия була. Профессор Л.М. Миропольский Татарстанның минерал-чимал базасын интенсив өйрәнүне кайнар яклый. Ул беренчеләрдән булып яңа төзелеш материалларын җитештерү мөмкинлеген ачыкларга омтылыш ясый. Атап әйткәндә, аның тәкъдиме белән гипс төзелештә дә, авыл хуҗалыгында минераль ашламалар җитештерү өчен дә киң кулланыла башлый.  Сугыш елларында докторлык диссертациясен яклаган доцент Е.И. Тихвинская безнең төбәкнең нефтькә никадәр дәрәҗәдә бай булуын өйрәнә.

 Профессорлар  В.А. Гусынин, Ф.Г. Мөхәммәдьяров, А.Г. Терегулов тарафыннан яралыларны дәвалауның нәтиҗәле методлары тәкъдим ителә.  Күренекле Казан хирургы А.В. Вишневский тәкъдим иткән урынчыл авыртусызландыру (ягъни тәннең аерым өлешенә ясалган анестезия) һәм новокаин блокадасы методы медицинада чын ачышка әверелә.

Татарстанда күп кенә производство бурычлары Казан  фәнни оешмалар һәм академик учреждениеләр галимнәренең уртак хезмәте нәтиҗәсендә хәл ителә. Сугыш чорында мондый хезмәттәшлекне оештыруның яңа формасы булып региональ комиссияләр тора, бу теләсә кайсы проблеманы тирәнтен һәм комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирә. 1942 елның июнендә, башка төбәкләр үрнәгенә ияреп, Казанда Урта Идел буе һәм Кама буе ресурсларын оборона ихтыяҗлары өчен мобилизацияләү комиссиясе төзелә. Әлеге Комиссияне  СССР ФАнең вице-президенты Е.А. Чудаков җитәкли.

Сугыш чорында гуманитар юнәлештәге галимнәр дә үз эзләнүләрен дәвам итәләр. Дөрес, алар алдында торган бурычлар, табигать-биология һәм техник фәннәр юнәлешендә эшләүче фәнни хезмәткәрләрнекеннән аерыла. Әгәр соңгыларының казанышлары илнең оборона сәнәгатендә һәм халык хуҗалыгында турыдан-туры кулланылышка кертелсә, тарихчылар һәм филологлар идеология фронтында хезмәт куялар. Татарстанда эшләгән гуманитар фән вәкилләре арасында  Н.И. Воробьев, А.Н. Вознесенский, М.Х. Гайнуллин, Х.Г. Гыймади, Л.З. Җәләй, М.А. Фазлуллин, Н.Ф. Калинин, В.Н. Хангильдин һәм башкаларны атарга була.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда галимнәрнең тикшеренүләре, фәнни фикер, иң беренче чиратта, оборона ихтыяҗлары өчен хезмәт итә. Техник белгечләр җитештерү процесслары белән җитәкчелек итә. Җәмгыять белгечләре совет кешеләренең әхлакый рухын  күтәрү, Җиңүгә какшамас ышанычны ныгыту юнәлешендә эшли. Республикада СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын ачу фәнни җәмәгатьчелекнең Ватанны яклауга керткән өлешен тану буларак кабул ителә. Бу турында Хөкүмәт карары  1945 елның 13 апрелендә кабул ителә.

Сугыш елларында республика мәгариф учреждениеләре дә тамырдан үзгәртүләргә дучар ителә. Бүлмәләр җитешмәү сәбәпле, мәктәпләрдә балалар нигездә өч смена укыйлар, уку-язу әсбапларына: дәреслекләр, дәфтәрләр, карандашлар һ.б.ларга кытлык күзәтелә. Матди яктан кыенлыклар, өс һәм аяк киемнәре булмаганга, мәктәпләрдә укучылар саны кыскара, кайбер мәктәпләрдә балаларның 40%ка якыны укуларын ташларга мәҗбүр була.  Педагогик кадрлар белән дә хәлләр мөшкелләнә. 1941-1942 елларда республикада 5-10 сыйныфларда эшләгән 8444 укытучының бары тик 1517се генә югары белемгә ия була, 352се – хәтта урта мәктәпне дә тәмамламаган. Шуңа да карамастан, бөтен көч гомуми белем бирү законын үтәүгә юнәлдерелә. Мәктәп балаларына, мөмкинлекләрдән чыгып, социаль ярдәм күрсәтелә. Өлкән сыйныф укучылары үз көчләре белән мәктәп җиһазларын ремонтлыйлар, кышлыкка утын әзерләү эшләренә йөриләр һ.б.лар.

Уку  программаларына да үзгәрешләр кертелә. Анда төп басым мәктәп эшчәнлегендә патриотик юнәлешне көчәйтүгә ясала. Укучыларны стимуллаштыру максатында аттестат алу өчен имтиханнар кертелә, укудагы уңышлар өчен алтын һәм көмеш медальләр бирү карала.

Республиканың югары уку йортларында укытуның практик ихтыяҗларга юнәлдерелгәнлеге сизелә, бигрәк тә булачак табибларны, химикларны, геологларны әзерләүдә. Сугыш башында кадрлар кытлыгы кискенлеген киметү өчен белгечләрне кыскартылган уку планнары буенча әзерләү кертелә, әмма бу  юл үзен акламый, шуңа күрә  1942/1943 уку елында ук вузлар сугышка кадәрге уку планнарына әйләнеп кайталар. Сугыш чорында Татарстанның югары уку йортлары барлыгы алты меңнән артык белгечне укытып чыгара. Яңа институтлар, яңа факультетлар пәйда була: 1944 елда КДУның тарих-филология факультеты составында татар теле һәм әдәбияты буенча махсус бүлек ачыла, 1945 елда Казан консерваториясенә нигез салына, Казан граждан төзелеше инженерлары институты яңадан торгызыла.

Укучылар һәм студентлар тормышында җәмәгать эшләре зур урын алып тора. Яшьләр колхозчыларга көчләреннән килгәнчә кыр эшләрендә ярдәм итәләр, госпитальләрдә яралыларны карарга булышалар, лекцияләр һәм концертлар оештыралар, дару үләннәре җыялар, шимбә һәм якшәмбе өмәләре үткәрәләр.

Фашизмга каршы сәяси көрәштә иҗади профессия хезмәткәрләренең эшчәнлеге зур әһәмияткә ия була. Милли интеллигенция өчен совет кешеләренең сугыш кырларындагы каһарманлыкларын һәм аларның  тылдагы фидакарь хезмәтен яктырткан темалар өстенлекле санала. Күп кенә татар язучылары, кулларына корал алып, Ватанны сакларга күтәрелә. Татарстан Язучылар берлегенә кергән 53 язучының 25е сугышның беренче елында ук фронтка китә: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Сибгат Хаким, Нәби Дәүли һәм башкалар. Татар язучыларының зур төркеме (15ләп кеше) 1942-1943 елларда татар фронт газеталары редакцияләренә эшкә җибәреләләр. Мирсәй Әмир, Шәрәф Мөдәррис, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри кебек язучылар газеталарда әдәби хезмәткәрләр булып эшлиләр.

Аларның барысына да кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Республиканың 30 язучысы Ватан бәйсезлеге өчен үз гомерен бирә. Дошман белән канлы сугышларда М.Әблиев, А.Аитов, А.Алиш, М.Әхмәтгалиев, К.Басыйров, Н.Баян, М.Вәдүт, Ш.Гәрәй, М.Гаязов, Р.Ильяс, Х.Кавиев, А.Камал, Ф.Кәрим, А.Кутуй, В.Мифтахов, Х.Мөҗәй, М.Мостафин, Г.Нигъмәти, Х.Рахман, Р.Саттар, Д.Фәтхи һәм башкалар һәлак була.

Муса Җәлил исеме хаклы рәвештә сугыш еллары татар поэзиясе символы булып санала. 1942 елның җәендә Мясной Бор станциясе тирәсендә камалыштан чыгу омтылышы вакытында Муса Җәлилов (Җәлил) – ул вакытта Волхов фронты 2нче Удар армиянең «Отвага» газетасы хәбәрчесе – яралана һәм фашистларга тоткынлыкка эләгә. Концентрацион лагерьда булган вакытында да яшерен оешма составында фашистларга каршы көрәшен дәвам итә; әмма сатлыкҗан аркасында тотыла. Үлем җәзасына хөкем ителгәннән соң, шагыйрь төрмә камерасында тирән патриотик хисләр белән сугарылган «Моабит дәфтәре» дип аталган шигырьләр циклын иҗат итә. 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә бер елдан соң – әдәби эшчәнлеге өчен - шагыйрьләр арасында беренче буларак, аңа Ленин премиясе бирелә.

Тылда калган язучылар да халык арасында актив идеологик эш белән шөгыльләнәләр: әдәби кичәләр оештыралар, газет-журналларда эшлиләр, радиодан чыгышлар ясыйлар. Әдәбият эшен дә калдырмыйлар, патриотик рухтагы әсәрләр иҗат итәләр. Сугыш еллары эчендә Татар китап нәшрияты язучыларның һәм шагыйрьләрнең 220 китабын бастыра, гомуми  тираж 1,5 млн данәдән артып китә.

Сугыш елларындагы татар шигъриятендә кече формалар - очерклар, хикәяләр өстенлек итә. Сугышчан публицистика жанры шактый үсә. К.Нәҗминең «Тупчы Сөләйман», Г.Бәшировның «Сержант Хәйруллин», Г.Насретдиновның «Төнге очрашу», И.Газинең «Кышкы төндә», «Алар өчәү иде», Г.Әбсәләмовның «Үлемнән көчлерәк», «Солдат Хәйрулла», А.Шамовның «Буранлы төндә», Ш.Камалның «Марат» хикәяләре; Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары», «Язгы төндә», Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестьлары иң киң таралганнардан санала.

Шигърият  жанры 20дән артык поэма һәм йөзләгән шигырь белән баетыла. Сугыш чорында Ф.Кәримнең «Идел егете», «Снайпер», «Кыңгыраулы яшел гармун», «Партизан хатыны» , Ш.Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап», К.Нәҗминең «Хәят апа», «Фәридә», Н.Арслановның «Рус кызы» кебек әсәрләре иҗат ителә.

 Драматургия өлкәсендә шулай ук кайбер яңа пьесалар языла, алар арасында иң популяры М. Әмирнең авыр сугыш елларында колхозчылар хезмәтен чагылдырган “Миңнекамал” драмасы була.

Татарстан Язучылар берлегенең рус секциясенә кергән язучылар (М.Елизаров, Б.Зернит, И.Субботин, Е.Верейская) яңа әсәрләр язу өстендә уңышлы эшлиләр.

Татар язучыларының күп өлеше фронтларга җибәрелгән вакытта Татарстанга рус һәм чит ил язучыларының зур төркеме эвакуацияләнә. Үзәк хакимият татар милли интеллигенциясенең иң яхшы көчләрен саклап калу белән артык кызыксынмый. Эвакуацияләнгәннәр нигездә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә урнаштырыла. Казанда  А.А. Фадеев, М.И. Алигер, В.М. Бахметьев яши, Чистайда - М.В. Исаковский, К.А. Тренев, Л.М. Леонов, К.А. Федин. Танылган совет әдәбиятчылары белән бергә, республикада язучы- антифашистлар (Франциядән  - Жан Ришар Блок, Италиядән - Джиованни Джерманетто, Германиядән - Иоганнес Бехер, Вилли Бредель, Клара Блюм, Испаниядән - Сесар Арконада, Польшадан Леон Пастернак) да яши һәм эшли. Алар барысы да соңрак Татарстан турында җылы истәлекләр калдыра. Ә аларның республикадагы тормышына бәйле сюжетлар совет һәм дөнья әдәбияты елъязмасына мәңгелеккә кереп калган сугыш чоры әсәрләрендә урын ала.

Сынлы сәнгать хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә дошманны җиңү максатларына буйсындырыла. Сугышның беренче көннәреннән үк рәссамнар сәяси һәм хәрби плакатлар чыгаруны оешкан төстә башлап җибәрәләр. Аларда сугыш батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге сурәтләнә, фашист идеологиясе мифлары ачыла. Татар дәүләт нәшриятында  Б.М. Альменов, А.М. Родионов, Н.М. Сокольский, Р.Ф. Сәйфуллин, Э.Б. Гельмс  кебек Казан рәссамнарының рәсемнәре буенча плакатлар басыла.

 Типографиядә басылган плакатлардан тыш, Казанда кулдан, трафарет техникасы буенча, ясалган «Окна сатиры»ның 170 номеры дөнья күрә. Аны чыгара башлау инициативасы  рәссамнар И.Е. Бобровицкий, Н.М. Сокольскийга һәм шагыйрь Бруно Зернитка карый. «Окна сатиры» аена 4 тапкыр чыгарыла, тиражы 300 данәгә җитә. Әлеге плакатлар иң тиз эшләнә торган, иң үтемле чара була. Алар шәһәрнең кеше иң күп йөри торган урыннарына эленә һәм илнең эчке тормышындагы вакыйгаларны һәм халыкара вазгыятьне чагылдыра.

Сугыш елларында яңа рәсемнәр ясау аша осталыкны камилләштерү дә дәвам итә. Аларның күбесе хәрби-патриотик теманы яктырта. В.К. Тимофеев («Совинформбюро хәбәрләрен тыңлыйлар», «Коллыкка»), Д.Г. Булат  («Советлар Союзы Герое иптәш Батыршин подразделениесе штык атакасында»), Г.А. Рахманкулова («Фронтовик анасы Саразиева портреты»), К.Е. Максимов («Торф әзерләү», «Өлкәннәргә булышалар», «Эвакуацияләнгәннәр колхозда»), И.А. Новоселов  («Казан оборонасы»), Г.П. Катков («Казанда гомуми белем») кебек рәссамнар уңышлы эшлиләр.  Станок скульптурасы өлкәсендә танылган татар остасы С.С. Ахун («Ләгьнәт!» һәм «Җиңү» скульптур композицияләре) иҗат итә.  Б.И. Урманче сугыш елларында Алма-Ата шәһәрендә яши. Аның иҗатында да сугыш тематикасы чагылдырыла, әйтик, аның сугыш чорындагы иҗатында «Җиңү белән кайтыгыз», «Госпитальдә», «Снайпер Афанасьев портреты» кебек сюжетлы картиналар зур урын алып тора.

Шунысын билгеләп үтү мөһим: милли рәссамнарның, үз өслүбләрен югалтмыйча, сугышка кадәр салынган традицияләрне дәвам итүгә  караган аерым омтылышлар булса да,  татар рәсем сәнгате сугыш чорында шактый сизелерлек зыян күрә. Сугыш кырларыннан инде рәссам буларак өлгергән осталар һәм сәнгатьтә үз юлларын башлаган, иҗади планнар белән янган өметле яшьләр кайтмый. Сугыш елларында  Н.К. Вәлиуллин, П.М. Байбарышев, Л.Н. Александров, А.Г. Силантьев, Ю.С. Зиновьев, В.И. Гурьев, Г.Я. Мусин кебек рәссамнар һәлак була. Исән калырга насыйп булган рәссамнар иҗатында сугыш темасы озак еллар өстенлекле булып тора. Алар арасында – Х.А. Якупов, М.У. Усманов, Л.А. Фәттахов, В.И. Куделькин. Бары тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына алар башка сюжетларга мөрәҗәгать итә алалар.

Халык белән беррәттән  композиторлар да җиңүне якынайту максатына эшлиләр. Алар нигездә оборона темасын яктырткан әсәрләр иҗат итәләр. Әлеге чорда язылган 108 әсәрнең 72се хәрби-патриотик темага багышлана. Сугышның беренче елларында җырлар, маршлар язу зур үсеш ала. Бигрәк тә  М.Мозаффаров музыкасына язылган «Туган ил өчен!», «Сугышка, иптәшләр» җырларын; Җәүдәт Фәйзинең «Канга - кан» җырын; С.Сәйдәшевнең симфоник оркестр өчен язылган «Ватан» маршын һәм тынлы оркестр өчен язылган Суворовский маршын, Җәүдәт Фәйзинең поход маршын, В.Виноградовның «Ополчение маршын» халык яратып кабул итә.

Сугыш елларында композиторлар эре  музыкаль формаларга мөрәҗәгать итәләр. Әлеге чорда Н.Җиһановның «Илдар», «Түләк» опералары, М.Мозаффаровның – «Зөлхәбирә», М.Юдинның – «Фәридә» операсы; Н.Җиһановның  «Фатыйх», «Зөһрә» балетлары иҗат ителә. Симфоник музыка да алга таба үсеш ала, ул М.Мозаффаров, Н.Жиһанов, З.Хәбибуллин әсәрләре белән баетыла. Моннан тыш, татар музыкасында яңа  жанр – музыкаль комедия барлыкка килә. Композитор Җәүдәт Фәйзи ике әсәр иҗат итә: Т.Гыйззәт либреттосына «Башмагым» һәм Ә.Фәйзи либреттосына «Акчарлаклар» музыкаль комедияләрен.

Күп кенә композиторлар сугыш башлангач, яуга китә. Кулларына корал алып, фашистларга каршы көрәшүчеләр арасында Х.Әбделмәнов, Х.Вәлиуллин, М.Латыйпов, И.Шәмсетдинов һ.б.лар була. Милли музыка дөньясы авыр югалтуларга да дучар ителә. Яшь, талантлы композитор, Татарстанда гына түгел, дөньяның күп кенә илләренең театр репертуарларында лаеклы урын алган беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы Фәрит Яруллин 1943 елның көзендә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак була.

Театр коллективлары да  халыкның әхлакый рухын күтәрү юнәлешендә эшли. Сугыш башлану белән, аларның репертуарларында яңа патриотик әсәрләр пәйда була. Әйтик, алар арасында К.Симоновның Испания республикасындагы көрәш турындагы  «Парень из нашего города», В.Соловьевның 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан «Фельдмаршал Кутузов» әсәрләрен атарга була. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр буларак тамашачыларга  А.Корнейчукның «Фронт», Н.Исәнбәтнең «Мәрьям», М.Әмирнең «Миңнекамал» пьесалары күрсәтелә.

Опера һәм балет театры репертуарында да патриотик тема өстенлек итә. Сугыш елларында театр сәхнәсендә Н.Җиһановның, М.Юдинның опералары,  Җ. Фәйзинең музыкаль комедияләре куела. Театр тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе буларак 1945 елның 12 мартында беренче татар балеты – Ф.Яруллинның  «Шүрәле»се куелуны атарга кирәк, әлеге балетның сәхнәгә куелышы әле сугышка кадәр үк әзерләнгән була. Беренче милли балет бүгенге көннәрдә дә татар музыкасының әлеге жанрында иң яхшы үрнәк булып тора.

Казан театрлары эшчәнлегендә концертлар белән чыгышлар ясау зур урын алып тора. Артистлар колхозларда, госпитальләрдә, фронтның алгы сызыкларында чыгышлар ясыйлар. Татарстанның сәнгать хезмәткәрләреннән торган  18 иҗат бригадасы сугышчылар каршында 2000гә якын концерт күрсәтә, 70ләп спектакль куя.

Шулай итеп, Татарстан халкы сугыш алып килгән сынауларны намус белән җиңеп чыга, фашизмны тар-мар  итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Республиканың меңләгән ир-егете, хатын-кызы дөньяда тынычлык урнашсын өчен үзләрен корбан итә. Аларның исемнәре киләчәк буыннар хәтеренә мәңгегә уелып калыр. Тыл хезмәтчәннәре гаять зур фидакарьлек күрсәтә. Фронтовиклар дошманны сугыш кырларында тар-мар иткәндә, аларның якыннары һәм туганнары, искиткеч авырлыклар кичереп,  Җиңүнең икътисадый һәм мәдәни фундаментын булдыру өчен, көнне төнгә ялгап,  завод-фабрикаларда, колхоз басуларында эшли.

 

 

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты

 

Сораштыру